https://electroinfo.net

girniy.ru 1 2 ... 20 21

ТЕМА: XX йөз башы әдәбияты


Максатлар: 1) XX йөз башы әдәбияты турында гомуми мәгълүмат бирү;

2) лексик-грамматик материалны гамәли үзләштерүгә ирешү;

3) татар әдипләренең иҗатына кызыксыну уяту.

Дәрес барышы.

1. Исәнләшү.

2. Әңгәмә кору.

10 нчы сыйныфта татар әдәбиятын өйрәнү максатлары, үзенчәлекләре турында әйтү; дәресләрнең төп эчтәлеге белән таныштыру.

XX йөз башы татар әдәбияты турында мәгълүмат җиткерү. Башта укытучы бу чор татар әдәбияты турында сөйли, шушы чорның иң күренекле вәкилләрен атый, ал арның фоторәсемнәрен күрсәтә, китап күргәзмәсеннән файдаланып, әсәрләре белән таныштыра. Аннары укучылар, тыңланган материалга нигезләнеп, укытучының сорауларына җавап бирәләр. Алга

таба укытучы XX йөз башы татар әдәбияты турындагы материалны эш дәфтәрләренә яздыра. Язылган мәгълүматны 2—3 укучы кычкырып укый, башкалар үзләренең язмалары буенча тикшереп баралар. Укытучы түбәндәге мәгълүматны җиткерә.

XX йөз башында төрле әһәмиятле тарихи вакыйгалар була: рус-япои сугышы, 1905—1907 нче еллар революциясе, Беренче бөтендөнья сугышы, Февраль һәм Октябрь революцияләре һ.б. Бу елларда төрле партияләр барлыкка килә, сәяси, мәдәни, иҗтимагый хәрәкәт активлаша.

XX йөз башында төрле шәһәрләрдә мәктәп-мәдрәсәлор ачыла (Мөхәммәдия, Галия һ.б.); китаплар бастырыла, татар телендә беренче газета-журналлар чыга башлый. Бу чорда 47 миллион тираж белән 7 мең исемдә татар китабы дөнья күрә. Шулай ук 40 тан артык журнал, 50 гә якын газета чыгуы да билгеле. Татар мәгарифе XX йөз башында тагын да ныграк үсеш ала. XX йөз башында татар профессиональ театрына нигез салына.

Бу чор әдәбияты өчен жанр һәм стиль төрлелеге хас. Проза һәм поэзия жанрлары зур үсеш алу сәбәпле, күпләгән повесть, роман, хикәяләр языла, лирик жанр, публицистика чәчәк ата.

Бу чор шагыйрьләреннән Г. Тукай, Дәрдемәнд, М. Гафури, С. Рәмиев, Ш. Бабичны атарга мөмкин. Проза өлкәсендә Г. Исхакый, Г. Ибраһимов, Ф. Әмирхан кебек язучылар актив иҗат итәләр.


Татар драматургиясенә нигез саяунылардаи Г. Камал, Г. Исхакый һәм башка әдипләрнең иҗаты игътибарга лаек.

XX йөз башы әдипләре, проза, драматургия, публицистика өлкәләрендә иҗат итеп, татар әдәбиятының үсешенә зур өлеш керткәннәр.

3. Сөйләшү үткәрү.

Укучылар түбәндәге сорауларга җавап бирәләр:

–Сез әдәбият белән кызыксынасызмы? Яраткан язучыгыз кем? XX гасыр башында иҗат иткән татар әдипләреннән кемнәрне беләсез? Аларныц иҗатына нинди тарихи вакыйгалар йогынты ясаган? Бу чорда татар халкының тормышында нинди уңай үзгәрешләр күзәтелгән? Татар театрының туган көне кайчан? Татар театрына кем нигез салган? Беренче татар газетасы ничек аталган? XX йөз башы татар шагыйрьләреннән иң атаклылары кемнәр? Әдәбият жанрлары турында нәрсә әйтә аласыз? Сезгә күбрәк кайсы жанр ошый һәм ни өчен? Сез үзегез шигырьләр яки хикәяләр язасызмы? һ.б.

4. Йомгак ясау. Өй эше: XX йөз башы татар әдәбияты турында сөйләргә өйрәнү.

5. Саубуллашу.


Тема: Г. Исхакыйның тормышы һәм иҗаты

Максатлар: 1) Г. Исхакыйның тормышы һәм иҗаты турында башлангыч мәгълүмат бирү; 2) танышу максаты белән уку күнекмәләрен үстерү; 3) Г. Исхакый иҗатына кызыксыну уяту.

Дәрес барышы.

1. Исәнләшү.

Дәреснең темасын, максатларын әйтү.

2. Әңгәмә кору.

Сораулар: Хәзер татар теле дәресеме? Рус әдәбияты дәресләрендә сез нишлисез? Яраткан азучыларыгыз кемнәр? Татар шагыйрьләреннән кемнәрне беләсез? Татар язу-чыларыннан кемнәрне атый аласыз? Сез нинди әсәрләр укырга яратасыз? Үткән дәрестә нәрсә турында сөйләштек?

3. Өй эшен тикшерү.

Башта кайбер сүзләр, сүзтезмәләр һәм җөмлә калыплары кабатлана. Укучылар аларны чиратлашып тәрҗемә итә баралар: исторические события. Первая мировая война, образуется, печатается, политическое движение, расцветает. Аннары укучыларга эчтән кабатлап чыгу өчен вакыт бирелә. Соңыннан такта янына бер укучы чакырыла һәм ул, күрсәтмә әсбаплардан файдаланып, белгәннәрен сөйли. Башкалар аның сөйләвен игътибар белән тыңлыйлар, ахырдан сораулар бирәләр. Укытучы аларның җавапларын бәяли һәм билге куя.


4. Г. Исхакыйның иҗаты белән таныштыру.

Башта сүзлек эше үткәрелә. Укучылар биографик белешмә текстындагы яңа сүзләрне үзләштерәләр: угыл (ул) — сын; гашыйк — влюблен(ный); зиндан — тюрьма; тартышу — борьба, противостояние; мөгаллим (укытучы) — учитель; олуг (бөек) — великий; эшчәнлек — деятельность; бозып — исказив; тулысынча — полностью; акларга — оправдать.

Аннары укучылар дәреслектә бирелгән мәгълүматны эчтән укып чыгалар. Алга таба 3 укучы текстны 3 өлешкә бүлеп, кычкырып укый. Текстның эчтәлеген аңлау дәрәҗәләрен ачыклау максатыннан, түбәндәге эшләр оештырыла.

Башта укучылар, тексттан кирәкле мәгълүматны табып, сорауларга җавап бирәләр:

–Г. Исхакыйның белем алуы һәм аның беренче әсәрләре турында сез нәрсәләр белдегез?

–Аның XX йөз башында язылган әсәрләренең исемнәре русчага ничек тәрҗемә ителә?

–Әдипнең чит илләрдәге тормышы турында нинди мәгълүмат бирелгән?

Соңыннан 7 нче абзац тәрҗемә ителә.

5. Фикер алышырга өйрәтү.

Укытучы әдәбияттан эш дәфтәрләренә текстның эчтәлеге буенча сораулар төзеп язарга куша. Аннары бу сораулар укыла, тикшерелә, хаталар төзәтелә (1нче коммуникатив бирем).

6. Йомгак ясау.

Өй эше: 1) Г. Исхакыйның биографиясен сөйләргә әзерләнү;

2) сүзлек ярдәмендә «Тормышмы бу?» әсәреннән алынган өзекне уку.

7. Саубуллашу.


Тема: “Тормышмы бу?” әсәренә анализ

Максатлар: 1) укучыларның монологик сөйләм күнекмәләрен үстерү; 2) сәнгатьле уку күнекмәләрен камилләштерү; 3) Казан шәһәре белән горурлану, соклану хисләре тәрбияләү.

Дәрес барышы.

1. Исәнләшү.

Дежур укучыны тыңлау.

2. Г. Исхакыйның иҗаты турында әңгәмә кору. Укучылар, чиратлашып, түбәндәге сорауларга җавап бирәләр:

Үткән дәрестә сез кемнең иҗаты белән таныштыгыз? Г. Исхакый кайда һәм кайчан туган? Аның беренче әсәрләре ничек аталган? XX гасыр башында әдип нинди әсәрләр язган? Язучының чит илләрдәге тормышы турында нәрсәләр белдегез?


3. Өй эшен тикшерү. Бер укучы Г. Исхакыйның биографиясен сөйли.

4. Текст белән эшләү. Башта өзек сәнгатьле итеп укыла. Аннары укытучы түбәндәге сүзләрне әдәбияттан эш дәфтәренә күчереп язарга, аларның басымын билгеләргә куша: ярабби, никадәр, шулкадәр, нәрсәләрне, белмим, бөтен, килеп җитүемә, шулар һәммәсе, йөриләр, кая китәләр.

Аннары бер укучы, басымны дөрес куеп, сүзләрне укый, ә башкалар аны игътибар белән тыңлыйлар. Шуннан соң укучылар текстны тагын бер тапкыр эчтән укып чыгалар. Алга таба укытучы әдәбият дәфтәрләренә түбәндәге сорауларны әйтеп яздыра:

Егет кайсы шәһәргә килеп җиткән? Монда нәрсәләр саталар? Егет нәрсә турында уйлый? Казанда халык күпме? Ул ни өчен шатлана? Казанга кергәч, егет кемнәрне күрә? Шәһәр кешеләре нинди? Алар ни өчен бәхетле? Егет ни өчен үзен бәхетле хис итә?

Укучылар язган сорауларны чиратлашып укыйлар һәм җавап бирәләр.

5. Бәйләнешле сөйләмгә өйрәтү.

Башта укучылар 2 нче коммуникатив биремне эшлиләр. Аннары элекке һәм хәзерге Казанны чагыштырып, үз фикерләрен белдерәләр. (3 бирем). Бу эшне башкарганда, алар төрле иллюстрацияләр, фоторәсемнәрдән файдалана алалар.

6. Йомгак ясау. Өй эше: 4 нче коммуникатив бирем.

7. Саубуллашу.


Тема: Г. Исхакый иҗаты буенча йомгак дәрес


Максатлар: 1) Г. Исхакый турында белемнәрне тулыландыру; 2) укучыларның сөйләм күнекмәләрен тирәнәйтү; 3) күренекле әдипләрнең иҗаты белән танышуга омтылыш тәрбияләү.

Дәрес барышы.

1. Исәнләшү.

Дежур укучыны тыңлау.

2. Өй эшен тикшерү.

3. Текст белән эшләү. Бирелгән өзек буенча грамматик биремнәр үтәлә. Башта 2, 3, 4, 5, 6, 7 нче биремнәр телдән эшләнә. Аларны вариантлап бүлеп бирергә дә мөмкин. Аннары укучылар 8 нче биремне язмача эшлиләр. Фигыльләр төрле заманнарда, төрле затларда кулланылырга мөмкин. Бер үк фигыль белән берничә җөмлә укыла.

4. Йомгак ясау. Өй эше: 10, 11 нче биремнәр.

5. Саубуллашу.


Тема: Ф. Әмирханның тормыш һәм иҗат юлы

Максатлар: 1) Ф. Әмирханның тормыш һәм иҗат юлы турында башлангыч мәгълүмат бирү; 2) укучыларның тыңлап аңлау күнекмәләрен камилләштерү; 3) Ф. Әмирханның иҗатына кызыксыну уяту.

Дәрес барышы.

1. Исәнләшү.

Дежур укучыны тыңлау.

2. Әй эшен тикшерү. Укылган өзек буенча грамматик биремнәр тикшерелә.

3. Ф. Әмирханның тормыш һәм иҗат юлы белән таныштыру. Укытучы XX йөз башында иҗат иткән татар халкының иң күренекле язучылары, шагыйрьләре турында әйтә. Аннары Ф. Әмирханның алар арасында аерым урын алып торуы турында мәгълүмат бирелә.

4. Дәреслек белән эшләү.

Укучылар дәреслектә бирелгән биографик белешмәне эчтән укыйлар. Аннары әсәрләрнең исемнәрен тәрҗемә итеп әйтәләр. Алга таба бер укучы шул ук мәгълүматны сәнгатьле итеп укый.

5. Мөстәкыйль эш башкару.

Укытучы өйрәнелгән материал буенча тактага сорауларны яза. Укучылар дәфтәрләренә җавапларын гына язалар. Аннары эш күмәк рәвештә тикшерелә, ягъни укучылар бер-бер артлы үз җавапларын укып чыгалар.

Сораулар:

– Фатих Әмирхан кайчан һәм кайда туган? Ф. Әмирхан кайда белем алган? Ул нинди телләр белгән? Ул рус телен ничек үзләштерә? Ф. Әмирхан кайчан яза башлый? Ул тагын нәрсә белән шөгыльләнә? Аның иң танылган әсәрләре ниндиләр?

6. Йомгак ясау. Өй эше: 4 нче коммуникатив бирем.

7. Саубуллашу.


Тема: Ф. Әмирханның «Хәят» повестеннан өзек

Максатлар: 1) «Хәят» повестеннан өзек белән таныштыру;

2) яңа лексик берәмлекләрне сөйләмдә кулланырга күнектерү;

3) укучыларның фикер йөртү күнекмәләрен үстерү.

Дәрес барышы.

1. Исәнләшү.

Дежур укучыны тыңлау.

2. Белемнәрне актуальләштерү. Биографик белешмә буенча әңгәмә кору.


3. Өй эшен тикшерү.

4. Текст белән эшләү. Башта «Хәят» повестеннан алынган өзек сәнгатьле итеп укыла. Аннары укытучы әдәбият дәфтәрләренә түбәндәге материалны әйтеп яздыра:

«Хәят» повесте 1911 нче елда язылган. Бу әсәр XX йөз башы прозасында аерым урын алып тора.

Әсәрнең төп героинясы — Хәят. Ул урта хәлле гаиләдә туа, чагыштырмача иркен үсә," Европача киенә, русча әйбәт сөйләшә, рус яшьләре белән театрга йөрергә ярата. Шул ук вакытта сәгатьләр буе дога укый, татар ир-атларын күрсә, йөзен яшерә. Шул рәвешле, Хәят ике дөнья, ике мәдәният тәэсирендә үсә. Ике тормыш, ике төрле караш бераздан бәрелешә (сталкиваются).

Казан университеты студенты Михаил Хәятка гашыйк була, үзенең хисләре турында әйтә. Ләкин Михаил — рус егете! Татар кызына рус егетләре белән аралашырга ярый, ә кияүгә чыгарга катгый тыела (запрещается)...

Бервакыт театрда Хәят Мәскәү университеты студенты Гали Арслановны күрә. Ләкин татар кызы мөселман егетебелән үзе теләгәнчә аралашырга тиеш түгел. Хәят язмышына буйсына, Гали аңа ошаса да, аның белән очрашмый.

Әнисе Хәятка яшь, бай Салих Фатыйховның рәсемен күрсәтә. Хәят ул егет белән очрашмый да, аралашмый да, аның хисләре турында белми дә, ләкин әти-әнисе сүзенә каршы бармыйм дип, Салихка кияүгә чыгарга риза була. Салих образын үзенең хыялында тудыра: ул — мәдәниятле егет, театрда еш була, баритон тавышы белән Хәятка җырлар җырлый...

Татар кызының тормыш фаҗигасе повестьның соңгы юлларында күренә:

— Илаһи (боже), мәхәббәт бир! Гомерлек мәхәббәт бир!

Шуннан соң укытучы язылган мәгълүмат буенча сораулар бирә, сөйләшү үткәрә. Укучылар тәрҗемә итәләр. Соңыннан берничә укучы үз фикерләрен белдерә.

5. Йомгак ясау. Өй эше: 2 нче коммуникатив бирем.

6. Саубуллашу.


Тема: Ф.Әмирханың “Хәят” повестен өйрәнү


Максатлар: 1) укучыларның сөйләм күнекмәләрен активлаштыру;

2) сәнгатьле итеп һәм аңлап уку күнекмәләрен камилләштерү;

3) дуслык, мәхәббәт турында фикер йөртергә өйрәнү.

Дәрес барышы.

1. Исәнләшү.

Дежур укучыны тыңлау.

2. Әңгәмә кору.

Укучылар түбәндәге сорауларга җавап бирәләр: Әсәрнең тән героинясы кем? Хәят сүзе нәрсәне аңлата? Сез Хәят турында нәрсәләр белдегез? Төп героиняга мөнәсәбәтегез нинди?

3. Дәреслек белән эшләү.

Укытучы повесть турында түбәндәге мәгълүматны ж,ит-керә һәм укучыларга сораулар бирә:

Повесть 17 бүлектән тора. Автор һәр бүлеккә исем биргән. Ә менә бу өзеккә нинди исем бирергә мөмкин? Бу өзекне «...» дип атарга мөмкинме?

Укучылар өзекне укыйлар, таныш булмаган сүзләрнең мәгънәләрен ачыклыйлар. Аннары укучылар өзеккә исем бирәләр. Берничә җавап тыңлана. Алар арасында иң яхшысы сайлана. Ахырдан укытучы Ф. Әмирхан бу бүлекне «Ах, Хәят, нинди матур син!» исеме белән атаган дип әйтә.

4. Дуслык һәм мәхәббәт турында фикер алышу.

Бер укучы тагын бер тапкыр повестьның эчтәлеге белән таныштыра, һәм укытучы укучыларга түбәндәге сораулар белән мөрәҗәгать итә:

–Сезнеңчә, кешене белмичә, яратмыйча, аңа кияүгә чыгу дөресме? Сезнеңчә, мәхәббәт нәрсә ул? һ.б.

Укучылар үзләре дә бер-берсенә сораулар бирә алалар. Аннары укучылар 1 нче биремне эшлиләр. Укытучы аларга ярдәм итә.

5. Йомгак ясау. Өй эше: 2, 3 нче грамматик биремнәр; 2 кызга индивидуаль эш бирелә: Хәятның туганы Әминә белән очрашуын сәхнәләштерү. (Укытучы кызларга текстны бирә һәм яттан өйрәнергә куша.)

Диалог:

— Туганым, Әминә, мин монда!

— Әйдә, туганым, киен, мин сине хәзер үзебезгә алып китәм. Кич белән «Аркадия» клубына барырбыз.

— Юк, туганым, син үзең бүген бездә каласың.

— Нәрсә булды, туганым? (Хәят фотография күрсәтә.)

— Барасыңмы соң, туганым?

— Барыйммы соң? Әгәр барсам, миңа туган шәһәремнән китәргә туры киләчәк. Аннан соң минем монда ата-ана-ларым, дусларым, сез каласыз. Нишлим, туганым?


— Син әле бик яшь — синең клубларга, театрларга йөрер вакытың. Салих әфәнде белән очрашмагансыз. Ул сине яратамы, син аны яратырсыңмы?

— Шулай шул, туганым. Мин бит аңа гомерлеккә кияүгә чыгарга тиеш.

— Ә икенче яктан караганда, бу Салих әфәнде — матур, бай, тәрбияле егет.

— Әйе, әни әйтә: «Салих әфәнде — бик образованный егет»,— ди.

— Ә киемнәрен кара син аның — Европа костюмында. Мондый егеткә дә бармасаң, әти-әниең нәрсә әйтер! Бар, туганым, бар! Барыбер, кайчан да булса, барырга кирәк бит!

— Салих әфәнде (минем ярым) килер, сөям сине, Хәят дияр. «Сез шундый матур кыз» дияр. Ул үзенең баритон тавышы белән миңа җыр җырлар! Мин Салихка барырга риза! Илаһи, мәхәббәт бир! Илаһи, гомерлек мәхәббәт бир инде!

6. Саубуллашу.


Тема: Ф.Әмирханың “Хәят” повестен өйрәнү


Максатлар: 1) укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү;

2) укучыларның грамматик белемнәрен тирәнәйтү;

3) әңгәмәдә катнашып, үз фикерләреңне җиткерә белүгә күнектерү.

Дәрес барышы. 1. Исәнләшү. Дежур укучыны тыңлау.

2. Өй эшен гикшерү.

Башта 2, 3 нче грамматик биремнәр тикшерелә. Аннары әсәрдән алынган өзек сәхнәләштерелә. 2 кыз Әминә белән Хәятның очрашуын уйнап күрсәтәләр. Бу күренешне карагач, башка укучылар укытучының сорауларына җавап бирәләр:

–Хәят кем белән очраша? Әминә аны кая чакыра? Алар нәрсә карыйлар? Хәят нәрсә турында уйлый? Әминә аңа нинди киңәш бирә? Хәят нәрсә турында хыяллана? Ул Ходайдан нәрсә сорый?

3. Өзекнең эчтәлеге буенча әңгәмә кору. Укытучы балаларга беренче бүлектә Лизаның Хәятка: «Син нинди бәхетле!» — дип әйткән абзацны табып укырга куша һәм сорау бирә: Укучылар, сез ничек уйлыйсыз, Хәят бәхетле булырмы? Автор әсәрендә бу сорауга җавап биргәнме?

Укучылар үз фикерләрен әйтәләр.

4. Яңа мәгълүмат белән таныштыру.

Әсәрнең исеме — «Хәят». Хәят — фарсы сүзе, тормыш дигәнне аңлата. Әсәрдә шул вакытта яшәгән кешеләрнең тормышлары, язмышлары турында сүз бара. Гомумән алганда, Ф. Әмирхан иҗатында хатын-кыз темасы әһәмиятле роль уйный. Аның тагын «Татар кызы» исемле повесте бар. XX гасыр башында татар хатын-кызының язмышы шушы әсәрләрдә яктыртылган.


Бу мәгълүмат белән таныштырганнан соң, укытучы укучыларга берничә сорау бирә һәм укучыларның фикерләрен тыңлый: Хәзерге вакытта хатын-кызларның тормышы турында нәрсәләр әйтә аласыз? Бүгенге көндә дә мәхәббәт, ярату кебек төшенчәләр актуальме?

5. Йомгак ясау. Өй эше: 1)3 нче коммуникатив бирем; 2) өзекнең эчтәлеге буенча