https://electroinfo.net

girniy.ru 1 2 ... 5 6
Сөйләм үстерү


Сентябрь.




Тема

Максат

1.

Безнең төркем бүлмәсе.

Балаларны төркем бүлмәсе белән (чишенү, юыну, йокы, уен бүлмәсе һ.б.) таныштыру. Җиһазларның сыйфатын, исемнәрен дөрес әйтергә өйрәтү. Төркем бүлмәсен тәртиптә тоту күнекмәләре бирү. Танып белү активлыгын, бәйләнешле сөйләмнәрен үстерү. Бүлмә җиһазларына сак караш тәрбияләү.

Җиһазлау: уенчык йорт җиһазлары.

2.

Ягымлы сүзләр.

Балаларны өлкәннәр һәм бер-берсе белән исәнләшергә һәм саубуллашырга өйрәтү.Ягымлы сүзләрне ачык, аңлаешлы итеп әйтүләренә ирешү. Өлкәннәргә һәм иптәшләренә карата хөрмәт хисләре тәрбияләү.

Җиһазлау: уенчык куян.

3.

Мин әнине яратам.

Иң якын кешене – әнине борчымаска өйрәтү. Әни эшкә киткәндә, елап калмаска, кич елмаеп каршы алырга гадәтләндерү. Әнинең бары тик бер генә булуына инандыру һәм аңа карата ярату хисләре тәрбияләү.

Җиһазлау:уенчык аю, куян, курчак.

4.

Аерым әйберләр сурәтләнгән рәсемнәр карау.

Рәсемдә ясалган әйберләрне таный һәм әйтә белергә өйрәтү. Аларның көнкүрештә кулланылышын ачыклау. Тирә-юньдәге терек һәм терек булмаган табигатькә карата сакчыллык тәрбияләү.

Җиһазлау: машина, туп, курчак, аю, әтәч, песи, самолет рәсемнәре.

Октябрь.


.

Тема.

Максат.

1.

Исемең матур.

Балаларның үз исемен, әти-әнисенең, иптәшләренең исемнәрен хәтердә калдырырга, эндәшкәндә ачык, аңлаешлы итеп исеме белән эндәшергә өйрәтү. Һәр кешенең үзенә генә хас исеме булуын аңлату. Бер-беренә кушамат белән эндәшү начар гадәт булуына төшендерү, бер-беренә карата ягымлылык хисләре тәрбияләү.

Җиһазлау: уенчык куяннар.

2.

Икмәккә хөрмәт.

Икмәк валчыгын идәнгә коймаска, ашаганнан соң калган кисәкне билгеле урынга куярга гадәтләндерү. Икмәккә карата хөрмәт хисләре тәрбияләү.

Җиһазлау: Белмәмеш исемле курчак һәм аңа киемнәр, тәлинкә белән ипи.

3.

Йорт хайваннары белән танышу. Этне күзәтү.

Йорт хайваннары турында сөйләү, балаларның алар турында булган белемнәрен ныгыту. Этне күзәтү, аның гәүдә төзелешендәге өлешләрен(башы, күзләре, борыны, мыегы, койрыгы барлыгын) әйтергә өйрәтү.Эткә исем кушу, аның сөяк яратуын аңлату. Йорт хайваннары турында кайгыртучанлык тәрбияләү.

Җиһазлау: уенчык эт.

4.

Әтәч ничек йөри һәм кычкыра, эт ничек йөри һәм өрә.

Эт белән әтәчне танырга һәм исемнәрен дөрес әйтергә өйрәтү. Охшаш һәм аермалы якларын атау , аерым өлешләрен күрсәтү. Йорт хайваннарына һәм кошларга карата кайгыртучанлык тәрбияләү.

Җиһазлау: уенчык эт һәм әтәч.


Ноябрь.

.

Тема.

Максат.

1.

Сыер һәм ат белән таныштыру.

Хайваннарны тану һәм исемнәрен дөрес итеп әйтергә өйрәтү. Аерым өлешләрен әйтә белүләрен үстерү. Аларның файдасы турында сөйләшү. Кайгыртучанлык хисләре тәрбияләү.

Җиһазлау: «Йорт хайваннары» сериясеннән төсле рәсемнәр, сыер һәм ат уенчыклары.

2.

Алсу курчак прогулкага җыена.

Кием-салым, аяк киеме кебек гомумиләштерүче сүзләрнең мәгънәсен аңлату.Киемнәрне төркемнәргә аера белергә өйрәтү. Сүзлек активларын яңа сүзләр белән баету. Сакчыллык, җыйнаклык сыйфатлары тәрбияләү.

Җиһазлау: «Кием-салымнар» сериясеннән төсле рәсемнәр, Алсу-курчак, киемнәр.

3.

Урман җәнлекләре.

Балаларның кыргый хайваннар турында булган белемнәрен ныгыту, аларның тормышы, кайда яшәүләре, нәрсәләр белән тукланулары турында аңлату. Балаларны яңа сүзләр белән таныштыру төлке-хәйләкәр. куян-куркак һ.б.). Кайгыртучанлык хисләре тәрбияләү.

Җиһазлау: «Кыргый хайваннар» сериясеннән төсле рәсемнәр, җәнлек сыннары.

4.

Шәхси гигиена кагыйдәләре.

Шәхси гигиена әйберләрен дөрес куллану күнекмәләрен ныгыту. Кулъяулыктан дөрес файдалану. Төчкергәндә яисә йөткергәндә авызны кул белән капларга, янда кемдер булса, читкә борылырга гадәтләндерү. Шапшаклыкка тискәре мөнәсәбәт тәрбияләү.


Җиһазлау: Курчак, кулъяулыклар, дуңгыз рәсеме.


Декабрь.

.

Тема.

Максат.

1.

Шәхси гигиена әйберләрен дөрес файдалану.

Балаларны кулъяулыктан дөрес файдаланырга өйрәтүне дәвам итү. Сабын, сөлгедән дөрес куллану күнекмәләрен ныгыту. Чисталыкка омтылыш тәрбияләү.

Җиһазлау: сабын, сөлге, табак белән су.


2.

Авылда кунакта.

Йорт хайваннары белән таныштыруны дәвам итү.Йорт хайваннары һәм аларның балалары турында башлангыч күзаллау биру. Гәүдә өлешләренең исемнәрен дөрес әйтү күнекмәләрен үстерү. Йорт хайваннарына карата кайгыртучанлык, миһербанлык хисләре тәрбияләү.

Җиһазлау: йорт макеты, әби курчак, йорт хайваннары сыннары.

3.

«Чыршы янында» дигән картина карау.

Яңа ел бәйрәме турында белешмә бирү. Җөмләләрне дөрес итеп төзи белү күнекмәләрен үстерү. Иптәшләренең сөйләвен тыңлау һәм аңлауларына ирешү. Балаларда Кыш бабайга карата яхшы мөнәсәбәт тәрбияләү.

Җиһазлау: картина, чыршы уенчыклары.

4.

Сәламәт тәндә- сәламәт акыл.

Балаларга сәламәтлекнең иң зур байлык икәнен аңдату. Сәламәт кеше генә матур итеп уйный, җырлый, бии алуына төшендерү. Авырган очракта шәфкать туташына күренергә кирәклеген аңлату.Сәламәтлекне саклау өчен чыныктыру чараларыннан куллану күнекмәләре бирү.


Җиһазлау:уклау, «кабыргалы сукмак»


Январь.

.

Тема.

Максат.

1.

Яңа ел бәйрәме.

Балаларның чыршы бәйрәменнән алган тәэсирләре белән уртаклашу. Җөмләләрне дөрес итеп төзи белү күнекмәләрен үстерү. Күңел күтәренкелеге, бәйрәмчә кәеф булдыру.

Җиһазлау: картина, битлекләр

2.

Транспорт төрләре.

Балаларны транспорт төрләрен таный белергә, исемнәрен дөрес әйтергә өйрәтү. Машинаның аерым өлешләрен әйтә белүләренә ирешү. Транспортта барганда, кычкырып сөйләшергә ярамаганлыгын аңлату. Әхлак сыйфатлары тәрбияләү.

Җиһазлау: «Транспорт төрләре» сериясеннән төсле рәсемнәр, уенчык руль.

3.

Минем яраткан уенчыкларым.

Балаларны уенчыкларның исемнәрен, кайбер үзенчәлекләрен әйтә белергә өйрәтү. Сүз байлыкларын үстерү. Уенчыклар белән бүлешә белү һ.б. кагыйдәләрнеискә төшерү. Уенчыкларга карата сакчыллык тәрбияләү.

Җиһазлау: балаларның яратып уйный торган уенчыклары.

4.

Безгә кунак килде.

Кунакны якты йөз белән каршы алырга, хөрмәт күрсәтергә һәм озатып җибәрергә өйрәтү. Алар белән матур итеп аралашу күнекмәләре бирү. Әдәплелек сыйфатлары тәрбияләү.

Җиһазлау:Шәвәли өчен киемнәр, кунак өстәле.

Февраль.


.

Тема.

Максат.

1.

«Кыш көне балалар прогулкада» картинасын карау.

Кыш турында күзаллау булдыру, бу ел фасылы турында булган белемнәрен үстерү. Һәр ел фасылына карата дөрес итеп киенү күнекмәләрен ныгыту. Сүз байлыгын арттыру өстендә эшләү. Үз-үзеңә хезмәт күрсәтүдә мөстәкыйльллек тәрбияләү.

Җиһазлау: картина, кышкы киемнәр рәсемнәре.


2.

Әбием сандыгы.

Балаларны татар милли киемнәре белән (түбәтәй, калфак, читекһ.б.)таныштыру. Сүзлек активларын яңа сүзләр белән баету. Әби-бабаларыбыз кигән киемнәрнең бизәлешенә, матурлыгына соклану хисләре, алар иҗат иткән әйберләргә хөрмәт тәрбияләү.

Җиһазлау: калфак, читек, түбәтәй.

3.

Кошлар – безнең дусларыбыз.

Балаларның кошлар турында булган белемнәрен ныгыту. Аларның исемнәрен дөрес әйтергә өйрәтү(чыпчык, күгәрчен, карга, тукран һ.б.). Гәүдәнең аерым өлешләрен әйтә белүләренә ирешү. Тукран турында әйтемне өйрәтү. Кечкенә дусларыбызга карата мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек хисләре тәрбияләү.

Җиһазлау: «Кошлар» сериясеннән төсле рәсемнәр.

4.

Үз урынын тап.

Баларны йорт хайваннары белән урман җәнлекләрен аерырга өйрәтү. Аларның яшәү мохитләренә игътибар итәргә кирәклеген искәртү. Бәйләнешле сөйләмнәрен үстерү. Игътибарлылык, миһербанлык, шәфкатьлелек хисләре тәрбияләү.


Җиһазлау: «Йорт хайваннары» һәм «кыргый хайваннар» сериясеннән төсле рәсемнәр.


Март.

.

Тема.

Максат.

1.

8 Март – әниләр бәйрәме.

Иң кадерле кешене – әнине хөрмәт итәргә өйрәтү. Аларны тыңларга, һәрчак шатландырырга кирәклегенә төшендерү. Аларны рәнҗетергә, ямьсез сүзләр белән кәефләрен төшерергә ярамаганлыкны аңлату.Әниләребезгә карата җылы хисләр тәрбияләү.

Җиһазлау: әниләребезнең фотолары, бәйрәмгә ясаган буләкләр.

2.

Минем әнием – остабикә.

Балаларның үз әниләре турында белгәннәрен сөйләтү. Әниләрнең эш-хәрәкәтен чагылдырган рәсемнәр карау, бәйләнешле сөйләмнәрен үстерү.Әниләрне ихтирам итү, аларның хезмәтенә хөрмәт тәрбияләү.

Җиһазлау: сюжетлы рәсемнәр.


3.

Урман безнең байлыгыбыз.

Урман белән таныштыру. Анда нәрсәләр үсүе һәм яшәве турында булган белемнәрен үстерү. Урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен өйрәтүне дәвам итү. Туган табигатенә мәхәббәт, сакчыллык тәрбияләү.

Җиһазлау: урман ясалган картина, урманда яшәүче җәнлек рәсемнәре.

4.

Табиб- безнең турында кайгыртучы.

Балаларның табиб һөнәре турында булган белемнәрен ныгыту.Авыруга ярдәм күрсәтергә өйрәтү. Шәфкатьлелек тәрбияләү.

Җиһазлау: курчаклар, ак халат, башлык.


Апрель.

.

Тема.

Максат.

1.

Алсу кунакта.

Балаларны кунакчыл булырга, кунакларга хөрмәт күрсәтергә өйрәтү. Савыт-саба исемнәрен дөрес һәм аңлаешлы итеп әйтү күнекмәләрен үстерү. Әдәплелек сыйфатлары тәрбияләү.

Җиһазлау: курчак, савыт-сабалар, ашъяулык, салфеткалар.

2.

Алсуның кием-салымы, төсе.

Курчакның тышкы кыяфәтен күзәтү. Аның киемнәренең исемнәрен дөрес әйтергә өйрәтү. Күлмәге, чәчләре, күзләренең төсен аера белү күнекмәләрен үстерү. Кием-салымнарга карата җыйнаклык, сакчыллык тәрбияләү.

Җиһазлау: курчак, «Кием-салымнар» сериясеннән төсле рәсемнәр.


3.

Минем гәүдә төзелешем.

Гәудә төзелеше, аларның ни өчен кирәклеген аңлату. Гәүдәнең аерым өлешләрен атый һәм исемнәрен дөрес әйтергә өйрәтү. Кешенең гәүдә төзелеше дөрес булган очракта гына(гәүдә вертикаль юнәлештә, иң өстә баш, куллар гәүдәнең уртасында, аяклар озын, таза, иң аста табаннар) аның матур, төз йори алуын аңлату. Үз гәудәңне матур тоту кагыйдәләрен искә төшерү.

Җиһазлау: курчак.


4.

Серле капчык.

Үзләре яратып уйнаган уенчыкларын кул белән тотып карап танырга өйрәтү. Таныган уенчыкның исемен дөрес итеп әйтү күнекмәләрен, игътибарлылык, тотып тоемлау сәләтен үстерү. Уенчыкларга карата сакчыллык тәрбияләү.

Җиһазлау: серле капчык, уенчыклар.


следующая страница >>