https://electroinfo.net

girniy.ru 1 ... 5 6 7 8 9 ... 20 21
Тема: ДАРУ ҮЛӘННӘРЕ


Максат: дару үләннәренең татарча исемнәрен әйтергә, аера белергә өйрәтү; парларда һәм төркемнәрдә эшләү, иҗади һәм логик фикерләү сәләтен үстерү; табигатькә сакчыл караш тәрбияләү өстендә эшләү. Җиһазлау: дәреслек, магнитофон, дару үләннәре рәсемнәре, китаплар, кипкән дару үләннәре, укучылар чыгарган газета: Дәрес төре: яңа төшенчәләр формалаштыру.

Дәрес барышы:

I. Оештыру моменты:

II. Актуальләштерү

Аудирование 1 нче бирем

- Магнитофон язмасын игътибар белән тыңлагыз һәм шәхси гигиена әйберләрен белдергәннәрен әйтегез. Укучылар җавабы тыңлана. Шул ук вакытта җаваплар бәяләнә:

- кызыл түгәрәк - «5»

- яшел түгәрәк - «4»

- сары түгәрәк - «3» 2 нче бирем

Сүзләрне тыңлагыз, [ү] авазы булганнарын әйтегез, (җаваплар бәяләнә) Диалоглар төзү

Дустыгыз хәбәренә карата гаҗәпләнү белдерегез, (төркемнәрдә парлап эшлиләр)

- Ә хәзер төркемнәрдә эш.

1 -нче төркем сүзлектән сәламәтлек темасына караган сүзләрне табып тәрҗемә итә. (бу төркемдә авыр үзләштерә торган укучылар)

2-нче төркем карточкадагы бер диалогны сәнгатьле итеп укырга һәм тәрҗемә итәргә өйрәнә, (бу төркемдә уртача белемле укучылар)

3-нче төркем даруханә турында хикәя төзиләр, (бу төркемдә яхшы белә торган укучылар утыра). Эшләр тикшерелә, бәяләнә.

///. Яңа төшенчәләр фомалаштыру

-Укучылар, без чирләсәк кемне чакыртабыз?(табиб)

- Ул безгә нәрсә язып бирө?(рецепт)

- Анда нәрсәләр була? (дару исемнәре, дару үләннәре)

- Әйе, безнең бүген өйрәнеләчәк тема: «Дару үләннәре» Без бүген аларның татарча атамаларын өйрәнербез. Кайбер үләннәрнең файдалау үзенчәлекләрен карап китәрбез.

- Укучылар, тактага карагыз әле. Сез анда нәрсәләр күрәсез? (газета өстендә эш). Дару үләннәре турында нәрсәләр беләсез?


Текст өстендә эш.

Сүзлек эше. Тактада язылган сүзләрне һәм сүзтезмәлөрне укып китик:

Дәвалау максатында- в целях лечения

Сынап караган - испробовал

Мәтрүшкә- душица

Бака яфрагы- подорожник

Үги ана яфрагы- мать-и-мачеха

Әрекмән-лопух

Бөтнек- мята

- Ә хәзер шушы сүзләр белән җөмләләр төзегез, (белемнәр бәяләнә)

Текстны уку (67 нче бит, «Дару үләннәре») Үрнәк уку. (укытучы укый)

- Нәрсәләр аңладыгыз?(7-2 укучы русча сөйли)

- Хәзер чылбырлап укыйбыз һәм тәрҗемә итеп барабыз.

IV. Физминутка "Игътибарлы" уены.

- Мин «Сәламәтлек» темасына караган сүзләр әйтсәм сез кул чабасыз, темага туры килмәгән сүзләргә кулларны өскә күтәрәсез: табиб, мәктәп, хастаханә, укучы, даруханә, дару, физик күнегүләр, дәфтәр (игътибарлы укучылар билгеләнә)

V. Яңа төшенчәләрне ныгыту.

Тактадагы агач яфракларында сүзләр язылган . Шул сүзләрдән җөмлә төзеп укырга кирәк. (Татарстанда 42 төрле дару үсемлеге үсә.)

Димәк, белгәнегезчә, татар телендә фигыль җөмләне тәмамлый һем җөмлә ахырында киле.

- Хәзер, әйдегез, текст ахырындагы сорауларга җавап бирик, (җаваплар бәяләнә)

- Укучылар, сез өйләрегездә безнең якларда үсә торган үләннәр турында язып килдегез. Әйдәгез, шуларны укып китик, (укучыларны тыңлау)

- Рәхмәт. Карагыз, нинди китап килеп чыкты. («Дару үләннәре» дигән китап ясала).

- Укучылар, ләкин бу үләннәрдән ничек файдаланырга соң? (кирәкле

дәрәҗәдә, табиб кушуы буенча гына)

- Аларны кайлардан җыярга кирәк? (урманнан яки болыннардан)

- Дару үләннәре чиста җирләрдә үссен өчен нишләргә кирәк? (табигатьне пычратмаска, сакларга)

- Ә хәзер иптәшләрегезнең чыгышын игътибар белән тыңлап утырыгыз. Соңыннан бу үләннәр кайсы авыруларны дәвалый икәнен әйтерсез.


В. Монасыйпов «Табиблар» хикәясен сәхнәләштерү.

- Ромашка нинди авырулардан дәвалый?

- Ашказанын нинди үлән дәвалый?

- Эңҗе чәчәк нәрсәләрне дәвалый?

- Күзгә арпа чыкса ничек дәваларга мөмкин?

- Ялкаулыкны ничек дәвалыйлар?

VI. Йомгаклау . Нәтиҗә ясау

- Бүгенге дөәрестән үзегезгә нәрсәләр алдыгыз? Нинди яңа әйберләр белән таныштыгыз?

- Әйдәгез хәзер түгәрәкләрне санап китик, (билге куела)

- Өй эше

1 -нче төркем. 67 нче бит 4 нче к- гү.Текстны сәнгатьле укырга.

2-нче төркем. Текстның эчтәлеген сөйләргә.

3-нче төркем. Иҗади эш. Шул тема буенча кроссворд төзергә.


Тема: КАЛФАКЛЫ САНДУГАЧ

VI сыйныфта «Татар халкының күренекле кешеләре» дигән бүлек тә өйрәнелә. 113—114 нче дәресләр күренекле татар композиторы һәм җырчысы Сара Садыйкова турында текст укып өйрәнүгә багышлана.

С. Садыйкова, Казанда туса да, җыр-моң чишмәсенең башы Апае яклары туфрагыннан тибеп чыкканлыгына горурланып, үзен Апае ягы кешесе итеп санаган. Әби-бабалары гомер иткән Тутай авылы халкын — «авылдашларым» дип, ә бөтен район халкын «якташларым» дип йөрткән ул.

Апае районында, нигездә, татар милләте вәкилләре яши. Биеш, Килдураз, Кабык Күпер авыллары гына рус авыллары буларак билгеле. Татар мохите өстенлек иткәнгә, рус балаларына татар теле өйрәтү укытучыларда әллә ни кыенлык тудырмый.

Мин 1993 елдан бирле Биеш урта мәктәбендә рус балаларына татар теле һәм әдәбияты укытам. Укучылар фәнне кызыксынып, яратып өйрәнә, кичә-бәйрәмнәрдә татарча чыгыш ясый. Әдәбият дәресләрендә генә түгел, укучыларга һәрдаим милли тәрбия бирүне, алар-ны татар һәм рус халыкларының гореф-гадәтләре үрнәгендә тәрбияләүне күз алдында тотып эшлим. Шулай ук башка милләт балаларын татар халкының күренекле шәхесләре белән таныштыруны, милли төбәк компонентын нәтиҗәле куллануны үз алдыма максат итеп куям. Быел композитор һәм җырчы С. Садыйкованың тууына 100 ел була. Бу уңайдан мәктәпләрдә дә төрле чаралар уздыру күз алдында тотыла. Без тәкъдим иткән дәрес материалы рус балалары белән эшләүче укытучыларга аеруча файдалы булыр дип уйлыйбыз.


Тема. Калфаклы Сандугач.

Максат. С. Садыйкованың тормыш юлы һәм иҗаты турында мәгълүмат бирү; уку һәм тәрҗемә итү күнекмәләре тәрбияләүне дәвам итү; кара-каршы сөйләшү нигезендә укучыларның диалогик сөйләм осталыкларын арттыру; С. Садыйкова иҗаты белән кызыксыну тәрбияләү.

Җиһазлау. Дәреслек (А. Ш. Әсәдуллин, К. С. Фәтхуллова), С. Садыйкова портреты, «Апасым — гомер бишегем» китабы, магнитофон, аудио-кассеталар, карточкалар, фотографияләр, компьютер.

Дәрес барышы.

I. Оештыру.

II. Кереш элеш.

«Җидегән чишмә» җырын (Г. Бәширов сүзләре, С. Садыйкова көе) тыңлау. Әңгәмә уздыру.

Укытучы. Вероника, бу җыр нәрсә турында?

Укучы. Чишмә, йолдыз турында. Чишмә суы чиста, шифалы була. Ә йолдыз якты яна.

Укытучы. Әйе, бик дөрес. Әлеге җырның көен күренекле татар композиторы һәм җырчысы С. Садыйкова иҗат иткән.

Бүген аның тормыш юлы һәм иҗаты турында тулырак мәгълүмат алырсыз. Дәрес сезгә

ошар дип уйлыйм. Без композиторның җырларын тыңларбыз, аның турында истәлекләр укырбыз, компьютерда тест эшләрсез.

Тактада һәм компьютерда С. Садыйкова портретын күрәсез. Ул халык күңелендә йолдыз булып балкый. Сез әлеге шәхес турында нәрсәләр беләсез?

Укучы. С. Садыйкова — композитор. Апас-тагы бер урам аның исемен йөртә. Минем абыем шул урамда яши. С. Садыйкова Апаста туган.

Укытучы. Төгәлрәк итеп әйтсәк, С. Садыйкова 1906 елның 1 ноябрендә Казан шәһәрендә туган. Аның дәү әтисе Әхмәдиша бабай —Апае районының Тутай авылы кешесе. Сара апа Садыйкова Тутайны «туган авылым» дип йөргән, туганнары янында еш булган (русчага тәрҗемә ителә). Без тыңлап узган «Җидегән чишмә» җырының көен С. Садыйкова иҗат иткән. Үзенең иҗат гомерендә ул 400 гә якын җыр, 30 дан артык музыкаль спектакльгә көй яза.

III. Төп өлеш.


1. Сүзлек эше. Тәкъдим ителгән сүзләрнең мәгънәсен аңлату, тәрҗемә итү (күңелен күтәрә, мирас, күренекле, шәхес); әлеге сүзләр белән җөмләләр төзеп әйтү.

2. Дәреслек белән эш. (244 нче биттәге 6 нчы күнегү.)

Текст.

С. Садыйкова — күренекле татар композиторы һәм җырчысы. Ул — Татарстанның халык артисткасы, Тукай премиясе лауреаты.

С. Садыйкова — зур шәхес. Ул музыка өлкәсендә бай мирас калдырды. Композиторның җырларын Татарстанда да, Казахстанда да, Урта Азиядә дә, илебезнең башка төбәкләрендә дә яратып тыңлыйлар, җырлыйлар. Аның көйләре кешеләрнең күңелен күтәрә. (Текст русчага тәрҗемә ителә.)

3. Сорауларга җавап бирү:

— С. Садыйкова кем ул?

— Ул нинди әсәрләр иҗат иткән?

— Композитор нинди зур исемнәргә лаек булган?

— Халык аның җырларын яратамы?

4. Сөйләм телен үстерү (сүз байлыгын арттыру юнәлешендә эш: кайбер сүзләрнең синонимнарын (мәгънәдәшләрен) табып, текстны шул сүзләр белән тулыландырып уку).

Сүзләр: күренекле — атаклы, билгеле, танылган; зур шәхес — бөек шәхес; көйләре — моңнары; күңелен күтәрә — кәефен күтәрә.

5. Әңгәмә.

Укытучы. «Калфаклы Сандугач» сүзтезмә-сенең мәгънәсен ничек аңлыйсыз?

Укучы. Сандугач — кош. Матур сайрый. Ә Сара апа матур җырлый.

Укытучы. Әйе, сандугач искиткеч матур сайрый. Аның турында бик күп җырлар бар.

Инде «калфак» сүзенең мәгънәсен аңлатыйк. (Сүзлектән табып укыйлар.)

Укучы. Калфак — женский головной убор Укытучы. Фоторәсемнәрдә Сара апа күбесенчә калфактан. Димәк, ул калфак кияргә яраткан. Калфак татар хатын-кызларының милли баш киеме санала. Димәк, Сара апаны Калфаклы Сандугач дип атау бик килешеп тора.

6. Ишетеп аңлау күнегүе (монологик сөйләм).

Укытучы. Апае районының төрле авылларында күренекле якташ шәхесләребезнең музейлары бар. Без аларда еш булабыз. Экскурсиядән соң классташыгыз Женя газетага «Истәлекле сәфәр» дигән мәкалә язган иде. Әйдәгез, Женяны тыңлыйк.


Истәлекле сәфәр.

Сентябрь аенда без районыбыздагы музейларга бардык: Тутайда — Сара апа Садыйкова, Олы Бакырчыда Шәүкәт ага Галиев музеенда булдык.

Сара апа Садыйкова турында безгә 42 ел балалар укыткан Нурҗиһан апа сөйләде. Без артистканың сәхнә киемнәрен, бизәнү әйберләрен зур кызыксыну белән карадык, грам-пластинкадан аның тавышын тыңладык.

Ш. Галиевнең иҗат йортында булдык. Безгә андагы һәр экспонат ошады. Экскурсиядән без бик канәгать булып кайттык. (Текст русчага тәрҗемә ителә.)

7. Җыр тыңлау, истәлекләрдән берничә өзек уку (укытучы сайлавы буенча).

IV. Белемнәрне ныгыту.

(Укучылар ике төркемгә бүленә, аларга карточкалар таратыла. Бу эш төрле авырлыкта һәм ул укучыларның татар телен ни дәрәҗәдә үзләштерүләрен искә алып бирелә.)

I төркемгә бирем (катлаулырак). Нокталар урынына тиешле сүзләрне язарга.

1. Апае районының... авылында С. Садыйкова музее бар.

2. Тутай авылында С. Садыйкованың ... яшәгән.

3. Дәрес С. Садыйкованың......җыры белән

башланып китте.

4. С. Садыйкова —күренекле татар... һәм....

5. Апасыбызның иң матур бер яңа урамы... ... исемен йөртә.

II төркемгә бирем (җиңелрәк). Күп нокталар урынына Тутай сүзен төрле килешләрдә куеп язарга.

1. Апае районында... авылы бар.

2. Сара апа... горурлыгы.

3. Без... экскурсиягә бардык.

4. Сара апа... гел сагынып яшәгән. 5.... Апаска кадәр автобус йөри. 6.... С. Садыйкова музее бар.

V. Йомгаклау.

1. Тест биремнәрен үтәү (компьютерда). С. Садыйкованың туган җире:

— Казан;

— Тутай;

— Апае. Күренекле —

— известный;

— умный;

— добрый.

С. Садыйкова күренекле —

— рәссам;

— биюче;


— композитор һәм җырчы.

С. Садыйкова кәй язган җыр:

— «Җомга»;

— «Җидегән чишмә»;

— «Күбәләгем».

2. Укытучының йомгаклау сүзе. (УлГ. Зәйна-шеваның С. Садыйкова турындагы сүзләрен укый. Текст экранда күрсәтелә.)

«Халкыбыз үзенең кадерле Бибисарасын — ак калфаклы Сара Сандугачын онытмас, мәңге сагыныр, юксыныр. Һәм аның җырларын, аның гүзәл моңнарын үзе белән киләчәккә алып барыр. Татар халкы яшәгәндә, Сара Садыйкова моңнары да яшәр...». (Текст тәрҗемә ителә.)

VI. Өйгә эш.

1. К. Латыйпның «Ак калфаклы чал сандугач» шигыреннән бер куплетны ятларга. (I төркем ике биремне дә эшли, ә II төркем икенче биремне генә үти.)

Сагындыра, сагындыра, Сагындыра Сара апа. Еллар ераклашкан саен, Юксыну хисе арта.

2. 7 нче күнегүне үтәргә.


Тема: Сүзтезмәләр

ТӨРКЕМЛӘП ЭШЛӘҮ ҺӘМ МУЛЬТИМЕДИА ТЕХНОЛОГИЯСЕ КУЛЛАНЫП БЕЛЕМНӘРНЕ ГОМУМИЛӘШТЕРҮ ҺӘМ СИСТЕМАЛАШТЫРУ ДӘРЕСЕ

Максат: 1. Сүзтезмә турында белемнәрне ныгыту; 2. Укучыларда сүзтезмәләрне гамәли куллана белү күнекмәләре булдыру^. Татар халкының гореф-гадәтләре, бәйрәмнәре аша милли үзаңлы шәхес тәрбияләү.

Җиһазлау: Мультимедиа, таратма материал, плакатлар.

Дәрес барышы.

I. Уңай эмоциональ халәт тудыру.

Хәерле көн, укучылар!

Яңа көнегез булсын изге!

Алып килсен җиргә бәрәкәт,

Куандырсын әле сезне!

Исән булыйк һәркайсы-быз,

Таң туса, сәламләшик. Табигатьнең җаны бит без, Бербөтен булып яшик!

- Исәнмесез, укучылар!

II. Өй эшен тикшерү. "Язгы табигать" темасына

I төркемгә ияртүче сүзләре исем, II төркемгә ияртүче сүзләре фигыль, II төркемгә иярүче сүз сыйфат булган сүзтезмәләр язып килергә кушылган була. Һәр төркемнән берәр укучы өй эшләрен укый.

III. Дәреснең темасы һәм максаты белән таныштыру.


Тактадагы мәкапь-әйтем-нәргә игътибар иттерелә: "Ат булса мәйдан табыла, ат булмаса мәйдан ябыла", "Чабышкы ат Сабан туен алдан сизә", "Егет мәйданда билгеле булыр", "Көчең барында көрәшеп кал, кәефең барында ярышып кал",

"Көчле кеше күтәреп тө ега, чалып та ега", "Ат картаер -мәйдан картаймас, егет картаер -заман картаймас". Сабан туе - хезмәт бәйрәме. Сабан туе - җыр һәм бию бәйрәме. Сабан туе - дуслык бәйрәме.

- Бүген без сезнең белән Сабантуй бәйрәме турында сөйләшербез. (Сабантуй бәйрәме турында мәгълүмат бирелә.)

Дәреснең темасы һәм максаты әйтелә.

IV. Сүзтезмә турында гомуми мәгълүматны кабатлау.

Сезнең Сабантуй бәйрәмендә булганыгыз бармы? Сабантуйда үткәрелүче нинди ярышларны беләсез?

- Әйдәгез, ат чабышын карап үтик. Бирелгән сүзләр белән сүзтезмәләр төзеп языгыз. Ат чабышы, төрле, беренче, җитез, кызыклы, егетләрнең, килүче, атлар, катнашуы, уеннар. (Тикшерү: һәр төркемнән берәр укучы укый)

- Ә хәзер көрәш турында сөйләшик.Экранга текст чыга: Көрәш-халыкның иң яраткан ярышларыннан берсе. Шуңа күрә дә Сабан туе батырлары халык арасында хөрмәт казаналар һәм алар-га һәрвакыт иң кыйммәтле бүләкләр тапшырыла. Батыр калучыга матур чиккән сөлге тапшыру элек-электән иң шәп бүләкләрдән саналган.

- Һәр җөмләдән икешәр сүзтезмә язып алыгыз, иярүче һәм ияртүче сүзләрне билгеләгез. (Тикшерү: һәр төркемнән берәр укучы укый)

- Колгага менү, чүлмәк вату, аркан тарту, капчык киеп йөгерү кебек уеннар турында сөйләшик. Хәзер һәр төркемгә тактада аерым-аерым эш бирелә. Биреме түбәндәгечә: бирелгән сүзләргә тиешле кушымчалар ялгап сүзтезмәл-әрне язып бетерегез.

/ төркем

колга... менү

чүлмәк ватучы... бүләкләү

малайлар... ошады

авыз... кашык кабып йөгерү

көндәш... күтәреп салу

// төркем

батыр... тәкә аркан тартучы...көче җиңүче...бүләк олы... көрәше балалар... җыры /// төркем төр... ярышлар иң җитез...сайлау ямь...табигатьтә күңел... ярышлар чигү... сөлге


Китап белән эш. ....нче бит ....нче күнегү.

V. Йомгаклау. Тест биремнәрен үтәү.

1. Сүзтезмәләр булган рәтне билгеләгез.

а) атлар чаба; апалар көянтә белән су ташыйлар;

б) күңелле уеннар; колгага менү; күзне бәйләп кисү;

в) атлар белән; көрәштән соң; йөгерүгә кадәр;

2. Ияртүче һәм иярүче сүзе дөрес күрсәтелгән сүзтезмәне табып билгеләгез.

а) туп ату - туп - иярүче, ату - ияртүче сүз;

б) йөгерештә катнашу - йөгерештә - ияртүче, катнашу-ияртүче сүз;

в) җиңүчеләрне бүләкләү -җиңүчеләрне -ияртүче, бүләкләү-иярүче сүз;

3. Исемле фигыль сүзтезмәләрне табып билгеләгез.

а) шаян җырлар: кызыклы уеннар; төрле ярышлар;

б) чиккән сөлгеләр; ярышкан кешеләрне; җиңгән батырга;

в) колгага менү; сөлге җыю; көрәштә җиңү;

VI. Өй эше бирү,билгеләр кую.

- Өйдә Сабантуй турында сүзтезмәләр кертеп җөмләләр төзеп язарга.



<< предыдущая страница   следующая страница >>