https://electroinfo.net

girniy.ru 1 ... 18 19 20 21

Тема: Туган тел турында әңгәмә


Максат: туган телне өйрәнүгә карата мәхәббәт уяту; гади җөмлә синтаксисы турында мәгълүмат бирү;


Җиһазлау: дәреслек, таблица

Дәрес барышы:


  1. Оештыру. Исәнләшү

  2. Актуальләшерү

  3. Белемнәрне ныгыту.


1. Туган тел турында әңгәмә оештыру;

«Кереш» өчен тулы дәрес бирелми. Ул «Сүз төзелеше» темасын кабатлау дәресенең 15—20 минут вакытын ала.

2.Укучыларның тел курсы буенча нинди мәгълүматларга ия булуларын искә төшерү максатын күздә тотып, әңгәмә үткәрелә. Әңгәмә барышында укучыларның телдәге авазлар системасын (фонетиканы), авазларның язудагы шартлы билгеләрен (графиканы), татар әдәби теленең сүзлек составын, аның үсешен (лексиканы), сүз төзелешен һәм сүз төркемнәрен (морфологияне), җөмлә һәм аның кисәкләрен, тиңдәш кисәкләрне, эндәш сүзләрне, туры сөйләмне (синтаксисны) әлегәчә ни дәрәҗәдә белүләре ачыклана, шуларга кыска гына йомгак ясала. Шуннан соң грамматиканың зур ике өлештән — морфология белән синтаксистан торуы, 8 сыйныфта синтаксисның бер өлеше—«Гади җөмлә синтаксисы» өйрәнелүе җиткерелә.

Дәреслек һәм шартлы билгеләр белән таныштыру оештырыла.

  1. Дәфтәр тышларына яздыру.

  2. Йомгаклау.

  3. Өй эше:



Тема: Ринат Мөхәммәдиевнең "Беренче умырзая " повесте буенча йомгаклау дәресе

  1. ДИДАКТИК МАКСАТ, а) Үтелгән тема буенча белемнәрне системалаштыру, б) Сәнгатьле уку күнекмәләре булдыру, в) Укучыларның сөйләм һәм фикерләү сәләтләрен үстерү. 2. Психологик максат. Фикерләү-анализ: су, һава, җир - бер чылбыр. Әсәр аша танып белү һәм чагыштыру эшчәнлеген үстерү. 3. Тәрбияви максат. "Суны саклау - тереклекне саклау" дигән төшенчә аша табигатькә сакчыл караучы, иҗади, социаль яктан актив шәхес тәрбияләү, экологик тәрбия бирү. Язучы иҗаты аша нәфрәт һәм соклану хисләре уяту.


  2. КҮРСӘТМӘЛЕЛЕК. Язучы-прозаик Р.Мөхәммәдиев портреты, "Туган ягым-яшел бишек"- кулдан эшләнгән плакат, "Туган ягым чишмәләре"- фотоплакат (икенче ягында мәкаль һәм әйтемнәр), рефератлар, Г.Бәширов "Туган ягым-яшел бишек", баян, ноталар җыентыгы.

Кул пычранса су белән юарсың,

Су пычранса ни белән юарсың?

Судан башка кеше дә хайваннар да яши алмый. Су тереклек һәм хәрәкәт бирә.


1. Психологик халәт тудыру.

- Исәнмесез, хәерле көн! Укучылар, әдәбияттан иҗади дәфтәрләрне һәм сүзлекләрне алабыз. Бүгенге дәреснең максаты: узган дәрестә үтелгән әсәр аша табигатькә сакчыл караш, бигрәк тә, чишмәләребезне, елга-күлләрне саклауның күркәм эш икәнлегенә төшенү һәм төрле тискәре күренешләргә битараф булмау, табигатьне саклау- һәркайсыбызның төп бурычы икәнлеген аңлау.

2.Шулай итеп, без узган дәрестә язучы иҗаты (портретын күрсәтәм) белән тулысынча танышып, аның нинди әсәрен үттек?

- "Беренче умырзая" әсәрен.

- Әйе, дәреслектә әсәрнең бер өлеше генә бирелгән. Әмма язучыныңәйтергә теләгән төп фикере әйтелгән. Менә минем кулымда Р.Мөхәммәдиевнең 1985 нче елда басылган повесть һәм хикәяләр җыентыгы. Китап - без үткән әсәрнең исеме - "Беренче умырзая" дип атала.

Әсәрнең төп герое.

- Рәхимҗанга бабасы нәрсә турында сөйли?

- Рәхимҗанга бабасы чишмәләр турында сөйли.

- Әйе, чишмәләрнең сере турында. Бабасы сүзне нинди кызыклы вакыйгадан башлый?

-Авылдагы һәр чишмәнең шифасы, хикмәте барлыгы турында.

-Әйе, мәсәлән, Карт тирәк чишмәсе.

- Карт тирәк чишмәсенең суы гомерне озайта, ди.

- Ә Бакырчы чишмәсенең сере нәрсәдә икән?

- Бакырчы чишмәсе егетләргә көч, гайрәт бирә.

- Фазыл чишмәсе кайсы ягы белән аерылып тора?

- Фазыл чишмәсенең суын эчеп үскән кызлар сылу, матур булулары белән аерылып торганнар. Алай гына да түгел, җырга-моңга һәм гармунда уйнарга да сәләтле булып үскәннәр.


- Рәхимҗан бабасының сүзләренә ышандымы?

- Башта икеләнеп торды, әмма бабасы һәр сүзен дәлилләп биргәч, ышанмый чарасы калмады.

- Нинди мисаллар белән дәлилли? Сабантуйда һәр елны кайсы урам егетләре батыр калган?

-Сабантуйда Бакырчы чишмәсенең суын эчеп үскән түбән оч егетләре батыр калган.

- Әйе, ә Карт тирәк чишмәсе турында нинди мисал китерә?

- Карт тирәк чишмәсенә якынрак яшәгән урамнарда йөзьяшәр картлар күбрәк булган.

- Шулай, бабасының сүзе чыннан да дөрес икәнлегенә Рәхимҗан чын күңеле белән ышанды. Әмма бабасы тагын бер хикмәтле сер ачты. Ул нинди сер?

- Чишмәләрнең хикмәтләре бик күп, саный китсәң, санап очына чыга торган түгел, ди. Берсен ныклап аңлатып та бирә.

- Нинди чишмә турында?

- Чегән чишмәсе турында.

- Чегән чишмәсенең хикмәте нәрсәдә?

- Чегән чишмәсе сырхауга-авыруга дәва булган.

-Төхфәт карт, ягъни Шәрифҗанның бабасы нинди кызыклы вакыйга турында сөйли?

- Төхфәт картның әтисенең исеме ничек була?

-Айтуган.

- Әйе, бу хәбәрне, әлбәттә, Айтуган да ишетә һәм ул нишли?

- Көчкә-көчкә урыныннан торып, чегәннәр урнашкан җиргә китә. Чегәннәр су буендагы яшел тугайлыкка урнашканнар. Айтуганны чегән кызлары уратып алалар. Айтуган иң зур башлыкларын күрсәтүне сорый.

Кап-кара мыеклы, таза, киңҗилкәле ир уртасы чегәнгә үзенең гозерен сөйли. Чегән көлә генә. Айтуганның 40 яшьтә үлем турында уйлавына исе китә. Бер яшьрәге җилтерәтеп яр читенә алып килә. Шарлама булып аккан йөгерек инеш уртасыннан яланаяк атлыйлар. Аның хәлсез аякларын салкын су өтеп алгандай итә, табан асларын су төбендәге вак ташлар авырттыра.

Әмма түзми хәле| юк. һәм тау куеныннан чишмә бәреп чыккЭггурынга килеп җитәләр. Башта чегән суын үзе эчә, аннары Айтуганга тәкъдим итә.

- Әйе. Чегән ничек дип җавап бирә? Шул юлларны китаптан табып укыйк. Тыныш билгеләренә һәм логик басымга игътибар итегез. 178 нче бит, 1 абзац.


- Әйе, шуннан?

- һәм бер елдан соң алтынчы бала булып Шәрифҗанның бабасы Төхфәт карт дөньяга килә. Әти-әнисенең үтенече буенча кендек әби нишли?

- Бабасы сөйләгәннәр Рәхимҗанның күңелен моңлы бер дулкынга көйләделәр. Иртән иртүк Рәхимҗан кая китте?

- Ул нинди аваз иде?

-Дәреслектә повесть шушы урында туктала. Яңадан 80 ләп бит сезгә таныш түгел.

Икенче көнне чишмәгә серле сукмак салынган иде. Кем салган? Зәйнәп салгандыр, ул сукмактан Зәйнәп су ташыйдыр кебек тоелды аңа. һәм Зәйнәпне очратырга теләп, иртүк су буена төшеп китте. Ниһаять, калкулык читеннән кемнеңдер гәүдәсе күренде. Әмма кыз Зәйнәп түгел, ә 10 Б сыйныфыннан Фаягөл иде.

- Әсәр "Умырзая" дип атала. Умырзая чәчәге кайда үсә?

ТӨП ӨЛЕШ

- Әсәрнең төп максаты нәрсәгә юнә-лтелгән?

- Әсәрнең төп максаты табигатьне саклауга юнәлтелгән.

- Әйе, әсәрнең без укыган өлешендә кайсы юллар дәлилли? 176 нчы битне ачыгыз, соңгы абзац. Төхфәт картның күзләре яшьләнә, йөрәге нигә сыкрана, ни өчен чишмәләрнең хикмәте турында сөйли? Язучының әйтергә теләгән төп фикере нинди?

- Әллә нинди чир-сырхаулардан да дәвасы бар безнең авыл чишмәләренең. Шуны белгән-аңлаган кешеләрнең кими баруы кызганыч, яшьләрнең моңа кул селтәп каравы кызганыч.

-Укучылар, әсәр әле бетмәде. (Укытучы сөйләве) Менә яз җитте. Рәхимҗан язгы авыл табигатен, язгы мәшәкатьләренең һәркайсын шигъри сихерлек белән күңеленнән кичерде. Шундый көннәрнең берсендә, дәресләрдән соң Чегән чишмәсенә юл тотты һәм тагын Фаягөлне очратты...

... Рәхимҗан татлы уйларга бирелеп чишмә суы эчеп торганда бер-бер артлы машиналар килеп туктый.

- Хәзер сез дәвам итәсез. (32 нче бит, 1 нче абзац)

Бер укучы укый.

Ерак юлдан килгән яшьләр ашыга-ашыга чишмә буена төштеләр...

... ул да булмады "Жигули" хуҗасы, машинасын чишмә янына ук төшереп, мазутлы иске чиләк белән су чумырып алды, һәм машинасын юарга кереште.


- Шушы мизгелдә сез булсагыз нишләр идегез? (Укучыларның фикерләре.)

- Бик яхшы эшлисез. Рәхимҗан да үзен-үзе белештерми, ярсуын баса алмыйча аларны куарга тотынды... (укытучы алга таба кыскача эчтәлекне сөйли).

- Әсәрдә Рәхимҗан гомере буе табигатьнең матурлыгын саклап, көрәшеп яши. Мәсәлән, бер исерекбаш 1 шешә аракыга алданып Ризван каеннарын кискән чактагы күренеш.

- Ринат Мөхәммәдиев иҗатында чишмә образы әһәмиятле бер урын алып тора. Ул үзенчә, тик үзенчә генә чишмәнең тере җан иясе булуын, чишмәнең үзенә генә хас үзенчәлекләрен әйтеп бирә ала.

Әдипнең чишмә образы белән туры-дан-туры бәйләнгән тагын бер әсәрен сезгә укырга тәкъдим итәм. "Урман карачкысы" хикәясе. Хикәядә, урманның мактанычы булган Салкын чишмә-Силингер чишмәсе турында сүз бара. Имеш, Силингер чишмәсенең суы - тирә-юньдәге калын урманның җаны. Нинди генә буран, чатнама суыклар булмасын, аны бервакытта да кар-боз капламый. Чишмә шаулап-гөрләп, берөзлексез сөйләнеп ага, шуңа аңа Силингер дип исем кушканнар. Хикәядә урман каравылчысы Нургаязның язмышы турында сүз бара.

Җир йөзендә чиста су кимегәннән-кими бара. Кешеләр промышленность ихтыяҗлары өчен суны һаман күбрәк тота, производство ташландыклары белән суны пычрата.

Бәхеткә каршы, Татнефть берләшмәсе табигатьнең хәзергә халәтен өйрәнү һәм әйләнә-тирә мохитнө саклауда нәтиҗәле чаралар күрә. Нефтьчеләребез үзләре эшли торган 30 мең кв. километр мәйданда 500 дән артык чишмә табып, аларны тазартты һәм яңадан торгызды. Мәсәлән, (рәсемнәре күрсәтелә) борынгы Болгар шәһәре Биләр янындагы "Изгеләр чишмәсенә табыну һәм ял комплексы корды. Татарстан халыкларының бердәмлеген гәүдәләндерүче мәрмәр мемориаль таш куелды. Нефтьчеләребезнең, гомумән, халкыбызның туган җир табигате турындагы бүгенге кайгыртуы - үз балалары һәм оныкларының киләчәге, милләтебез турында кайгырту ул. Татнефть акционерлык җәмгыятенең әйләнә-тирә мохитне саклаудагы уңышлары өчен 1997 елда Халыкара Алтын кубок белән бүләкләнде.


- Чишмә образы нигездә халык лирикасы белән бәйләнгән һәм башлыча лирик әсәрләрдә чагыла. Аеруча - җырларда. Сезгә, әдәбияттан иҗат дәфтәрләрегезгә, әдипләребез поэзиясендә чишмәләр образы гәүдәләнгән шигырьләр табып, язып килергә кушылган иде. Шигырь булса бөр яки ике куплетын укырсыз, язучы, шагыйрь әйтергә теләгән төп фикерне кыскача гына әйтергә кирәк булыр.

(Укучылар иҗат дәфтәрләрендәге материалны укыйлар)

-Җир йөзендә бер тамчы суга зарыккан ком чүлле, далалы кыйтгалар бар. Бу турыда мәшһүр якташыбыз, Ризаэт-дин бине Фәхретдин үзенең 1900 нче елда язылган "Коръән вә Табигать" дигән әсәрендә болай ди: "Инсаннарның иң мохтаҗ булган нәрсәсе дөньяда судыр. Судан башка яшәмәк инсан өчен мөмкин түгел. Африка вә Америка сәхрәләрендә су угырламак сәбәбеннән олуг вакыйгалар булыр. Әмма бездә су угырламак вә мондан курыкмак юктыр."

Әйе, чыннан да, бу яктан караганда Ходай безне рәнҗетмәгән. Шөкер, яшәгән төбәгебез агымсуларга бай - Җил-Су-Кояш сугарып торган Идел-Урал арасы. Тукай әйтмешли, "Җил дә вакытында да исеп, яңгыр да вакытында ява."

Җир бәгыреннән кайнап чыккан чишмәле таулар, чишмәле үзәннәр, чишмәле урманнар... Безгә мирас булып калган бу байлыкның кадерен беләбезме? Менә шул турыда бервакытта да истән чыгармаска кирәк.

Дөнья халыклары мифологиясеннән мәгълум булганча, су-дөнья яратылышының башлангычы. Коръәндә дә кат-кат һәм төрле сүрәләрдә әйтелә. Суга табынырга, чишмәләрне саклап, чистартып торырга, гомумән, суның кадерен белергә кушыла.

һәммәбез, үзебезгә шундый сорау бирергә тиешбез. Без беләбезме? Үзебез йөри торган чишмә буенда ватык шешә кисәкләре яки башка пычрак нәрсәләр ятмыймы, ятса - без аны читкә, тиешле урынга илтеп куябызмы? Яки, без укый торган мәктәпнең 1 нче катында ашханәгә барган юлда су краннары тезелеп тора. Аннан су таммыймы, краннарны ачып куймаганнармы? Куйсалар, чын күңелдән, үзебез теләп ябып куябызмы?

Табигать безгә рәнҗеп, чишмә күзләре белән мөлдерәп карамыймы? Кешеләрнең сайсызлыгына рәнҗеп чишмә-күлләрнең авазы, урманнарның шавы каргыш булып, тирә-юнебезгә таралмыймы?

һәр чишмәнең үз йөрәк тибеше, үз моңы, үз догасы бар.


<< предыдущая страница