https://electroinfo.net

girniy.ru 1 ... 6 7 8 9 10 ... 20 21
Тема: КИЛӘЧӘК ЗАМАН ХИКӘЯ ФИГЫЛЬ


Максат: Хәзерге һәм үткән заман хикәя фигыльләрне үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү, киләчәк заман хикәя фигыль формасын өйрәнү; аны дөрес һәм сөйләмдә урынлы куллана, төрле заман формаларын төгәл файдаланып сөйләү күнекмәләрен бирү, укучыларда үзара ярдәмләшү хисләре, бер - береңә хөрмәт тәрбияләү.

Җиһаз: компьютер (слайдлар), проектор, карточкалар.

Материал: дәреслек, газета - журнал материаллары.

Дәрес төре: катнаш.

Дәрес тибы: яңа материалны аңлату.

Дөрес барышы:

I. Оештыру моменты. Уңай психологик халәт тудыру.

- Исәнмесез, балалар! Хәерле көн. Тышта барыгыз да күргәнегезчә кыш ае. Бар җирдә аклык, сафлык хөкем сөрә. Мин табигатьнең аклык, сафлык нурларын күңелегезгә иңүен телим. Менә шундый теләк - омтылышлар белән, эшләребез хәерле булсын дип, дәресебезне башлыйбыз.

II. Дәреснең максаты белән таныштыру.

- Укучылар, алдагы дәресләрдәге алган белемнәрегезгә таянып, хәзер-

ге һәм үткән заман хикәя фигыль турында белгәннөрегезне искә төшерербез.

Мин сезне төркемнәргә бүләм (3 төркемгә бүләм, бер укучыны күзәтүче

итеп куям). Син.....укучыларның җавапларын тыңлап, аларның дөреслегенә игътибар итәргә тиеш. Эшне башлыйбыз. Хәзер мин сезгә сораулар язылган карточкалар таратам, сез аларның сорауларын укып, җавапны бергәләп табарсыз (бер минут вакыт бирелә).

1 нче төркем. Хикәя фигыльнең нинди заманнарын беләсез? Хәзерге заман хикәя фигыль нинди сорауларга җавап бирә? Мисаллар әйтегез.

2 нче төркем. Үткән заман хикәя фигыль ничә төрле була? Сорауларын әйтегез. Мисаллар әйтегез.

3 нче төркем. Дәвам ит. Мин уйнадым. Без ... . Син .... Сез ... .

Ул .... Алар ... .

1 нче төркем әзер, җавапны тыңлыйбыз (укучылар җавабы).

Ә син,.., бу җавап белән килешәсеңме? (күзәтүче җавабы).


Әйе, балалар,хикәя фигыльнең заманнары бар. Хәзерге заман хикәя фигыль нишли? соравына җавап булып килә. (проекторда чыга) 2 нче төркем әзер, аларның җавапларын тыңлыйбыз. Сезгә сүз бирелә (укучылар җавабы).

Син.....аларның җаваплары белән

килешәсеңме? (күзәтүче җавабы).

Әйе, чыннан да, үткән заман хикәя фигыльнең 2 төре бар. 1 нче төре нишләде?, 2 нче төре нишләгән? соравына җавап бирә. (проекторда чыга)

Үткән заман хикәя фигыль

1 нче төре: нишләде? (шу-ды, уйна-ды, әвәлә-де, көл-де, кайт-ты, кит-те)

2 нче төре: нишләгән? (шу-ган, уйна-ган, әвәлә-гән, көл-гән, кайт-кан, кит-кән)

3 нче төркемне тыңлыйбыз. җаваплары дөресме? (күзәтүче җавабы).

Чыннан да, хикәя фигыльләр зат - сан белән төрләнәләр, (проекторда күрсәтелә)

Зат-сан белән төрләнеш

берлектә күплектә

Мин ясадым Без ясадык Син ясадың Сез ясадыгыз Ул ясады Алар ясады (ясадылар) Балалар, гомуми нәтиҗә чыгарабыз. Барыбыз да монда карыйбыз, хәтерегезгә салып куегыз, (проекторда күрсәтелә)

Хәзерге һәм үткән заман хикәя фигыльләр

Хәзерге заман: нишли?(-ый, -и, -а, -ә)

Үткән заман: нишлә-де? (-ды, -де) нишлә-гән? (ган, гән, кан, кән)

зат-сан белән төрләнә

III. Уку мәсьәләсен кую һәм чишү.

Җөмләләр проекторда чыга:

Җөмләләрне игътибар белән укыгыз, фигыльләрне табыгыз

Күп тә үтмәс, ямьле яз җитәр. Ак карлар эрер. Җирләр ачылыр.

Кояш җиргә үзенең җылы нурларын сибәчәк. Агачларда яшь бөреләр ачылачак. Табигать уяначак.

Балалар җөмләләрне игътибар белән укыгыз, фигыльләрне табыгыз.

- Алар нинди сорауга җавап бирә? (нишләр? нишләячәк?)

- Игътибар итегез әле, бу фигыльләр нинди кушымчалар ялганып ясалганнар, (-әр, -ер, -ачак)

- Бу фигыльләр кайчан үтәләчәк эш - хәлне белдерә?


Әйе, балалар, дөрес, алар киләчәктә, ягъни сөйләү вакытыннан соң булачак эш - хәлләрне белдерә.

Димәк, без бүгенге дәрестә нәрсә турында сөйләшәбез? (киләчәк заман хикәя фигыль турында) (проекторда схема күрсәтелә)

Киләчәк заман хикәя фигыль

1 нче төре: нишләр? -ар, -әр, -р: яз-ар, көл-әр, укы-р -ыр, -ер, -р: йөгер-ер, шатлан-ыр

2 нче төре: нишләячәк? -ачак, -эчәк: бар-ачак, көл-әчәк -ячак, -ячәк: яса-ячак, сөйлә-ячәк

- Игътибар белән карагыз. Фигыльләр нишләр? нишләячәк? сорауларына җавап булып килде. Шушыннан чыгып, киләчәк заман хикәя фигыльнең ике төре булуын беләбез.

1 нче төре - фигыль нигезенә -ар/-әр/-р, -ыр/-ер.

2 нче төре - фигыль нигезенә -ачак/-әчәк, - ячак/- ячәк кушымалары ялгана.

Болар һичшиксез үтәләчәк эш -хәлне белдерәләр.

IV. Физминутка. Эш коралларын әйтеп төрле хәрәкәтләр ясыйлар.

V. Күнекмәләр өстендә эш.

1. Хәзер, дәфтәрләрне ачып, числоны язабыз.Мин сезгә карточкалар таратам. Сез андагы җөмләләрне күчереп языгыз һәм киләчәк заман хикәя фигыльләрнең тиешле кушымчасын күрсәтегез.

Хәйдәр елгадан балык тот... .Уланы үзенең яраткан песиенә тиз генә бирмә... . Песи арт аякларына басып кара..., үрел..., шаяр... . Соңыннан Хәйдәр, әлбәттә, бир...

Бер укучы тактада эшли. Дөреслек чагыштырып тикшерелә.

Такта янындагы укучы җөмләне укый, кушымчаны әйтә.

Укучылар, ә сезнең эшләрегез туры киләме? (өстәл артында утырган укучыларның җаваплары)

2. Ә хәзер төркемнәрдә эшләп алабыз. Мин сезгә фигыль язылган сүзләр бирәм: 1нче төркемгә кайтыр сүзен, 2 нче төркемгә - эшләячәк

сүзен, 3 нче төркемгә -укыячак сүзе. Бу фигыльләрне зат - сан белән төрләндерегез (укучыларның

төркемнәрдә эшләүләре).

Төркемнәрнең җаваплары.

VI. Рефлексия.

Сез бүгенге дәрестә нәрсәләр белдегез? (Хикәя фигыльләрнең сорауларын, заманнарын, зат - сан белән төрләнешен.) (проекторда күрсәтелә)


Хикәя фигыль

Хәзерге заман | | Үткән заман | Киләчәк заман


1 нче төре:

2нче төре:




1нче төре:

1нче төре:

нишләде?

нишләгән?




нишләр?

нишләячәк?

(-ды, -де

(-ган, -гән,




(-ар, -әр, -р,

(-ачак, -эчәк,

-ты, -те)

-кан,-кән)




-ыр, -ер)

-ячак, -ячәк)

Проекторда схема чыга. Шушы схема буенча хикәя фигыльләр турында сөйләп күрсәтегез.

Хәзерге заман: нишли?

(-ый, -и, -а, -э)

Үткән заман: нишлә-де?(-ды, -де) нишлә-гән?(ган, гән, кан, кән)

Киләчәк заман: нишлә-р? (-ар, -әр, -р, -ыр, -ер)

нишлә-ячәк? (-ачак, -әчәк, -ячак, -ячәк) /

ЗАТ-САН БЕЛӘН ТӨРЛӘНӘ

VII. Белемнәрне бәяләү (Тулы җавап биргән укучыларга билгеләр куела.)

Өй эше бирү.

Өй эше ике вариантта бирелә: Киләчәк заман хикәя фигыльнең ике

төрен ясап язарга. "Минем гаиләм" темасына 4 җөмлә

төзергә.

(Өй эше карточкаларга язылып һәр укучыга да бирелә)


Тема: МУЗЕЙЛАР

Дәрес - презентация


Максат: 1. Музейлар белән тирәнтен танышу, мәгълүмат бирү. 2. Сөйләм телен үстерү, тема буенча белемнәрен ныгыту. 3. Иҗади шәхес, эстетик культура тәрбияләү, музейларга кызыксыну уяту, йөрү теләге тудыру.

Җиһазлар: мультимедиапроектор, плакат «Белемле кеше -дөнья иясе»

Дәрес барышы.

1. Оештыру моменты.

Дәреснең максаты белән таныштыру. Психологик уңай халәт тудыру.

2.Белемнәрен гомумиләштерү.

- Музей сүзе грек теленнән алынган, рус теленә храм муз дип тәрҗемә ителә. Музейларда халыкның тарихы, рухи мирасы саклана. Музейлар төрле була: әдәби, тарихи, этнографик, сәнгать, милли, атаклы шәхесләргә багышланган. Анда куелган экспонатлар арасында -докуметлар, кулъязмалар, фоторәсемнәр, төрле тупланмалар.

Татарстанда 80 ләп музей исәпләнә. Музейлар безнең тормышта зур роль уйный. Алар белемнәребезне киңәйтә, яңа мәгълүмат белән таныштыра.

Татарстанның иң зур музейлары -Милли музей, сәнгать музее.

Илебездә атаклы шәхесләргә багышланган музейлар да бар. Бу Максим Горький, Салих Сәйдәшев, Муса Җәлил, Габдулла Тукай, Каюм Насыйри, Евгений Баратынский һәм башка бик күп музейлар. Дөнькүләм танылган музейлар да бар әле. Сез аларны, әлбәттә беләсез. Бу Парижда -Лувр, Германиядә-Дрезден галериясе, Англиядә- Британ музее, Мәскәүдә -Третьяков, Петербургта-Эрмитаж. Безнең шәһәрдә дә музейлар бар: тарихи, этнографик һәм Сәнгать галериясе .

Ә безнең мәктәптә нинди музейлар бар?

Укучылар белән әңгәмә.

- Музей сүзе кайсы телдән алынган?

- Рус теленә музей сүзе ничек дип тәрҗемә ителә?

- Музейларда нәрсә саклана?

- Экспонатлар арасында нәрсәләр бар?

- Музейлар безнең тормышта нинди роль уйный?

- Татарстанда күпме музей исәпләнә?

- Татарстанда нинди музейлар бар?

- Татарстанның иң зур музейлары нинди музейлар?

- Илебездә атаклы шәхесләргә багышланган нинди музейлар бар?


- Сез нинди Дөнькүләм танылган музейлар беләсез?

- Безнең шәһәрдә нинди музейлар бар?

- Сезнең музейларда булганыгыз бармы? Сөйләшеп алыгыз әле.

(Укучылар диалог төзиләр) Берничә пар тыңланыла.

- Ә хәзер укучыларның иҗади эшләре - презентация күрсәтелә.

1 нче презентация "Муса Җәлил музее". (... эше)

1нче слайд-Музей бинасы.

2нче слайд-Муса Җәлил һәйкәле.

Знче слайд- Музей эче.

7-10 слайд-икенче бүлмә

11-12 слайд-өченче бүлмә

Сөйләгән укучыга сораулар бирәләр.

2 нче презентация "Габдулла Тукай музее". (.....эше).

1нче слайд-Музей бинасы. 2нче слайд- Габдулла Тукай һәйкәле. 3-14 нче слайд -заллары. Сөйләгән укучыга сораулар бирәләр.

3 нче презентация "Милли музей". (.....эше)

Сөйләгән укучыга сораулар бирәләр

4.Ныгыту.

- Ә хәзер алган белемнәрегез буенча тест тәкъдим итәбез.

(.....эше)

1) Безнең шәһәрдә ничә музей бар? а)1 6)2 в)3 г)4

2) Безнең мәктәптә ничә музей? а)1 6)2 в)3 г)4

3) Лувр музее кайсы илдә урнашкан?

а)Бөекбританиядә б)Геманиядә в)Франциядә г)Россиядә •

4) Татарстан Милли музее ничәнче елда ачылган?

а)1895елда б)1979елда в)1905елда г)1894елда

5) Эрмитаж музее кайсы шәһәрдә урнашкан?

а)Лондон б)Париж

в)Санкт-Петербург г)Мәскәү

6) Дрезден шәһәрендә нинди музей урнашкан?

а)Курчак музее б)Мадам Тюссо музее в)Цвингер музее г)Третьяков галереясы

7) Кырлай музее кайчан ачылган?

а)1895елда б)1979елда в)1937елда г)1977елда

8) Г.Тукай музее кайсы районда урнашкан?

а)Саба 6) Арча в)Яшел Үзән г)Апас

9)Муса Җәлил музее кайсы урамда урнашкан?

а)Бауман урамы б)Горький урамы в)Гоголь урамы г)Татарстан урамы 10) Музей сүзе бу:


а) Инглиз сүзе

б) Кытай сүзе

в) Грек сүзе

г)Немец сүзе

11)Татарстан Милли музее оештыручысы кем?

а)Лобачевский б) Лихачев А.Ф в)Салих Сәйдашев

г) Һади Такташ

12)К.Насыри музее кайда урнашкан?

а)Казанда

б) Яшел Үзәндә

в) Арчада

г) Ачасырда

5. Йомгаклау.

- Шулай итеп, без бүген дәрестә музейлар белән тирәнтен таныштык, мәгълүмат алдык, тема буенча белемнәребезне ныгыттык.

Сезгә дәрес ошадымы? Музейларда буласыгыз киләме?

Белемле кеше -дөнья иясе, -дип дөрес әйткәннәр. Мин сезнең күп белүегезне, һәм күп урыннарны күрүегезне телим.

6. Билгеләр кую.

Тема Ә.Еникинең "Матурлык" хикәясен өйрәнүне йомгаклау.

Максат: әсәрне өйрәнүне йомгаклау; сюжефчтәлек) сөйләргә һәм гомумиләштерергә өйрәнү; образларга бәя бирү; ана мәхәббәте һәм анага булган мәхәббәт төшенчәләре белән танышу; әти-әниләргә хөрмәт, мәхәббәт хисләре тәрбияләү; әхлак тәрбиясе бирү; сәнгатьле уку һәм сөйләмне үстерү; эстетик зәвык тәрбияләү.

Материал: әдәбият дәреслеге, китап күргәзмәсе.

Җиһазлар: магнитофон, аудиоязма.

Күрсәтмәлелек: таблица, портрет, иҗади эшләр.

Метод: эзләнү-тикшеренү(иҗади фикерләү сәләтен үстерү).

Алым: әңгәмә, укучылар һәм укытучы чыгышы, әсәр белән эшләү, иҗади эшләр буенча фикер алышу, уку, җыр җырлау, тыңлау(аудиоязма)

Предметара бәйл.: музыка, татар теле, рус әдәбияты.

Милли per. комп.якташ язучыларның китаплары.

Дәрес формасы: панорама - дәрес

Яңа пед. тех.: бәхәскә корылган технология

Дәрес тибы: кабатлау, йомгаклау.

Дәрес планы һәм барышы.

1. Дәресне оештыру. Укучыларда уңай психологик халәт булдыру, укучыларның фикерләрен дәрескә хәзерлеккә туплау (мотивлаштыру)

Язмада җыр яңгырый: "Әнкәмнең догалары".


- Әлеге җыр кемгә багышлана?

- Бу җыр әниләр турында.

- Әйе, бүгенге дәреснең темасы - "Ана- шәфкать диңгезе" дип атала. Ә.Еникинең "Матурлык" хикәясен өйрәнүне йомгаклау дәресе.

Дәресебезгә юлдаш итеп Мәүлә Колыйның түбәңдәге сүзләрен алыйк:

Ата-ананы хөрмәт иткән, аларга хезмәт күрсәткән, күңелләрен хуш кылган уллар-кызлар Аллаһы Тәгаләнең дустыдыр.

Әдәбиятта әниләр образы киң яктыртылган. Шигърияттә, прозада, драматургиядә иң күп әсәрләр шул темага язылган. (Китап күргәзмәсе күрсәтелә).

Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, Татарстанның халык язучысы, Г. Исхакый исемендәге премия лауреаты Әмирхан Еники иҗатында Ана образы зур урын алып тора. (Китаплары күрсәтелә)

Бүген без "Матурлык" хикәясе турында фикер алышабыз.

2. Әйдәгез, сүзне сорауларга җавап бирүдән башлыйк.

1. Ана хакы нәрсә ул? (Әниләр алдындагы бурыч.)

2. Хикәянең исеме ничек? ("Матурлык" хикәясе.)

3. Хикәядәге бөтен вакыйгага кем бәя бирә? (Геройларның берсе бәя бирә. Без дә һәр күренешне аның күзе белән күрәбез. Карт әдип, шәкерт чагын исенә төшереп, сөйли.)

4. Әсәр ничек башлана? (Өч шәкерт, атка утырып, өяз мәдрәсәсеннән авылларына кайталар. Тургайлар сайрый.)

5. Тургай сайравына бер сүз белән бәя бирегез. (Әсәрнең исеменә үк матурлык бәясе чыгарылган. Шуңа күрә бу тургай вакыйгаларына да "Матурлык" дип исем бирә алабыз.)

6. Матурлыкны шәкерт ничек күрә? (Ул урыннар укыла.)

7. Шул матурлыкка каршы нәрсә куела? (Бэдретдиннең әнисе. Бәдретдиннең өе, өй эче.)

8. Әсәрдәге ялгызлык исемнәрен атагыз. (Гыйлемдар, Чуар күл, Бәдретдин һ.б.)

9. Әсәрне икегә бүләбез. (Матурлык һәм ямьсезлек.) Ю.Шәкерт матурлыкны нидә күрә соң? (Өй

эчендәге мөнәсәбәттә, якын итеп дәшүләрендә.)

11. Матурлык кайда? (Бәдретдиннең әнисендә дә, әтисендә дә, үзендә дә, хәтта сукыр бабайда да.)

12.Ананың күзләре турында язылган урынны табыгыз. (65 нче бит.)

13. Бәдретдин турында нәрсә әйтә аласыз? (Шәкерт әнисенең ямьсезлегеннән, гариплегеннән дә, бабасының сукырлыгыннан да, әтисенең мескенлегеннән дә аз гына да уңайсызланмый; скрипкада, кубызда, мандолинада уйный, юмарт, кешелекле, пөхтә.)

14. Бәдретдин белән әнисе горурланамы? Бәдретдин горурланырлык шәкертме? (Скрипкада уйнаганда әнисенә булган мәхәббәт, ә әнисенең улы белән горурлануын күрәләр.)

15. Бу йортта бәхет бармы? (Бу йортта бәхет бар һәм ул моннан соң да яшәячәк.)

16. Бәхет нәрсә ул? (Бәхет ананың баласында үзенә карата хөрмәт, ярату күрүендә, баласының уңган булуын күрүендә, Бәдретдиннең ярата белүемдә һәм бу яратуын сүзсез әйтә белүендә.)

17. Шәкертләрне бу гаиләдәге нәрсә сокландыра? (Өй эчендәге күңел яктылыгы, күңел матурлыгы сокландыра.)

18. Нәтиҗә ясыйк. Матурлык өй эчендә бикләнеп ятмый. Ул барыбер күренә. Өй эченә генә сыя алмый. Ул башка кешеләр күңеленә дә нур чәчә, башкаларны да үстерә.

- Физкультминут (Татар халык биюе башкарыла)

- Ял минуты. Шигырьләрне искә төшерү.

- Әсәрләрне өйрәнүне йомгаклау сүзе.

Шәкерт - нечкә хисле, әдәпле, бай күңелле, иманлы,

"Салкын чишмә" көен яратып уйный, соклана белә.

Ана - улы белән горурлана, эчке дөньясы матур, бәхетле ана.

Матурлык - ул җир кешеләрендә була алган югары сыйфат.

- Әниләргә багышланган нинди мәкальләр беләсез?(Укучылар иҗади эшләрен тәкъдим итәләр -шигырьләр, мәкальләр, җырлар тупланмасы).

- Матурлык турында таблица укыла.

1. Мин: "Матурлык", -дидем. Ә ул нидә?

Матурда гына мени матурлык?

Һәр нәрсәдә - кырыс тормыш биргән.

Матурлыкны аңлау - батырлык...

Р. Гаташ.

2. Матур яшәү - буш сүз генә түгел,

Ул - дөньяга якты тарату.

Кеше гомерен ямьле, нурлы итә


Матурлыкны ихлас ярату.

И. Бехер.

- Матур күңелле, саф хисле, мәгънәле кешеләр булып үсүегезне телим. Гел янәшәбездә Шәфкатьлелек фәрештәсе булсын иде. Әйдәгез, аны тыңлыйк әле.

Шәфкатьлелек фәрештәсе чыгышы: "Исәнмесез, балалар! Туган илегезне, телегезне, дусларыгызны, газиз әти-әниләрегезне хөрмәт итегез. Күңелегез гел шәфкатьлелектә булсын. Кече күңелле, намуслы, кешелекле кешеләр булыгыз!"

- Рәхмәт. Мин дә Фаяз Дунайның "Белеп язуга ни җитә" дигән китабыннан түбәндәге юлларны китерәм:

- Кешелекле булу һөнәр түгел, һәркемнең кулыннан килә торган нәрсә. Яшәүнең нигезе игелек, бер-береңә ярдәм кулы сузу. Хәтта кабер ташларына: "Кеше, игелек эшләргә ашык!", - дип язылган.

(Балалар йортары турында әңгәмә)

Шулай ук Татарстанда 4 мең сукыр ана бар. Алар үзләренең сабыйларын күрү бәхетен кичерә алмыйлар. Әниләрегезнең кадерен белегез.

3.Рефлексия.

- Әсәрнең әһәмияте нидә? Тормышны, кешеләрне, яшәүне яратырга, әниләрнең кадерен белергә өйрәтә.

4. Өйгә эш: Киләсе дәрестә "Минем әни" темасына инша язачакбыз.

5. Бәяләү. Дәрестә актив катнашкан укучыларга билгеләр куела.

6. Дәресне йомгаклау.

Әниләрегезне яратыгыз, аларны хөрмәт итүегезне һәрчак белгертеп торыгыз.

Дәресебезне Гөлдания Хәйруллина башкаруында "Әниеңнең кадерен бел" дигән яңа җыр белән тәмамлыйбыз. (Җыр тыңлана).



<< предыдущая страница   следующая страница >>