https://electroinfo.net

girniy.ru 1 ... 11 12 13 14 15 ... 20 21

Тема: Ш.Рәкыйповның "Чәчәкләр сөйли белә" повесте буенча йомгаклау дәресе


Максат: Фашизм белән көрәштә Александр Матросов һәм Газинур Гафиятуплинның тиңсез батырлыгын кабатлаган Барый Шәвәли-

евнең бала чагы, мәктәп еллары, яшьлеге белән танышу аша героик характерының формалашуын күзәтү, батырлык эшләүнең чыганаклары турында уйлану; Әсәрнең ни өчен "Чәчәкләр сөйли белә" дип аталуын ачыклау; Укучыларда ил, халык азатлыгы өчен дошманга каршы сугышта һәлак булган каһарманнарга карата горурлык һәм хөрмәт хисләре уяту, патриотик тәрбия бирү.

Җиһазлау: Ш.Рәкыйповның тормышы, иҗат юлына багышлап чыгарылган стенгазета, китаплары күргәзмәсе, әсәргә бәйләнешле иллюстрацияләр, рәсемнәр, фотосурәтләр, А.Матросов, Г.Гафия-туллин, Б.Шәвәлиев портретлары, "Чәчәкләр — сәгатьләр" дип исемләнгән плакат, мультимедиа, видеоязмалар.

Дәрес барышы:

I. Оештыру өлеше.

Укытучы сүзе. Хәерле көн, укучылар. Алдагы дәресләрдә без сезнең белән Ш.Рәкыйповның тормыш юлы, иҗаты белән таныштык, "Чәчәкләр сөйли белә" повестен укыдык. (Стенгазета күрсәтелә).

Бүгенге дәресебездә Александр Матросов һәм Газинур Гафиятуллин-ның тиңсез батырлыгын кабатлаган Барый Шәвәлиевнең героик характерының формалашуын күзәтербез, батырлык эшләүнең чыганаклары турында уйланырбыз. Әсәрнең ни өчен "Чәчәкләр сөйли белә" дип аталуын ачыкларбыз.

//. Ш.Рәкыйповның иҗаты турында кабатлау.

Укучылар, искә төшереп китик әле.

- Ш.Рәкыйпов, язучы буларак, киң катлам укучыларга кайсы жанрда иҗат ителгән әсәрләре белән киңрәк билгеле, таныш?

- Ш.Рәкыйповның бу жанрда иҗат иткән хикәя, повесть, романнарның барысын да нинди үзәк тема берләштерә?

- Аның әсәрләренең үзенчәлеге нидә?

"Чәчәкләр сөйли белә" әсәре өстендә эш.

Укытучы. "Чәчәкләр сөйли белә" әсәре 1967 елда басылып чыга. Бу — автор үзе соңыннан "Каһарманнар эпопеясы" дип атаган повестьлар сериясенең беренче китабы. Повестьның керешендә мондый сүзләр бар: "Бездә батырларның сугышчан юлын сөйләгән китаплар шактый. Ә менә


аларның бала чагы, мәктәп еллары, яшьлеге — гомумән, батыр булып формалашуы турында азрак языла шикелле". Язучының болай әйтүе бер дә юкка түгел, яшьтәше образы яшь укучыны ныграк җәлеп итә.

Әсәр буенча фикер алышу.

1. Барый Шәвәлиевнең бала чагы, мәктәп еллары, яшьлеге турында сөйләшү.

Кем ул Барый Шәвәлиев?

- Тегермәнлек авылында туып-үскән Александр Матросов һәм Газинур Гафиятуллинның тиңсез батырлыгын кабатлаган егет.

Кемнәр ул Александр Матросов һәм Газинур Гафиятуллин, алар нинди батырлык эшләгәннәр? (Александр Матросов һәм Газинур Гафиятуллин портретлары күрсәтелә).

- Александр Матросов һәм Газинур Гафиятуллин Советлар Союзы Геройлары, алар үз күкрәкләре белән амбразура каплаганнар.

Барый Шәвәлиев нинди гаиләдә үскән? Әти-әниләре нинди кешеләр булганнар? (Әнисенең фотосүрәте күрсәтелә).

- Барый эшчән, намуслы гаиләдә үскән. Әти-әниләре гади кешеләр булганнар. Әнисе һәрвакыт сабыр һәм мөлаем, әтисе кырыс чырайлы.

Алар гаиләдә ничә бала тәрбияләнгәннәр?

- Алар гаиләдә өч бала тәрбияләнгәннәр, энесе Габделвәли һәм сеңелесе Рәхилә, Барый иң олы бала булган.

Мәктәптә Барый ничек укый? Ул нинди укучы була? Аның нинди уңай

сыйфатлары бар? (Мәктәп рәсеме күрсәтелә).

- Ул мәктәптә яхшы укый. Җиденчене тәмамлаганда аның рус теленнән кала барлык фәннәрдән "отлично" була.

- Барый сабыр, беркайчан да зарлана белми, пөхтә, матур яза торган зирәк акыллы, тыныч, игътибарлы, ихтыяр көчле, ярдәмчел.

- Әнисенә һәм Алма апасына укыр-га-язарга өйрәнергә ярдәм итә.

- Барый тыйнак, үз-үзенә таләпчән, башкаларны хөрмәт итә.

- Әнисенә булыша. Самовар чистарта, су ташыр өчен арба ясый.

Иптәшләре Барыйга нинди мөнәсәбәттә булалар? (Рәсем күрсәтелә).

- Иптәшләре Илһам, Гадел, Сәпәй (Сәмигулла) өчен ул командир була. Алар аның сүзен тыңлыйлар, ул әйткәнне үтиләр, ул кушканча ант итәләр.


Барый яшьтән үк үзен ничек чыныктыра?

- Ул Суворов турында китап укыган була. "Ул, үзен чыныктыру өчен, саламга ятып йоклаган. Ахырдан генерал булган бит шул кеше, әти!" (147 бит). Барый да мамык мендәрне алып ыргытып, мендәр урынына баш астына иске бишмәт сала. Сабантуйга әзерләнә. Иртән-иртүк торып, салкын су белән юына, капчык киеп йөгерә, тирләгәнче күнегүләр ясый. Аның ихтыяр көче бар. Сабантуйда беренчелекне ала. (Рәсем күрсәтелә).

Барый идарәдә эшли башлагач, аның нинди сыйфатлары ачыла?

- "Барый исәп-хисапка мәктәптә чакта ук бик һәвәс иде. Шалт-шолт иттереп счет тарта белүе дә бик ярап куйды. Кыскасы, идарәдә эшли башлавына биш-алты ай үтәр-үтмәс, ул хисапчы ярдәмчесе вазифасын "су кебек эчә" иде инде. Колхозчылар да, председатель Нәҗип Гарипов та егеттән бик канәгать иделәр. Эчми, тартмый, ут кебек өлгер, пөхтә... Ул хәтта Барыйны баш бухгалтерлар курсына укырга җибәрергә ниятләвен дә сиздерде. Ләкин укырга китәргә туры килмәде Барыйга." (151 бит). Сугыш башланды.

Нурҗиһан белән Барый арасындагы мөнәсәбәтләр турында ни әйтерсез?

- Нурҗиһан Барыйны бәләкәй чактан ук ошатып йөри. Ул чая, шаян, кара күзле матур кыз була. Ул я төртеп, я сугып китеп, игътибар сорый. Барый җиденче классны бе-

7җиһан аны үзләренә чакырып сөйләшә, укырга керә алмыйча кире кайтуын тели. Ә үзе Барый сугышта чакта икенче кешегә кияүгә чыгып куя.

Барый чәчәкләр белән кайчан кызыксына башлый? Аның чәчәкләр яратуы ничек сурәтләнә, кайда күренә?

- Барый чәчәкләр белән яшьтән кызыксына башлый, ярата. Бәләкәй чагында сабан ашлыгы урган вакытта Барыйга Габделвәлине карарга калдыргач, ул түтәл ясап, шунда чәчәкләр җыеп кайтып утырткан, мичкәдәге суны сибеп бетергән, бәбине дә чәчәкләр арасына балчык эченә утырткан. Бала үзле балчык белән бетен өс-башын, битләрен буяп бетергән, тәртә башындагы тимергә бәреп, маңгаен канаткан...

- Сәмигулланың туган көненә дә бер банка гөл бүләк иткән иде.


- Дүртенче классны тәмамлагач, укытучысына болын чәчәкләре бәйләме бүләк итте.

- Алар йортына килеп кергәч үк, бакчада чәчәкләр үсеп утыра.

- Әсәрдә шундый юллар бар: "Йөзе көләч, күңеле кояш кешеләр һәрвакыт чәчәк яраталар."

- Укытучы Галим абыйлары оештырган түгәрәккә йөреп, ул чәчәкләргә карап, төгәл итеп вакытны билгеләргә дә өйрәнә. ("Чәчәкләр — сәгатьләр" плакаты күрсәтелә).

- 2 нче майда туган көне булуын истә калдырып, Ольга апасына (Ольга Санфировага) зәп-зәңгәр кыңгырау чәчәкләр бәйләме тапшырта.

Сезнеңчә, Барыйның батыр булып формалашуына, аның героик характеры формалашуына кемнәрнең тәэсире, йогынтысы була?

- Минемчә, иң беренче чиратта, әтисенең йогынтысы булган. Гани абый эшчән, намуслы кеше. Ул улына: "Шәвәлиевләр нәселе икәнлегеңне беркайчан исеңнән чыгарма. Үлгәндә дә Шәвәлиевләр нәселенә тап төшерми торган бул,"—дип әйтә.

- Барый сабан туена әзерләнергә уйлагач, әтисе аңа таяныч була. Ул иртән салкын су белән юынырга куша, капчык биреп, ничек йөгерергә кирәклеген аңлата, аңа куәт бирә. Ул иртән иренмичә, йокысыннан торып, Сабантуйга әзерләнә, аңарда ихтыяр көче була һәм ул беренчелекне ала.

- Минем уйлавымча, укытучысы Галим абыйның йогынтысы бик зур булган. Малайларга: "Батырлык, тәвәкәллек тәрбияли торган уеннар кирәк безгә," — ди. (112 бит.) Галим

абыйлары уеннарның файдалысын

— батырлык тәрбияли торганнарын уйнарга куша, уйнап батыр булырга өйрәтә. (146 бит.) Пионервожатый Халидә белән сөйләшүдә Галим абый: "Дөрес юнәлеш биреп тәрбияләсәк, менә дигән геройлар үсәр,"

— ди. (108 бит.) "Ватанны эчке һәм тышкы дошманнардан саклау өчен, безгә батыр солдатлар һәрвакыт кирәк булачак. Кайсы малай батыр булырга хыялланмыйдыр." (109 бит.) "Педагог мәктәптә үткән еллар саны белән түгел, ә ил күгенә җибәрелгән кыю лачыннары белән горурланырга тиеш," — дип әйтә. (110 бит.) Галим абыйсы Барыйга кешеләр ихтирамын казану өчен дүрт кагыйдә барлыгын әйтә. (175 бит.) (Әсәрдән таптырып укыту).


- Малайлар алка кидереш, төз атыш уеннарын уйныйлар, "разведчиклар" булып йөриләр.

Бала чакта Барый нинди батырлыклар эшли?

- Сапыйны усал кәҗә тәкәсе сөзүдән коткара, мөгезенә ләгән киертә. (Рәсем күрсәтелә).

- Низами Габбасны чәнечкәч, каравыл кычкыра, халык җыя.

2. Сугыш чоры турында сөйләшү.

Сугыш дигән яман хәбәр нәтиҗәсендә авылда нинди үзгәрешләр була? ("Родина-мать зовет" плакаты күрсәтелә).

- "Тегермәнлектән беренче көнне үк утызлап кешене озаттылар. Аннары көн саен шул хәл. Колхозда ныгытып эшләр кеше, рәтле ат калмады. Карт-коры, малай-шалай, кыз-кыркын кырда кунып-төнеп эшләделәр, ат урынына сыер җиктеләр, ипи урынына туяр-туймас бәрәңге ашадылар. Түзде халык, ыңгырашмады. Фронт сораганның барысын да бирә торды." (227 бит.) (Әсәрдән таптырып укыту).

3. Барый Шәвәлиев — солдат.

Барый Шәвәлиевнең сугышка китүе, сугышта булуы турында сөйләтү. (Барый Шәвәлиев — солдат портреты күрсәтелә).

1943 нче елда Барый да солдат булды...

(Листовка күрсәтелә).

(Нур Әхмәдиевнөң "Амбразура" шигыре укыла. Видеосюжет.)

Кара кырның канлы кара күзе

Карап тора кайнар ут чәчеп.

Ам-бра-зу-ралар,

Ары китеп булмый,

Урап үтеп булмый,

Алга таба булмый юл ачып.

Яу мәйданы кайнар казан кебек,

Көйдермәгән бер дә кыры юк.

Ам-бра-зу-ралар,

Пуля кайный тора,

Үлем сайлый тора,

Ярты рота калды кырылып.

Шул сызыкта туктап калыргамы,

Үтәмичә хәрби антыңны?

Ам-бра-зу-ралар,

Инде сафлар сирәк,

Нинди көчләр кирәк

Сүндерергә шушы ялкынны?

Батырларның ура тавышыннан

Ут төкергән дзот тетрәде.

Ам-бра-зу-ралар,

Алга китәр өчен,

Сытып үтәр өчен

Калкан булды солдат күкрәге.


Укытучы. Җиңү зур корбаннар таләп итте. Татарстанның 560 меңнән артык улы һәм кызы илне сакларга китте, аларның 250 меңнән артыгы кире әйләнеп кайта алмады, сугыш кырларында ятып калды.

Бөек Ватан сугышы беткәнгә инде шактый вакыт узып бара. Әмма сугыш хатирәләре, дошманга күкрәк киереп каршы торган, изге җиребезне илбасарлардан саклап калган, аның иминлеге өчен гомерләрен дә кызганмаган каһарманнар һичкайчан онытылмас.

Сугышның афәт җиле һәр гаиләгә кагылды. Бөек Җиңү миллионнарча корбаннар исәбенә яуланды. Бөек Ватан сугышына районнан 17000 нән артык кеше киткән, 8509 якташыбыз фронтта һәлак булган. Районыбыздан ике кешегә Мотыйк Әхмәдуллин һәм Никита Токарликовка Советлар Союзы Герое дигән исем бирелгән. Президентыбыз М.Ш.Шәймиев Указы һәм Министрлар кабинеты карары нигезендә нәшер ителгән "Хәтер" китабында һәм "Батырлар китабымда сугыш кырында ятып калган як-ташларыбызның исем-фамилияләре бирелгән. Без аларны данлыйбыз, хөрмәт белән искә алабыз.

("Батырлар онытылмый" дип исемләнгән видеосюжет күрсәтелә).

IV. Әсәр ни өчен "Чәчәкләр сөйли белә"дип атала? (Тактадагы сорауга дәфтәрләрдә язма рәвештә җавап бирү).

- Чәчәкләр чыннан да сөйлиләр, аларга карап вакытны белеп була. Барый моны Галим абый оештырган түгәрәккә йөреп өйрәнә. ("Чәчәкләр — сәгатьләр" плакаты күрсәтелә).

- "Чәчәкләр җилдә тирбәлә, чәчәкләр ир-егеткә булган ил ихтирамы турында сөйлиләр..." Чәчәкләр сугыш кырында ятып калган каһарманнарның батырлыгы турында сөйлиләр.

Укучылар, кайсы шагыйрьнең чәчәкләр белән бәйле шигыре бар? Анда чәчәкләр нәрсә турында сөйлиләр?

- Герой-шагыйрь М.Җәлилнең "Кызыл ромашка" шигырендә ромашка, үзе янына бер батыр сугышчының ятып, 15 укчыга каршы көрәшүе турында сөйли. Таңда аның кулбашы яралана һәм аның батыр ал каны ромашканың чукларына тама.

"Чәчәкләр" шигырендә чәчәкләрнең сугышлар булган, күп батыр тормышлар киселгән җирдә үсеп чыгуы турында сүз бара. Автор балаларны чәчәкләр белән чагыштыра.


(Әлмәт язучылар берлеге җитәкчесе Д.Салиховның Ш.Рәкыйпов һәм "Чәчәкләр сөйли белә" әсәре турында фикере язылган видеотасма күрсәтелә).

Батырлык турында сөйләшү.

Эпиграф

Батырлык! Нәрсә соң ул батырлык? Газинурлар, Матросовлар шикелле күкрәгең белән дошман амбразурасын каплаумы, әллә үзең ач чакта соңгы сынык икмәгең белән бүлешүме? Кешеләр төрле-төрле булган кебек, батырлык та күп төрле шул. (Ф.Яруллин. Җилкәннәр җилдә сынала: Сайланма әсәрләр. — 1 том. — 272-273 битләр.)

Сорауларга җавап бирү, бирем

үтәү (Төркемнәргә сораулар язылган битләр таратыла).

- Нәрсә ул батырлык?

- Батырлык эшләү өчен нинди сыйфатларга ия булырга кирәк?

- Батырлыкны тыныч тормышта эшләп буламы?

- Батырлык турында нинди әсәрләр укыганыгыз бар?

- Батырлык турындагы мәкальләрнең дәвамын әйтегез, эчтәлеген (мәгънәләрен) аңлатыгыз.

Мәкальләр

Батыр яуда ...

Батырлыкта —...

Батыр үзе өчен туар,...

Ат — дагасыз,...

Батыр туса — ил бәхете,...

Батыр әйтмәс,...

Батырга үлем ...

Батыр үзе үлсә дә,...

Ефәк билбау — бил күрке, ...

Батыр даны — ил телендә,...

Мәкальләрнең дәвамнары: ... матурлык, ... беленер,... батыр ярасыз булмый, ... кеше өчен үләр, ... әйтсә

- кайтмас,... яңгыр яуса — җир бәхете, ... исеме үлмәс,... юк,... куркак уе

— гел үлемдә, ... батыр егет — ил күрке. _

vi. Йомгаклау.

- Укучылар, без сезнең белән бүгенге дәресебездә нәрсәләр белдек, нинди мәгълүмат алдык?

- Барый Шәвәлиевнең героик ха-

рактеры бала чагыннан ук формалаш кан, ул үзен яшьтән үк чыныктырган.

- Аның батыр булып формалашуына әтисе, Галим абыйсы, иптәшләре йогынты ясаганнар.

- Бөек Ватан сугышына районыбыздан күп кешеләр киткән, күбесе яу кырында ятып калган. Районыбызда ике Советлар Союзы Герое булган: Мотыйк Әхмәдуллин һәм Никита То-карликов.


- Әсәрнең "Чәчәкләр сөйли белә" дип аталуында тирән мәгънә бар.

- Батырлыкны сугыш вакытында гына түгел, тыныч тормышта да эшләп була.

- Батырлык эшләү өчен нинди сыйфатларга ия булырга кирәклеген белдек.

vii. Өй эше бирү. Иҗади эш.

1. Әби-бабаларыгызның сугыш чорында эшләгән батырлыклары турында языгыз.

2. Тыныч тормышта эшләнгән батырлыклар турында "Батырлык дәвам итә" дигән темага язма эш үтәгез.

viii. Билгеләр кую.

Тема: ИСЕМ ФИГЫЛЬ

Максат: исем фигыль, аның ясалышы, кулланышы, үзенчәлекләре турында мәгълүмат бирү; исем фигыльләрне тексттан табарга өйрәтү: укучыларның фикерләү сәләтен үстерү; әхлакый тәрбия бирү. Җиһаз: таблица, исем фигыльнең моделе, биремле карточка. Материал: Җырлар җыентыгы, дәреслек.

Дәрес барышы

1. Оештыру моменты. Исәнләшү.

2. Белемнәрен тикшерү: Өй эше 1нче- мәҗбүри: 115нче күнегү. Тек-

стан хикәя һәм боерык фигыльләрне күчереп язарга.

2нче - ярым иҗади: Бер үк җөмләдә хикәя һәы боерык фигыльләрне кулланыл биш җөмлә язарга.

.3 нче - иҗади: Хикәя һәм боерык фигыльләрне мөмкин кадәр күбрәк кулланып якын дустыңа хат язарга.


  1. Актуальләштерү. Биремле карточкалар белән эш.

Әнкәй безне Сөннән алып кайткан

Сөн суында юган иң элек.

Бишек җырын җырлап төннәр буе,

Без үскәнне көткән тилмереп.

Шигырь юлларыннан исем һәм фигыльләрне сайлап язарга.

Эшләнгән эшләрен тактада (таблицада) бирелгән әзер җавап белән чагыштыралар. (Үзбәя)

Сайлап алынган сүзләргә нигезләнеп, исем һәм фигыль турында алган белемнәрен искә төшерү.(Җавапларны таблицага яза баралар).


Сораулар:

- Исем нәрсәне белдерә?

- Исем нинди сорауларга җавап бирә?

- Исем нәрсәләр белән төрләнә?

- Фигыль нәрсәне белдерә?

- Нинди сорауларга җавап бирә?

- Фигыль нәрсәләр белән төрләнә?

- Фигыльнең ничә төркемчәсе бар?

- Кайсы фигыль төркемчәләрен, аларга хас булган билгеләрне

өйрәндек?

- Укучылар.сез ничек уйлыйсыз,б-үгенге дәрестә фигыльнең кайсы

төркемчәсен өйрәнербез?

(Укучылар дәреснең максатыһ ачыклыйлар). (Үзбәя)

Дәфтәрләргә число, тема языла.

З.Яңа белемнәр формалаштыру

1. Бүгенге дәрестә исем фигыль төркемчәсен өйрәнәчәкбез.

Бу фигыль исем һәм фигыль билгеләрен йөртә. Исем һәм фигыль билгеләрен карап үттек.

Хәзер кабатлаган белемнәребез^ нигезләнеп, исем фигыльгә билгеләмә биреп карыйк.

Исем фигыль: Ч.Исем кебе*- з белән төрләнергә тиеш?(сэи № тартым)

2.Фигыль кебек нәрсәне белдерергә тиеш? (эш- хәл, хәрәкәт

3.Фигыль кебек нинди формаларда булырга мөмкин?(барлык. Юклык)

4.Фигыль кебек нәрсә белән төрләнергә тиеш?(юнәлеш)

Модель куела:

2.Тактадагы текстны* Мөстәкыйль эшләп чыгу.Әниләр көне якынлашуын искәртеп китү.

Әни! Бу сүзне әйтүгә, иң якын кадерле кеше күз алдына килә.

Тууың, яшәвең белән иң беренче син әниең алдында бурычлы. Сөю, ярату кебек төшенчәләр сиңа ана сөте белән керә. Начар эшләсен, белән бу изге кешеңнең күз яшьләрен түктерү, әйткән сүзләрен тыңламау, олыламау - зур гөнаһ.

Билгеләмәгә туры килгән сүзләрне (исем фигыльләрне) сайлап язарга. Мәгънәле кисәкләргә таркатып язарга, кушымчаларын билгеләргә, әйт-ү-гә: -ү-?, гә-Ю.к.;

ту-у-ың: -у-? ың-2нче зат берл.сан тартым кушымчасы;

ал-у-лар-ың: -у-? -лар-күп. сан кушымчасы, -ың-2нче зат тарт. куш-сы. һ.б.


Димәк, исем фигыль исем кебек нәрсә белән төрләнә?(укучылар җавабы)

Фигыль кебек нәрсә белән төрләнә?(укучылар җавабы)

Исем фигыль нинди кушымча ярдәмемдә ясала? (Үзбәя)

Дәреслектәге кагыйдәне укыйлар:

Хор белән кычкырып укыйлар.

Ярым пышылдап үз-үзләренә укыйлар.

Ныгыту.

Күнегү .....

Йомгаклау.

Өй эше.



<< предыдущая страница   следующая страница >>