https://electroinfo.net

girniy.ru 1 ... 12 13 14 15 16 ... 20 21

Тема: Инфинитив


Максат: Затланышсыз хәл фигыльне үзләштерү дәрәҗәләрен тикшерү, инфинитивка хас билгеләрне өйрәнү, аны дөрес һәм сөйләмдә урынлы куллана белергә, мөстәкыйль кагыйдә чыгарырга һәм мисаллар табарга этәргеч бирү; грамматик анализ ясату, башка фигыль төркемчәләреннән аера белергә өйрәтү; герой-шагыйрь Муса Җәлилне искә алу, аның иҗатына һәм, гомумән, матур әдәбиятка кызыксыну уяту, өлкәннәргә хөрмәт хисе тәрбияләү.

Җиһаз: "Инфинитив" таблицасы, М.Җәлил, Г. Тукай портретлары, "Җырларым" шигыреннән өзек язылган плакат, тарату өчен карточкалар. 1.Оештыру моменты. Дәреснең максаты белән таныштыру.

- Исәнмесез, балалар! Татар теле дәресен башлап җибәрәбез. Бер-беребезгә яхшы кәеф, күңел күтәренкелеге теләп, эшебезне дәвам итик.

Бүген без узган дәрестә өйрәнгән затланышсыз фигыль төркемчәсенә кергән хәл фигыльне кабатлап китәрбез һәм 7 нче сыйныфта өйрәнгән инфинитив темасын искә төшереп кабатларбыз, күнегүләр өстендә ныгытырбыз.

2. Өй эшен тикшерү.

1)һәр җөмләне аерым бер укучы ачыклап килгән сүзләре белән әйтү.

а) Тын да алмыйча торам, Куркып кына, тешне кысып, Шунда яр буендагы агачларга посып.

б) Иртән үрдәк тамагын туйдыргач юлга чыккан. Оча-оча бер елгага барып төшкән. Бераз йөзгәч, корыга чыгып, арганчы йөгергән. Аннары урманга килеп җиткән. Тәмле җиләкләр ашый-ашый хуҗасын эзләүне дәвам иткән.

Нәтиҗә: Димәк, хәл фигыльләр нинди кушымчалар ярдәмендә ясала икән?

(һәр төр турында аерым җаваплар тыңлана. Хәл фигыльнең затланышсыз фигыль икәнлеге әйтелә.)

- Ә затланышлы фигыльләргә нинди фигыльләр керә? (Шарт, боерык, хикәя фигыль).

- Затланышсыз фигыльләргә исем фигыль, хәл фигыль, сыйфат фигыльләр керә. Менә бүген без тагын берсе — инфинитив турында белемнәрне тулыландырырбыз.

З.Яңа материалны аңлату.


1 Тактадагы җөмләләрне нокталар урынына төшеп калган сүзләр куеп уку.

Фигыльләр: сакларга, укырга, кызыксынырга, бөкләмәскә, яратырга, ертмаска.

Матур әдәбият әсәрләрен укырга кирәк. Аларны яратырга, алар белән кызыксынырга, ә иң мөһиме: китапларны сакларга, ертмаска, бөкләмәскә өйрәнегез.

2. Сорауларга җавап бирү.

- Бу фигыльләргә нинди сорау куябыз? (Нишләргә? Нишләмәскә?)

- Алар нәрсәне белдерә? (эш яки процесс мәгьнәсен.)

- Зат, сан белән төрләнәме? (Юк.)

- Заман белән төрләндереп буламы? (Юк.)

- Нигезләрен күрсәтик әле. (уку, ярат, кызыксын, ерт, бөклә, сакла)

- Хәзер кушымчаларын әйтик. (-ырга, -рга, -маска, -мәскә).

- Бу кушымчалар нинди фигыль төркемчәсе ясый? (Инфинитив.)

3. Нәтиҗә чыгару.

Димәк, инфинитив, исем фигыль, сыйфат фигыль, хәл фигыль кебек затланышсыз фигыльләргә керә. Максатны күздә тоткан процесс мәгьнәсен белдерә.

4. Инфинитивның ясалу тәртибе белән танышу:

а) нигез фигыльләргә -рга, -ргә, -ырга, -ергә, -арга, -әргә кушымчалары ялганып ясала.

Әгәр сүз сузыкка бетсә, -рга, -ргә, тартыкка бетсә, -ырга, - ергә, -арга, -әргә кушымчалары ялгана. Мәсәлән: укы-рга, ярат_-ырга, сакла-рга, кызык-сын-ырга.

б) юклык төре — маска, -мәскә кушымчалары ярдәмендә ялгана: укымаска, көл-мәскә.

в) Ләкин күп кенә очракта сез кушымчалар ялгау тәртибен бутыйсыз, шуның өчен искәрмәне карыйк.

- Бер иҗекле фигыльләргә, әгәр тамырлары -р, -рт, -лт, -йт авазларына бетсә, шулай ук -ырга, -ергә ялгана (бар-ырга, арт-ырга, илт-ергә, әйт-ергә).

- л авазына беткән фигыльләрнең күбесе -ырга, -ергә (ал-ырга, булырга, кил-ергә, бел-ергә), кайберсе -арга, -әргә (көл-әргә, эл-әргә) кушымчасы ала.


- Калган очракларда бер иҗекле фигыльләргә -арга, -әргә ялгана:

көт-әргә яз-арга сө-яргә сын-арга ач-арга ку-ярга чиш-әргә ат-арга ту-ярга

г) инфинитивның архаиклашкан һәм хәзерге телдә сирәк кулланыла торган төре бар. Ул —мак, -мәк кушымчалары белән ясала.

"Гомер итмәк — тырышмактыр, ялыкмый, һич тә ял итми",- дит язган бөек Тукаебыз.

Инфитивның бу төреннән максатны, теләкне, ниятне белдерүче формасы ясала:

мак + чы (кисәкчә) = макчы

Укымакчы, алмакчы, язмакчы, әйтмәкче. Бу төре телдә актив кулланыла, җөмләдә хәбәр була.

Кузгатмакчы булсаң халык күңелләрен,

Тибрәтмәкче булсаң иң нечкә кылларын,

Көйләү тиеш, әлбәт, ачы хәсрәт көен,

Кирәк түгел мәгьнәсе юк көлке, уен.

5. Шушы ук мисаллар нигезендә инфинитивны рус телендәге инфинитив белән чагыштыру

Укырга — читать, кызыксынырга — интересоваться, яратырга—любить, сакларга — беречь, ертмаска — не рвать. Безнең очракта татар телендәге инфинитив рус телендәгегә охшады. Ләкин кайчакта рус телендәге инфинитив татар теленә инфинитив белән генә тәрҗемә ителми.

6. Дәреслектәге (97 бит) кагыйдә белән танышкач, нәтиҗә ясау.

4. Ныгыту күнегүләре.

1. 125 күнегүне телдән татарчага тәрҗемә итү. Нәтиҗәне укучылардан ясату.

5. Ял итү. Тыныч көй астында күнегүләр ясау.

2.Түбәндәге фигыльләрдән инфинитив ясап әйтергә һәм Г.Тукай, М.Җәлиг турында җөмләләр төзергә. Бер укучы тактада 4 сүзгә кушымча ялгаг яза, җөмләләр әйтә.

Укы, яз, чык, ташла, түз, ярат эшли, уйна, бие, җырла, тырыш.

Мин Г.Тукай язган әкиятләрне укырга яратам. Укытучы М.Җәлиг турында инша язарга кушты.

З.Түбәндәге әйтемнәрнең ахырын язарга кирәк.

а) Дәфтәрләрне ачып, число, теманы язу;

Кеше гаебен күрергә җиңел, үз гаебеңне танырга читен. Сүзеңне уйлап сөйләргә кирәк. Авызыңны үлчәп ачарга өйрән. Атаңнан олы кеше белән уйнап сөйләшергә ярамый.


б) Бер-берләренең эшләрен укучыларның үзләреннән тикшертү;

в) Нәтиҗә ясату.

4.Түбәндәге шигырь юлларыннан һәм җөмләләрдән инфинитивларны табу, кайсы сүзне ачыклауларын сорау. Телдән эш. Тактадагы плакаттан уку:

1) Байрагыма каным белән язган антым чакыра алга барырга (максат хәле).

2) М.Җәлилнең шигырьләре якты һәм саф тойгылар тәрбияләргә булыша, кешеләрдәге һәм тормыштагы матурлыкны күрергә, шуның өчен көрәшергә чакыра. Аңа лаеклы булу өчен, намуслы яшәргә, туган илебезне яратырга кирәк.

5. Карточка белән эш.

а) Башта бер укучы укый:

Әле кайчан гына әллә ниләр эшл-әмәкче, тау-ташларны актармакчы булып йөргән җәлилчеләрнең башларын кисәргә җыеналар. Шул чакта да Муса шигырьләр язарга, фашизмга нәфрәтен күрсәтергә тырыша; халыкны буйсынмаска, җиңелмәскә чакыра. Җәлилчеләрнең батырлыкларын онытырга һич ярамый. Моның өчен яшь буынга алар турында сөйләргә кирәк.

(Укытучы М.Җәлил турында әйтеп уза.)

б) Инфинитивларны үзләре ачыклап килгән сүзләре белән язу: (эшл-әмәкче булып йөргән һ.б.)

в) Нәтиҗә чыгару.

- инфинитив икенче бер фигыльне ачыклап килә.

- кирәк, тиеш, мөмкин, ярый кебек хәбәрлек сүзләр янында килә.

6. Йомгаклау.

Инфинитив турында тагын ниләр әйтеп була?


Тема: Г.ТУКАЙ "ИСЕМДӘ КАЛГАННАР

(КЕРЕШ ДӘРЕС)


Максат: Г. Тукайның укучылар моңа кадәр укыган - өйрәнгән әсәрләре буенча әңгәмә, әсәрне аңлап укуларын тикшерү, әсәр белән эшләргә өйрәнү, иҗади фикер йөртү сәләтен үстерү.

Җиһазлау: портреты, Г. Тукай томнары, "Исемдә калганнар" китабы, Г.Тукай әсәрләреннән иллюстрацияләр һәм укучылар ясаган рәсемнәр, Т.Тукай"альбомы, магнитафон.

Метод һәм алымнар: Укытучы сүзе, укучылар чыгышы, әңгәмә, әсәр белән эшләү, план төзү, җыр тыңлау.


Техник чара: магнитофон.

Материал: китаплар, өстәмә материаллар.

Дәрес тибы: әсәрне өйрәнү -кереш дәрес.

Яңа пед. технологиясе: фикерләүгә корылган әңгәмә рәвешендәге технология.

Дәрес планы һәм барышы:

1. Дәресне оештыру. Укучыларда уңай психологик халәт булдыру, фикерләрен дәрескә хәзерлеккә туплау.

2. Безнең каршыбызда рәссам Б. Альменовның "Шүрәле" поэмасына ясаган иллюстрацияләре. Менә бу рәсемнәрдә нәрсәләр күрәсез?

- Бу рәсемдә җәйге урман күренә. Урманда егет белән Шүрәле очрашкан. Егет Шүрәледән курыкмый, нык басып тора. Хәйлә белән "урман сарыгы"ның бармагын кыстырырга җыена.

- Җавап дөрес. Я, әйтегез әле, бу рәсемгә багышланган берәр әсәр укыганыгыз бармы?

- Г.Тукайның "Шүрәле" әсәрен укыганыбыз бар.

- Әйе, татар халык шагыйре Г.Тукай "Шүрәле" диген бик кызыклы поэма язган. Киләчәктә без аны җентекләп өйрәнәбез әле.

Г.Тукайның тагын нинди шигырьләрен укыганыгыз бар? Кайсыларын яттан беләсез? Уйлый торыгыз. Шул арада мин сезгә сөекле шагыйребезнең портретын күрсәтәм.

3. Сезгә "Карлыгач" шигырен сөйлим. Шигырь нәрсә турында? (Җаваплар тыңлана)

- Әйе, Г.Тукай "Карлыгач" шигырендә үз оясын искиткеч зур осталык белен ясаучы бик матур кош-карлыгач турында яза. Сезнең карлыгач күргәнегез бармы? Карлыгачларның безгә нинди файдасы тия?

4. Ә хәзер менә бу рәсемгә карагыз. ("Су анасы" әсәренә иллюстрация күрсәтелә). Ул нинди шигырьгә нигезләнеп ясалган?

5. Хәзер Г.Тукайның бер шигыренә язылган җырны магнитафон язмасында тыңлап карыйк. (Илһам Шакиров башкаруында "Туган тел" җыры тыңлана. Укучылар үзләре дә кушылып җырлыйлар).

6. Тагын Г.Тукайның нинди шигырьләрен иске төшерә аласыз?


- Үзләре белгән шигырьләрне әйтү. Шагыйрь бик күп шигырьләр иҗат иткән. Халык аны үз шагыйре итептаныган.

- Сөекле шагыйрьнең балачагы

ничек үткен соң? Бу турыда ишеткәнегез бармы ? (Фикерләр тыңлана)

7. Без бүгенге дәрестә "Г.Тукайның балачагы ничек үткән?" дигән сорауга җавап табарга тиешбез. Менә бу кечкенә китапта ("Исемдә калганнар" китабы-1954) Г.Тукай балачак истәлекләрен язган. Китапны укыгач, шагыйрьнең тормышы белән танышырбыз. Г.Тукай бу китапка кереш сүзендә менә нәрсәләр яза: " Бу исемдә калганнарны язуыма башлыча сәбәп - берничә нөшриятнең (сүзне аңлату) үткән тәрҗемәи хәлемне язып бирергә үтенүләре булды. Мин аларга туганнан алып хәзерге яшемә чаклы тәрҗемәи хәлемне кыска гына рәвештә язып бирү нияте иле кулыма каләм алган идем, әллә ничек сүз озынга китте..."

8. Хәзер дөреслекләребезне алып Г.Тукайның "Исемдә калганнарын укый башлыйбыз. Аңлашылмаган сүзләрне сүзлек -плакаттан карап белерсез. (Тактага сүзлек -плакат эленә: вә-һөм, рәхәт галәмдә - рәхәт дөньяда, хәстә -авыру).

Беренче бүлекне укый башлаганчы, текстны өстән - өстән генә карап китегез әле. Менә хәзер кычкырып укыйм, сез күзәтеп, игътибар белән тыңлап барыгыз.

"Менә бу атлар, әлбәттә, Саснага алып киткәннәр" дигән җөмләдән башлап, укучылар укый. Шуннан әңгәмә башлана:

- Бүлекнең эчтәлеген кайсыгыз сөйләргәтели?

- Бер -ике укучы эчтәлекне сөйли.

- Укучылар, ни өчен өнисе Габдулланы Шөрифө карчыкка калдырган?

- Чөнки өнисенең авылда туганнары да, ул заманнарда балалар бакчалары да булмаган.

- Дөрес, Габдулланың балачагы искиткеч авыр булган. Уйлагыз әле, без хәзер генә укыган булеккө планны ничегрәк төзер идегез?

9. Укучылар, укытучы белен бергәләп, план төзеп, аны дәфтәрләренә язып куялар.


Г.Тукай "Исемдә калганнар"

План.

1.Габдулла әтисез кала.

2. Шәрифә карчыкта үткәргән авыр көннәр.

3. Г.Тукай Саснада.

4. Габдулла дөм ятим калды.

10. Беренче бүлекне класста укып өлгереп булмый. Калган өлешен өйдә укып килегез.

11. Билгеләр кую.

брейн-ринг

САҖИДә СөЛӘЙМАН0ВАНЫҢ ТОРМЫШ ЮЛЫ ҺӘМ ИҖАТЫНА БАГЫШЛАНА (8 НЧЕ СЫЙНЫФЛАР ӨЧЕН)

Максаты: Саҗидә Сөләйманованың тормыш юлы һәм иҗаты турында өйрәнгәннәрне искә төшерү, системага салу, тирәнәйтү; укучыларның бәйләнешле, сәнгатьле сөйләм телен үстерү, тапкырлык, зирәклекләрен, өлгерлек күнекмәләрен

тикшерү; шагыйрәнең иҗатына карата кызыксыну уяту.

Җиһазлау: портреты, стенд, папка, китаплар күргәзмәсе, язу-лы плакат

(«...Кеше барыбер кошлар нәселеннән,

Өмет аның ике канаты...»)

Өй эшенә бирелгән эшләр: командаларга (команда 6 кешедән тора) исем, шигъри формада девиз уйларга, эмблема ясарга, С.Селәйманованың тормыш юлын һәм иҗатын кабатларга, бер хикәясен сәхнәләштерергә әзерләнергә, Уен барышы.

1 а.б. Кеше җанына һәрвакыт гүзәллек, матурлык кирәк. Менә шушы кабатланмас гүзәллек өчен улҗиде диңгез кичеп, .җит -меш таулар үтеп гомер йомгагының җепләрен, Каф тауларының хәтәр кыяларына бәйләп

2 а.6.

Әйе, ул-һиччшиксез барыннан да бигрәк, үз халкының йөз аклыгы, аның иманы, вөҗданы. Шулай булганда гына ул аның күрке, мактанычы була ала. Бу сыйфатлар талантлы шагыйрәбез Саҗидә Сөләймановага да хас.


1 а.б. Шагыйрәне үз халкы тудыра. Ул аны үстерә, аңа канатлар бирә, очышын борчылып һәм куанып күзәтә. Зур әдипләре булган халык үз чиратында канатлы һәм мәңгелек.

2 а.б. Кеше китә - җыры кала, диләр

Бер җыр калсын әле бездән

Ул җыр җанга шатлык булып керсен

Кояш булып кунсын йөзләргә.

1а.б. Без һөммәбез,җирдә берәү генә

Беркемнең юк җирдә алмашы.

Кабатланмас үз язмышы белен

Туа җирдә адәм баласы.

2 а.б. Хөрмәтле укучылар, укытучылар! Без бүген мәктәптә инде традициягә әйләнеп бара торган яшь зыялыларыбыз.ның чираттагы уены - брей.н-рингка җыелдык. Моның өчен безгә ике команда кирәк була. Хәзер аларны бирегә чакырабыз. Рәхим итегез! Сүзне командаларга бирәбез.

1 нче команданың таныштыруы.

2 нче команданың таныштыруы.

1 а.б. Ә хәзер уенның кагыйдәсе белен таныштырып китик. Һәр өстәлгә кыңгыраулар куелган. Иң элек ике команда да алып баручының соравын игътибар белән тыңлый. Фикер алышу өчен командаларга 15 секунд вакыт бирелә.Шул вакыт эчендә һәр команда, үзләренең әзер икәнлекләрен белдереп, кыңгырауны шалтырата. Кайсы команда алданрак кыңгырау шалтырата, шул команда беренче булып бирә. Команданың җавабы дөрес булмаганда, уйлау өчен икенче командага 15 секунд вакыт бирелә. Дөрес җавап биргән команда 1 очко ала. Бер команда да дөрес җавап бирә алмаган очракта, бу очко икенче уенга калдырыла. Җыелган очколарның санына карап җиңүче команда билгеләнә.

Шулай итеп, уенны башлыйбыз.

/ тур

Саҗидә Сөлөйманованың тормыш юлына багышлана.


1.Шагыйрәнең туган елы, көне? (1926 ел 3 октябрь).

2.Туган урыны? ( Башкорт-стан республикасы Яңавыл районы Яңавыл авылы)

З.Ул нинди белгечлек буенча укый? (укытучы)

4. Укытучы һөнәреннән тыш ул тагын кайларда эшли? (Әлмөт радиосында редактор, комсомол оешмасы секретаре, нефть техникумында, Әлмәт әдәбият берләшмәсендә)

5. Ире кем? (Әдип Маликов)

6. Алар кайда танышалар? (мәктәптә)

.7. Ничә балалары бар? Исемнәре? (З.Илдар, Миләүшә, Әнвәр)

8. Ничәнче елда Язучылар союзына кабул ителә? (1963) ■

9. Беренче китабы ничәнче елда басыла? (1963)

10. Ничәнче елда вафат була? (1980ел Юмай)

11. Ничә яшьтә? (54)

12. Нинди мактаулы исемнәре бар? (Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре)

II тур

Шагыйренең каләме кәгазь өстеннән йөгерә. Чөнки аның кешеләргә ул гына әйтә ала торган кадерле сүзләре бар. Коры фикерләр белен генә түгел, шулар янына хис, тойгы да өстәп эшләгән*ул моны. Әйе, безнең икенче турыбыз да нәкъ менә Саҗидә Сөлөйманованың иҗаты белен бәйле.

1. Саҗидә Сөлөйманова исемен йөрткән урамнар кайларда урнашкан? (Казанда, Әлмөттө, Башкортстанның Тәтешле һәм Яңавыл районнарында)

2. Шагыйренең бюсты кайда

урнашкан? (Әлмәттө)

3. Саҗидә Сөлөйманова исемендәге премия кемнәргә бирелгән? (Флера Гыйззәтуллина, тәрҗемәче Роза Кожевникова, Фоат Садриев)

4. ... Диңгезләргә киткән җилкән кебек

Кайтмассың мени таңда яңадан... (1968 " Тагын узды кың-гыраулы язлар")

5.... Шул эзләргә кире кайтып,

Берсе, бәлки, яшен түгәр... (1970, "Этюд")'

6. Укучыларга багышланган җыры? (1964 "Саубуллашу вальсы")

5. ...Авылымны өзелеп сөям, диеп

Сөйләп йөрми авыл кешесе...

(1967," Туган җирем, эчкән суым!") 7.... Агым сулар ташлап китә Үз дип көткән ярларын... (1965,

"Агым сулар")

8. ...Лачын диләр, канат кагып горур очканга,

Лачын булсам, җирне сөймәс идем... (1969, "Кеше")

9. ...Авторның кайсы шигыре тылсымлы сүзләр өйрәтергә куша? (1960, "Ач шигърият, серләреңне^

III тур

Саҗидә Сөлөйманованың бер хикәясен сәхнәләштерү .

(Каршы як команда хикәянең исемен атарга тиеш.)

1 а.б. Шагыйрә шигърияткә буш кул белән килмәгән. Аның үз дөньясы, үз образлары, үз стиле, үз карашы бар.

2 а.б. Әйе, камиллекнең чиге юк. Тормышның яңа табышмакларын чишө-чишә, аның серле сарайларына үз ачкычыңны эзли-эзли барганда гына камиллеккә ирешеп була.

1 а.б. Яши белү - сайран кылу түгел

Үзең салсаң гына зур юлларга

Барып тоташа ул сукмаклар. Үзең яксаң гына төнге, җанга Җылы бирә бит ул учаклар.

2 а.б. Яшик шулай бер-беребезне зурлая

Туган җирне зурлыйк иң элек. Гомер-мизгел, гомер утеките

Яхшылыклар гына мәңгелек.


халкыбызның милли бәйрәмнәре каз өмәсе

(РУС МӘКТӘБЕНДӘГЕ татАР БАЛАЛАРЫНА. 8 НЧЕ СЫЙНЫФТА ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ ДӘРЕСЕ)

Максат: 1. Укучыларның татар халык бәйрәмнәре турында белемнәрен ачыклау. Каз өмәсе йоласы белән тулырак таныштыру.2. Бәйләнешле сөйләм телен үстерү. 3. Укучыларда татар халкының гореф-гадәтләрен өйрәнүгә кызыксыну тәрбияләү.


Җиһазлау: Дәреслек, рәсемнәр, телевизор, видеомагнитофон, видеокассета, каз канаты, май канаты, каләм, проектор.

Дәрес барышы.

I. Актуальләштерү.

Исәнләшү. Дөреснең максатын әйтү.

1. Өй эшен тикшерү.

2. Өзек уку:

Менә бер көнне иртән торып чыгасың-бөтен дөнья ап-ак! Йомшак кар өстенә каз-үрдөк тармаклы-җөпләкле беренче эзләрен салып киткән. Кич-иртә урамнан шыгырт та шыгырт аяк тавышлары ишетелә башлый. Менә кайчан кузгала төрле өмәләр: каз өмәсе, сүс өмәсе,

тула өмәсе...

- Бу өзек кайсы өсөрдән?С «Туган ягым яшел бишек» әсәреннән)

- Әсәрнең авторы кем? (Гомәр Бәширов)

- Өзектә нәрсә турында сүз бара?(Өмәләр турында)

- Нәрсә ул өмә? (Авыр эшне ирекле рәвештә бергә-бергә эшләү)

- Сез халкыбызның нинди бәйрәмнәрен, гореф-гадәтләрен беләсез?

(Укучылар ясап килгән рәсемнәрне карау, үзләре ясаган бәйрәм күренеше турында сөйләүләрен тыңлау, нәтиҗә ясау.)

II. Төп өлеш.

1. Әңгәмә:

-Укучылар, без бүген каз өмәсе турында сөйләшербез. Каз өмәсе турында ишеткәнегез бармы?

- Бу турыда нәрсәләр беләсез?

- Каз өмәсе елның кайсы вакытында үткәрелә? (Укучылар

әсәрләрдән укыганнарга нигезләнеп җавап бирәләр.)

2. Укытучы сүзе. Каз өмәсе турында мәгълүмат бирү.

Каз өмәсе һәр елны көз ахырында яисә кыш башында үткәрелә. Ул кызлар өмәсе. Каз өмәсен оештыруның һем уздыруның үзенә генә хас тәртибе бар. Казлары күп кешеләр, иртәгә өмә уздырасы дигән көнне үк, каз башына бер кыз ча-кыралар. Өмәгә туганнарны, күрше кызларын дәшәләр. Гадәттә, өмәгә чакыруны балаларга кушалар.


Кызлар өмәгә иртүк килеп җитә. Казларны эшкәртелер, зур канатларын йолкып, сыдыралар. Чистартылган казларны су буена алып төшрп, юалар.

Каз өмәсенең иң кызыгы кич белән. Яшьләр өмә булган өйгә җыйналалар. Аш-су әзерләнә, каз белеше салына. Аннан соң төрле уеннар, җыр-биюлөр була.

3. Дәреслектәге каз өмәсе турындагы язманы уку.

4. Укылган материал буенча әңгәмә:

- Тексттан тагын ниләр белдегез? (Укучыларның җавапларын тыңлау.)

5. Телевизордан каз өмәсе турында видеосюжет карау.

6. Казларның кеше тормышында кулланылуы турында әңгәмә уздыру:

- Казларны без ни өчен асрыйбыз? (Укучыларның җавапларын тыңлау.)

Укытучы сүзе: Каз ит өчен файдаланыла:

а) туйга пар каз алып барганнар, ул-туйның хөрмәтле күчтәнәче;

б) казны каклаганнар;

в) каз мае пешкән яки өшегән урыннарга сөртү өчен дә кулланыла.

- Ә казның мамыгын, канатларын ничек кулланганнар?

а) мендер, ястык, юрган ясаганнар;

б) каләм эшләгәннәр (каләмне күрсәтү);

в) табаларны һәм пешкән камыр ризыкларын майлау өчен кулланганнар (май канатын күрсәтү);

г) идән себерү өчен файдаланганнар (зур канатны күрсәтү).

7. Укытучы җөмләләр укый, укучылар + һәм - тамгалары белән дөрес һәм дөрес булмаган җавапларны билгелиләр:

1. Авыр эшне ирекле рәвештә,

түләүсез, бергө-бергә эшләү өмә дип атала.

2. Каз өмәсе һәр елны яз башында үткәрелә.

3. Беренче чиратта өмәгә туганнарны һем күрше кызларын дәшәләр.

4. Кызлар өмәгә кич белен үк килеп җитәләр.

5. Чистарткач, казларны су буена юарга алып баралар.

6. Кызларның кайберләре өй җыештырырга кала.


7. Су буеннан кайтуга кызларны каз коймагы көтә.

8. Бу бәйрәмгә егетләр килми, кертелми.

9. Кунак җыю, кунак сыйлау татар халкында дәрәҗәле эш.

10. Каз өмәсендә хатын-кызларның ни дәрәҗәдә уңмаган булуы ачыкланган. (Проектордан карап укучылар үз эшләрен үзләре тикшерәләр.)

8. Дөреслектә Эльмира Шәри-фуллинаның «Каз өмәсе» шигыре бирелгән. Шигырьне укытучы сәнгатьле итеп укый.

9. Шигырь эчтәлеге буенча әңгәмә уздырыла:

- Сез чулпы сүзен ничек аңлый сыз? Нәрсә ул? (Укучыларның җавабын тыңлау. Рәсемнән чулпыны күрсәтү, аңлату.)

- Ястык нәрсә?

- «Каз йолка белмәгән кызны егет солтаны сөймәс»,- бу юлларны ничек аңлыйсыз? (Каз йолку һәм чистарту кызларның эшкә осталыгын, уңганлыгын күрсәтә.)

III. Өйгә эш бирү:

1) шигырьне сәнгатьле итеп укырга өйрәнергә;

2) иҗади: әби-бабаларыгыз-дан онытылган бәйрәмнәр турында сорашып, сөйләргә әзерләнеп килергә.

IV. Йомгаклау.

- Бүген дәрестә без нинди йола турында сөйләштек?

- Каз өмәсе күренешләре сезгә ошадымы?

Билгеләр кую. Саубуллашу.



<< предыдущая страница   следующая страница >>