https://electroinfo.net

girniy.ru 1

Теремкәй әкияте.


Матур итеп бизәлгән урман аланлыгы.Бабай килеп чыга аның кулында балта.

Бабай. Көмеш балтам кулымда, кызым билбау билемдә

Зифа буйлы ак каен үсеп утыра юлымда! (каенны әйләнеп карап чыга)

Балтам белән каенны, кисеп аударыйм әле.

Бик шәп каен утынын, әзерләп кайтыйм әле!

Урман каравылчысы килеп чыга .

Каравылчы ( шелтәләп) . Тукта-тукта бу ни эш, болай булмаска тиеш!

Калдыр бу яшь каенны, харап итмә урманны.

Утынлык өчен агач,башка урында да бар

Үзем күрсәтермен сиңа, әйдә минем арттан бар!

Урманыбыз шаулап торсын, җәнлекләр исән булсын,

Кошлар сайравыннан урман ,сихри нурларга тулсын!

Каравылчы бабайны ияртеп чыгып китә.

Тычкан –Чыелдык. ( Бии –бии чыга, нидер көйли.)

Төймә күзле, үткен сүзле,тычкан кызы мин үзем,

Мәче куа мин качам ,мин шулай күңел ачам!

Карый бер кечкенә генә өй күрә, әйләнеп карап чыга һәм анда кереп урнаша.

Менә бака күренә.

Бака- Бакылдык. Бака-бака бакака, мин бик җәйне яратам,

Болыт күрсәм, яңгыр килә, диеп хәбәр таратам!

Ай, бу нинди теремекәй, әй, кем бар анда?

Тычкан –Чыелдык. Бу мин Тычкан –Чыелдык, ә син кем?

Бака- Бакылдык. Мин Бака- Бакылдык! Мине дә үзең янына ал әле!

Тычкан –Чыелдык. Әйдә бергә яшик!

Куян –Озынколак. Җәен соры ,кышын ак,миңа шулай яхшырак,

Кайберәүләр кылый, диләр , мин үзем Озынколак

Куян –Озынколак. Бу нинди шәп өй, кем бар анда?

Бер –бер артлы. Бу мин Тычкан –Чыелдык, мин Бака- Бакылдык. Ә син кем?

Куян –Озынколак. Мин Куян –Озынколак! Мине дә кертегез әле үзегезнең яныгызга!

Энәле –йомшак керпе. Энәле тунымны киеп, гөмбәгә килгән идем, (кыланып)

Бүрене урманнан кудым , буталып йөрмә , дидем.


(Өйне күрә дә килә.) Әй кем бар анда, яңгыр да яварга җыена, кертегез әле мине дә!

Бер –бер артлы. Бу мин Тычкан –Чыелдык, мин Бака- Бакылдык. мин Куян –Озынколак. Ә син кем?

Энәле –йомшак керпе. Мин Энәле –йомшак керпе.( Ул да керә)

Төлке-Хәйләбай. ( Көйли-көйли керә.) Эзли –эзли арып беттем, тавыкларым кайда сез?

Хәйләбай диләр мине, хәйләсез дөнья файдасыз!

Абау бу нинди өй икән, тавыклар монда юк микән?

Әй, кем бар анда, тавыш бир?

Бер –бер артлы. Бу мин Тычкан –Чыелдык, мин Бака- Бакылдык, мин Куян –Озынколак, мин Энәле –йомшак керпе Ә син кем?

Төлке-Хәйләбай. Мин Төлке-Хәйләбай! Мине дә кертегез әле үзегезнең яныгызга! .( Керә)

Бүре –Сорыколак. Бу урманга хуҗа идем, мин бүре- Соры колак,

Аю килеп җәберләсә, син дә булырсың елак!

Әй, кем бар анда , мин дә керим әле сезнең янга!

Бер –бер артлы. Бу мин Тычкан –Чыелдык, мин Бака- Бакылдык, мин Куян –Озынколак, мин Энәле –йомшак керпе , мин Төлке- Хәйләбай Ә син кем?

Бүре –Сорыколак. Мин Бүре –Сорыколак. .( Керә)

Аю- Камытаяк. Мин Аю –Камытаяк, кулымда минем таяк

Бер мичкә бал ашасам да, һич туймас минем тамак!

Карале, бигрәк күркәм өй тора, вәт бу минеке була.

Әллә хуҗалы микән, алай булса бергә торырбыз!

Әй, хуҗалар бармы монда?

Бер –бер артлы. Бу мин Тычкан –Чыелдык, мин Бака- Бакылдык, мин Куян –Озынколак, мин Энәле –йомшак керпе , мин Төлке- Хәйләбай, . мин Бүре –Сорыколак ,ә син кем?

Аю- Камытаяк. Мин Аю –Камытаяк, сезгә терәк булырмын,

Яшик әле бергәләп! ( Аю да кереп китә һәм дөбердәгән тавышлар ишетелә,.Бер-бер артлы җәнлекләр чыга, өй җимерелгәнгә зарланышалар)

Аю- Камытаяк. Мин булганда кайгырмагыз , аңа өй без салырбыз,

Бергәләшеп эшләрбез без, риза булып калырсыз.


Әйдәгез, дуслар тотыныйк, вакыт бушка үтмәсен,

Бергә, дус булып яшәрбез , берегез дә китмәсен!

Музыйка уйный, шакылдаган тавышлар килә, өй торгызыла. Бергәләшеп чыгалар.

Бүре –Сорыколак . Бергә-бергә эшләүләре бигрәк күңелле икән,

Бар җәнлек тә монда булгач , бер җырлап алыйк микән !

Төлке-Хәйләбай Өй туе үткәрик әле, җырлап -биеп алыйк без,

Урманда дуслык булуга , шатланып торыгыз сез!

Куян –Озынколак. Саф һавалы урманнарда, кошлар сайрашып торсын!

Дус яшәүгә ниләр җитә, һәркем бәхетле булсын!

Җыр “ Әйлән -бәйлән” ( бию белән бизәкләргә була)


Лениногорск муниципаль районы Шөгер авылы В.П.Чкалов исемендәге урта гомуми белем бирү мәктәбе 1нче категорияле китапханәче һәм өстәмә белем бирү мөгаллимәсе Шәйдуллина Голфия Вәли кызы. Сыйныфтан тыш тамашалар үткәрү өчен.

Октябрь 2009 ел.