https://electroinfo.net

girniy.ru 1 ... 14 15 16 17 18 ... 20 21
Тема. Саҗидә Сөләйманова лирикасы.


Максат. Саҗидә Сөләйманова иҗаты турында өйрәнгәннәрне искә төшерү, системага салу, тирәнәйтү; балаларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү; аларда кешелеклелек, шәфкатьлелек хисләре тәрбияләү.

Дәрес С. Сөләйманованың шигырьләр җыентыгы, шагыйрьнең биографиясенә, иҗатына багышланган стенд, «Мәгариф», «Татарстан», «Сөембикә» журналлары, дусларының истәлекләре, магнитофон белән җиһазлана.

Дерес барышы.

1. Үткән дәрес материалларын кабатлау.

А. Алдагы дәресләрдә өйрәнелгән сүзләр белән сүзтезмәләр, җөмләләр төзү. Б. Сорау-җавап формасында әңгәмә үткәрү:

— С. Сөләйманова кайда туган?

— Яшьлек еллары кайсы вакытка туры килгән?

— Аның иҗат юлы ничек башлана?

— Шагыйрьнең нинди әсәрләрен беләсез?

2. Йомгаклау дәресенә кереш.

1 нче укучы. С. Сөләйманованың исеме әдәбиятта узган гасырның 50 нче еллары урталарында күренә башлый. Ул шигърияткә үз йөзе, үз образлары белән килеп керде.

Кояш юлыннан очып килдем дә бит Кышын йөргән юллар өзелгән. Язлар алып киткән эзләреңне Эзләп йөрим хәзер Иделдән.

1967 ел.

2 нче укучы. С. Сөләйманова — лирик шагыйрә. Аның шигырьләрендә заман темалары авторның шәхси кичерешләре белән тыгыз бәйләнештә бирелә.

Очканында күрдем бәхет кошын, Канатларның көчен сынадым; Кемнәр эзләр, кемнәр эзәрлекләр — Киләчәктән шулай сер алдым.

1967 ел.

3 нче укучы. Туган җир, туган туфрак... Аңа булган хисләрне һәр шагыйрь үзенчә әйтә, җыр-

лый. С. Сөләйманова «яратам» дигән сүзне еш кабатларга яратмый. Бу сүзне күңел түренә яшерә.

Олы хисләр — күңел түрләрендә, Тел очында йөрсә, җил алыр. Яратуың артык тирән булса, «Яратам» дип әйтү бик авыр.

Болыннарым сагына, печән җитсә, Кырлар чакыра урак өстендә. Печән исе, кара икмәк тәме Канга сеңгән ана сөтеннән.


Туып-үскән җирем, эчкән суым, Сулар һавам — туган як кынам! Күпме балаң яуда башын салды Шушы җирдә яшәү хакына.

1967 ел.

4 нче укучы. Лачын диләр

Канат кагып горур очканга.

Лачын булсам, җирне сөймәс идем.

Мин — кеше.

Ут шикелле диләр, Кулы тисә — эш яна. Ут булсам соң әллә сүнмәс идем? — Мин — кеше.

Алтын диләр, бик кирәгем чыкса, куштаннар, Алтын булсам, бер сатылыр идем.

Мин — кеше.

Ярага — тоз, арага ут сала дошманнар, Корыч булсам да, бер эрер идем, —

Мин — кеше.

1969 ел.

Шигырьне анализлау.

Укытучы. Әсәрдә сүз кем турында бара?

— Кеше турында. Шигырьнең тәэсир кече, фикер һәм хис берлеге шул сүзләргә тупланган. Саҗидә Сөләйманова Кеше сүзенә олы мәгънә салган. Кеше башын иеп, җиргә карап уйлана, күзләрен күккә төбәп хыяллана. Кеше барысыннан өстен булып кала...

5 нче укучы «Тагын узды кыңгыраулы язлар» шигырен сәнгатьле итеп укый, анализ ясый, башкалар аны тулыландыра.

Шигырьдә сүз кәккүк турында бара. Чыннан да, кеше белән кәккүк арасында бәйләнеш тә бар. Ләкин шигырьне укыгач, аның беренче сүзләрендә үк үкенеч, моң авазлары алгы планга чыга.

... Беләсеңме, кәккүк, бу юлларның Кая җитеп, кайчан Туктарын? —

дип сорый лирик герой. Ләкин кеше өмет белән яши, хыяллана, хыялын тормышка ашырырга тырыша.

6 нчы укучы. Саҗидә Сөләйманова популяр җыр текстлары авторы буларак та танылды. Аның «Гүзәлия җыры» (М. Имашев көе), «Күңелем язлар көтә» (К. Хөснуллин көе), «Саубуллашу вальсы» (М.Имашев көе) җырларын һ. б. халык яратып тыңлый.

{«Саубуллашу вальсы» тыңлана.)

Йомгаклау. Саҗидә Сөләйманова 1980 елның 10 маенда озакка сузылган каты авырудан соң вафат була, әмма кыска гына иҗат гомерендә дә ул үлмәс әсәрләр язып калдырды. Алар ихласлылыгы, самимилеге белән укучыларның игътибарын үзенә бик тиз җәлеп итә, аларны уйландыра, матурлыкка өнди.


Кеше барыбер кошлар нәселеннән, Өмет аның ике канаты...

Өйгә эш. Укучыларга шигырьләр язып карарга тәкъдим ителә. Билгеләр куела.


Укытучы. Без күптән түгел генә язучы

М. Юнысның «Шәмдәлләрдә генә утлар яна» повестен өйрәндек. Бу әсәр дә Бөек Ватан сугышына багышлана. Төп герое кем?

— Сәйрин Сәлахов.

— Кем соң ул Сәйрин Сәлахов?

Укучы. Сәйрин Сәлахов Ык буе авылларының берсендә туып-үскән. Мәктәптә бик яхшы укыган. Активист. Сугыш башлангач, ул очучылар мәктәбен тәмамлый. Сәйрин —экипаж командиры, иң җаваплы заданиеләрне аларның экипажына тапшыралар. Инде җиңүгә дә күп калмый. Сугыш дошман җирендә бара. Сәйринне Советлар Союзы Герое исеменә дә тәкъдим итәләр. Ул үзенең тиздән җиңеп кайтачагы турында әнисенә хат язып сала. Озакламый әнисеннән дә җавап хаты килеп төшә. (Миңлезифа апаның хаты укыла. «Җанкай-җанаш» көе яңгырап тора).

Укучы. Сәйрин 136 очыш ясый, әмма 137 нче очыш соңгысы булыр дип, башына да китерми. Аларга дошманның иң мөһим объектына бомба ташларга боерык бирелгән.

Объектка килеп җитәргә 10 минут кала, аларның самолетына зениткалардан ата башлыйлар. Снарядлар бер-бер артлы самолет янында ярыла, һәм аларның берсе самолетка тия.

(Әсәрдән Сәйриннәр экипажының һәлак булуы сурәтләнгән урын укыла. Әкрен генә «Гәлҗамал» көе уйнатыла).

Укытучы. Улы кайту хөрмәтенә Сәйрин Сәлаховның әнисе Миңлезифа апа карчыклар мәҗлесе үткәрә, чөнки, озакламый кайтам, дип, 8 майда гына улының хаты килгән. Нинди капма-каршылык! Әсәр карчыклар мәҗлесе, Сәйриннең кайтуына ышаныч белән бетә. Ни өчен язучы әсәрне шулай тәмамлый?

(Төркемнәрдә фикер алышына. Җаваплар тыңлана.)

I төркем. Сәйрин Германия җирендә үлә. Германиядә дә бу вакытта яз. Сәйриннең туган ягында да шомыртлар чәчәк ата, бал кортлары гөжли. Сәйриннең әнисе карчыклар җыя. Матур күренеш. Авторның бу матурлыкны аз гына булса да озайтасы, кайгыны тоткарлыйсы килгәндер.


Укытучы. Сез әсәрнең дәвамын ничек күз алдына китерәсез?

II төркем. Сәйриннең үле хәбәре барыбер киләчәк. Әмма Миңлезифа апа бу хәбәрне мөселман карчыкларына хас сабырлык белән кичерер. Юкка гына карчыклар мәҗлесендә «Сабырлык» мөнәҗәте әйтелмидер.

— Миңлезифа апа улын гомеренең соңгы көненә кадәр көтәчәк. Бәлки исәндер, кайтыр, чөнки үле хәбәре килгән кешеләрнең кайберләре кайтып төшкән бит. Өмет иң соңыннан үлә, диләр.


Тема: ИҖАДИ ЯЗМА ЭШ “Яхшы малай нинди була?”

Максат: укучыларны эзлекле фикер йөртергә өйрәтү.

Җиһазлау: сочинение язу планы

Дәрес барышы:1.Оештыру. Исәнләшү


  1. Актуальләштерү

  2. Төп өлеш.

Сочинение язганда файдалану өчен, терәк сүзләр һәм сүзтезмәләрдән торган мондый үрнәк әзерләдем.

I. Башлам.

• Бу сүзләрдә тирән мәгънә ята.

• Бу сүзләр мине уйланырга мәҗбүр итте.

• Бу сүзләр мине бик кызыксындырды.

II. Аңлатма бирү.

Минемчә, чыннан да, уйлап карасаң, әйтсәм әйтим, бу сүзләрдә дөреслек бар, аңлатып үтәр идем.

III. Дәлилләү.

• Мисаллар китереп, мин моны дәлилли алам.

• Сүземне исбатлап, шуны әйтәсем килә.

• Бу фикерне аклау өчен, беренчедән, икенчедән, шуның өстенә, ниһаять, ахыр чиктә, һичшиксез, шулай итеп, гадәттә, һәрхәлдә.

IV. Чагыштыру.

• Башкача куз алдына китерсәк, ...

• Әгәр икенче төрле эшләсә, ...

• Әгәр тормышта без уйлаганча булмаса, ...

• Бәхеткә (кызганычка), без уйлаганча гына булмый.

V. Мисал.

• Тарихта (тормышта) моңа мисаллар күп.

• Тормышта да шулай була, мәсәлән: ...

• Мин моңа бер мисал китерер идем, мәсәлән: ...

• Бу хәл безнең класста (мәктәптә) да булган иде, мәсәлән: ...


VI. Күрсәтү, раслау.

• Коръәндә дә язылган: ...

• Татар халык мәкалендә язылганча, ...

• Язучының сүзләрен искә төшерик: ...

• Күренекле галим (язучы, шәхес) әйткән: ...

• Тикмәгә халык әйтми: ...

• Бөек мәгърифәтче фикереңчә, ...

VII. Йомгак.

• Сүземне йомгаклап (нәтиҗә ясап), шуны әйтәсем килә: ...

• Минемчә, безгә бу турыда онытырга ярамый.

• Безгә бу сүзләргә, бәлки, колак салырга кирәктер.

• Бәлки бу турыда онытмаска кирәктер.

V сыйныф укучысының, әлеге үрнәкне файдаланып, «Яхшы малай нинди була?» дигән темага язган сочинениесе белән танышыйк.


1. Башлам.

Яхшы малай нинди була? Бу бик кызыклы сорау.

2. Аңлатма.

Чыннан да, кемне, нинди баланы яхшы малай дип атап була соң? Мин моны аңлатып үтәр идем.

3. Дәлилләү.

Минем уемча, яхшы малай әти-әнисен хөрмәт итә, аларның сүзен тыңлый. Моның өстенә, яхшы малай «4»ле һәм «5»ле билгеләренә генә укый, аның тәртибе дә әйбәт була. Укытучылар аны һәрвакыт мактый. Яхшы малай абыйларга һәм апаларга булыша. Юл аркылы чыкканда, картларга ярдәм итә. Ниһаять, яхшы малай бервакытта да нәниләрне кыерсытмый, сыйныфташлары белән дус яши.

4. Чагыштыру.

Әгәр киресенчә күз алдына китерсәк: малай әти-әнисен тыңламаса, дәрестә һәм тәнәфестә тәртипсезләнсә, начар билгеләр алса, олыларга начар сүз әйтсә— андый малайны яхшы дип булмый.

5. Мисал.

Мин моңа бер мисал китерер идем. Безнең күршедәге бер малай әнисен тыңламый. Дәресләрен калдыра. Әле мин аның хәтта тәмәке тартканын да күрдем. Ул кайчак кечкенәләрне дә кыерсыта.


6. Раслау.

Тикмәгә халык: «Ата-ананы тыңлаган—адәм булган, тыңламаган—әрәм булган», — дип әйтми.

7. Йомгак.

Безгә бу сүзләргә колак салырга кирәктер. Әгәр әти-әниләрнең сүзен тыңлап, аларны шатландырып яшәсәк — без яхшы бала була алабыз.



Татар телен әдәби әсәрләр аша өйрәтү, аларның матурлыгын һәм байлыгын төшендерү, татар милләтенә ихтирам хисе тәрбияләү — рус телле укучыларга әдәбият курсы укытуның мөһим бурычы. Дәресләрне мөмкин кадәр кызыклырак, укучыларга яңа мәгълүмат җиткерерлек итеп үткәрергә тырышам. X сыйныфта М.Мәһдиев иҗатын өйрәнүгә 4 сәгать вакыт тәкъдим ителә. (Ф.Сафиуллина, К.Фәт-хуллова. Татар теле — 10, К., 2005, 192 — 196 битләр.)

1 нче дәресне М.Мәһдиевнең тормыш юлын өйрәнүгә, иҗаты белән таныштыруга багышлыйм. Дәреслектә бирелгән текст җентекләп өйрәнелә, таблица тутырыла. Текст уку белән чикләнмичә, М. Мәһдиев турында чордашлары истәлекләреннән, хатирәләреннән өзекләр белән таныштырырга мөмкин. Иҗаты турында сөйләгәндә, әсәрләренең, китапларының исемнәрен әйтеп китү генә нәтиҗәле булмый. Күргәзмәдәге китапларны берәм-берәм күрсәтеп, аларның эчтәлеген берничә җөмлә белән булса да сөйләп китү урынлы була.

Бу дәрестә әдипнең мактаулы исемнәре белән таныштыруга да игътибар ителә. Шулай итеп, беренче дәрес әдипнең иҗатын өйрәнүгә кереш дәрес булып тора.

2 нче дәрес «Торналар төшкән җирдә» әсәреннән «Кереш сүз» исемле бүлектән өзекне өйрәнүгә багышлана. Өзекне уку, аңлау, аңлауларын сораулар ярдәмендә тикшерү, эчтәлеген сөйләтү, башка эш төрләре оештырыла.

3 нче дәрестә әсәрне өйрәнүне дәвам итәбез. Әлеге дәрес эшкәртмәсен тулысынча язып җибәрәм. Бу дәрес укучыларга «Торналар төшкән җирдә» повестен тулысынча күзалларга ярдәм итәр дип уйлыйм. Дәреснең максаты — монологик, диалогик сөйләм күнекмәләрен үстерү; аңлап укырга, текстны анализларга, чагыштырырга, логик эзлеклелек табарга өйрәтү; проблемалы сорауга җавап табу һ. б.


4 нче дәресне М.Мәһдиевнең тормыш юлы һәм иҗаты турында алган белемнәрен тикшерү дәресе итеп оештырам.

Шулай итеп, дүрт дәрес эчендә М. Мәһди-еь иҗатына күзәтү үткәрелә, бер әсәре дәреслектә бирелгәнгә караганда мөмкин кадәр киңрәк өйрәнелә һәм белемнәр мөстәкыйль эштәге сораулар ярдәмендә системага китерелә, хәтердә ныгытыла.

3 нче дәреснең эчтәлеге белән танышыйк.

Дәрес барышы.

I. Оештыру, дәресне башлау.

II. Белемнәрне актуальләштерү.

1. Шәхси биремнәр үтәү (4 укучының такта янында эшләве). 1 нче бирем.

Туган як

Китап киштәсе

(Язучының кыскача биографиясен язарга.)

(Әдипнең әсәрләрен санап чыгарга.)

Әсәргә анализ

Мактау тактасы

кыскача

анализ

(Әсәрләргә ясарга.)

(Әдипнең мактаулы исемнәрен язарга.)

• Укучылар белән фронталь эш. «Мин — сиңа, син — аңа» уены.

Уенны укытучы башлый:

— Лена! М. Мәһдиев кем ул?

— М. Мәһдиев — татар халкының күренекле язучысы. Саша! М. Мәһдиев кайда һәм кайчан туган?

— М. Мәгдиев Татарстанның Арча районы Гөберчәк авылында 1930 елның 1 декабрендә туган.

(Шул рәвешле класстагы һәр укучы сорауга җавап бирә һәм үзе дә иптәшенә сорау бирергә өйрәнә. (Диалогик сөйләм.)

Көтелгән сораулар.

— Әдип кайда укыган, белем алган? Ул хәрби хезмәттә булганмы? Ул кайда хезмәт иткән? М.Мәһдиев кем булып эшләгән? Ултагын нәрсә белән шөгыльләнгән? Аның нинди әсәрләрен беләсез? Кайсы әсәре өчен аңа премия бирелде? Аның әсәрләре нәрсә турында? Әдипнең мактаулы исемнәрен әйтегез. М.Мәһдиев иҗатына багышлап кайда музей ачылган?

2. Тактадагы язмаларны тикшерү. (Такта янында эшләүче укучылар, язмаларына карамыйча, үз темасына телдән чыгыш ясый. (Монологик сөйләм.)


3. Ситуатив бирем. Күз алдыгызга шундый күренешне китерегез:

— Берегез китапханәдән (мәктәптән) кайта, ди. Икенчегез (авырып, мәктәпкә килми калган, башка мәктәптә укый) аңа очрый. Очрашучылар арасындагы әңгәмәне төзегез. Диалогны М. Мәһдиев иҗаты белән бәйләгез.

III. «Торналар төшкән җирдә» әсәре буенча эшне дәвам итү.

1. Үткәннәрне искә төшерү.

— Без «Торналар төшкән җирдә» әсәрен укый башладык. Әсәр нинди жанрда язылган (повесть,).

— Повесть кереш сүз белән башлана, аерым-аерым кыска бүлекләрдән һәм соңгы сүздән тора. Үткән дәрестә әсәрнең башлам өлешен — кереш сүзне укыдык. Искә төшерик.

Әңгәмә.

— Автор әсәрдә нәрсә турында сөйләргә тели?

— Повесть кайда языла башлады, ди?

— Әсәрне яза башлавының сәбәбен автор ничек аңлата?

— Мәдәният уртаклыгын әдип нәрсәләрдә күрә? (Таблица тутыру.)

Дөнья мәдәниятендә.

1. Джинсы кияләр.

2. Ат ите диетик ит дип санала.

3. Катыкны йокы алдыннан махсус эчәләр.

4. Устав. 1 нче бүлек, 25 нче пункт.

Татар халкы мәдәниятендә.

Киндер күлмәк-ыштан кигәннәр.

Ат итенең файдасын белгәннәр.

Катык — милли ризык (эчемлек).

Халык гадәте.

5. Борынгы Греция- Монысы балалар да дә, күләгәне аяк атла- булдыра торган эш. мы белән үлчәп, вакытны белгәннәр.

2. Әсәр өйрәнүне дәвам итү.

— Әдип өстәл артында үзеңне дөрес тоту, чисталык-пөхтәлек, тәртиплелек турында, әтисе өйрәткән кагыйдәләрне, халыкның гореф-гадәтләрен һ.б. турында да язган.

Төркемнәрдә эш.

(5 төркемгә әсәрдән биш өзек бирелә. Аларны укырга, тәрҗемә итәргә, эчтәлеген сөйләргә кушыла. Һәр өзек эчтәлегенә туры килә торган рәсемнәр тәкъдим ителә.)

1 нче карточка.

Безнең авыл балаларының бик матур бер гадәте бар иде: савыт тулгач, өстенә, сабагы-тәлгәше белән өзеп, сабаклы җиләк утырта идек. Анысы кайтып кергәч тә — әнигә. Әни җиләге. Бу —изге. Бу — һәр балада бар.


2 нче карточка.

Менә сабантуй вакытлары җитә. «Фәлән колхозда фәлән көнне сабантуй икән», дигән хәбәр бөтен авылны «дерт» итеп аякка бастыра. Менә авылга берәм-берәм кунаклар кайта башлый. Ни арада, кем хәбәр иткән! Нәкъ шул сабантуй атнасына кайтып төшәләр.

3 нче карточка.

Әти һәр язны беркөнне шатланып өйгә керә һәм әйтә:

— Үзебезнең сыерчык килгән... .

Моны без барыбыз да шатланып каршы алабыз. Үзебезнең сыерчык килгән! Үзебезнеке!

4 нче карточка.

Сиңа мөнәсәбәт каян башлана? Колхоз идарәсе янына син килеп җиткән моменттан. Җәяүләп, әлсерәп килеп кер. Велосипедта кил. Атка утырып кил. Машинада кил. Шуның һәрберсенә аерым бер мөнәсәбәт.

5 нче карточка.

Торналар шунда минем тормышымнан нәрсәнедер алып киттеләр. Мин, үкенечле караш белән күккә күз юнәлтеп, авызымны ачып тордым. Их, нигә ашыктым соң? Ник тыныч кына карап тормадым? Гомерләр узган саен, еллар өстәлгән саен мин шул ашыгуымның очраклы булмаганын, ә табигать биргән бер гадәт икәнен төшендем. Мин, бик күп нәрсәне шулай уйлап бетермәгән көе, ашыгып эшләп, ахырдан авыз ачып карап кала торган бер кеше булып формалаштым. Шулай да торналар төшкән ул басу мәңгелек матурлык, шигърият чыганагы булып минем хәтеремә уелып калды.

IV. Белемнәрне ныгыту.

1. Карточкалардагы өзекне укып, тәрҗемә итү, рәсемен табып, өзекнең эчтәлеген сөйләү.

2. Проблемалы сорау — бирем:

— Әсәр кереш сүз белән башлана, аны дәреслектән укыдык (рәсем күрсәтелә), аерым бүлекләрдән һәм соңгы сүздән тора. Карточкаларның берсендә «Соңгы сүз» дигән бүлектән өзек китерелгән. Шул карточканы табып күрсәтегез. Аңа туры килгән рәсемне табыгыз. Үз сүзләрегез белән эчтәлеген сөйләп бирегез.

V. Йомгаклау.

— Шулай итеп, без Мөхәммәт Мәһдиевнең «Торналар төшкән җирдә» әсәренең эчтәлеге белән кыскача булса да таныштык.

— Бу әсәр нәрсә турында?

— Ул бүген дә әһәмиятен югалтмаган. Ни өчен?

VI. Өйгә эш: әсәрне кабат укып чыгарга; М. Мәһдиев иҗаты буенча мөстәкыйль эшкә әзерләнергә.




<< предыдущая страница   следующая страница >>