https://electroinfo.net

girniy.ru 1 ... 13 14 15 16 17 ... 20 21
Тема: ШАРТ ФИГЫЛЬ


Максат: 1. Шарт фигыль турында мәгълүмат бирү. 2. Шарт фигыльне башка затланышлы фигыль төркемчәләреннән аера белергә өйрәтү. 3. Татар теленә карата мәхәббәт хисе тәрбияләү.

Методлар: - укытучы сүзе

- таблица белән эш

- карточкалар белән эшләү

- перфокарточкачар белән эшләү

- күнегүләр эшләү.

Дәреснең тибы: яңа материалны аңлату.

Җиһазлау: дәреслек, таблица, карточкалар, перфокарточкачар.

Өстәмә материал: 1. Максимов Н. В.

Татар теленнән дидактик материаллар. -Казан: Мәгариф, 2000.-Б. 89-90. 2. Сафиуллина Ф. С, Ибраһимов Г. Б. Хикмәтле дә, бизәкле дә туган тел. Казан: Мәгариф, 1998.-Б. 146-170

Дәрес барышы.

1. Оештыру.

2. Актуальләштерү.

- Без фигыль төркемчәләре белән таныша башладык. Әйдәгез әле, искә төшерик:

-Фигыльнең ничә төркемчәсе бар?

- Ә алар ниндиләр?

- Фигыль төркемчәләре ничәгә бүлеп

өйрәнелә?

- Аларны нәрсәгә карап төркемлиләр?

- Без алдагы дәресләрдә нинди фигыль төркемчәсе белән таныштык әле? (боерык фигыль һәм хикәя фигыль)

- Алар нинди фигыльләр булды? (затланышлы)

- Хәзер, әйдәгез, өй эшләрен тикшереп алыйк. Аңлашылмаган җирләре калмадымы? Сорауларыгыз юкмы? (Өй эше тикшерелә)

2. Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.

- Шулай итеп, без бүгенге дәрестә тагын бер затланышлы фигыль төркемчәсе- шарт фигыль белән танышырбыз. Аның мәгънәсе, ясалышы, төрләнеше турында мәгълүмат алырбыз.

Укучылар, шарт фигыль ул икенче

бер фигыльдән аңлашылган эш яки хәлнең үтәлү- үтәлмәвенә шарт булган эш- хәлне белдерә.

Шарт фигыльнең кушымчалары: -са, -сә. Мәсәлән: җырласа, уйнаса, килсә.


Шарт фигыль затланышлы фигыль төркемчәсе буларак зат-сан белән төрләнә.

-да,- дә,-та, -тә кисәкчәләре белән килеп, шарты булып та, көтелгән эшнең киресе булуын күрсәтә. Мәсәлән: Майның соңгы көннәре җитсә дә, кичләрен шактый салкын иде.

Ә хәзер, укучылар, әйдәгез, дәрес-лекләребезнең 83нче битләрен ачабыз һәм кагыйдә белән танышабыз.

- Укучылар, шарт фигыль турында сөйләгәннәрнең барысы да аңлашылдымы?

3. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

- Әйдәгез, хәзер дәфтәрләребезне ачып, бүгенге числоны, теманы язып куябыз, һәм һәрберебез берәр шарт фигыльне зат- сан белән төрләндерәбез.

Кайтса, ятса, тексә, алса, чапса, тыңласа, сөйләсә (укучылар төрләндереп бетергәч, тикшереп чыгабыз)

- Белемнәрне практик яктан ныгыту өчен, дәреслекләребезнең 84нче битендә урнашкан 120 нче күнегүне карыйк әле.

(Бирем укытыла, эшләү тәртибе аңлатыла. Күнегү телдән башкарыла)

- Ә хәзер, әйдәгез, карточкалар белән эшләп алабыз.

Мин сезгә карточкачар өләшәм. Ә сез андагы җөмләләрне дәфтәрләрегезгә күчереп язасыз, шарт фигыльләрне табасыз, аларның зат- санын билгелисез. (Карточкалар таратыла)

Карточка №1

1. Илне саклау өчен чакыру килсә, Беләм:

Мин беренче барсам, Син миннән дә элек барырсың. (һ. Такташ)

2. Аз гына белсәң, укытучыга ярдәмгә кил.

Син ярдәм итсәң, ул сине ташла-

мый. (М. М.) Карточка №2

1. Ояга кеше кулы тисә, кызылтүшләр кошчыкларын калдырып ташлап китәләр.

2. Аерылсагыз, айга җитмәссез, бүленсәгез, бүген бетәрсез, бергә йөрсәгез, рәхәт көн итәрсез, -дигән җирән кашка.

Карточка №3 , 1. Ул берәр кешегә яхшылык эшлөмөсә, көнен бушка узган дип исәпли. (Р. Ишморат)

2. Йокыга китсәм, шул уйларымнан саташып уянам. (Р. Мөхәммәдиев).


Карточка №4.

1. Әгәр син миңа яхшылык эшләсәң, сугыш беткәч, мин сиңа очып килермен һәм синдә кунак булырмын. (Г.Ку-

туй)

2. Әгәр уйный торгач тирләсәк, хәзер үзебезнең ындыр артындагы елгага йөгерәбез.

Карточка №5

1.Ерактан тыңласаң, юл буйлап чана табаннары чыжлагандай тоела. (Г. Хәсәнов)

2.Төн аяз булса, йолдызлар эрерәк булып күренәләр икән. (77. Дәүли)

Карточка №6

1. Сиңа бик иртә бармасаң да була. (Р. Ишморат)

2. Күзләреңне тутырып карарсыңмы, Зәңгәр таудан яулык болгасам (Җыр.) Карточка № 7

1. Эх, минем дә шундый абыем булса! (Сөйләмнән)

2. Анда кайтсам, мин дә башка: Анда мин дә сандугач! (И. Исәнбәт) (Һәрберсе эшләп бөтергәч, җөмләләр

тикшерелә) - Укучылар, арып та киттегез, әйдәгез әле физкультминутка ясап алыйк.

- Ә хәзер, әйдәгез, перфокарточка-лар белән эшләп алабыз. Мин сезгә фигыльләр әйтәм, ә сез тиешлесен билгеләп барырга тиеш буласыз.





1

2

3

4

5

6

7




9

10

Хикәя фигыль





























Боерык фигыль































Шарт фигыль































Бар, укыдым, сөйләгез, уйнаса, сөйләштеләр, кичсәләр, эшләсен, кайтсагыз, йоклыйбыз, яуса.

(Эшләп бетергәч, тикшереп чыгыла)

- Мин сезгә тел турында шигъри юллар укыйм, ә сез шуннан шарт фигыльләрне табарга тиеш буласыз.

1. Канатсыз коштай буласың,

Белмәсәң ана телен.

Сандугач язын сагынып

Кайтса да туган илен,

Үз көен онытса әгәр

Аны назламас идем. (М.Аитова)

Язусыз, язмышсыз мин.

Мин әгәр, телем югалтсам,

Нәрсәм кала, нием бар?!

Сөеп, "сөям" дия алмасам,

Дөнья ямьсез, дөнья тар. (Г. Саттар-Мулилле)

Төрки тел- шау чәчәк бер тел.


Татар телем, ләбаса;

Мин тораташ булыр идем,

Туган телем булмаса. (Г.Саттар-Мулиллө)

Соң минутта үз телеңдә әйтә ачсаң:

"Әни!" дип, Соң минутта үз телеңдә әйтә алсаң:

"Әти!" дип-Күзләреңө яшьләр тыгылыр-Туган телең өнә шул булыр! (Зөлфәт)

5. Ак алъяпкыч бәйләсәләр Өзелеп тора кызлар биле. Кызлар кебек шат чырайлы, Ачык йөзле татар теле. (Н. Нәҗми)

6. Ана телем, сине өзелеп яратканга. Очам дисәк, безгә булдың канатлар да:

Дошман белән көрәшкәндә- үткен кылыч

Балдай татлы- дуслар белән сайрашканда. (Г. Афзал)

7. Туган телдә бер сүз ишетсәм дө, Шул моң миндә кинәт яңара. Дәрт өсти ул җаным учагына, Килер бәхет өчен янарга. (Ф. Сафин) Төрки тел- ерак гасыр,

Чишмә башына килсәң, Зур бәхет һәм ләззәт ул Төркичә сөйли белсәң. (Г.Саттар-Мулилле)

калдың

9. Ассалар да, киссәләр дә,

Үлмәдең син, тере.

Чукындырган чагында да Чукынмадың, татар теле. (Н. Нәҗми)

10. Юк җирдә башка шатлыгым, Әйтче, мин кемнән, я, ким? Әнкәмнән мәхрүм итсәң дө. Телемнән итмә ятим. (С Хәким)

4. Йомгаклау.

- Укучылар, без бүгенге дөрестә нинди фигыль төркемчәсе белән таныштык?

- Шарт фигыль нинди кушымчалар ярдәмендә ясалды?

- Ни өчен шарт фигыль затланышлы фигыль дип аталды?

5. Өй эше бирү. 120нче күнегү. Билгеләр кую.


АЕРЫМЛАНГАН ҖӨМЛӘ КИСӘКЛӘРЕ ЯНЫНДА ТЫНЫШ БИЛГЕЛӘРЕ

Тест

Дөрес җавапларны күрсәтергә.

I. Аергычлар нинди очракта аерымлана?

1. Аерылмышыннан ераклашса.

2. Аерылмышыннан соң килсә.

3. Аерылмышыннан алда аның белән янәшә булса.

4. Җәенке булсалар.

II. Тәмамлыклар нинди очракта аерымлана?

1. Үзе ияргән сүздән ераклашса.


2. Бәйлек ролендәге кайбер сүзләр белән килеп җәенкеләнсә.

3. Үзе ияргән сүздән соң килсә.

4. Җыйнак булсалар.

III. Хәлләр нинди очракта аерымлана?

1. Ярым хәбәрлек төшенчәсенә ия булмаса.

2. Үзе ияргән сүз янында торса.

3. Ярым хәбәрлек төшенчәсенә ия булган хәлләр үзләре ияргән сүздән ераклашса.

4. Процесс белдерүче хәлләр үзләре ияргән сүз янында торса.

IV. Хәлнең ярым хәбәрлек төшенчәсенә ия икәнен ничек белергә3?

1. Процесс белдерүче сүз белән, ягъни нинди дә булса фигыль формасы белән белдерелгән хәлләр ярым хәбәрлек төшенчәсенә ия була.

2. Хәбәрлек сүз белән белдерелгән хәлләр ярым хәбәрлек төшенчәсенә ия була.

3. Хәбәр янында торган хәлләр ярым хәбәрлек төшенчәсенә ия була.

V. Составы буенча хәлләр нинди була?

1. Җыйнак, җәенке.

2. Бер составлы, ике составлы.


Дөрес җаваплар:

1 — 2; 11 — 2; III —3; IV—1; V—1.


Тыныш билгесе дәрес куелган вариантны күрсәтегез.

1)

1. Үзе күзли гүзәлләрне, сокланып, Бармак тешләп, күз-кашына таң калып.

2. Үзе күзли гүзәлләрне сокланып, Бармак тешләп, күз-кашына таң калып.

3. Үзе күзли гүзәлләрне, сокланып Бармак тешләп, күз-кашына таң калып.

(Фирдәүси)

2)

1. Кайтыр юлларыма, карый-карый, Чыгасыңдыр таңнар атуга.

2. Кайтыр юлларыма карый-карый, Чыгасыңдыр, таңнар атуга.

3. Кайтыр юлларыма карый-карый Чыгасыңдыр таңнар атуга.

(И. Юзиев)

3)

1. Сары да гынай елан, ай, туз башлы Сызгырадыр камыш буенча,..

2. Сары да гынай елан, ай, туз башлы, Сызгырадыр камыш буенча,..

3. Сары да гынай елан ай туз башлы, Сызгырадыр камыш буенча,..

(Халык җыры)

4)


1. Гүя менә бу кыз да: ак күбәләк кебек нәфис, җиңел, нечкә җанлы булганга күрә Ләйлә исемле иде.

2. Гүя менә бу кыз да, ак күбәләк кебек нәфис, җиңел, нечкә җанлы булганга күрә, Ләйлә исемле иде.

З.Гүя менә бу кыз да ак күбәләк кебек нәфис, җиңел, нечкә җанлы булганга күрә Ләйлә исемле иде.

4. Гүя менә бу кыз да ак күбәләк кебек нәфис җиңел нечкә җанлы булганга күрә Ләйлә исемле иде.

(Ә. Еники)


5)

1. Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» поэмасыннан күренгәнчә, табиблар тәҗрибәсендә диагноз куюның бер ысулы — пульсны тыңлап карау булган.

2. Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» поэмасыннан күренгәнчә табиблар тәҗрибәсендә диагноз куюның бер ысулы пульсны тыңлап карау булган.

3. Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» поэмасыннан күренгәнчә, табиблар тәҗрибәсендә диагноз куюның бер ысулы пульсны тыңлап карау булган.

(Г. Дәүләтшин)

6)

1. Шул чакта аның, аулак урын табып, хат сүзләрен әнисенең тансык тавышына әйләндереп, туйганчы, хозурланасы килгән иде.

2. Шул чакта аның, аулак урын табып хат сүзләрен әнисенең тансык тавышына әйләндереп, туйганчы хозурланасы килгән иде.

3. Шул чакта аның аулак урын табып хат сүзләрен әнисенең тансык тавышына әйләндереп туйганчы хозурланасы килгән иде.

4. Шул чакта аның, аулак урын табып, хат сүзләрен әнисенең тансык тавышына әйләндереп, туйганчы хозурланасы килгән иде.

(М. Юныс)

7)

1. Моннан тугыз гасыр элек язылуына карамастан «Диване лөгатет төрк»нең фәнни әһәмияте торган саен киңрәк һәм тирәнрәк булып ачыла бара.

2. Моннан тугыз гасыр элек язылуына карамастан «Диване лөгатет төрк»нең фәнни әһәмияте, торган саен киңрәк һәм тирәнрәк булып ачыла бара.

3. Моннан тугыз гасыр элек язылуына карамастан, «Диване лөгатет төрк»нең фәнни әһәмияте торган саен киңрәк һәм тирәнрәк булып ачыла бара.

(X. Мәхмүтов)


8)

1. Утыргыч калын пружиналы дивандай, Гөлфияне талгын гына тирбәтә.

2. Утыргыч, калын пружиналы дивандай, Гөлфияне талгын гына тирбәтә.

3. Утыргыч калын пружиналы дивандай Гөлфияне талгын гына тирбәтә.

(Р. Тәхфәтуллин)

9)

1. Шул турыдан аз гына биш-алты сүз сөйлим әле, Гадәтемчә, аз гына җырлыйм әле, көйлим әле.

2. Шул турыдан аз гына биш-алты сүз сөйлим әле, Гадәтемчә аз гына җырлыйм әле, көйлим әле.

(Г. Тукай)

10)

1. Җәйге төннең гадәтенчә, төн бераз салкын икән; Барча кош-корт йоклаган булганга, урман тын икән.

2. Җәйге төннең гадәтенчә төн бераз салкын икән; Барча кош-корт йоклаган булганга урман тын икән. (Г. Тукай)

11)

1. Һәм менә Илдарны йоклаткач, кулына чигә торган эшен алып, бирегә килеп утыруга әлеге көй, трактор гөрелдәвенә кушылып, яңа көч белән тагын яңгырый башлады.

2. Һәм менә Илдарны йоклаткач, кулына чигә торган эшен алып, бирегә килеп утыруга әлеге көй трактор гөрелдәвенә кушылып, яңа көч белән тагын яңгырый башлады.

3. Һәм менә Илдарны йоклаткач, кулына чигә торган эшен алып, бирегә килеп утыруга, әлеге көй, трактор гөрелдәвенә кушылып, яңа көч белән тагын яңгырый башлады.

(Р. Төхфәтуллин)

12)

1. Ул, әдип буларак, чорның актуаль мәсьәләләрен, өлгергән проблемаларын таба белә, җәмәгатьчелекнең игътибарын шуларга юнәлтә белә.

2. Ул әдип буларак чорның актуаль мәсьәләләрен, өлгергән проблемаларын таба белә, җәмәгатьчелекнең игътибарын шуларга юнәлтә белә.

3. Ул, әдип буларак, чорның актуаль мәсьәләләрен өлгергән проблемаларын таба белә, җәмәгатьчелекнең игътибарын шуларга юнәлтә белә.

(Ф. Миңнуллиннан.)

13)

1. Борынгы төрки-татар алфавитлары буенча махсус хезмәтләр авторы Х.Курбатов, безнең төбәктә табылган унга якын рун язуы үрнәкләрен укып, хәзерге татар теленә тәрҗемә итеп, аерым мәкалә дә язып бастырды.


2. Борынгы төрки-татар алфавитлары буенча махсус хезмәтләр авторы Х.Курбатов безнең

төбәктә табылган унга якын рун язуы үрнәкләрен укып, хәзерге татар теленә тәрҗемә итеп, аерым мәкалә дә язып бастырды.

(X. Мәхмүтов)

14)

1. Мәгърифәтчелекнең көче җитмәгәч — җимерүдән мәгънә булмагач — милләтне уяту өчен, аны тәрәккыят юлыннан атлату өчен, бүтән уй уйларга кирәктер.

2. Мәгърифәтчелекнең көче җитмәгәч, җимерүдән мәгънә булмагач, милләтне уяту өчен, аны тәрәккыят юлыннан атлату өчен, бүтән уй уйларга кирәктер.

(Т. Миңнуллин)

Тәрәккыят — алга китеш, үсеш.


Җаваплар

1. 1 нче вариант дәрес: -ып формалы хәл фигыль белән белдерелгән рәвеш хәлләре сокланып, бармак тешләп, күз-кашына таң калып үзләре ияргән күзли дигән сүздән соң кулланылган. Шуларның соңгы икесе—җәенке хәлләр, алар үзләренә ияргән сүзләр белән, ягъни бармак тешләп, күз-кашына таң калып барысы да бергә аерымлана.

' Аерымланган аныклагычлар янында гына төрле тыныш билгеләре булырга мөмкин. Карагыз: «Мәгариф», 2002, № 4 (8 — 11 б.); № 6 (11 б.)

2 Зәкиев М. 3. Хәзерге татар әдәби теле. — Казан, 1966. — 155 б.; Сафиуллина Ф. С, Иб-раһимов С. М., Вафина Э. X. Татар телендә тыныш билгеләре. — Казан, 1995. —30 б.

3Татар грамматикасы, III том. — Мәскәү, Казан: Инсан, Фикер, 1999.— Б. 189—192.


2. 3 нче вариант дөрес. Биредә хәл фигыль белән белдерелгән (димәк, ярым хәбәрлек төшенчәсенә ия) җәенке рәвеш хәле кайтыр юлларыма карый-карый булса да, ул үзе ияргән сүз янында тора, шуңа күрә аерымланмый.

3. 2 нче вариант дөрес. Аергыч туз башлы аерылмышы елан сүзеннән соң килә, шуңа күрә өтер белән аерымлана. Ай ымлыгының ике ягына өтер куела. Ымлык һәм эндәш сүз бер гомуми интонация белән әйтелгән очракта гына ымлык янына өтер куелмый.



4. 3 нче вариант дөрес. Бу җөмләдә кыз — ия, Ләйлә исемле иде — хәбәр. Хәбәрне ачыклап килүче җәенке сәбәп хәле—ак күбәләк кебек нәфис, җиңел, нечкә җанлы булганга күрә. Сәбәп хәле юнәлеш килешендәге исемләшкән сыйфат фигыль һәм бәйлек белән белдерелгән, димәк, ярым хәбәрлек төшенчәсенә ия. Ләкин ул аерымланмый, чөнки үзе ияргән сүз янында тора. Җәенке сәбәп хәленең үз составындагы тиңдәшләнеп килүче сүзләрне (ак күбәләк кебек нәфис, җиңел, нечкә җанлы) бәйләүче чара—санау интонациясе, шуңа күрә араларына өтер куела.

Әгәр җәенке сәбәп хәле, үзе ияргән сүздән ераклашкан булса аерымланыр иде, ягъни ак күбәләк кебек нәфис, җиңел, нечкә җанлы булганга күрә сүзләренең ике ягына өтер куелыр иде.


5. 3 нче вариант дөрес. Җәенке рәвеш хәле (Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» поэмасыннан күренгәнчә) үзе ияргән хәбәрдән (тыңлап карау булган) ераклашкан һәм ярым хәбәрлек төшенчәсенә ия: күренгәнчә — процесс белдерүче сүз.

1 нче варианттагы сызык куелмый, чөнки хәбәр составында булган фигыле бар. Әгәр дә хәбәр исем фигыль белән генә белдерелсә, сызык куелыр иде, ягъни ия — исем белән, хәбәр исем фигыль белән белдерелсә.


6. 4 нче вариант дөрес. Хәбәргә (хозурланасы килгән иде) ике рәвеш хәле иярә (аулак урын табып, хат сүзләрен әнисенең тансык тавышына әйләндереп). Алар хәл фигыль белән белдерелгән, шуңа күрә ярым хәбәрлек төшенчәсенә ия, икесе дә җәенке хәлләр. Хәбәрдән ераклашканга күрә, үзләренә ияргән сүзләр белән бергә аерымланалар, үзара санау интонациясе аша бәйләнгән тиңдәш хәлләр булган өчен, араларына өтер куела.

Хәбәргә тагын хәл фигыль белән белдерелгән күләм хәле (туйганчы) дә иярә. Ләкин ул хәбәр янында тора, шуңа аерымланмый.

7. 3 нче вариант дөрес. Ачыла бара дигән хәбәргә ияргән җәенке кире хәл (Моннан тугыз гасыр элек язылуына карамастан) хәбәрдән ераклашкан, исем фигыль формасы һәм карамастан бәйлек сүзе белән белдерелгәнгә күрә ярым хәбәрлеккә ия. Шуңа күрә аерымлана.


8. 2 нче вариант дөрес. Ничек тирбәтә? — калын пружиналы дивандай. Җәенке рәвеш хәле калын

пружиналы дивандай үзе ияргән хәбәрдән (тирбәтә) ераклашкан. Ләкин ул ярым хәбәрлеккә ия түгел. Шулай булса да, Гәлфияне дигән тәмамлыкка ияргән аергыч дип аңлашылмасын өчен, бу җөмләдә ул аерымлана'.

1 Күп кенә дәреслекләрдә -дай, -дәй, -тай,

-тәй кушымчалары ярдәмендә ясалган рәвешләр һәм исем + кебек, сыман, күк, шикелле бәйлекләре белән белдерелгән рәвеш хәлләре ярым хәбәрлеккә ия булмаса да аерымлана дип күрсәтелә.


9. 2 нче вариант дөрес. Биредә гадәтемчә дигән рәвеш хәле үзе ияргән тиңдәш хәбәрләрдән (җырлыйм әле, көйлим әле) ераклашкан булса да, процесс белдерүче сүз булмаганга күрә аерымланмый.


10. 1 нче вариант дөрес. Салкын икән дигән хәбәргә ияргән җәенке хәл — җәйге төннең гадәтенчә. Ул, үзе ияргән сүздән ераклашса да, процесс белдерүче сүз булмаганга күрә аерымланмаска тиеш иде, ләкин биредә бу хәл, төн дигән иягә караган аергыч дип аңлашылмасын өчен, өтер белән аерымлана.

Икенче юлда өтер куелуны аңлату: нигә тын? дигән сорауга җавап — барча кош-корт йоклаган булганга. Ләкин әлеге сүзләр сәбәп хәле генә түгел, ә сәбәп җөмлә, чөнки иясе (кош-корт) һәм хәбәре (йоклаган булганга) бар. Сәбәп җөмләне баш җөмләгә бәйләүче чара кушымча булуны искә алып, аны төзелеше белән синтетик иярчен җөмлә дибез. Синтетик иярчен җөмлә үзе ияргән тын икән дигән хәбәрдән ераклашкан, шуңа күрә аерымлана.

Тулаем алганда, бу җөмлә — катнаш кушма җөмлә:

(1 ) Җәйге төннең гадәтенчә, төн бераз салкын икән;

(2) Барча кош-корт йоклаган булганга, (3) урман тын икән.

1 нче җөмлә

3 нче җөмлә

1 нче һәм 3 нче җөмләләр үзара тезүле бәйләнештә торалар. Бәйләүче чара — санау интонациясе. Җөмләләрнең үз эчендә өтерләр булганга күрә, араларына өтер генә түгел, ә нокталы өтер куела.



11. 3 нче вариант дөрес. (1) һәм менә Илдарны йоклаткач, кулына чигә торган эшен алып, бирегә килеп утыруга, (2) әлеге көй, трактор гөрелдәвенә кушылып, яңа көч белән тагын яңгырый башлады. Бу — иярченле кушма җөмлә. Беренче җөмләнең иясе кулланылмаган—ким җөмлә, сүз сөрешеннән ул дип билгеләргә мөмкин; хәбәр килеп утыруга. Хәбәргә ияргән җәенке вакыт хәле Илдарны йоклаткач һәм рәвеш хәле кулына чигә торган эшен алып. Икесендә дә процесс белдерүче сүз бар. Хәбәрдән ераклашканга күрә аерымланалар. Икенче җөмләдә кәй — ия, яңгырый башлады — хәбәр. Беренче җөмлә, икенче җөмләнең вакыт хәле урынында килеп, хәбәргә иярә, синтетик (чөнки бәйләүче чара — -га кушымчасы) вакыт җөмлә була. Синтетик иярчен җөмлә үзе ияргән сүздән ераклашса аерымлана дигән кагыйдәгә нигезләнеп, беренче җөмләдән соң өтер куябыз. Икенче җөмләдәге хәбәргә ияргән җәенке рәвеш хәле трактор гөрелдәвенә кушылып үзе ияргән сүздән ераклашкан, ярым хәбәрлеккә ия (чөнки хәл фигыль белән белдерелгән). Шуңа күрә үзен җәенкеләндерүче сүзләр белән бергә аерымлана.


12. 1 нче вариант дөрес. Ул — ия, аңа караган тиңдәш хәбәрләр бар: габа белә, юнәлтә белә. Тиңдәш хәбәрләрне үзара бәйләүче чара санау интонациясе булганга күрә, араларына өтер куела. Хәбәрләргә ияргән рәвеш хәле (әдип буларак) аерымлана, чөнки алардан ераклашкан һәм фигыль формасы белән белдерелгән. Беренче хәбәргә ияргән тиңдәш тәмамлыклар мәсьәләләрен, проблемаларын үзара санау интонациясе белән бәйләнгәннәр, шуңа алар арасына да өтер куела.

13. 1 нче вариант дөрес. Язып бастырды дигән хәбәргә караган җәенке ике рәвеш хәле (безнең төбәктә табылган унга якын рун язуы үрнәкләрен укып, хәзерге татар теленә тәрҗемә итеп) икесе дә хәл фигыль формасы белән белдерелгәннәр, димәк, ярым хәбәрлек төшенчәсенә ия. Хәбәрдән ераклашканга күрә аерымланалар, ягъни хәлләрнең ике ягына да өтер куела, чөнки алар җөмлә эчендә. Өтер, икенче варианттагы кебек, бер яктан гына куелмый.



14. 2 нче вариант дөрес. Бу — тиңдәш ияртүле күп иярченле кушма җөмлә: (1) Мәгърифәтчелекнең көче җитмәгәч, (2) җимерүдән мәгънә булмагач, (3) милләтне уяту өчен, аны тәрәккыят юлыннан атлату өчен, бүтән уй уйларга кирәктер. 1 нче җөмләдә ия—көче, хәбәр—җитмәгәч; 2 нче җөмләдә ия — мәгънә, хәбәр — булмагач, 3 нче җөмләдә ия юк (бу бер составлы җөмлә), хәбәр — уйларга кирәктер.

3. Баш җөмлә

1. Синтетик сәбәп җөмлә

иярчен

-гач

2. Синтетик иярчен сәбәп җөмлә

1 нче һәм 2 нче җөмләләр баш җөмләдәге хәбәрдән ераклашкан, шуңа күрә аерымланалар. Баш җөмләдә хәбәргә ияргән ике җәенке хәл бар (милләтне уяту өчен, аны тәрәккыят юлыннан атлату өчен). Алар тиңдәш максат хәлләре. Үзара санау интонациясе аша бәйләнгәнгә күрә, араларына өтер куела. Бу хәлләр исем фигыль һәм бәйлек белән белдерелгәннәр, димәк, ярым хәбәрлеккә ия; үзләре ияргән хәбәрдән ераклашкан булганга аерымланалар.

Тест

Аныклагычлар янында тыныш билгеләре

Бирелгән сорауларга дөрес җавапларны табып күрсәтегез.

I. Нәрсә ул аныклагыч?

1. Тезүле бәйләнештә торган сүзләр аныклагыч була.

2. Чынбарлыкта булган вакыйгалар, күренешләр турында хәбәр итә торган җөмлә аныклагыч дип атала.

3. Җөмләнең баш кисәкләре аныклагыч дип атала.

4. Җөмләнең ияртүче кисәктән соң килеп, аның мәгънәсенә өстәмә аныклык, төгәллек биргән иярчен кисәк аныклагыч дип атала.

5. Фигыль белән белдерелгән хәбәр аныклагыч була.

II. Аныклагыч янында нинди тыныш билгеләре куела?


  1. Аныклагыч янында бары тик өтер генә куела.

  2. Аныклагыч янында ике нокта куела ала.

  3. Аерымланган аныклагыч янында бернинди дә тыныш билгесе куелмый.

  4. Аныклагыч янында сызык куелырга мөмкин.

  5. Аныклагыч янында кайвакыт өтер куела.


  6. Аныклагыч кайвакыт, җәяләр эченә алына.

III. Аныклагыч кайчан өтер белән аерымлана?

1. Аныклагыч та, аныкланмыш та исем белән белдерелсә.

2. Аныкланмышы зат алмашлыгы булганда.

3. Аныкланмышы фигыль белән белдерелгән хәбәр булса.

4. Алмашлык яки рәвеш белән белдерелгән аныкланмышның күләмен чикләсә.

5. Аныклагыч аныкланмышны тәрҗемә итү, искәрмә ясау яисә өстәмә аңлатма бирү тәртибендә килгәндә.

6. Аныкланмышы белән аныклаучы теркәгечләр аша бәйләнсә.

IV. Аныклагыч кайчан җәя эченә алына?

1. Аныкланмышы фигыль белән белдерелгән хәбәр булса.

2. Аныкланмышы белән аныклаучы теркәгечләр аша бәйләнсә.

3. Аныклагыч аныкланмышны тәрҗемә итү, искәрмә ясау яисә өстәмә аңлатма бирү тәртибендә килгәндә.

4. Аныкланмышы зат алмашлыгы булганда.

5. Алмашлык яки рәвеш белән белдерелгән аныкланмышның күләмен чикләсә.

6. Бер исемне, икенче атамасы аша ачыклаганда.

V. Аныклагыч янында ике нокта кайчан куела?

1. Аныкланмышы белән аныклаучы теркәгечләр аша бәйләнсә.

2. Аныклагыч аныкланмышны тәрҗемә итү, искәрмә ясау яисә өстәмә аңлатма бирү тәртибендә килгәндә.

3. Алмашлык яки рәвеш белән белдерелгән аныкланмышның күләмен чикләсә.

4. Аныкланмышы зат алмашлыгы булганда.

5. Бер исемне икенче атамасы аша ачыклаганда.

6. Аныкланмышы фигыль белән белдерелгән хәбәр булып, аныклагычны аңа бәйләүче чара аныклаучы интонация булса, аныклагыч алдыннан куела.

VI. Аныклагыч янында сызык кайчан куела?

1. Бер исемне икенче атамасы аша ачыклаганда, ягъни аныкланмышы да, аныклагы-чы да исем белән белдерелеп, аларның мәгънә күләмнәре тигез булганда, аныклагыч ике яктан сызык белән аерыла.

2. Аныкланмышы белән аныклаучы теркәгечләр аша бәйләнсә.


3. Аныклагыч аныкланмышны тәрҗемә итү; искермә ясау яисә өстәмә аңлатма бирү тәртибендә килгәндә.

4. Аныкланмышы зат алмашлыгы булганда.

5. Алмашлык яки рәвеш белән белдерелгән аныкланмышның күләмен чикләсә.

6. Аныкланмышы фигыль белән белдерелгән хәбәр булса.

7. Уку һәм аңлау өчен кыенлык туганда, тиңдәш аергычлар ике яктан сызык белән аерыла.

8. Аныклагыч хәбәр алдыннан ук килгәндә, өтерләр белән аерып күрсәтү урынына, анык-ланмыштан соң сызык куела.

VII. Аныклагыч нинди очракларда аерымланмый?

1. Билгеләү алмашлыклары һәм җыю саны белән белдерелгән җыйнак аныклагычлар аерымланмый.

2. Аныкланмышы белән бер грамматик формада килмәгән аныклагычлар аерымланмый.

3. Аныкланмышы белән бер грамматик формада килгән аныклагычлар аерымланмый.


Дөрес җаваплар: I — 4; II — 2, 4, 5, 6; III — 2, 4, 6; IV - 3; V - 6; VI - 1, 7,8; VII- 1,2.

БЕЛЕМНӘРНЕ ТИКШЕРӘБЕЗ

(V — XI сыйныф укучылары өчен диктант текстлары уку елының I яртыеллыгы өчен тәкъдим ителә.)*

V СЫЙНЫФ Урман.

Менә урман. Урман зур һәм матур. Анда бик күп агач үсә, төрле җәнлекләр яши.

Әнә аю. Аю җәй дә, кыш та җылы тун кия. Ул бал һәм җиләк ярата. Кыш көне аю йоклый.

Менә усал бүре. Ул ач. Бүре тиз йөгерә. Җәнлекләр бүредән курка. (45 сүз.)

VI СЫЙНЫФ

Тырыш Муса.

Муса Җәлил Оренбург өлкәсендәге Мостафа авылында туа. Ул кечкенәдән тырыш һәм эшчән була.

Менә аңа алты яшь тула. Абыйсына ияреп, ул да мәктәпкә бара. Әтисе башта каршы була, аннары Муса белән ризалаша.

— Бераз йөрсен, аннары үзе туктар, — дип уйлый ул. Әмма Муса бик тырыша, яхшы укый. Ул зирәклеге, тырышлыгы белән күпләргә үрнәк була. (53 сүз.)

(Г. Кашшафтан)

VII СЫЙНЫФ

Урман тавыклары.

Хәзер көннәр дә озынрак, кояш та биегрәк. Шулай да суык битне, колакны чеметә. Кыш үзен күрсәтә!


Кар астында җылы өндә бик рәхәт. Моны урман тавыклары яхшы белә. Көндез алар ак каен башында утыра, көнозын бөре ашый. Аннары йомшак карга чума. Кар астында алар юллар ясый. Өсләреннән чаңгы белән үтәсең — белмиләр дә. Шунда төн куналар. Кыш көне кар астында җылырак шул. (61 сүз.)

(Г. Хәсәновтан)

VIII СЫЙНЫФ Батыр кыз.

Вакыт бик әкрен үтте. Кыз, тын да алмыйча, немец ныгытмалары артындагы сукмакны күзәтте. Яктырып килгән таң аксыллыгында сукмак торган саен ачыграк күренә. Бу сукмактан немецлар еш йөри, ахрысы, тапталып беткән. Хәзер анда беркем дә күренми. Көтәргә кирәк...

Ләләнең чаңгыда килгәндә кайнарланган тәне әкрен-әкрен туңа башлады. Декабрь салкыны тун астына кереп үзәккә үтә. Аның иңбашлары, терсәкләре сызларга тотынды. Торасы, селкенәсе, җайлырак итеп ятасы килә. Ләкин селкенергә дә, кузгалырга да ярамый. (69 сүз.)

(Г. Әпсөлөмовтан)

Искәрмә. Үзәккә үтә, иңбашлары сүзләренең мәгънәсен аңлатырга.

IX СЫЙНЫФ

Борынгы бәйрәмнәр.

Нардуган кышкы челләнең беренче атнасында, 25 нче декабрьдән 5 нче гыйнварга кадәр уздырыл-

* Текстларны Кукмара 4 нче урта мәктәбе директорының милли эшләр буенча урынбасары, I категорияле татар теле укытучысы Нурфия Шәкертҗано-ва әзерләде.

ган. Шуңа күрәме, Нардуган уеннарының төп герое Челлә бабай (Кыш бабай) булган.

Нәүруз бәйрәменең дә үзенә генә хас үзенчәлеге бар: узган елдагы иң истәлекле вакыйгаларга багышлап, шәкертләр кечкенә генә поэмалар, бәетләр язганнар. Аннары аны өйдән-өйгә кереп укып йөргәннәр. Мондый бәетләр авыл яисә шәһәрнең елъязмасы булып сакланган.

Нәүруз көннәре уен-йолалары белән истәлекле. Бәйрәмдә иң чибәр, иң акыллы кызны Нәүрузбикә итеп сайлаганнар, аннан җәйнең ничек буласын сораганнар. Әлбәттә, кыз яхшы җәй юраган. (84 сүз.)

(Р. Әхмөтҗановтан)

Искәрмә. Елъязма, челлә, юраган сүзләренең мәгънәсен һәм язылышын аңлатырга.


X СЫЙНЫФ Газинур.

Газинур чокырдан чыкты да тагын алга шуыша башлады. Хәзер инде аны бөтен батальон күреп алды. Йорт ышыгында яткан капитан Бушуев, каскасын артка этеп, иреннәрен тешләде.

Фашист пулеметы үкерүдән туктамады. Газинур, шуыша-шуыша, дзотка якын ук килде. Бер секунд хәл җыеп торды. Аннары бераз күтәрелә төште, бөтен көче белән селтәнеп, амбразурага граната томырды.

Пулемет тынды. Сугышчылар, команда көтмичә үк, урыннарыннан сикереп тордылар да мәйданга ташландылар. Газинур да берничә адым алга йөгерергә өлгерде. Ләкин кар көрте баскан амбразурадан яңадан көчле ут ыргылды. Бер генә минутка туктап торган фашист пулеметы кабат котырынып ата башлады. Кар өстенә яралылар ауды. Сугышчылар, ут астыннан чыгар өчен, бөтен көч белән алга ыргылдылар, ләкин аларның да сафлары сирә-гәйгәннән-сирәгәя бара иде. (111 сүз.)

(Г. Әпсөлөмовтан)

Сирәгәйгәннән-сирәгәя бара сүзтезмәсенең мәгънәсен һәм язылышын аңлатырга.

XI СЫЙНЫФ Икмәк.

Беркөнне шулай җан әрнеткеч бер вакыйгага тап булдым. Бераз хәл алыйм дип, урам бакчасына кереп утырдым. Асфальт җәелгән мәйданда малайлар туп уйныйлар. Зурлар түгел, бәләкәй малайлар. Ни күзем белән күрим: каткан икмәкне туп итеп типкәләп йөртәләр. Үзләре тарткалашалар, көлешәләр, ипи кисәген мәйданның бер башыннан икенче башына куалар.

Түзмәдем, уйнаучылар янына бардым. Бер ту-гыз-ун яшьлек малайга әйтәм:

— Кара әле, улым, —дим. — Ипине алай мыскыл итеп, типкәләп уйнарга ярамый. Ипи — бик кадерле, бик кыйммәтле ризык. Аның һәр бөртеген тир түгеп эшләп табалар. Беләсеңме, дөньяда аннан да кадерле нәрсә юк. Бер кеше дә иписез яши алмый, — дим.

Малай бер сүз дә әйтмәде, сүземне тыңлап торды да, мин рөхсәт иткәч, иптәшләре янына йөгерде. Малайлар шундук уеннарыннан туктадылар, нидер сөйләштеләр, миңа таба карап алдылар, аннары төрлесе төрле якка йөгерделәр... (125 сүз.)


(А. Шамовтан)


«Кеше барыбер кошлар нәселеннән, Өмет аның ике канаты...»

(Саҗидә Сөләйманованың тормыш юлы һәм иҗаты)

Шагыйрә Саҗидә Сөләйманова иҗаты VIII сыйныфта өйрәнелә. Программада аңа 4 сәгать вакыт бирелә. Дәресләрне түбәндәге темаларга үткәрергә мөмкин:

1. С. Сөләйманова. Биографик белешмә.

«Кеше барыбер кошлар нәселеннән, Өмет аның ике канаты...».

2. «Туган җирем, эчкән суым!» шигырен өйрәнү, анализлау.

3. «Этюд» шигырен өйрәнү, анализлау.

4. Йомгаклау дәресе. С. Сөләйманова лирикасы.

Дәресләр шагыйрәнең тормыш юлын һәм иҗатын өйрәнү, укучыларның сөйләм телен, фикерләү сәләтен үстерү; аларны уйларга, фикер йөртергә, шигырьнең матурлыгын күрергә, мәгънә төсмерен тоярга, әсәрнең әһәмиятен бәяли белергә өйрәтү; балаларда кешелеклелек хисләре тәрбияләү максатыннан үткәрелә.

Аларда С. Сөләйманова иҗатын чагылдырган стенд, шагыйрәнең «Гөлбадран» повесте, шигырьләр җыентыклары, «Мәгариф» (2001, № 8), «Татарстан» (1996 ел, № 10), «Сөембикә» (1996 ел) журналлары, дәреслекләр кулланыла.

Беренче дәрес алдагы дәресләрдә өйрәнелгәннәрне кабатлаудан башлана. Хатын-кыз әдипләрнең исемнәре, әсәрләре искә төшерелә. (Укучыларның җаваплары тыңлана: Сәрвәр Әдһәмова, Ләбибә Ихсанова, Гөлшат Зәйнаше-ва, Эльмира Шәрифуллина, Саҗидә Сөләйманова һ. б.) Алга таба үтеләчәк дәреснең темасы әйтелә, С. Сөләйманованың биографиясе белән таныштырыла. Өстәмә фактлар «Татарстан совет язучылары» китабыннан, «Мәгариф», «Татарстан», «Сөембикә» журналларыннан алына.

Сүзлек эше.

Олуг җанлы — кешелекле һ. б.

Самими — эчкерсез, риясыз, саф күңелле.

Өмет— ышану, көтү.

Әҗәл — үлем.

Бу сүзләрнең укылышына, язылышына игътибар ителә, синонимнары китерелә, җөмләләр төзелә.

Укытучы. С. Сөләйманова тормышының соңгы елларында катлаулы операция кичерә. Шулай да төшенкелеккә бирелми иҗат итә.


Улы Әнвәр Маликов та әнисенең көчле рухлы хатын-кыз булуына сокланып болай ди: «Әнием гаҗәеп дәрәҗәдә чыдам, сабыр кеше иде. Үлем якасына ябышканын тойган килеш тә, ул күбрәк иҗат итеп калырга ашыкты».

Ире, шагыйрь Әдип Маликов С. Сөләйманованың иҗатына бик игътибарлы була, аңа мөмкин кадәр ярдәм итә. Ул Туфаннар хөрмәт итәрлек шагыйрә булып җитешә. Аның шигырьләре, аз сүзле булсалар да, тирән мәгънәгә ия. Авторның: «Сүзләрдән мин бары юллар тездем, юл арасы тулы хисләрем», — дип язуы шуны аңлата.

Шушы дәрестә С. Сөләйманованың «Кеше барыбер кошлар нәселеннән.....исемле шигыре

өйрәнелә. Башта кайбер сүзләргә аңлатма бирелә.

Нәсел — билгеле бер сыйфатларга һәм үзенчәлекләргә ия булган токым.

Мәтәлү— сөртенеп егылып китү, абыну.

Үр — биеклек, югарылык.

Әсәр сәнгатьле өйрәнү өчен бик җайлы. Башта аны укытучы үзе укый, аннары берничә баладан укытып ала.

Шигырьне өйрәнү барышында кеше күңеленең хыялга бай булуы ассызыклана. Хыял күпләрне яуланмаган үрләргә чакыра, шуңа күрә кеше биеклеккә омтыла. Биеклекне, бу очракта, күчерелмә мәгънәдә аңларга кирәктер. Әсәрне укыганнан соң, укучыларның игътибары шигырьнең исеменә юнәлтелә, аларга үз фикерләрен әйтергә кушыла. (Мәсәлән, кеше гомер буе очарга хыялланган, оча торган паласлар һ. б. уйлап чыгарган.)

Дәреснең йомгаклау өлешендә укучыларның фикерләре тыңлана, бер укучы өйрәнелгән материалның эчтәлеге белән таныштыра.

Өйгә эш итеп «Кеше барыбер кошлар нәселеннән...» һәм «Кеше» шигырьләрен ятлап килергә кушыла.

Икенче дәрестә Саҗидә Сөләйманованың «Туган җирем, эчкән суым» шигыре өйрәнелә.

Максат. Укучыларга шигърияткә кызыксыну уяту; фикерне ачык итеп әйтергә, сәнгатьле итеп укырга өйрәтү; сөйләм күнекмәләрен ныгыту; ата-анага, туган җиргә, гореф-гадәтләргә ихтирам тәрбияләү.

Дәрес барышы.


Үткән дөрестә өйрәнелгәннәрне искә төшерү, кабатлау. Бер укучы С. Сөләйманованың биографиясен сөйләп чыга, шигырьләренә анализ биреп үтә. Аннан соң яңа материалны өйрәнүгә кереше лә.

Иң элек сүзлек эше башкарыла: тәмле-татлы сүзләр — иркәләү, җанга якын сүзләр;

күңел түрендә — күңелдә, йөрәктә, һәрвакыт истә;

баш салу—үлү, һәлак булу;

яшәү хакы — яшәргә хокуклы булу.

Сүзлек эшеннән соң «Туган җирем, эчкән суым!» әсәре өйрәнелә. Башта укытучы шигырьне сәнгатьле итеп укып чыга, эчтәлек сөйләтелә. Шигырьдәге образлар ачыклана. Халык сөйләменнән, әйтемнәрдән алынган сүзләр табыла.

«Үлгәннәрнең калган гомерләре ал таңнарга кушылып кабына», — дип, шагыйрә нәрсә әйтергә тели? (Укучыларның фикерләре тыңлана.)

Аннары халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары искә төшерелә (әңгәмә үткәрелә).

Укытучы ярдәмендә укучылар нәтиҗә чыгара. Дәрескә йомгак ясала.

Өйгә эш. Шигырьне сәнгатьле итеп укырга, чагыштыруларны табарга.

Өченче дәрес. Саҗидә Сөләйманованың «Этюд» шигырен өйрәнү.

Шигырь укыла. «Этюд» сүзенә аңлатма бирелә. (Этюд — берәр мәсьәләгә багышланган кечерәк әдәби әсәр яки табигатьтән, тормыштан күчереп алынган күренеш, картина.)

Шигырьнең мәхәббәт темасына язылганлыгы әйтелә һәм «мәхәббәт» сүзенә аңлатма бирелә. Мәхәббәт — ярату, сөю, якын күрү (кемне? нәрсәне?).

«Хис» сүзе белән сүзтезмәләр ясала:

— кайнар йөрәк хисе;

— ярату хисе;

— саф хисләр;

— эчкерсез хисләр һ. б. «Этюд» шигырен анализлау.

1. Шигырь сәнгатьле итеп укыла.

2. Шигырьнең эчтәлеге сөйләтелә.

3. Әсәрдәге исем сүз төркеме белән белдерелгән сүзләр аерып күрсәтелә.

Мәсәлән, урманда, буранда...

4. Әсәрдә фигыль сүз төркеме белән белдерелгән сүзләр аерып укыла.


Мәсәлән, бара, ява.

5. Анализ өчен сораулар.

— Шагыйрьнең яшьләргә әйтергә теләгән фикерен күрсәтергә (хисләр саф булсын, эчкерсез, гади булырга, күңелең керле булмасын).

— Ни өчен шигырьдә ак төсләр кабатлана?

— Шагыйрьнең күңеле саф, пакь, ул лирик геройга бәхет тели.

Шигырьдән «ак» сүзе белән килгән сүзтезмә-ләрне табарга (ак кар, ак буран, ак эз). Укытучы йомгак ясый.

— Шигырь тирән мәгънәгә ия. Шагыйрә лирик геройларның, «икәү»нең киләчәге өчен борчыла, юллары аерылмасын, үткәннәр өчен үкенергә туры килмәсен иде дигән фикер әйтә. Моның өчен кешеләрнең хисләре саф, эчкерсез булырга тиеш.

Өйгә эш. С. Сөләйманова һәм башка шагыйрьләрнең шигырьләрен укырга.

Йомгаклау дөресе.



<< предыдущая страница   следующая страница >>