https://electroinfo.net

girniy.ru 1 ... 8 9 10 11 12 ... 20 21
ТЕМА: Теләк фигыль.


МАКСАТ

Дидактик - теләк фигыльләр белән сөйләм телләрен баету; Психологик - теләк фигыльләрне сөйләмдә куллана белүне

формалаштыру; Тәрбияви - теләкне матур итеп билдерерә белүне тәрбияләү

ҖИҺАЗЛАУ : рәсем, карточкалар.

ДӘРЕС БАРЫШЫ I. Ихтыяҗ тудыру этабы.

1. Өй эшен тикшерү.

Укучылар иҗади эшләрен укыйлар.

2. Белемнәрне тигезләү.

а) фонетик күнегү.

[ә] әле, рәхмәт, әлбәттә [а] риза, каршы [ү] түгел.

б) Зат алмашлыкларын кабатлау

Берлек санда Күплек санда

I зат мин без

II зат син сез

III зат ул алар В) Рәсем буенча эш.

Син бар! Сез барыгыз!

Ул барсын! Алар барсыннар!

Бу нинди фигыльләр?

(боерык фигыльләр)

3. Уку мәсьәләсен кую -Үзебезгә үзебез боера алабызмы?

(юк, теләкне генә күрсәтә алабыз). Мы не можем сами себе приказывать,

но можем выразить желание что-то сделать. Как сказать: пойду-ка я или давайте пойдем. Выражать свое желание на татарском языке - наша учебная задача.

Шул фигыльләрне өйрәнү - безнең дәресебезнең максаты.

II. Эш-күнегүләр эшләү этабы.

1. Уку мәсьәләсен чишү.

А) Тәржемә итү:

Пойду-ка я - барыйм әле

Давайте пойдем - барыйк әле

Приду-ка я - килим әле

Давайте придем - килик әле.

- Что это за глаголы?

(желательное наклонение глогола - теләк фигыль).

Үзбилге

б) Кушымчаларын табу, кагыйдә чыгару.

-ЫЙ/-И

кайсы очракта -ый кушымчасы куела? кайсы очракта - и кушымчасы ялгана? -м, -к кушымчалары нәрсәне күрсәтә?

(I зат берлектә -м; I зат күплектә - к ялгана;) тагын нәрсә өстәлә? (әле)

Теләк фигыль II, III затта -була аламы? (юк)

Дәреслектәге .... битне ачып кагыйдәсе белән танышу.

Үзбилге.

2. .....нчы күнегү эшләү

Татарчадан русчага тәрҗемә итәргә, теләк фигыльләрне табып дәфтәргә язып алырга. Тикшерү. Үзбилге.

3. Төркемнәрдә эш. Карточкаларда бирелгән теләк фигыльләр белән җөмлә төзеп язарга.

Тикшерү. Үзбилге.

4. Төркемнәрдә эш.

..нче күнегү эшләү .... бит. Ноктатар урынына теләк фигыль куеп язарга.

Тикшерү. Үзбилге.

5. Индивидуаль эш. Телдән. ...күнегү, ....б.

Тикшерү. Үзбилге.

6. Диалогик сөйләм үстерү-парлап эшләү. ...нче бирем .... б.

Үрнәк буенча дустыгызның тәкъдимен хуплагыз. Үзбилге.

III. Рефлексия-үзбәяләү этабы.

1. Өйрәнелгән теләк фигыльләрне төркемнәрдә кабатлау

(тышкы рефлексия)

2. Теләк фигыльләрне эчтән кабатлау

(эчке рефлексия)

3. Үзбилге кую.

4. Дәрескә гомуми үзбилге чыгару.

5. Өйгә эш: I уровень - ....күн., ...б. II. уровень - әниегезгә теләгегезне белдерегез.

ТЕМА: Җөмләнең мәгънәсе һәм төзелеше, интонация һәм тыныш билгеләре. МАКСАТ: Җөмләнең мәгънәсе һәм төзелеше, интонация һәм тыныш билгеләре турында аңлатма бирү; шул юнәлештә дөрес уку һәм язу күнекмәләре булдыру; укучыларның фикер эшчәнле-ген, хәтерен үстерү; туган җиргә олы хөрмәт, мәхәббәт хисләре тудыру; аның гүзәл табигатенә дан җырлау, укучыларда табигатебез дөньясына сакчыл караш тәрбияләү; әдәбият белеме буенча белемнәрне ныгыту, халкыбыз иҗатына кызыксыну уяту.

ҖИҺАЗ: карточкалар, укучылар тарафыннан туган җир гүзәллеге сурәтләнгән рәсемнәр; татар теленең аңлатмалы сүзлеге (пакь).


ДӘРЕС БАРЫШЫ

I. Оештыру моменты

а) исәнләшү

б) дәрескә хәзерлекне тикшерү

II. Булган белемнәрне актуальлә-штерү

а) Тактага язылган шигырь өстендә эш

-Укучылар, без сезнең белән «Җөмләнең мәгънәсе һәм төзелеше, интонация һәм тыныш билгеләре» дигән теманы өйрәнүне дәвам итәчәкбез һәм белемнәребезне дә кабатлап китәрбез. Укучылар, билгеле булганча, туган ил, туган җир, туган йорт, нигез кебек төшенчәләр һәрберебезнең күңел түрендә урнашкан, чөнки туган җир белән бернәрсәне дә алыштырып булмый. Димәк, туган җир якын булгач, аның табигатен дә без сакларга тиешбез, табигатьне

саклау - һәр кешенең изге бурычы булып тора. Менә бу дәресебезнең темасын «Гүзәллеккә дан җырлыйк!!» дип атасак та була (тактага язылган).

Укучылар, әйдәгез әле тактага язылган шигырь юлларына күз салыйк. Бу шигъри юлларда автор Энҗе Авзалова табигатьне саклауга чакыру рәвешендә безгә мөрәҗәгать итә. Нәкъ менә бүгенге кабатлау һәм фикер йөртү дәвамында, без, табигать, туган җир кебек сүзләрне ешрак кулланып, дәресебезне җанландырып, кызыклы итеп үткәрергә тырышырбыз, (укучы укый)

1) Җир елый. /

2) Ишетәсезме?! /

3) Мин ишетәм! /

4) Челтерәп аккан чишмәләрем / Нигә кипкән? /

5) Җир елый. /

6) Ишетәсезме?! /

7) Мин ишетәм! /

8) Сандугачлы талкайларны / Кемнәр кискән? /

9) Җир елый. /

10) Ишетәсезме?! /

11) Мин ишетәм! /

12) Бу гүзәллек, / бу Җир шары / Яшәр микән?

- Укучылар, бу шигырьдә, әйтелү максаты ягыннан нинди җөмлә төрләрен күрәсез?

(Хикәя, сорау, өндәү җөмләләр бар).

- Укучылар, Лилия 3,7,11 җөмләләрне укыганда тавышын көчәйтеп җибәрде, нилектән ул шулай укыды икән? Ул дөрес укыдымы, әллә юкмы?

(Дөрес укыды, чөнки җөмлә азагында өндәү билгесе тора, тавыш көчәйгән тон белән әйтелә).


- Әйе, гомумиләштереп әйткәндә, интонация һәм тыныш билгеләре үзара бик тыгыз бәйләнештә торалар.

- Ә интонация сүзен сез үзегез ничек аңлыйсыз?

(Сөйләгәндә тавышның күтәрелүе, төшүе, көчлерәк, көчсезрәк, сузыбрак, кыска итеп, тиз әйтелүе).

- Шигырь юлларында тагын нинди тыныш билгеләре бар?

(нокта, сорау, өтер).

- Бу тыныш билгеләре нәрсәсе белән отышлы, алар дөрес куелганмы?

(нокта -хикәя җөмләдән соң куелган, тыныч тон белән әйтелә, сорау - сорау җөмләдән соң куела, көчле тойгы белән сорауны белдерә, өтер - тиңдәш кисәкләр арасында куелган.)

- Укучылар, ә тойгының төренә карап җөмлә ахырында нинди тыныш билгеләре куела?

(.'?!... ?!!!)

- Бу шигырьдә көчле тойгы белән әйтелгән сорау интонацияле җөмлә бармы?

(әйе, Ишетәсезме?!җөмләсе).

- Укучылар, шулай ук бер үк тыныш билгесе рәттән куелган очракларда бар. Тактага язылган җөмләгә игътибар итегез.

Гүзәллеккә дан җырлыйк!!

(көчлә тойгы).

- Укучылар, ә шигырьдә пауза нинди тыныш билгеләре белән бирелә?

(пауза нокта, сорау, өндәү, өтер белән белдерелә).

- Укучылар, ә кайбер очракларда тыныш билгесе куелмаса да пауза ясала, димәк пауза тыныш билгесе белән белдерелмәскә дә мөмкин.

(шигырьдәге мисалны күрсәтү).

- Ә, хәзер, карап киткән тыныш билгеләрен кертеп табигатебезне саклау, аның гүзәл дөньясын тасвирланган җөмләләр уйлап языгыз. Мисал өчен, мин сезгә берничә җөмлә әйтеп үтәм:

1) Дуслар, табигатебезне рәнҗетмик!

2) Кызыл китапка кергән җан иялә-ренә игътибарлы, сакчыл булырга кирәк.

3) Кызыл китап ни өчен кызыл төстә?

4) Кызыл төс - сакчыллык билгесе.

б) Карточкалар белән эш.

- Укучылар, мин сезгә карточкалар таратам. Анда тыныш билгеләре куелмаган, сез шул карточкадагы шигырь юлларына кирәкле тыныш билгеләрен куегыз.


Нинди матур(,) иркен(,) саф һавалы Нинди күркәм безнең ягыбыз(!) Кайда бар соң бездәгедәй язлар(?) Гүзәл дә соң безнең туган ягыбыз(!) һәр почмагы(,) һәр сукмагы Тиңсез матур(,) чиксез ягымлы(!) Җирнең һәрбер гүзәл урынына да Алыштырмам туган ягымны(.)

(Вакыт бирелә. Эшләр җыеп алына, 1 укучы үзенекен укый һәм тыныш билгеләренең куелышын аңлата)

- Укучылар, ә менә ни өчен икенче җөмлә азагында (?) куйдыгыз?

(сорауны бөлдерүче кайда дигән сорау алмашлыгы һәм интонация бар).

- Гомумән, сорауны белдерүче чараларны әйтегез әле?

(сорау алмашлыклары, сорау кисәкчекләре, интонация).

- Ә менә сорау мәгънәсе интонация ярдәмендә бары тик бәйләнешле сөйләмдә генә белдерелә ала. Бу очракны диалогларда очратырга мөмкин.

(тактада диалог язылган).

- Айгөл, мин бүген «Кызыл китап»-ны укып чыктым.

- «Кызыл китап»? (интонация)

-Әйе, «Кызыл китап». Бик кызыклы

белешмә-китап икән.

- Белешмә? (интонация)

- Ә мин аны әдәби китап дип торам.

- Укучылар, әйдәгез әле әдәбият белеме өлкәсенә дә күз салыйк.

- Без укыган әсәрләр нинди жанрда язылган? (шигырь жанры)

- Ә шигырь дип нинди жанрга әйтәбез соң?

(тезмә рәвештә язылган әдәби әсәр). -Туган җирне ярату хисен, аңа сакчыл карашны нәкъ менә безгә әдәби әсәрләребез җиткерә дә инде. Әдәбиятыбызның рухи дөньясы, аның күренекле шәхесләре белән без горурлана белергә һәм аларны олыларга, хөрмәтләргә тиешбез.

(Музыкаль тәнәфес)

Укучылар, әйдәгез бераз ял итеп алыйк. Туган җиргә мәхәббәт хисе, әлбәттә инде, безнең күңел кылларыбызга халык җырлары аша да үтеп керә дисәк, ялгышмабыз.

III. Күнекмәләр формалаштыру

а) пакь сүзенә аңлатма бирү

б) күнегүне эшләү.

Укучылар, әйдәгез әле үз белемнәребезне тикшерик.


Төре авырлыктагы сораулар тәкъдим итәм. Алар 5(авыр), 4(уртача), З(җиңел) балл (билге) белән бәяләнәчәк. Сез сорауның тиешлесен үзегез сайлап алыгыз.

5 БАЛЛ

- 1) Интонация язуда нәрсә белән белдерелә?

2) Тыныш билгеләрен өйрәнә торган фән.

3) Парлы билгеләргә нәрсәләр керә?

4) Күп иярченле кушма җөмләдәге гади җөмләнең үз эчләрендә өтер булса, җөмләләр арасында өтер нинди билге белән алмаштырыла?

5) Тиңдәш иярчен җөмләләр арасында һәм теркәгече килсә, тыныш билгесе куеламы?

(юк).

4 БАЛЛ

1) Җөмлә сүзенә аңлатма бир.

2) Кызыл юлдан башлап язу нәрсәне белдерә?

3) Кызыл юл алдыннан нинди пауза ясала?

4) Әйтелү максаты буенча нинди җөмлә төрләрен беләсез?

5) Өтер кайсы очракларда куела?

(тиңдәш, кушма җөмләләрдә чикләрен аерганда; аерымланган кисәкләрне күрсәткәндә, кереш сүзләр янында куела)

6) Сотавы буенча нинди җөмлә төрләрен беләсез?

(җыйнак, җәенке, бер составлы, ике составлы)

ЗБАЛЛ

1) Сорау билгесе кайчан куела?

2) Өндәү билгесе кайчан куела?

3) Нокта кайчан куела?

4) Нинди җөмләгә кушма җөмлә дибез?

5) Диалог сүзенә аңлатма бирегез.

Укучылар, ә хәзер, «ҖИТӘКЧЕ БУЛ» дигән УЕН уйнап карыйк. Мин сезгә сүзләр әйтәм, ә сез шул сүзләрне дөрес тәртиптә урнаштырып җөмлә әйтерсез. Җөмләдә җөмлә кисәкләренең дөрес урнашуына игътибар итәрсез. (Яратам авылымны газиз туган) (Газиз туган авылымны яратам) һәрбер укучы чиратлап дәвам итә.

Укучылар, мин сезгә кәгазьләрдә җөмләләр күрсәтәм, ә сез нинди тыныш билгесе куярга икәнен парта өстендә яткан карточканы күрсәтеп әйтерсез. Игътибарлы булыгыз.

1) Үзенең якты нурлары белән туган җиребезгә яз патшалыгы аяк басты(.)

2) Кешеләргә нинди генә хозурлыклар алып килми яз(!)


3) Туган ягым(,) каеннарың ничек шулай акка төренгән?

4) Туган авылымда (Тимәштә) беренче нефть скважиналары барлыкка килә.

5) «Канатлы дусларыбызны онытмыйк» дигән сүзләрне языйк.

/IV. Йомгаклау.

а) Укучылар, белемнәребезне йомгаклап, әйдәгез әле кроссворд чишеп карыйк. Бу кроссворд белән ел дәвамында үткән белемнәребезне дә кабатлап китәрбез.


п

У

н

к

т

и

Р







У

р

ы

н
















н

0

к

т

А













к

У


ш

т

Ы

Р

Н

А

К

т

Е

л



















У

К

У



















А

н

А

л

И

т

И

К




Ц

и

т

А

Т

А










И

н


т

0

н

А

Ц

И

Я

Я

к

и




Горизонталь:

1) Җөмлә кисәкләрен тикшергәндә тәмамлык астына сызыла торган сызыкның атамасы.

2) Иярчен хәл җөмләнең бер төре.

3) Хикәя җөмлә азагында куела торган тыныш билгесе.

4) Китап, газета, журнал, оешма исемнәрен аеру өчен нинди тамга куела.

5) Кешеләр арасында аралашу коралы.

6) Мәктәп тормышында сезнең төп эшегез.

7) Иярчен кушма җөмләнең төзелеше буенча бер төре.

8) Язма әсәрләрдән алынган туры сөйләм.

9) Сөйләмдә тавыш хәрәкәте.

10) Бүлүче теркәгеч. Вертикаль: тыныш билгеләрен

өйрәнүче фән

б) Өй эше бирү

Укучылар, сезгә өй эшенә мин «Гүзәллеккә кеше хуҗа» дигән темага инша язарга кушам. Бу эшләрегездә туган җиргә мөнәсәбәтегез, аның байлыкларына, «тере дөньясына» сезнең сакчыл карашыгыз да тасвирланып язылыр дип уйлыйм. Сезгә ярдәмгә аерым карточкаларда инша язу өчен терәк сүзләр тәкъдим итәм:

әйләнә-тирә, дөнья, борчыган мәсьәлә, Җир-ана, хөрмәт хисләре, олы мәхәббәт, сакчыл караш, шәфкатьлелек, табигатьнең гүзәллеге, табигатьнең гүзәл дөньясы, уртак йортыбыз, кече дусларыбыз, ата-анам йорты, тәрбия, яратам.

в) билгеләр кую.



<< предыдущая страница   следующая страница >>