https://electroinfo.net

girniy.ru 1 ... 3 4 5 6

Октябрь





Тема

Максат

Число



1 атна


2 атна


4 атна



«Теремкәй» рус халык әкиятен уку.


«Мин нәрсә эшли беләм?» дигән дидактик уен уйнау.


Ә. Исхакның «Чишмә» дигән шигырен яттан сөйләү.

(«Гөлбакча» 32б.)


Урманда нәрсәләр үсә һәм яши.


«Шалкан» рус халык әкиятен уку.


Шәхси гигиена әйберләрен дөрес куллану.



Балаларда тыныч кына тыңлый белү күнекмәләре булдыру.

Әкиятне төсле илюстрацияләргә карап сөйләү, әкият геройларын истә калдыру. Теремкәй, җан-фәрманга, сытарсың, үрмәли сүзләре белән сүзлек запасын баету.


Балаларга бүлмә гөлләрең исемнәрен истә калдырырга булышу; кәүсәсе, яфраклар барлыгын, ничек үстерергә кирәклеген аңлату , а-ә, у-ү сузыкларын һәм б тартыгын ачык тавыш дөрес итеп әйтә белүләренә ирешү.

Балаларда шигырьне сәнгатьле сөйләү күнекмәләре булдыру, «татлы» сүзенең мәгьнәсен аңлау, хәтерләү сәләтләрен үстерү.


Предметларның төсен һәм формасын аерырга өйрәтү. Түгәрәк, шакмак (шакмаклы), өчпочмак (өчпочмаклы), кызыл, сары, яшел төшенчәләрен бирү.

Участокка чыккач комда төрле фигуралар ясап уйнау.

Балаларга урман турында башлангыч төшенчә бирү. Анда бик күп агачлар, куаклар, үләннәр, җәнлекләр, бакалар, кошлар, бөҗәкләр яши.

Урманда яшәүчеләргә карата кызыксыну уяту, сак караш тәрбияләү.

Балаларны игьтибар белән тыңларга өйрәтү. Куелган сорауларга дөрес җавап бирү. Персонажларны истә калдыру.



Шәхси гигиена әйберләрен дөрес куллану күнекмәләрен ныгыту. Кулъяулыкны дөрес файдалану, төчкерергәндә яисә йөрткергәндә авызны кул белән капларга. Анда кемдер булса читкә борылырга гадәтләндерү.







Ноябрь




Тема

Максат

Число



1 атна


2 атна


3 атна


4 атна



Г. Бакирның «Сания инде зур үсте» дигән хикәясеннән өзек уку.


Читлектәге кошны күзәтү. Борганова Р. А. «Туган як табигате белән таныштыру.


«Камыр малай» рус халык әкиятен сөйләү.

«Гөлбакча» (14б.)


Хайваннар белән аралашу. Р. Миңнуллинның «Акбай шулай ди» шигыре.

«Гөлбакча» (137б.)


Х. Халиковның «Аю баласы» шигырен яттан өйрәнү.

«Гөлбакча» (36б.)


Сигналлар һәм хәрәкәтләр.


А. Бортның «Туп» шигырен яттан сөйләү.

«Гөлбакча» (32б.)


«Яңа курчак белән танышу» уены.



Балаларда тыңлый белү күнекмәләре булдыруны дәвам иттерү. Сорауларга җавап бирүләренә һәм хикәянең эчтәлегенә төшенүләренә ирешү.

Балаларны читлектәге кош белән таныштыру. Аның тән төзелешен күзәтү, тәрбияләү кирәклеген аңлату. Кошны тәрбияләргә омтылыш уяту һәм сак караш тәрбияләү. Балалар сөйләшенә яңа сүзләр кертү һәм кирәк урында куллана белергә өйрәту.

Балаларның әкият эчтәлеген аңлауларына ирешү, әдәби әсәр белән кызыксынуларын арттыру, максатының начар гадәт булуын аңлату.



Хайваннар белән аралашканда нәрсә эшләргә яраганлыгын-ярамаганлыгын аңлату.

Мәсәлән, хуҗасыз этләрне, песиләрне ярый, тотып карарга ярамый. Өйдәге песи баласын, этне сыйпарга, уйнарга ярый, әмма сай булырга кирәк. Һәр хайванның үз акылы бар. Ул тешләргә, тырнарга мөмкин.


Хайваннарны котыртырга, газапларга ярамый.


Балаларда шигырьне сәнгатьле итеп сөйләү күнекмәләрен булдыру, хәтерләү сәләтләрен үстерү, культура-гигиена күн

екмәләре тәрбияләү.

Сигналга карап хәрәкәт итәргә өйрәтү. «Алга-артка», «аска-өскә» төшенчәләрен бирү; тавыш, төс сигналларын өйрәтү, бирелгән юнәлештә (тавыш, төс) карап хәрәкәт уен, (сыбызгы).

Балаларның шигырьнең эчтәлеген аңлауларына ирешү, сәгатьле сөйләргә өйрәнү сүз байлыгын «батмый», «үкереп» сүзләре белән баету.

Балаларның әйберләрне төсләренә карап аера белүләренә ирешү (сары, кызыл, зәңгәр, яшел), исәнләшә алуларын ныгыту, аларда уенчыкларга сак караш тәрбияләү, үзара ягымлы, игътибарлы булу.







Декабрь.




Тема

Максат

Число



1.


2.


3.


4.



«Кар бабай» (С. Летова) хикәясен уку. «Гөлбакча» (15 б.)


Кар бөртеге серләре

Г. Тукайның «Ак бабай» шигырен уку. «Гөлбакча» (30 б.)



«Урман җәнлекләренең кышкы тормышлары» Борһанова Р.А. «Туган як табигате белән таныштыру».


Р. Корбановның «Куянны рәнҗеткәннәр» шигырен уку. «Гөлбакча». (37 б.)


Транспорт төрләре турында сөйләшү.


К.Д. Ушинскийның «Мияубикә» әсәрен уку. «Мяу-мяу» пескәем рәсем дәресе белән комплекслы дәрес. «Гөлбакча» 16 б.


Китаплар белән кызыксыну.



Балаларны игътибар белән тыңларга өйрәтү, куелган сорауларга дөрес җавап бирү, кыш айларына хас булган билгеләрне өйрәнә башлау

Балаларны карның үзлекләре белән таныштыру, кар ашарга ярамаганлыгын аңлату, танып белү активларын үстерү.


Балаларның шигырьнең эчтәлеген истә калдыруларына ирешү, кышка хас билгеләрне санарга өйрәтүне дәвам итү.


Балаларда җәнлекләрнең тышкы кыяфәтләре, тән төзелеше, яшәү шартлары турындагы белемнәрен ачыклау һәм киңәйтү. Балаларда урман җәнлекләренә карата шәфкатьлелек тәрбияләү.


Шигырьне тыныч кына тыңлап утыру, эчтәлеген аңлау, уенчыкларга сак караш тәрбияләү.


Балаларның транспорт төрләрен таный белүләренә ирешү, «автомобиль транспорты» «һава транспорты» төшенчәләре бирү Автомашинаның өлеш кисәкләрен (кабина, руль, тәгәрмәч, арба, көзге һ.б.) атый белергә өйрәтү. Уенчык машиналарга сак караш тәрбияләү.

Балаларның песине танып белүләренә, аның әһәмиятен аңлауларына ирешү. Йорт мәхәббәт тәрбияләү. Песине карандашлар белән һәр өлешен әйтеп ясау. «Мәче балалары» дигән рәсем карау.


Балаларның китаплар белән кызыксынуларын арттыру. Китапларны саклап тотарга өйрәтү. Билгеләнгән урыннарда чиста кул белән генә карарга гадәтләндерү.






Гыйнвар.




Тема

Максат

Число



1.


2.


3.


4.

Җ. Тәрҗемановның «Кыш» шигырен яттан сөйләү. «Гөлбакча» (32 б.)


Картина белән танышу «Балалар һәм кар бабай»


«Чуар тавык» рус халык әкиятен сөйләү. «Гөлбакча» 16 б.


Кем кайда яши?


«Шапшакларны бака ялый» (Батулла) әкиятен сөйләү.

«Көч һәм рух тамырлары (31 б.)


«Йөк һәм җиңел машиналар». «Кошлар һәм автомобиль» хәрәкәтле уенын уйнау.


Б. Рәхмәтнең «Ләлә чана шуа» шигырен уку. «Гөлбакча» (30 б.)


Шәхси гигиена. «Тешләребез таза булсын».

Сәнгатьле итеп шигырь сөйләү күнекмәләрен булдыру хәтерләү сәләтләрен үстерү, кышкы табигатьнең матурлыгын күрә, тоя белергә өйрәтү.


Балаларның рәсемгә карап кыска гына төзи белүләренә, күзәтүчәнлекләрен үстерүгә ирешү; бәйләнешле сөйләм күнекмәләре булдыру.


Әкият эчтәлеген аңлауларына, геройларын истә калдыруларына ирешү, әдәби әсәр белән кызыксынуларын арттыру.


Балаларга кошларның, җәнлекләрнең кайда яшәүләре турында төшенчә бирү, аларга карата миһербанлы булырга өйрәтү, танып белү активлыкларын үстерү.


Әкият эчтәлеген аңлауларына ирешү, табын әдәбенә өйрәтү, икмәккә сак караш тәрбияләү, сорауларга җавап бирү.


Балалалрны йөк һәм җиӊел машиналарны аерырга өйрәтү; «йөк машинасы», «җиңел машина» төшенчәләре бирү.

Балаларның шигырь эчтәлеген аңлауларына ирешү, тыңлый белү күнекмәләре булдыру, кышка хас билгеләрне саный белү.



Тешләрне иртән һәм кичен чистартырга кирәклеген аңлату. Тештә кечкенә генә чокыр барлыкка килсә, аңа ашау калдыклары тула, бу микроблар өчен «өй» була. Лупа ярдәмендә балаларның кулларын, тырнак асларын күрсәтү.







Февраль.




Тема

Максат

Число



1.


2.


3.


4.



А. Алишның «Чукмар белән Тукмар» әкиятен сөйләү.


«Кем нәрсә ярата?»


«Төлке, куян һәм әтәч» дигәң рус халык әкиятен уку.


Табиб – безнең турында кайгыртучы.


Р. Корбановның «Уяу саклый» шигырен уку.

«Гөлбакча» (33 б.)


«Ләлә курчакның бүлмәсен җиһазларга булышу».


Дидактик уен. «Нәрсә юк?»


К.Д. Ушинский «Казлар хикәясен уку.

«Гөлбакча» (31 б).


«Безнең авыл урамы».

Балаларның әкият эчтәлеген аңлауларына ирешү, үзара ягымлы мөнәсәбәттә булырга өйрәтү, дуслык хисләрен тәрбияләү.


Балаларның нинди ашамлыклар яратуын ачыклау, сүзлек запасларын баету, танып белү активлыкларын үстерү.


Балаларны әкиятне игътибар белән тыңлап, сорауларга дөрес, төгәл җавап бирергә өйрәтү, әкиятнең төп идеясен җиткерү.

Балалар бакчасының шәфкать туташы белән очрашу, аның хезмәтенең әһәмиятен аңлату, аңа карата хөрмәт хисләре тәрбияләү.



Шигырьнең эчтәлеген аңлый белергә өйрәтү, гади сорауларга җавап бирә белү сәләтен үстерү.


Балаларның өй җиһазларының исемнәрен, аларның өлешләрен (арты, тәпиләре, утыргычы, терәгече, шүрлек) әйтә белүләрен үстерү.

Кайбер җиһазлар охшаш һәм үзгә якларын күрә белергә өйрәтү.


Балаларда хикәяне тыңлый белү күнекмәләре булдыру. Сораулар ярдәмендә хикәя эчтәлеген аңлауларын ачыклау.

Балаларны урам һәм аның төп өлешләре белән таныштыру; «урам», «юл», «җәяүлеләр сукмагы» төшенчәләре бирү; юл кырыендагы сукмактан гына йөрергә кирәклеген аӊлату, төсле рәсемнәр, урам макеты карау.







Март.




Тема

Максат

Число



1.


2.


3.


4.

З. Туфайлованың «Әни сүзе» шигырен яттан өйрәнү. «Гөлбакча» (33 б.)


Әниләр турында әңгәмә.


Л. Н. Толстойның «Зирәк чәүкә» хикәясен уку.


Яз турында әңгәмә.


«Кәҗә бәтиләре» әкиятенең эчтәлеген сөйләү.


Автобус.


Г. Нәбиуллинның «Әнигә булышам» шигырен уку. («Гөлбакча» 31 б.)


«Урман җәнлекләренең язгы тормышы».


Борһанова Р. А. «Туган як табигате белән таныштыру».

Балаларга шигырьне истә калдырырга булышу, аны сәнгатьле итеп сөйләргә өйрәтү, әниләрне хөрмәт итү, ярату хисләре тәрбияләү.



Балаларга әниләргә карата игътибарлы, мәрхәмәтле булу сыйфатлары, аларны олылау хисләре тәрбияләү.


Балаларның тыныч кына тыңлауларына ирешү. Сорауларга тулы җавап бирү, хикәянең мәгьнәсен аңлау.

Балаларның танып белү активлыкларын үстерү, яз турындагы белемнәрен киңәйтү (кояш кыздыра башлый, кар эри, елгалар ташый, кошлар җылы яклардан безгә кайталар һ.б.)

Балаларның әкият эчтәлеген аңлауларына ирешү, вакыйгалар барышын сизелми белү күнекмәләре булдыру, сорауларга җавап бирү күнекмәләрен үстерү.

Балаларны автобус белән таныштыру һәм аның башка транспорт төрләреннән нәрсәсе белән аерылуын әйтү, «автобус» төшенчәсе бирү, кайларда хәрәкәт итүе турында сөйләшү, төсле рәсемнәр карау.


Шигырьне укыганда тыныч кына тыңлау, сорауларга тулы җавап бирү, әниләргә булышу теләге тудыру.


Кыргый хайваннар һәм аларның балалары турындагы белемнәрен ачыклау һәм киңәйтү. Куян, төлке, аю, бүре, тиен мисалында яз көнендә булган үзгәрешләрне билгеләү. Аларга карата сак караш тәрбияләү, урманда йөрү кагыйдәләрен өйрәтү.







Апрель.




Тема

Максат

Число



1.


2.


3.


4.

Х. Вахитның «Уңган сыерчык» шигырен уку.

«Гөлбакча» (31 б.)

«Кибет» уены.



Ә. Ерикәйнеӊ «Тышта яз» шигырен яттан өйрәнү. «Гөлбакча» (21 б.)


Трамвай һәм троллейбус.


Г. Тукай «Бу кайсы вакыт» шигырен уку.


Г. Тукай турында әңгәмә.


Г. Тукайның «Кәҗә белән сарык» әкиятен уку.


Балалар арасындагы каршылыклар. А. Алишның «Чукмар белән Тукмар» әкияте.


Шигырьнең эчтәлеген аңларга булышу, кошларга карата мәрхәмәтлелек хисләре тәрбияләү.


Әйберләрнең үзенчәлекләрен күрә һәм билгели белергә өйрәтүне дәвам итү. Әйберләрне берләштерергә һәм классификацияләргә өйрәтү. Кушканны үтәгәндәдә бер – берсенә ярдәм итү.

Табигать күренешләре турында алган белемнәрен тирәнәйтү, хәтерләү сәләтләрен үстерү, сәнгатьле итеп шигырь сөйләү күнекмәләрен ныгыту.


Трамвай һәм троллейбусны аерырга өйрәтү, аларның охшаш һәм аерымлыкларын әйтү, төсле рәсемнәр карау, танып белү активлыкларын үстерү.


Әдәби әсәр белән кызыксынуларын арттыру, ел фасыллары турындагы белемнәрен тирәнәйтү, язгы табигатьнең матурлыгын күрә белергә өйрәтү.

Шагыйрьне рәсемнәрдән танып белергә өйрәтү, аның шигырьләрен истә калдыру, Тукай иҗаты белән кызысынуларын үстерү.


«Әкият эчтәлеген аңлауларына ирешү, дуслык, кыюлык сыйфатлары тәрбияләү.


Балалар арасында үзара ягымлы мөнәсәбәт урнаштыру, сугышуныӊ начар гадәт икәнен аңлату.






Май.




Тема

Максат

Число

1.


2.


3-4.


Н. Гайсиның «Беренче май» шигырен уку. «Гөлбакча» (33 б.)


Шалкан һәм борчак орлыклары чәчү.


Җиңү көне.


«Безнең яшелчә бакчасы».


Кабатлау экскурсия.

1 Май бәйрәме турында төшенчә бирү, Татарстан республикасының флагы белән таныштыру.


Балаларны орлыкларны бер – берсеннән аера, аларны чәчә белергә өйрәтү, хезмәт тәрбиясе бирү.

Балаларга тынычлык һәм сугыш турында төшенчә бирү, өлкән яшьтәге кешеләргә хөрмәт хисләре тәрбияләү.


Өйрәнгән сүзләрне ныгыту, яшелчәләрнең үсү шартлары белән таныштыра башлау, картинага карап кечкенә хикәяләр төзеп сөйләргә күнектерү.


Җәяүлеләр сукмагынан йөрергә өйрәнү.




<< предыдущая страница