https://electroinfo.net

girniy.ru 1 2 3 ... 5 6

Май.


.

Тема.

Максат.

1.

Ашамлыклар.

Татар халкының милли ризыклары белән таныштыруны дәвам итү. Сүзлек запасларын өчпочмак, гөбәдия, чәкчәк кебек сүзләр белән таныштыру. Балаларның бу ризыкларны ашап караганнары, әниләренең, әбиләренең бу ризыкларны ничек пешерүләрен күргәннәре барлыгын ачыклау. Олылар хезмәтенә хөрмәт тәрбияләү.

Җиһазлау: ясалма камыр ризыклары.

2.

Курчак йоклату.

Йоклау өчен кирәк булган әйберләрнең исемнәрен (карават, юрган, мендәр, түшәк) өйрәтү. Балаларны бишек җырлары белән таныштыруны дәвам итү. Бишек җырларындагы назны, ихлас мөнәсәбәтне тоярга өйрәтү. Йокыга киткәндә «тыныч йокы», йокыдан торганда «Хәерле иртә» кебек ягымлы сүзләрне әйтү күнекмәләрен үстерү. Назлылык, ягымлылык сыйфатлары тәрбияләү.

Җиһазлау: курчак, урын-җир билгеләре.

3.

Курчакны юындыру.

Баларны юыну предметлары таныштыруны дәвам итү. Юыну эзлеклелеген өйрәтү. Ашар, йоклар алдыннан, йоклап торгач юынырга, юынганда як-якка су чәчрәтмәскә күнектерү. Үз сөлгең белән генә сөртенергә, сөртенгәннән соң, сөлгене урынына элеп куярга гадәтләндерү. Чисталык, пөхтәлек тәрбияләү.

Җиһазлау: курчак, сабын, сулы табак, сөлге.

4.

Өлкәннәр хезмәте белән кызыксыну.

Өлкәннәр хезмәте белән (әти трактор йөртә-тракторчы, әни кибеттә эшли-кибетче, апай мәктәптә укый-укучы һ.б.) таныштыру. Зур булгач кем булырга теләүләре , әти-әниләре-нең кем булып эшләүләре белән кызыксыну. Балаларга хезмәтнең әһәмияте турында аңлату, хезмәт кешесенә хөрмәт, хезмәткә мәхәббәт тәрбияләү.


Җиһазлау: «Һөнәр ияләре» сериясеннән төсле рәсемнәр




Әвәләү

Сентябрь.

1.

Тема: Әвәләргә өйрәнәбез.


Җиһазлау: пластилин, юеш чүпрәкләр, клеенка

Максат: Балаларны пластилин үзлекләре (йомшак, сузылучан, аннан төрле формалар әвәләргә мөмкин ) белән таныштыру. Балаларның кызыксынучан-лыкларын үстерү, фантазияләрен баету. Чисталыкка омтылыш тәрбияләү.



2.

Тема: Ирекле.


Җиһазлау: пластилин, юеш чүпрәкләр, клеенка

Максат: Пластилиннан нәрсә дә булса әвәләү теләге уяту. Озынча таякчыклар тәгәрәтергә һәм алардан төрле предметлар әвәләргә өйрәтү. Әвәләгән предметларның исемнәрен атау, алар белән уйнау. Үз эшләренең нәтиҗәсенә сөенеч тәрбияләү.


3.

Тема:Керпе өчен алмалар.


Җиһазлау: пластилин, юеш чүпрәкләр, клеенка, әвәләп ясалган алма, чын алма, йомшак уенчык-керпе.

Максат: Түгәрәк әвәләу ысуллары белән(ике уч төбендә яки бер уч төбе белән өстәл өслегендә түгәрәк хәрәкәтләр ясап әвәләү) таныштыру һәм шул ысуллар белән түгәрәк әвәләргә өйрәтү. Керпегә булышу теләге уяту, җәнлекләргә карата миһербанлык хисләре тәрбияләү.


4.

Тема: Балаларның үз теләкләре буенча әвәләү.


Җиһазлау: пластилин, юеш чүпрәкләр, клеенка

Максат: Уйлау, фикерләү сәләтләрен үстерү. Вак моториканы ныгыту. Әвәләгән әйбернең предметлар белән охшашлыгын табарга өйрәтү. Чиста-пөхтә эшләү күнекмәләрен булдыру.


Октябрь.

1.

Тема: Баскыч.


Җиһазлау: пластилин, юеш чүпрәкләр, клеенка, әвәләп ясалган баскыч, баскыч рәсеме, «Теремкәй» әкиятенең төсле рәсемле китабы.

Максат: Пластилинны тәгәрәтү күнекмәләрен үстерү. Озынча формада таякчыклар тәгәрәтергә өйрәтү, таякчыкларны кыска һәм озынрак итеп әвәләү. Әвәләгән таякчыкларны баскыч формасында тоташтыру күнекмәләре бирү. Баскычны нинди максатта кулланып уйнарга кирәклеген аңлату. Ярдәмләшү, кызгану хисләре тәрбияләү.


2.

Тема: Самолет.


Җиһазлау: пластилин, юеш чүпрәкләр, клеенка, әвәләп ясалган самолет, самолет макеты.

Максат: Озынча таякчыклар тәгәрәтергә һәм алардан төрле предметлар әвәләргә өйрәтүне дәвам итү. Пластилинны уч төбе белән туры хәрәкәтләр ясап әвәләү күнекмәләрен үстерү. Таякчыкларны бер-берсе өстенә аркылы куеп ябыштыру ысулы белән таныштыру. Әзер форма белән уйнау. «Ж» авазын дөрес әйтү өстендә эшләү.


3.

Тема:Ирекле.


Җиһазлау: пластилин, юеш чүпрәкләр, клеенка.

Максат: Уйлау, фантазияләү сәләтләрен үстерү. Кул-бармак хәрәкәтләрен ныгыту. Балаларның бер-берсенең ясаган әйберләрен таный белүләренә ирешү. Иптәшләренең эшләренә карата кызыксыну һәм хөрмәт хисләре тәрбияләү.


4.

Тема: Акбай өчен тәлинкәләр.

Җиһазлау: пластилин, юеш чүпрәкләр, клеенка, әвәләп ясалган һәм чын тәлинкә, уенчык эт.


Максат: Пластилинны уч төбендә кысып, яссы формадагы түгәрәк ясарга һәм бармаклар белән уртасын тирәнәйтеп чокырлатырга өйрәтү. Кул чукларының хәрәкәтләрен ныгыту. Балаларда йорт хайваннарына карата сакчыл караш тәрбияләү.


Ноябрь.

1.

Тема: Без гөмбә җыябыз.


Җиһазлау: пластилин, юеш чүпрәкләр, клеенка, әвәләп ясалган гөмбә, гөмбә муляжы, уенчык керпе.

Максат: Алдагы дәресләрдә өйрәнә башлаган ысуллар белән гөмбәнең эшләпәсен уч төбендә яссы түгәрәк, сабагын озынчалап тәгәрәтеп ясарга һәм ике өлешене тоташтырырга өйрәтү. Уйлау-фикерләү сәләтләрен үстерү.

Вак моториканы ныгыту. Дусларыңны авыр хәлдән коткару теләге булдыру.


2.

Тема: Үз теләгең буенча әвәләү.


Җиһазлау: пластилин, юеш чүпрәкләр, клеенка


Максат: Балаларны эчтәлекне мөстәкыйль тудырырга өйрәтү, уйлау-фикерләү сәләтләрен, фантазияләрен үстерү. Чисталыкка омтылыш тәрбияләү.


3.

Тема: Курчакларга конфет әвәлибез.


Җиһазлау: пластилин, юеш чүпрәкләр, клеенка, әвәләп ясалган конфет, конфет кәгазьләре, курчак, күчтәнәчкә конфетлар.

Максат: Пластилинны озынча һәм түгәрәк хәрәкәтләр белән әвәләргә өйрәтүне дәвам итү. Баскыч һәм алма ясаганда кулланган алымнарны искә төшерү һәм ныгыту. . Чиста-пөхтә эшләүләренә игътибар итү. Юмартлык хисләре тәрбияләү.

4.

Тема: Керпе- башсыз, аяксыз.


Җиһазлау: пластилин, юеш чүпрәкләр, клеенка, әвәләп ясалган керпе, уенчык керпе, шырпы.


Максат:Пластилинны овал формасында әвәләргә өйрәтү. Уч төбе белән тәгәрәтү ысулларын ныгыту. Тәрбияче ярдәме белән шырпылар кадап чыгу, ясалган керпеләр белән уйнау. Эшнең нәтиҗәсенә сөенеч хисләре тәрбияләү.


Декабрь

1.

Тема: Чеби.


Җиһазлау: пластилин, юеш чүпрәкләр, клеенка, әвәләп ясалган чеби, уенчык чеби

Максат: Балаларны түгәрәк формалар әвәләргә өйрәтүне дәвам итү. Кечкенә түгәрәк һәм зуррак түгәрәктән йомшак кошчык әвәләү теләге булдыру.Шарларны әвәләү һәм бер-берсенә тоташтыру, чеметү алымы белән томшыгын һәм койрыгын кую күнекмәләре бирү. Йорт кошларына карата сакчыллык тәрбияләү.


2.

Тема: Ирекле.


Җиһазлау: пластилин, юеш чүпрәкләр, клеенка.

Максат: Балаларны эчтәлекне мөстәкыйль тудырырга өйрәтүне дәвам итү. Алдагы шөгыльләрдә ясаган әйберләрен искә төшерү. Уйлау-фикерләү сәләтләрен, фантазияләрен үстерү. Кул-бармак чуклары эшчәнлеген камилләштерү.


3.

Тема:Чыршы.


Җиһазлау: пластилин, юеш чүпрәкләр, клеенка, әвәләп ясалган чыршы, чыршы агачының рәсеме.

Максат: Пластилинны озынча хәрәкәтләр белән әвәләү күнекмәләрен ныгыту. Тәгәрәткән таякчыкларны дөрес итеп урнаштырырга өйрәтү(тәрбияче ярдәме белән). Бәйрәм якынлашуын искәртеп узу. Ясалган чыршыга карап соклану хисләре тәрбияләү.


4.

Тема: Без менә ничек булдырабыз.


Җиһазлау: пластилин, юеш чүпрәкләр, клеенка.

Максат: Башка шөгыльләрдә ясаган фигуралардан үзләренә охшаганын әвәләү. Пластилин белән эшләү күнекмәләрен камилләштерү.Фантазияләрен, кул-бармак хәрәкәтләрен үстерү. Бер-беренә ярдәмләшү теләге тәрбияләү.


Январь.

1.

Тема: Йомры икмәк.


Җиһазлау: пластилин, юеш чүпрәкләр, клеенка, әвәләп ясалган икмәк, «Йомры икмәк» әкиятенең төсле рәсемле китабы.

Максат: Балаларны түгәрәк формадагы әйберләр әвәләргә өйрәтүне дәвам итү. Эчтәлекне агач төбе, куян һ.б. атрибутлар белән тулыландырырга мөмкинлек тудыру. Вак моториканы үстерү. Чисталыкка омтылыш тәрбияләү.



2.

Тема: Ирекле.


Җиһазлау: пластилин, юеш чүпрәкләр, клеенка.

Максат: Төрлечә әвәләү алымнарын искә төшерү һәм ныгыту. Мөстәкыйль уйлау-фикерләү сәләтләрен үстерү. Кул-бармак чуклары эшчәнлеген камилләштерү. Балаларның эшләгән эшләренә соклану хисләре тәрбияләү.


3.

Тема: Өй.


Җиһазлау: пластилин, юеш чүпрәкләр, клеенка, әвәләп ясалган өй, өй макеты.

Максат: Озынча таякчыклар әвәләү күнекмәләрен ныгыту. Тәгәрәткән таякчыкларны дөрес итеп берсе өстенә берсен урнаштырырга өйрәтү(тәрбияче ярдәме белән). «Туган өй» төшенчәсен аңлату. Гаилә әгъзаләренә карата ярату һәм хөрмәт хисләре тәрбияләү.


4.

Тема:Песи.


Җиһазлау: пластилин, юеш чүпрәкләр, клеенка, әвәләп ясалган песи, уенчык песи.

Максат: Пластилин белән эшләү, түгәрәкләп һәм озынчага тәгәрәтү күнекмәләрен камилләштерү. Чеметү алымын ныгыту, колакларын шушы алым ярдәмендә кую. Ясаган песи белән уйнау, аңа карата миһербанлык хисләре тәрбияләү.


Февраль.

1.

Тема: Ирекле әвәләү.


Җиһазлау: пластилин, юеш чүпрәкләр, клеенка.

Максат: Төрлечә әвәләү алымнарын искә төшерү һәм ныгыту. Мөстәкыйль күзаллауларына ирешү. Вак моториканы камилләштерү. Чиста-пөхтә эшләү күнекмәләре булдыру.


2.

Тема: Тычкан.


Җиһазлау: пластилин, юеш чүпрәкләр, клеенка, әвәләп ясалган тычкан, уенчык тычкан.

Максат:Балаларны тычкан образын әвәләргә өйрәтү. Образның характерлы билгеләрен ( озын, нечкә койрык, йомры колак) дөрес итеп куя белү күнекмәләре бирү. Чеметеп кую алымы белән эшләргә өйрәтүне дәвам итү. Эшнең нәтиҗәсенә сөенеч тәрбияләү.


3.

Тема: Күчтәнәчләр әвәлибез.


Җиһазлау: пластилин, юеш чүпрәкләр, клеенка, әвәләп ясалган күчтәнәчләр, курчак

Максат: Балаларга таныш булган әвәләү алымнарын кулланып төрле ризыклар-күчтәнәчләр әвәләү. Ашамлык исемнәрен дөрес әйтү өстендә эшләү. Кунакта үз-үзеңе тоту кагыйдәләрен искә төшерү һәм әдәплелек хисләре тәрбияләү.


4.

Тема: Кар бабай.


Җиһазлау: пластилин, юеш чүпрәкләр, клеенка, әвәләп ясалган кар бабай.

Максат: Төрле зурлыктагы йомарламнар тәгәрәтү һәм аларны тоташтыру юлы белән кар бабай ясарга өйрәтү.Алдагы өйрәнгән күнекмәләрне , әвәләү алымнарын ныгыту. Карның үзлекләрен искә төшерү. Участокка чыккач, кар бабайны кардан әвәләү теләге тудыру.



<< предыдущая страница   следующая страница >>