https://electroinfo.net

girniy.ru 1 ... 9 10 11 12 13 ... 20 21
Тема: Хәл фигыль төрләре


МАКСАТ: Дидактик хәл фигыль төрләрен өйрәтү, аларны сөйләмдә кулланырга өйрәтү; Психологик хәл фигыльләрне сөйләмдә куллана белүне формалаштыру; ТӘРБИЯВИ: борынгы алкалар белән кызыксындыру; ҖИҺАЗЛАУ: борынгы алкалар һәм башка бизәнү әйберләренең рәсемнәре, кар точкалар. Сафиуллин, Фәтхуллин дәреслеге

ДӘРЕС БАРЫШЫ:

I. Ихтыяҗ тудыру этабы.

1. Өй эшен тикшерү. Иҗади эшләрен укыйлар.

Үзбилге.

2. Белемнәрне тикшерү.

а) фонетик диктант.

- сүзләрнең транскрипциясен языгыз: бөтен, авыз, борын, явыз, гарәп, ярык, авыррак. Тактада язылган белән чыгыштыру, үзбилге кую.

б) Тактадагы җөмләләрне тәрҗемә итү: Колагына алка таккач, әнием тагын даматурая. Бизәнү әйбере булганчы, алкалар изге талисман буларак кулланылганнар. Ювелир әйберләр кибетенә барып, алтын алкалар алдык. Кибеткә барышлый, туганыбызны очраттык һәм сөйләшә-сөйләшә, бергә киттек.

3. Уку мәсьәләсен кую

таккач Бу нинди сүзләр?

булганчы Алар ничек атала?

барып Шул сүзләрне сөйләмдә дөрес куллана белергә

барышлый өйрәнү - безнең дәресебезнең максаты.

сөйләшә- сөйләшә


4. Үзбилге.

//. Эш-күнегүләр эшләү этабы.


1. Уку мәсьәләсен чишү. таккач булганчы барып барышлый сөйләшә-сөйләшә

а) Кушымчаларын табу Үзбилге.

б) Таблица тутыру, кагыйдә чыгару Хәл фигыль


1 төр

-ып/ -еп

2 төр

-а/-ә

Зтөр

-гач/ -гәч

4 төр

-ганчы/ -гәнче


5 төр

-ышлый -ешли

-п

-ЫЙ/-И

-кач/-кәч

-канчы/ -кәнче




Үзбилге.

2. һәрбер төргә мисал китереп язу. Үзбилге.

3. Җөмлә төзеп әйтү. Үзбилге.

4. Җөмләләрне уку. тәрҗемә итү, хәл фигыль табу. 120 бит. 2нче күнегү. 5-8 җөмләләр.

Тикшерү Үзбилге.

5. Төркемнәрдә эш. Сүзтезмәләр белән җөмләләр төзү:

эшкә барып, эшкә баргач, эшкә барганчы, эшкә барышлый, эшкә бара-бара, эшкә бармыйча, эшкә бармагач. Тикшерү. Үзбилге.

6. Мәкальләрне укыгыз. Хәл фигыльләрнең кулланышып аңлатыгыз. Индивидуаль эш. 4нче күнегү, 121 бит.

Тикшерү. Үзбилге.

7. Төркемнәрдә эш. Русчадан татарчага тәрҗемә итәргә.

Карточкалар буенча эш. Тикшерү. Үзбилге.

8. Төркемнәрдә эш. Бүгенче көн белән бәйләп, хәл фигыльләр кертеп җөмләләр төзегез.

Тикшерү. Үзбилге. III. Рефлексия-үзбәяләү этабы.

1. Хәлләрнең төрләрен хор белән әйтү (тышкы рефлексия)

2. Төркемдәгеләргә әйтү (тышкы рефлексия).

3. Эчтән кабатлау (эчке рефлексия)

4. Хәл фигыльләргә мисаллар китерү.

5. Үзбилге.

6. Дәрескә гомуми үзбилге чыгару.

7. Өйгә эш:

1 уровень-дәреслектән-№1,120 бит - тексттан хәл фигыльләр кергән җөмләләрне табып күчереп язарга, тәрҗемә итәргә.

2 уровень - ярым иҗади куллану - хәл фигыль кергән 3 мәкаль табып язарга.

3 уровень - иҗади куллану - иҗади эш-хәл фигыль кертеп хикәя язарга.


Тема: Гаяз Исхакыйның "Сөннәтче бабай" әсәре


МАКСАТ: 1) Г. Исхакыйның тормыш юлын искә төшерү. 2) Язучының әсәрләренең барлау. 3) Туган илгә, милләткә мәхәббәт тәрбияләү.

ҖИҺАЗ: дәреслек, Г.Исхакый китаплары -1, 2,3 томнар. "Зиндан"китабы, Г. Исхакыйның "Милли фаҗига", "Тукай мәхәббәте", "Тукай мәрхүм"дигән истәлекләре, Минәхмәт Сәхәпов-ның "Золотая эпоха татарского ренессанса", "Исхаки и татарская литература 20 века" китаплары, Николай Фроловның "Трагедия народа"китабы, "Мирас"журналлары, "Мәгариф" журналы, "Сөембикә" журналыннан алынган рәсемнәр, портрет, "Республика Татарстан" газетасының 2005 нче елгы 22 ноябрь саны, такта, плакат, видео-тасма, дискета.

ДӘРЕС БАРЫШЫ

I. Кереш.

Укытучы сөйләме. Бүгенге көндә безнең күп кенә әдәби һәм рухи мирасыбыз чит илләрдә саклана. Соңгы елларда акрынлап булса да аны барлау, халыкка кайтару эше башланып китте. Онытылган, каһәрләнгән, хаксыз-га кимсетелгән язучыларыбызны эзли башладык. Г.Исхакый - шуларның берсе.

//. Үткән дәресне кабатлау.

Укытучы: 1878 нче елның 22 феврале безгә нәрсә турында сөйли?

Укучы: Г.Исхакый 1878 елның 22 февралендә Казан губернасында Чистай өязе Яуширмә авылында Гыйлаҗетдин мулла гаиләсендә туа.

Укытучы: 1902 нче ел Г.Исхакый иҗатында нәрсәсе белән аерылгысыз?

Укучы: 1902 елда "Ике йөз елдан соң инкыйраз" исемле публицистик повестен төгәлли.

Укытучы: 1904 нче ел?

Укучы: 1904 елда Казанга килеп, революцион хәрәкәткә кушылып китә. "Таң йолдызы" исемле газета чыгара башлый.

2) Укытучы; 1906 нчы ел әдип тормышында нинди борылыш ясый?

Укучы. 1906 елда Г.Исхакый хөкүмәткә каршы җинаятьтә гаепләнеп, кулга алына һәм Чистай төрмәсенә ябыла. Шунда "Зиндан" дигән автобиографик повестен яза. Аннары Архан-гел губернасына сөргенгә җибәрелә. Шушы шартларда "Солдат" повестен, "Теләнче кыз" романының икенче кисәген, берничә пьеса яза.


Укытучы: 1913 ел?

Укучы: Романовлар династиясенең 300 еллыгы уңае белән игълан ителгән амнистия нигезендә 1913 елда азат ителә.

Укытучы: 1917ел?

Укучы: 1917 елның 22 ноябрендә Уфада Милли Мәҗлестә катнаша. Ләкин ул мәсьәләнең хәл ителү рәвешен, совет властен кабул итә алмый һәм Ватаныннан китәргә мәҗбүр була.

Укытучы: 1939 нчы елда Г.Исхакый кайда яши башлый?

Укучы: 1939 елдан алып гомеренең соңгы көненә кадәр Төркиянең Истанбул шәһәрендә яши. 1954 елда Әнкара шәһәрендә үлә.

Укытучы: Без Г.Исхакыйны Иске Яуширмә авылында туган дидек. Аның авылына, үзенә багышланган шигырьләрне дә беләбез бит.

1. Исхакыйдай бөек әдипләрне

Халык күңеленнән яшермә

Син ич аның белән бүген шанлы

Авыл булдың, Иске Яуширмә.

Каз үләнен, юл тузанын таптап,

Синдә йөгереп үскән Исхакый.

Аның төсен монда һәрбер агач

һәрбер урам, һәрбер өй саклый.

Мәдрәсәңдә тырышып белем алган,

Синнән чыгып киткән Казанга.

Күзләренә яшьләр килгән аның

Китабына сине язганда. (А.Минһаҗева)

2. Яуширмәдә туып үскән Язучы Гаяз ага. Әсәрләрен укыганда Күзләрдән яшьләр тама! Гәүдәсе читтә калса да Җаны кайтты иленә Музей төзеп, һәйкәл коеп Куйыйк туган җирендә. (Ш.Хафизов) Ә хәзер Гаяз Исхакыйның туганнары, кызы турындагы мәгълүматларга тукталыйк. Укучылар рефератларын укыйлар.

1) Реферат "Исхакыйлар Сөембикәсе".

2) Г.Исхакый кызы Сәгадәт Чагатай

3) Укытучы өстәмәсе. Рефератлар буенча рәсемнәр, фортографияләр күрсәтеп өстәмә кертәм.

4) Ике туган абыйсы Касыйм Исхаков һәм аның гаиләсе турында сөйлим.

///. Физкультминут. Исә җилләр, оча кошлар, Килә коштай очасы. Күккә менеп, җиргә төшеп, Шук җилләрне кочасы. Яңгыр ява, ага сулар, Килә судай агасы Киң болында, урманнарда Куян кебек чабасы.


IV. Яңа теманы өйрәнү.

1) Дискетадан төрле чорда язылган әсәрләренә күзәтү үткәрү.

2) Видео-тасмадан өзек карау.

3) Нәтиҗә: Гаяз Исхакыйның кайсы гына әсәрен алсаң да үзе бер дөнья. (Укучыларга язучының әсәрләрен томлыклардан укырга, "Мирас" журналларыннан укырга тәкьдим ителә).

4) Бүгенге числоны, теманы язабыз.

5) Тактадан Гаяз Исхакый исемендәге премия лауреатларының исемлеге укыла.

(Тактада: Егерме җиденче октябрь.

Гаяз Исхакыйның "Сөннәтче бабай". Әсәр беренче тапкыр 1912 елда Казанда басыла. 1916 елда русчага тәрҗемә ителеп басыла. 1951 елда поляк теленә тәрҗемә ителә).

5) Әсәрне укый башлаганчы: Сөннәт, шәҗәрә, харам, гөбе, метрикә, мәхдүм, мотлакан, сүзләре тактадан укыла, мәгънәләре аңлатыла.

6) Әсәрдән өзекне укый башлыйбыз.

V. Өй эше. Нәсел агачын төзеп килергә. "Сөннәтче бабай" әсәреннән бирелгән өзекне укып, эчтәлеген сөйләргә өйрәнеп килергә.


Тема: Рафаил Төхфәтуллин "Балам көлүе"


МАКСАТ: 1. Язучының тәрҗемәи хәлен, иҗат үзенчәлекләрен искә төшереп узу. 2. "Нәсер" төшенчәсен ныгыту, татар теле буенча парлы сүзләрнең язылышын, сыйфат дәрәҗәләрен ныгытып узу. 3. Язучының бу әсәрдә әйтергә теләгән фикерен укучылардан таптыру. 4. Сәнгатьле уку өстендә эшләү. 5. Балаларда ата-анага хөрмәт,

мәрхәмәтлелек, игътибарлылык хисе тәрбияләү.

ҖИҺАЗЛАУ: 1. Язучының әсәрләреннән төзелгән күргәзмә, портреты.2. Дәрестә куллану өчен карточкалар, уен өчен "җиләкләр" (уен "Җиләкле алан" исемле).3. Магнитофон, бию көе, кулъяулык.4. Татарстан Республикасының картасы.

I. ДӘРЕСНЕ ОЕШТЫРУ

Кунаклар белән таныштыру.

Дәреснең темасын әйтү, балалар алдына максат кую.

- Без бүген сезнең белән Әлмәте-бездә яшәп, иҗат иткән Рафаил ага Төх-вәтуллин турында сөйләшүне дәвам итәрбез, аның әсәрен укырбыз, язучы әй-

тергә теләгән фикерне табарбыз һәм сәнгатьле уку өстендә эшләгәннән соң, иң якын кешеләребез, әти-әниләребез турында сөйләшербез. Яхшы җавап биргән укучыларны сувенирлар көтә. //. ӨЙ ЭШЕН ТИКШЕРҮ 1. Тактага игътибар итик һәм бу саннарга, даталарга аңлатма биреп китик.


1924 ел

Яңа Иябаш

1 гыйнварда Арча районында укытучы гаиләсендә туа




Яңа Кенәр

Авылында 9 нчы сыйныфны тәмамлый




Донбас/ Горловка/

ФЗӨ мәктәбендә укып шахтер һөнәрен үзләштерә, за-бойщик булып шахтада эшли.

1941 ел




Эвакуация белән туган ягына кайта, 10 нчы сыйныфны тәмамлый, тракторчы һөнәрен үзләштерә

1942 ел




Армиягә алына, 6 ай хәрби училищеда укый, фронтка җибәрелә.




Брянск, Орша, Рига

Шәһәрләре янындагы каты сугышларда катнаша, берничә тапкыр яралана





Күрсәткән батырлыклары өчен Кызыл Йолдыз ордены һәм медальләр белән бүләкләнә

1945 ел




Контузия алып, каты яралангач, туган ягына кайта

1948 ел




"Кызыл Татарстан" газетасында "Сабакташлар" исемле беренче хикәясе басыла

1957-59еп




Мәскәүдә Югары әдәби курсларда укый

1959 ел




Профессиональ язучылык белән шөгыльләнә башлый.




Әлмәт

Әлмәткә күчеп килә, иҗат итә




32

"Җәйге челләдә", "Күләгә", "Авылдашым Нәби", "Йолдызым" һ.б. повестьләре чыга. Күргәзмә белән эш




33

"Бөтнек исе" 70 еллык юбилеена чыкты




Казакъ

Күп әсәрләре төрле телләрдә басылып чыкты

1974 ел

"Җиләкле аланнар"

Повесте инглиз, француз, немец, испан, поляк, чех телләрендә басылып чыга



8


Әдәбиятны үстерү өлкәсендәге хезмәтләре өчен "Почет Билгесе" ордены белән бүләкләнә

1984 ел




Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исемгә лаек була

1994 ел




Вафат була. Р.Төхфәтуллин исемендәге премия булдырыла.

- Укучылар, димәк Р.Төхфәтуллинга ничә яшь тулыр иде икән? (2007 елның 1 гыйнваренда 83 яшь. Тактага язып кую)

2. Укучылар белән әңгәмә.

- Кеше гомере шушы бер тактага

сыйды да калды.

-Әйтегезәле, укучылар, кеше гомерендә бу даталар мөһимме, әллә башка нәрсәме? (Нинди эшләр калдырган, нинди исем, нинди нәсел, мирас кал-

дырган) буыннарга васыя- /г те). Шул очракта гына кеше яшәвенең мәгънәсе бар.

III. ЯЛ ИТҮ

"Җиләкле аланга" сәяхәткә чыгабыз. Музыка яңгырауга кулъяулык кулдан кулга күчә. Музыка тынгач, кулъяулык кемдә кала, шул укучы сорауларга җавап бирә.

Сораулар:

1.2005 нче елда кемнәр Р.Төхфәтуллин исемендәге премиягә лаек булды.

2. Р.Төхфәтуллин исемендәге премия кайчан булдырылды?

3. Әлмәттә Р.Төхфәтуллин исеме белән аталган нинди урыннар бар?

4. Р.Төхфәтуллинның нинди әсәре чит телләргә дә тәрҗемә ителгән?

5. Р.Төхфәтуллинның беренче әсәре ничек атала?

6. Р.Төхфәтуллин яшәгән урамны һәм йорт номерын әйтә аласыңмы?

7. Әлмәт язучылары арасында кемнәр Р.Төхфәтуллин турында шигырьләр иҗат иткән?

IV. ЯҢА ТЕМА ӨСТЕНДӘ ЭШ

- Без бүген сезнең белән, укучылар, язучының мирасыннан берсе "Балам көлүе" нәсере белән танышып үтәрбез.

- Нәрсә ул нәсер?


1. Сүзлек өстендә эш.

«бульвар» - нәрсә дигән сүз ул?

«шук» - сүзен аңлатып китегез (синонимнарын табу. Сүзлек дәфтәренә язып кую)

«сөремле мирас» - үлгәч башка берәүгә күчә торган мал-мөлкәт, байлык

- элекке буын культура эшлеклелә-реннән, үткән чордан калган мәдәният байлыгы, көнкүреш әйберләре.

- элекке буын белән хәзерге буын арасындагы охшашлык, уртак сыйфат.

"шук" - шаян, шаярырга, кызык, мәзәк ясарга ярата торган.

2. Укытучының үрнәк укып чыгуы (103 бит)

- Укучылар, әсәрне ничә өлешкә бүлеп булыр иде?

3. Укытучы куйган сорауга җавап табу.

- Әсәрдә нәрсә турында сүз бара? (Очрашулар һәм аерылышулар)

- Бу капма-каршы мәгънәдәге сүз (антоним дип атала)

- Аерылышмаса, очрашу була алмас иде. Әмма нинди аерылышулар була? (шатлык һәм кайгы алып килә торган аерылышулар була)

- Димәк, язучы шул аерылышулар турында яза. Әйдәгез, яңадан укып чы

гыик, якыннан танышыйк.

4. Укучылар эчтән укып чыгалар.

Бүлекнең чиген билгелиләр.

V. ЯҢА ТЕМАНЫ НЫГЫТУ, НӘСЕР ЭЧТӘЛЕГЕ ӨСТЕНДӘ ЭШЛӘҮ

1. Сәнгатьле уку өстендә эшләү.

- Укучылар, беренче өлешне нинди тавыш белән укыйбыз? Ни өчен? (күтәренке, сагыш катыш - шатлыклы).

- Ә икенче кисәкне ничек укыйбыз? Ни өчен? (басынкы тавыш, сагышлы, әрнүле, соңгы юлларны ышаныч белән)

- Тавышыгыз белән хикәягә үзегезнең мөнәсәбәтне белдерегез.

2. һәр өлешне кисәкләргә бүлеп уку, сорауларга җавап бирү.

- "Көлгәндә күзләреннән чып-чын шатлык нурлары, эчкерсез куаныч сибелә аның" дигән юлларны ничек аңлыйсыз? (эчкерсез - бескорыстный, куаныч - шатлык). Ни өчен шулай шатлана малай?

- Кемгә охшата автор ул малайны? Ни эшлисе килә аның? Ни өчен рәхмәт әйтә?

- Ни өчен кыз балага игътибар итә? Нәрсәгә төшенә язучы?

- Кызны елавыннан ничек туктата?

- Кызчыкка нәрсә тели?

- Нинди чагыштыру куллана? (май яңгыры артыннан ук балкыган кояш күк)

- Язучы нәрсә турында хыяллана? Нинди аерылышулар күбрәк булуын тели?

- Кем турында искә ала? Абыйсы кемне сагынгандыр? Нинди балалар күрә? Ул балалар ни өчен көлмиләр?

- Абыйсы балаларының көлмәүләренә нинди аерылышу сәбәп була? Нәрсәгә ышана автор? Ә сез ничек уйлыйсыз, укучылар? Җавапларны йомгаклап кую.

-Әйе, укучылар, сугыш беркемне дә читләтеп узмый. Беркемгә дә шатлыклы аерылышу алып килми, ятимлек, хәсрәт, кайгы алып килә.

3. Нәсердәге төп уй-кичерешне, хисне ачыклау.

-Укучылар, монда нинди хис турын-

да сүз бара? (сагыну)

- Сагыну хисе нинди кичерешләр аша чагылдырыла? (балаларын искә ала, аерылышуларның төрле булуы, абыйсының сугышта үлеп калуы, сугыштан җимерелгән авыллар, ятим балалар).

- Бу кичерешләр нинди уйга китерә? (Җирдә тынычлыкны сакларга кирәк, безгә шатлыклы очрашулар гына кирәк)

4. Р. Төхфәтуллинның балалары белән төшкән фотоларына игътибар итү.

-Укучылар, игътибар белән карагыз. Рафаил ага 5 бала атасы. Бу нәсерне ул Мәскәүдә әдәби курсларда укыйган-да яза. Өйдә аны ике улы һәм кызы әниләре Рәзинә апа белән өзелеп көтәләр.

Бульварда балаларны күрү, аның балаларын сагынуын тагын да көчәйтә. Язучының аларны өзелеп яратуы сизелеп тора. Шул вакытта туган көчле сагыну хисе шушы нәсерне язуга этәргеч була. Балаларны өзелеп яраткан кеше генә шундый хисне кәгазь битендә бирә ала. Рөстәм, Мансур, Фәридә, Азат, Ильяс - аерылышуның мәңгелеге дә була. 38 яшьтә Мансур үлеп китә. Тагын бер тапкыр кичерә авыр аерылышуны. Азат безнең мәктәптә укыды. 11 нче сыйныфта туганының оныгы укый.

5. Әдәбият дәфтәренә язу. Әйтеп яздырам:

Саф-саф, бала-чага, чем-кара, түп-түгәрәк, дөп-дөп, чын-чын, чырык-чырык, тирбәтә-тирбәтә, келт-келт.

- Ясалышлары буенча нинди төркемгә керә? (тикшерү) Ничек языла?

- Мәгънәләрен аңлыйсызмы? Исбат итегез, җөмлә төзеп карагыз.

- Укучылар, игътибар иттегезме икән, сагыну хисенең шундый нык булуын нинди сүз төркемен күбрәк кулланып безгә җиткерә, нинди дәрәҗәсен? (сыйфатның артыклык дәрәҗәсе) ( Вакыт булса сәнгатьле итеп укыту).

VI. ӨЙ ЭШЕ.

- Сезгә өйгә эш әдәбият дәфтәренә шул сыйфатларны күчереп язу. Сәнгатьле итеп укырга өйрәнеп килү.

Жо[гж Саяд

(Сыйныфның әзерлегенә карап "Әти-әнием-нең бәхетле картлыгы" темасына инша язарга бирергә мөмкин.)

VII. ДӘРЕСНЕ ЙОМГАКЛАУ.

1. Димәк, укучылар без сезнең белән бүген нәрсә турында сөйләштек?

- Язучының мирасын барлап карыйк әле. Үзеннән соң нәрсә калдырды соң ул? (изге исемен, улларын-кызларын. безгә рухи чишмә чыганагы булырлык әдәби әсәрләр)

- Ул үзенең балаларына ата җылысы, сөюен - мәхәббәтен биреп калдыра. Әти-әниләр генә безне яратырга тиешме? Кечкенә чакта ата-аналар гел безнең янда булыр төсле. Ә үскәч, үз мәшәкәтьләребез арта. Күпме ялгыз әниләр, әтиләр. Күпмесе картлар йортында балаларын бер күрергә тилмерә. Әдип: "Ата-ана һәм бала хисләре саекмаска тиеш", - ди. Сез моны яхшы аңлагансыздыр дип уйлыйм, моны миңа дәрестә катнашып, матур итеп җавап бирүегез әйтеп тора. Әниләрегезнең картлык көннәрен ничек күз алдына китерәсез?

2. Билге кую.

3. Дәресне мин Р.Вәлиуллинның 4 юллык шигыре белән тәмамлар идем.

Девон малы китәр,

Калыр җан байлыгы -

Елъязмадай калку әсәрләр.

Халык күңелендә ул җәүһәрләр

Дәверләрне кичеп яшәрләр.

(Үзе булса, шагыйрь "Мөхтәрәм әдибебез Рафаил абыйга" шигырен укый.)

Р.Төхфәтуллинның әсәрләре һәм исеме мәңге яшәр. Милләткә, халыкка игелекле хезмәт күрсәткән кеше үлемсез. Язучының гомере дәвам итә.

Ышанам, сез дә милләтнең үсешен тәэмин итәрлек буын булып үсеп җитәрсез.




<< предыдущая страница   следующая страница >>