https://electroinfo.net

girniy.ru 1 ... 17 18 19 20 21
Тема: Күләм хәле


Максат: алдагы дәресләрдә өйрәнелгән хәлләрне кабатлау, күләм хәле турында төшенчә бирү, җөмләдә күләм хәлләрен таба белү, сөйләмдә дөрес һәм урынлы кулланусәнгатьле уку күнекмә ләрен ныгыту

Җиһазлау: таблица, карточкалар, 8нче сыйныф дәреслеге, компьютер,


Дәрес барышы

1. Оештыру өлеше.

Исәнләшү, исемлек буенча барлау.

2. Өй эшен тикшерү. ....нче күнегүдә бирелгән терәк сүзләрне рәвеш хәле буларак файдаланып, җөмләләр уйлап язарга кирәк иде.

Җөмләләрне укыйбыз:

Укытучы язма эшләрне җентекләп (ничек?) тикшерә

Артист җырлый-җырлый (ничек?) сәхнәдән чыгып китте.

Укучыларга бәрәңге алган өчен акчалата (ничек?) түләделәр.

Әнием, син миңа һава кебек (нәрсә кебек?) кирәк.

Вакыйгалар әкияттәге төсле (ничек?) маҗаралы иде.

Көн салкынча булса да, Фәридә юка плащтан (ничек?) килгән.

3. Укучыларньщ элек үзләштергән белемнәрен актуальләштерү

- Укучылар,әйдәгез,уйлап карыйк, бу сүзләр рәвешнең ка. сы төркемчәсеннән, һәм алар нинди сорауларга җавап була?

Күп, аз, шактый, бөтенләй, сирәк, бераз, аз-маз, көн-төн, ирт кич, бик, тәмам.

- Сорауларны төгәлрәк кую өчен бирелгән рәвешләр белә) җөмләләр төзик.

Бүген күп (никадәр?) эшләдек. Кичә дәрестә аз (күпме?) яздык. Һ.6.


1.Урын хәле Кайда? Кая? Кайдан?

2. Вакыт хәле Кайчан?

3.Рәвеш хәле Ничек? Ни рәвешле?

4. Күләм хәле Күпме? Никадәр?

5.Сәбәп хәле Нәрсәгә? Нигә? Ни сәбәпле?

6. Максат хәле Нәрсәгә? Нигә?

7. Шарт хәле Нишләсә?

8. Кире хәл Нишләсә дә?

- Укучылар.тактадагы таблицага игътибар итәбез: рәвешләргә без куйган сораулар анда юкмы икән?

- Әйе.дөрес, сораулар таблицада бар һәм алар хәлнең кайсы төркемчәсенә карыйлар? Әйе, күләм хәленаДимәк.күләм хәле Күпме? Күпмегә? Күпмедән? Никадәр?Ничө тапкыр? Ни дәрәҗәдә? сорауларына җавап бирә һәм без бүгенге дәрестә күләм хәлен өйрәнәбез.



5. Яңа теманы андату.

Күләм хәле — укучыларга авыр бирелә торган хәлләрнең берсе. Сәбәбе: күләм хәленең аергыч һәм тәмамлык белән уртак сораулары бар (күпме? күпмегә?), белдерелүе дә катлаулырак.

Моны искә алып, күләм хәле билгеләмәсенең ике өлешен аерып күрсәтергә кирәк. Мәсәлән: 1) Эш яки хәлнең күләмен, дәрәҗәсен белдерә, фигыль белән белдерелгән җөмлә кисәген ачыклый (Бу хәлләр мәңге онытылмас). Бу очракта күләм хәле күләм-чама рәвешләре белән генә түгел, бәлки сан белән ачыкланган исемнәр һәм тапкыр, мәртәбә, дәрәҗәдә кебек сүзләр белән бергә килгән башка сүзләр ярдәмендә дә белде- релә; 2) Күләм хәле билгенең күләмен белдерә һәм җөмләнең сыйфат белән белдерелгән кисәген ачыклый (Ул бик акыллы бала булган. Аның тормыш юлы бик катлаулы). Бу очракта күләм хәле күләм-чама рәвешләре, белән генә белдерелә.

Мәсәлән, Быел ул да тормышның ачысын-төчесен байтак татыды җөмләсе буенча нәтиҗә ясаган укучы фараз итә:

— Монда байтак сүзе фигыль белән белдерелгән хәбәрне ачыклый. Бу — хәл өчен хас билге, күпме? соравына җавап була, эшнең күләмен белдерә. Сүз төркеме буларак, байтак — күләм-чама рәвеше. Бу сүзнең җөмләдә күләм хәле икәне бирем шартында әйтелгән^ Шулай итеп, җөмләдә эшнең күләмен белдергән һәм к ү п м е? соравына җавап булган хәл күләм хәле була.

— Әйе, иптәшегез үз фикерен шактый тулы дәлилләде. Башкалар ничек уйлый?

— Мин дә шулай уйлыйм,— ди бер укучы.-—Бу мисал буенча дөрес әйтелде.

I. Икенче таблицадагы җөмләләрне ТИкшерәбез:

Күләм хәле

1) Ул еллар истәлеге мәңге (ничаклы?) онытылмаячак.

2) Ул бик (ни дәрәҗәдә?) саф күңелле кеше иде. (Ш.М.)

3) Илсөяр аларны шактый (никадәр?) көтте. (Г.Г-й.)

Күләм хәлләренең нинди сүз төркемнәре белән белдерелүен Кирап китик:

- күләм-чама рәвешләре белән: Мәрдән абзый да бераз тыныч-илнды. (Г.Г-й)


- сан белән ачыкланган исем ярдәмендә: Илсөяр инде дүрт-

тш көн чәй эчмәгән иде.

- составында тапкыр, мәртәбә, дәрәҗәдә кебек сүзләр килү

белән: Җиде кат үлчә бер кат кис.(М)

- мөнәсәбәтле сүзләр белән: Никадәр тырышсаң, шулкадәр мак-

галырсың.(М)

6. Яңа материалны ныгыту.

1) Дәреслектәге ....нче күнегүне эшләү.


Күп нокталар урынына тиешле күләм хәлләрен куеп, текстны күчереп язарга. Күләм хәлләренең һәм алар ачыклап килгән җөмлә кисәгенең астына сызарга.

Агыйдел тын гына ага да ага.Ул шундый тын, әле моннан берничә көн элек аның ярлардан сикереп чыгар дәрәҗәдә котырып шаулавына, ак башлы дулкыннарның шулай дулавына ышанасы килми.

Илсөяр ярдан аска төшеп китте. Биленә кадәр суга кергәч, Актүшкә карап алды ул. Эт суга кермәде, берничә тапкыр өреп алды да бөтенләй тынып калды.

Инде шактый салкынайган суда, бераз колач салуга, Илсөяр җиңеләеп китте. Ул озак йөзмәде, чыкты да кояшка карап киерелде, кулларын як-якка җәйде. Киек казлардай очып китәргә теләгән шикелле, җиңел генә, бер-ике тапкыр сикереп куй (Г.Гобәйдән)

7. Динамик пауза

("Кар ява", "Торналар", "Гөл").

Гөл

Гөл сабагы күренде һәм кояшка үрелде. Тибрәнде талгын җилдә, Сокланды гүзәл җиргә Буй-сыннарын турайтты, Бик матур чәчәк атты. Җәеп ефәк таҗларын, Сипте хуш ис, назларын.һ.б.

7. Күнегүләр эшләү.

- Безнең максатыбыз:

1) темаларны һәм диалогларны сәнгатьле, дөрес интонация белән уку,

2) алдагы дәресләрдә өйрәнелгән урын, вакыт, рәвеш хәлләрен табып, аларның нинди җөмлә кисәкләре белән белдерелүен аңлату,

3) нәтиҗә ясаусөйләмебездә нинди төр хәлләрне еш кулланабыз;

4) хәлләрнең җөмлә мәгънәсенә сөйләм матурлыгына йогынтысын билгеләү.


Тема: Авылда

Туган авыл Тау башына (кая?) салынгандыр безнең авыл, Ьер чишмә бар, якын безнең авылга ул; Акылыбызның ямен , суы тәмен беләм, Шуңа күрә сөям җаным, тәнем белән.

Истән чыкмый монда(кайда?) минем күргәннәрем, Шатлык белән уйнап(ничек?) гомер сөргәннәрем; Абый белән бергәләшеп(ничек?), кара җирне Сука белән ертып-ертып(ничек?) йөргәннәрем.

Бу дөньяда ,бәлки, күп-күп эшләр күрем, Билгесездер- кая ташлар бу тәкъдирем; Кая барсам, кайда торсам, нишләсәм дә Хәтеремдә мәңге(ничаклы?) калыр туган җирем.

(Габдулла Тукай)

Диалог: Авылда.

- Алсу, җәй көне (кайчан?) авылга(кая?) кайттыңмы?

- Әйе. Авылда (кайда?) дәү әти белән дәү әни яши. Анда (кайда?) зур агач йорт, бакча, мунча бар.

Диалог.- Шәһәрдә

- Ләйсән, әтиемнең эшенә чит илдән (кайдан?) кунаклар килгән.Финляндиядән (кайдан?) килгән бер татарга Казанны күрсәтергә кирәк. Әйдә безнең белән барасыңмы?

- Барам, бик (никадәр?)рәхәтләнеп(ничек?).

- Без аңа башта (кайчан?) шәһәр үзәген күрсәтик.

- Әйе шул, анда (кайда?) борынгы, истәлекле урыннар бик

күп.

Шулай итеп, бирелгән тема һәм диалоглардан барлык өйрәнелгән хәлләрне табабыз, сораулар куеп, төрләрен әйтәбез, ничек белдерелүен аңлатабыз.

8. Йомгаклау.

1) - Димәк, укучылар, без бүгенге дәрестә күләм хәлләр өйрәндек. (Дәреслектәге параграфтан кагыйдәләрне укытып, иск төшерәбез.)

2) Өй эше: ...нче күнегү һәм үзегезнең таблицаларыгызда) "Күләм хәле" юлын тутырып килегез.

3) Нәтиҗә ясау, билгеләр кую.


Тема: Бер составлы җөмләләр. Исем җөмлә.

Максат: бер составлы җөмләләр турында төшенчә бирү;


Җиһазлау: дәреслек, карточкалар

Дәрес барышы:

1.Оештыру. Исәнләшү

2. Актуальләштерү.


3.Яңа тема аңлату.

Кереш өлештә бер составлы җөмлә белән ике составлы җөмлә чагыштырыла, билгеләмә бирелә.

Исем җөмләләр хәбәрсез җөмлә булудан тыш, телне җыйнакландыру һәм образлылык чарасы да. Мәсәлән, Кыш. Буран. Салкын һава. Яфрак кадәрле кар төшә (Г. Т.) мисалында исем җөмләләр ярдәмендә бер эпизод җыйнак һәм образлы итеп бирелгән.

Нәтиҗә! Бер баш кисәге – иясе генә булган җөмлә исем җөмлә. Ул предметның булуын атап атап хәбәр итә, аның эше, хәрәкәте турында берни белдерми. Рус телендә (Март. Весенняя капель.) “назывное предложение” дип атала, ә татар телендә атау җөмлә була.


4. Күнегүләр эшләү.

Исем җөмләдә кайсы кисәкнең булуын, аның сөйләмдәге ролен танып-белү .... нче күнегү өстендә эшләнә.

Исем җөмләнең нинди сүз төркеме белән белдерелүе, составы ягыннан ничек булуына мисаллар .... нче күнегүдә бирелә.



  • Исем җөмләләрдән дә файдаланып, туган як табигатен телдән тасвирлау.

5. Йомгаклау.

6. Өй эше:


Тема: Сүз төркемнәрен кабатлау

Максат: сүз төркемнәре турында алдагы сыйныфларда алган белемнәрне искә төшерү, ныгыту; аларның морфологик һәм синтакск билгеләрен баба белергә өйрәтү;

Җиһазлау: дәреслек, таблица

Дәресбарышы:

  1. Оештыру. Исәнләшү

  2. Актуальләшерү

  3. Белемнәрне ныгыту.

1) Форзацта китерелгән «Грамматика таблицасы»н күзәтүне оештыру.

2) Икенче параграфта, телдән җавап бирү өчен күрсәтелгән сорауларга нигезләнеп оештырылган әңгәмә оештыру.

3)Җөмлә составындагы сүзләргә сүз төркеме ягыннан да, җөмлә кисәге буларак та сорау куя белүгә, сүзләрнең төрләнешенә аеруча игътибар ителү. Мәсәлән, беренче сорау буенча түбәндәгеләр эшләнә:

1) Мәгънәгә, төрләнеш һәм җөмләдәге хезмәтенә нигезләнеп, сүзләрнең төркемләнүе искә төшерелә;


2) Мисал өстендә шуны дәлилләү оештырыла. Моны Зәңгәр-аксыл болытлар һәр җәйне киң кырларга яңгырлар ташыдылар (һ. Такташ) кебек мисал өстендә телдән эшләргә мөмкин. Иң элек бер укучы сүзләрне сүз төркеме ягыннан тикшерә, башкалар тыңлыйлар, кирәкле урында төзәтмә һәм өстәмәләр ясыйлар:

зәңгәр-аксыл сүзенең башлангыч формасы — зәңгәр-аксыл (парлы сүзләрне тикшерү шулай гадәткә кергән, дөресе зәңгәр-ак + сыл), предмет билгесен белдерә; нинди? сравына җавап була, сыйфат;

болытлар сүзенең башлангыч формасы — болыт, предметны белдерә, нәрсә? соравына җавап бирә, уртаклык исем, күплек төре;

һәр сүзенең башлангыч формасы да — һәр, предметны билгеләп күрсәтә, кайсы? соравына җавап була, билгеләү алмашлыгы.

Башка сүзләр дә шушы тәртиптә тикшерелә.

Аннан соң шул ук мисал җөмлә кисәкләре ягыннан тикшерелә. Бу очракта аны тактага язарга кирәк. Җөмлә кисәкләрен шартлы билгеләр белән күрсәтү һәм өсләренә сораулар язу өчен урын калдырыла.

нинди? нәрсәләр? кайсы? кайчан? нинди?

Зәңгәр-аксыл болытлар һәр җәйне киң

кая? нәрсәләр? нишләделәр?

кырларга я ң г ы р л ар ташыдылар.

Искәрмә. Укучылар кыенсынган очракта, я ачыклык кертергә кирәк булганда, һәр сүзенен алмашлык функциясендә килүен, җәйне сүзенең хәлне белдерүен искәртергә кирәк.

Алар, дүртәүләшеп, әкрен генә ярга менеп баралар (Ә. Еники) мисалыннан күзәтсәк:

дүртәүләшеп сүзенең, башлангыч формасы — дүрт (сан), аннан рәвеш фигыль ясалган, ничек? соравына җавап була; рәвеш фигыль ясалу процессын дүрт-әү-ләш-еп рәвешендә күрсәтергә дә ярый;

генә сүзенең мөстәкыйль мәгънәсе юк, шул сәбәпле бернинди сорауга да җавап бирми, кисәкчә;

җөмлә кисәге ягыннан менеп баралар сүзләренең бер кисәк, бу очракта хәбәр булуын, икесе бергә нишли-л ә р? соравына җавап булуларын аңлап калулары да кирәк.

(зәңгәр-аксыл, болыт, һәр, әкрен), бергә килгән ике мөстәкыйль сүзнең дә (менеп баралар) җөмлә кисәге булуларын, ә ярдәмлек сүзләрнең, ягъни теркәгеч, бәйлек һәм кисәкчәләрнең, бервакытта да җөмлә кисәге итеп каралмавын, бары тик аерым җөмлә кисәге составына керүен укучылар төшенеп калырга тиеш.

Мәсәлән, Байрагыма каным белән язган антым чакыра алга барырга (М. Җәлил) мисалында каным белән-—җөмләнең тәмамлыгы, нәрсә белән? соравына җавап бирә, исем һәм бәйлек белән белдерелгән.

Шулай итеп, сүз төркемнәренең өченче билгесе — җөмләдәге хезмәте ачыклана:

а) баш килештәге исем ия, фигыль—хәбәр, рәвеш — хәл һ. б. ш.;

б) ярдәмлек сүзләр үзләре генә җөмлә кисәге булмасалар да, алар-1м,1н, да хезмәте бар. Мәсәлән, бәйлек иярүче сүзне ияртүчегә бәйли.

Кайбер сүзләрнең бер билгесе—мәгънәсе буенча да кайсы сүз төркеме икәнен танып була. Мәсәлән, Марат, шәһәр, чәчәк — исемнәр, чөнки предметны белдерәләр; эш яки хәрәкәтне белдергән сүзләр: ясый, укый, ял итәләр — фигыльләр һ. б. ш.

Рәвеш өчен, нигездә, аның берни белән дә төрләнми торган сүз төркеме икәнен белү җитә. Әмма телдә сүзләрнең күпчелеге өч билгенең дә табылуын таләп итә. Мисалга туган, таба сүзләрен алсак, бу хәлендә аларның мәгънәсе анык түгел, төрләнешен күрсәтүче категория билгеләре дә юк. Бу вакытта өченче билгегә — аларның җөмләдәге хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә туры килә:

Син, Илдус туган, ешрак килеп йөр.

Әлбәттә, мин туган йортымны онытмам, килермен.

Быел син кайларда булдың?

Фатих Кәрим туган якларда йөреп кайттык. Ул Ает авылында туган.' Анда без, өч туган, ике атна буе ял иттек.

Бу мисалларны җөмлә кисәкләре ягыннан тикшерү туган сүзенең кайсы очракта нинди сүз төркеменә каравын хатасыз билгеләргә мөмкинлек тудыра. Мәсәлән, туган сүзенең беренчесе эндәш сүз составында килгән. Эндәш сүзнең баш килештәге исем белән белдерелүе — укучыларга яхшы таныш. Димәк, ул — исем. Икенчесе — аетдъгч, үзе ачыклап килгән исем алдында тора; бу-— сыйфатка хас күренеш. Өченчесе — иярчен җөмләнең хәбәре, ә бу үзенчәлек, нигездә, төрле фигыльләргә хас; шулай итеп, ул — сыйфат фигыль. Дүртенчесе — гади хикәя җөмләнең хәбәре, димәк ул — хикәя фигыль. Ниһаять, соңгысы аныклагыч составында килгән; микъдар саны белән предметны белдергән сүз — исем килүе дә укучыларга билгеле; димәк ул — исем.


  1. Әреслектәге күнегүләрне эшләү.

  2. Сәнгатьле уку.

«Бөдрә таллар», «Бакчачы» шигырьләрен һәм «Чын келәм», «Яшәү тамырлары» дигән текстларны сәнгатьле итеп укуны оештыру. (Магнитофон язмасында)

  1. Йомгаклау.

  2. Өй эше:

Тема: Сүз төзелешен кабатлау

Максат: сүз төзелеше турында алдагы сыйныфларда алган белемнәрне искә төшерү, ныгыту; сүзнең мәгънәле кисәкләрен һәм сүзләрнең ясалышы ягыннан төрләрен искә төшерү һәм кушма сүзләрнең орфографиясен ныгыту;


Җиһазлау: дәреслек, таблица

Дәрес барышы:

  1. Оештыру. Исәнләшү

  2. Актуальләшерү

  3. Белемнәрне ныгыту.


1. Сүзнең мәгънәле кисәкләрен һәм сүзләрнең ясалышы ягыннан төрләрен искә төшерү һәм кушма сүзләрнең орфографиясен ныгыту.

«Кушма сүзләр» терминыннан саф кушма сүзләрне (көньяк), парлы (хатын-кыз), тезмә (Тын океан) һәм кыскартылма (АКШ, агитбригада) сүзләрен аңларга кирәк.

2.Укытучының кереш сүзе, аннан беренче сорау һәм таблица белән танышуны оештыру. Сорау һәм күп нокталар урынына тамыр, нигез, ясагыч кушымча һәм төрләндергеч кушымчалар дигән атамалар язылырга тиешлеген әйтеп, укучылар нәтиҗә ясыйлар.(5 кл. китабынан)

— Сүзләр тамыр, нигез, ясагыч кушымча һәм төрләндергеч кушымча кебек мәгънәле кисәкләрдән торырга мөмкин. һәрберсенең билгеләмәсе искә төшерелә.

Укуны — баштан, дуслыкны яшьтән башла (М.) җөмләсен тикшерү. Укучыларның берсе җөмләне дөрес пауза һәм интонация белән укып күрсәткәннән соң, сүзләрнең тамыры таптырыла: укы, баш, дус, яшь, баш; аннары ясагыч кушымча ярдәмендә барлыкка килгән яңа сүзгә — нигезгә тукталына: дус-лык — дуслык, баш-ла — башла; чират төр ясагыч кушымчасы булган сүзләргә җитә: укы-у — уку; ниһаять, төрләндергеч кушымчалар табыла: уку-ны (килеш кушымчасы һ. б. ш.).


Мәсәлән, алсу сүзендәге -су — бары тик төр ясагыч кушымча. Ул гади дәрәҗәдәге сыйфаттан кимлек дәрәҗәсендәге сыйфат ясаган, ә язды сүзендәге -ды кушымчасы боерык фигыльдән хикәя фигыль ясый. Димәк, ул да — төр ясагыч кушымча. Укыды фигылен яхшылап тикшерсәк, шул ук кушымча тикшерелә торган фигыльнең үткән заман формасында, III зат һәм берлек санда булуын күрсәтеп тора. Зат һәм санны күрсәтү — төрләндергеч кушымча үзенчәлеге ул.

Төрле мисаллар өстендә күзәтелгәннән һәм ныгытылганнан соң, игътибар кушымчаларны дөрес язу, яшьтән сүзенең орфографиясенә юнәлтелә: яше, яшендә, яшьтән, яшьтәш сүзләрен кертеп, җөмләләр уйлатыла. Беррәттән сингармонизм законы искә төшерелә, алынма сүзләргә кушымча ялгануга берникадәр урын бирелә. Моның өчен секретарь, Минск, банк, банка, билет кебек сүзләрне файдаланырга мөмкин: секретаре — секретарена, Минск — Минскига, банк — банкысы — бан-кысына (дәүләт) банкысыннан), банка — банкасы — банкасына (консерв банкасыннан), билет — билеты — билетына.

Укучылар телдәге сүзләрнең тамыр сүздән ясалуын төгәл әйтергә тиешләр. Ә ясалма сүзләрнең нигез сүз булуын, бер үк тамырга бер-бер артлы ясагыч кушымчалар ялгану юлы белән берничә нигез сүз ясалуында аңлата алулары зарури:

ик-ен — иген (беренче нигез сүз),

иген-че игенче (икенче нигез сүз), игенче-лек — игенчелек (өченче нигез сүз) рәвешендә, шул ук тамыр сакланган хәлдә, ясалма сүзгә яңадан-яңа ясагыч кушымчалар өстәлеп, икенче яңа ясалма сүз хасил булуы ачыклана.

Икенче сорау ярдәмендә төзелеше (ясалышы) ягыннан сүз төрләрен (тамыр суз, ясалма сүз, саф кушма сүз, парлы сүз, тезмә сүз һәм кыскартылма сүз) искә төшерү. Мисал өчен Быел игенчеләр мул уңыш алу өчен армый-талмый эшләделәр җөмләсе файдалану сәбәпле, таблицада тезмә сүз күрсәтелмәгән. Аны укытучы искәртә:

— Төзелеше ягыннан монда нинди сүз төре җитми?


— Тезмә сүз, дип җавап бирә һәм мисал китерә, һәр төрнең билгеләмәсе искә төшерелә һәм эш дәреслек күнегүләре өстендә дәвам иттерелә.

Икенче сорау буенча гомуми нәтиҗә ясаганда искәртергә кирәк. Иң элек укучылардан саф кушма сүзләрнең я тамыр сүзләрдән генә, яисә тамыр һәм нигез сүздән төзелүен аңлата алу, мисаллар өстендә шуны раслый белү таләп ителә. Моңа мисаллар:

ак-кош — аккош (ике тамыр сүздән), бер-юл —берьюлы (ике тамыр сүздән), уң-як — уңъяк (ике тамыр сүздән), бер-ни-кадәр — берникадәр (өч тамыр сүздән), юл-башчы — юлбашчы (тамыр һәм нигез сүзләрдән), биш-еллык — бишьеллык (тамыр һәм нигез сүзләрдән).-

Аннан саф кушма сүзләрнең орфографиясенә басым ясала. Атап әйткәндә, кушылучы сүзләрнең бернинди үзгәрешкә очрамавы, алар арасына аеру билгеләре куелмавы (аккош, башкала), башак, ташкүмер, тимераяк киресенчә, андый сүзләрнең авазлары составында үзгәреш булуы (быел, бүген, алмагач), алар арасында аеру билгеләренең кайсысы язылу кагыйдәсе искә төшерелә (уңъяк, берьюлы).

Укучылар сүз төркемнәрен тулысынча өйрәнгәннәр, шуңа күрә парлы сүзләрнең ясалышын мөмкин булган барлык сүз төркемнәреннән мисаллар китертү белән искә төшерү һәм ныгыту файдалырак. Мәсәлән: хатын-кыз, җиләк-җимеш, бала-чага, савыт-саба — исемнәр: аклы-сарылы, очсыз-кырыйсыз, сырлы-сырлы, ала-кола — сыйфатлар; дүрт-биш, щиде-сигез — саннар; үз-үзен, үзен-нән-үзе, аны-моны, ул-бу — алмашлыклар; ашау-эчү, көтеп-көтеп, укый-укый, шаулап-гөрләп — фигыльләр; сирәк-мирәк, берән-сәрән, үрле-кырлы, алмаш-тилмәш, вакыт-вакыт, көннән-көн, әледән-әле — рәвешләр; ай-һай, ай-яй, и-и, ах-ух, көш-көш, пес-пес— ымлыклар һәм аваз ияртемнәре.

Тезмә сүзләрне искә төшергәндә, аларның бер атама (бер сүз) мәгънәсендә булуына, шуңа күрә җөмләдә бер кисәк итеп каралуына игътибар иттерелә. Мәсәлән, Кыр казлары китә башлады; Ерактан кыр казларының тигез сафлары күренә иде җөмләләрендә кыр казлары — тезмә сүз, нәрсәләр? соравына җавап бирә, җөмләнең иясе, кыр казларының — шулай ук тезмә сүз, иялек килешендә килгән һәм нәрсәләрнең? соравына җавап була, аергыч.


Кабатлау барышында тезмә исемнәргә нинди сүзләр (ике яки берничә сүз белән белдерелгән партия, оешма учреждение исемнәре һ. б. ш.) керүен һәм аларның орфографиясен җентекләп тикшерергә кирәк. Кыскартылма сүзләрнең (БМО — Берләшкән Милләтләр оешмасы, КДПИ Казан дәүләт педагогия институты, турпоход — туристлык походы)


  1. Дәреслек белән эш. Күнегүләр эшләү.



5.Йомгаклау.

6. Өй эше:



<< предыдущая страница   следующая страница >>