https://electroinfo.net

girniy.ru 1 ... 2 3 4 5 6



Иртәнге гимнастиканың перспектив планы

Комплекс №1.

Тәрбияче белән төркем булып төрле юнәлештә йөрү («Курчакка барабыз») темп уртача. Чәчелеп тезелү. Тәрбияче балаларга бер-берсенә комачауламый торган итеп басарга булыша.

Гомуми үсеш бирүче күнегүләр.


  1. Б.т.-аяклар җиңелчә аерылган, куллар артта. Кулларны алга сузарга, б.т. ка кайтырга (5-6 тапкыр).

  2. Б.т.-аяклар аерым, куллар артта. Алга иелергә, куллар аска, б.т. ка кайтырга. (4-5 тапкыр).

  3. Б.т.-аяклар җиңелчә аерылган, куллар билдә. Чүгәләргә, кулларны алга сузарга, б.т. ка кайтырга. (4-5 тапкыр).

  4. Б.т.-аяклар аерым, куллар янда. Сулга һәм уңга иелү. (Һәр якка 3 әр тапкыр).

  5. Б.т.-Аяклар бергә, куллар ирекле. 1 дән 8 гә кадәр санап, ике аякта урында сикерү. Әзрәк туктап торгач 2-3 тапкыр кабатлау.

  6. Аз хәрәкәтле уен – «Чебине табыйк». (Тәрбияче алдан ук уенчыкны яшереп куя.).

Комплекс №2.

Түгәрәк буенча тәрбияче артыннан күмәк йөрү һәм йөгерү.

Гомуми үсеш бирүче күнегүләр.

  1. Б.т.-аяклар бергә, куллар янда. Яннан кулларны өскә күтәрү, б.т. ка кайту. (3-4 тапкыр).

  2. Б.т.-аяклар аерым, куллар аста. Уңга (сулга) борылу, куллар янга, б.т. ка кайту (һәр якка 3 әр тапкыр).

  3. Б.т.-аяклар бергә, куллар билдә. Тездән бөгелгән уң аякны күтәрү, төшерү. Шуны ук сул аяк белән эшләү. (5-6 тапкыр).

  4. Б.т.-аяклар бергә, куллар билдә. Чүгәләп кулларны алга сузу, тураю, б.т. ка кайту. (4-5 тапкыр).

  5. «Кошлар»– хәрәкәтле уен. Тәрбияче сигналы буенча балалар кулларын янга күтәреп зал буенча йөгерешәләр. «Кошлар агач ботагына утырдылар» сигналына туктыйлар һәм чүгәлиләр .

  6. «Кошны табыйк» уены.

Комплекс №3.

Шакмаклар тирәли йөрү һәм йөгерү (түгәрәк ясап бала санынча икешәр шакмак куелган).

Шакмаклар белән гомуми үсеш бирүче күнегүләр.


  1. Б.т.-аяклар бергә, шакмаклар тоткан куллар аста. Шакмакларны алга күтәрү (куллар туры), аска төшерү, б.т. ка кайту.

  2. Б.т.-аяклар бергә, шакмаклар терсәктән бөгелгән, куллар да җилкә турысында. Чүгәләргә, шакмаклар белән идәнгә кагылырга, б.т. ка кайтырга.

  3. Б.т.-аякларны аерып идәнгә утырган, шакмаклар терсәктән бөкләнгән кулларда, җилкә турысында. Алга иелергә, шакмаклар белән үкчәләр арасындагы идәнгә кагылырга. Тураерга һәм б.т. ка кайтырга (5 тапкыр).

  4. Б.т.-тезләнгән, шакмаклар кулда, аста. Уңга (сулга) борылырга, шакмаклар тоткан уң (сул) кулны янга җибәрергә. (3 әр тапкыр).

  5. Б.т.-шакмаклар каршына баскан, куллар ирекле. Шакмаклар тирәли ике аякта ике якка да сикерү.

(3-2 т).

  1. «Нәрсә кычкыра?» (әтәч,чыпчык) уен.

Комплекс №4.

«Сәяхәткә». Тәрбияче балаларга сәяхәткә барырга тәкъдим итә. –«Болынга». Зал буйлап төрле юнәлештә йөрү, тезләрне югары күтәрү - «үләннәр биек»; ике аякта сикерү – «чикерткәләр», туктау –«чәчәкләргә сокланыйк». Кыска гына ялдан соң җиңелчә йөгерү –«күбәләкләр кебек очабыз».

Гомуми үсеш бирүче күнегүләр.

  1. Б.т.-аяклар бергә, куллар янда. Кулларны алда чәбәкләү, б.т. ка кайту (4-5 т).

  2. Б.т.- аяклар бергә, куллар билдә. Чүгәләргә, кулларны алда чәбәкләргә. Басарга, б.т. ка кайтырга (5-6 т).

  3. Б.т.-тезләнгән, куллар билдә. Гәүдәне уңга бару, уң кулны янга җибәрү, тураю һәм б.т. ка кайту. Шулай ук сул якка эшләргә (4-6 т).

  4. Б.т.-аяклар җиңелчә аерылган, куллар ирекле. Ике якка да борылып сикерү. (4-6 т).

  5. «Куык» -уен.

Комплекс №5.

Бер кешелек колоннада йөрү. Тәрбияченең «Казлар» сигналына балалар туктыйлар һәм «кыйгак-кыйгак» дип кычкыралар, аннан йөрүне дәвам итәләр. Чәчелеп йөгерү.

Гомуми үсеш бирүче күнегүләр.
  1. Б.т.- аяклар бергә, куллар ирекле. Кулларны яннан өскә күтәрү, аска төшерү, б.т. ка кайту (5 т).


  2. Б.т.-аяклар бергә, куллар артта. Чүгәләргә, бармак очлары белән аяк башларына кагылырга. Торырга, б.т. кайтырга (5т.).

  3. Б.т.-тезләнгән, куллар билдә. Куллар янга, уңга (сулга) иелергә; тураерга; б.т. ка кайтырга (3 әр тапкыр).

  4. Б.т.-аркада яткан килеш, куллар янда. Аякларны алыш-тилеш бөгү һәм турайту-«кортлар тыпырчыналар», күнегүләр арасында кыска гына пауза ясарга. (2-3 тапкыр).

  5. «Бакалар»-уен. Бүлмә уртасында шнурдан түгәрәк «сазлык» ясалган. Балалар шнур кырыена басалар. Тәрбияче: «Су буенда бакалар, баталар да калкалар, бака-ка». Шигырь ритмында балалар шнур буйлап ике аякта сикерәләр. Аннан соң борылып икенче юнәлештә сикерәләр.

  6. «Баканы табыйк» уены. (төрле юнәлештә йөрү).

Комплекс №6.

Бер кешелек колоннада йөрү. Тәрбияченең «бал кортлары очтылар» сигналына балалар «без, без, без…» дип очалар. «Бал кортлары бал җыялар!» сигналына чүгәлиләр. Колоннада йөрүдән башлап уен кабатлана.

Гомуми үсеш бирүче күнегүләр.

  1. Б.т.-аяклар бергә, куллар артта. Куллар янга куллар белән канат кагынган шикелле кагыну. Б.т. ка кайту (3-4 тапкыр).

  2. Б.т.-аяклар җиңелчә аерылган, куллар билдә. Чүгәләргә, куллар башка -«куян колаклары». Торырга, б.т. ка кайтырга (4-5 тапкыр).

  3. Б.т.-утырган, аяклар чалышындырылган, куллар билдә. Уңга (сулга) иелү, б.т. ка кайту (3 әр тапкыр).

  4. Б.т.-аркада, куллар янда ирекле. Аякларны тездән бөгү, күкрәккә тиерү, куллар белән кочаклау. Аякларны турайту, б.т. ка кайту (4-5 тапкыр).

  5. Бер кешелек колоннада йөрү.

Комплекс №7.

  1. Бер кешелек колоннада йөрү.

  2. Урында сикерү һәм йөгерү. (2 тапкыр кабатлана).

  3. Тәрбияче ярдәме белән түгәрәк ясап басу.

  4. Б.т.-Туры баскан килеш аяклар җиңелчә аерылган, куллар янда. Кулларны өскә күтәреп чәбәкләү, б.т. ка кайту (4-6 тапкыр кабатлана).

  5. Б.т.-аякларны чалышындырып идәнгә утырган. Сулга борылып идәнгә арткы якта сугу, «тук» дип әйтү, б.т. ка кайту. Уңга борылып шулай ук эшләү (Һәр якка 3 әр тапкыр кабатлау).


  6. Б.т. Туры баскан, аяклар җиңелчә аерылган, куллар төшкән. Алга түбән телергә, б.т. ка кайтырга (4-6 тапкыр).

  7. Б.т.-корсакка яткан, аяклар туры, куллар ияк астында. Кулларны алга сузарга, б.т. ка кайтырга.

  8. Б.т.-Туры баскан, аяклар җиңелчә аерылган, куллар билдә. Җиңелчә бөгелгән аякларда чүгәләү.

  9. «Йөреп алыйк»-тыныч йөрү.

Комплекс №8.

  1. Аякларны югары күтәреп атлап йөрү.

  2. «Кошлар очалар»-чәчелеп җиңелчә йөгерү.

  3. Йөрү һәм түгәрәк ясап тезелү.

  4. Б.т.-туры баскан, аяклар җиңелчә аерылган, куллар янда. «Таган»-кулларны алга, артка атындыру. (6 тапкыр кабатлау).

  5. Б.т.-идәнгә утырырга, аякларны чалышындырырга, куллар билдә. «Тиктормас уенчык» -уңга, сулган борылу, борылганда «Тик» дип әйтү. Һәр якка 2-3 тапкыр кабатлау.

  6. Б.т.-Туры басарга, аяклар җиңелчә аерылган. Иелеп чүгәләргә, «утырдык» дип әйтергә, б.т. ка кайтырга (4-6 тапкыр).

  7. Б.т.-аркага ятарга, аяклар туры, куллар гәүдә буенча. Тездән бөкләнгән аякларны күкрәккә тартырга, б.т. ка кайтырга.

  8. Б.т.-туры басарга, аяклар бергә, куллар төшерелгән. «Чыпчыклар сикерәләр һәм очалар»-урында сикерү һәм чәчелеп йөгерү.

  9. Бер-бер артлы йөрү.

Комплекс №9.

  1. Бер-бер артлы тезелеп йөрү. Тәрбияче сигналына туктау. (Кызыл түгәрәк күрсәтелә).

  2. Чәчелеп йөгерү.

  3. Йөрү һәм ирекле тезелү.

  4. Б.т. туры басарга, аяклар җиңелчә аерылган, куллар артта. «Кулларыңны күрсәт»-кулларны алга сузарга-янга, б.т. ка кайтырга (4-6 т).
  5. Б.т.-аякларны чалышындырып идәнгә утырырга. Уңга борылырга, «менә!» дип әйтергә; б.т. ка кайтырга. Шуны ук сулга борылып эшләргә. Һәр якка 3 әр тапкыр кабатларга.


  6. Б.т. Туры басарга, аяклар җилкә киңлегендә, куллар янда. Алга түбән иелергә, йодрыклар белән тезгә кагылырга, б.т. ка кайтырга (4-6 тапкыр).

  7. Б.т.-корсакка ятарга, аякларны сузарга, куллар күкрәктә. Кулларны алга сузарга, б.т. ка кайтырга.

  8. Б.т.-туры басарга, аяклар бергә, куллар янда. «Туплар сикерә, туплар тәгәри»-урында сикерү һәм туры юнәлештә йөгерү.

  9. Бер-бер артлы йөгерү.

Комплекс №10

  1. Парлап йөрү.

  2. «Атлар»-аякларын тездән бөгеп югары кутәреп йөрү.

  3. Йөрү,ирекле тезелү.

  4. Б.т.- туры басарга, аяклар җиңелчә аерылган, куллар артта «Кулларыңны күрсәт»- кулларны туры итеп алга сузарга, яңга, б.т. ка кайтырга (4-5т.)

  5. Б.т.-аякларны чалышландырып идәнгә утырырга, куллар билдә.Уңга борылырга, артта идәнгә сугарга, «шап!» дип әйтергә,б.т. га кайтырга.һәр якка 2-3 тапкыр кабатларга.

  6. Б.т.-туры басарга, аяклар җиңелчә аерылган,куллар янда.

«Кечкенәләр һәм зурлар»-чүгәләргә, тезләрне кул белән кочакларга, б.т. ка кайтырга.

  1. Б.т.-аркага ятарга, аяклар туры, куллар гәүдә буенча. Тездән бөкләнгән аякларны күкрәккә тартырга, тезләнергә йодырыклар белән кагылырга, б.т. ка кайтырга.

  2. Б.т.-туры басарга, аяклар бергә, куллар янда. Урында сикерү, йөгерү.

  3. Бер-бер артлы йөрү.

Комплекс №11

  1. Төркемләп йөрү.

  2. «Самолетлар» сигналына бүлмә буйлап җиңелчә йөгерү, куллар «канатлар».

  3. Йөрү һәм ирекле тезелү.

  4. Б.т.-туры басарга, аяклар җиңелчә аерылган, куллар гәүдә буенча. «Самолетка кул болгыйк»-кулларны өскә күтәрергә, болгарга, б.т. ка кайтырга.

  5. Б.т.-идәнгә утырырга, аяклар чалышындырган, куллар билдә. «Самолет кайда? Күрсәт»-сулга-артка борылырга, сул кулны болгарга, б.т. ка кайтырга. Һәр якка 2-4 тапкыр кабатларга.
  6. Б.т.-туры басарга, аяклар җиңелчә аерылган, куллар буенча. «Самолет төште»-алга иелергә, чүгәләп «утырдык» дияргә, б.т. ка кайтырга (5-6 тапкыр).


  7. Б.т.-корсакка ятарга, аяклар туры, куллар күкрәк турысында. «Самолет очты-кулларны янга җибәрергә, бөгелергә, б.т. ка кайтырга.

  8. Җиңелчә йөгерү, ике аякта сикерү.

  9. «Машинада киттек» - аякларны шакылдатып йөрү.

Комплекс №12.

  1. Кулга шалтыравык тотып бер-бер артлы йогерү.

  2. Җиңелчә йөгерү, урында уң һәм сул аякларны чиратлаштырып тыпырдап алу.

  3. Йөрү һәм ирекле тезелү.

  4. Б.т.-туры балаларга, аяклар җиңелчә аерылган, шалтыравык тоткан куллар гәүдә янында. Кулларны алга-артка атындыру. 5-6 тапкыр кабатларга.

  5. Б.т.-аякларны чалышындырып идәнгә утырырга. «Шалтыравыкны качыр»-уңга борылырга һәм шалтыравыкны артка яшерергә, «юк» дип әйтергә, б.т. ка кайтырга. Шуны ук сулга борылып эшләргә. Һәр якка 2-3 тапкыр кабатларга.

  6. Б.т.-туры басарга, аяклар җиңелчә аерылган, куллар аста. Алга иелергә, тезләрдә шалтыратырга, б.т. ка кайтырга.

  7. Б.т.-аркага ятарга, аяклар тездән бөгелгән. Тезләрне мөмкин кадәр югары күтәреп аякларны идәнгә шакылдатырга. 8 тапкыр кабатларга.

  8. Бер кешелек колоннада тәрбияче артыннан йөрү.

Комплекс №13.

  1. Бер кешелек колоннада йөрү.

  2. «Куяннар»-урында сикерү, аннан сон йөгерү.

  3. Йөгерү, ирекле тезелү.

  4. Б.т.-туры баскан, куллар төшкән. «Таганнар»-кулларны алга-артка атындыру. 5-6 тапкыр кабатларга.

  5. Б.т.-идәнгә утырырга, аякларны чалышындырырга, куллар алда. «Куяннар кишер яшерделәр»-уңга (сулга) борылырга, кулны артка җибәрергә, б.т. ка кайтырга.

  6. Б.т.-туры баскан, аяклар җилкә киңлегендә, куллар төшкән. Алга түбән иелергә, чәбәкләргә, б.т. ка кайтырга (4-5 тапкыр)

  7. Б.т.-аркага ятарга, аяклар туры, куллар гәүдә янында. Тездән бөкләгән аякларны тартырга, куллар белән тезгә чәбәкләргә, б.т. ка кайтырга.
  8. Б.т.-туры басарга, аяклар бергә, куллар аста. Төрле юнәлештә йөгерү,


  9. Йөрү.

Комплекс №14.

Боҗралар куелган түгәрәк буйлап йөрү һәм йөгерү:-түгәрәкнең ¾ өлеше, йөгерү-тулы түгәрәк; туктау, икенче якка борылу, күнегүне кабатлау.\

Боҗралар белән гомуми үсеш бирүче күнегүләр.

  1. Б.т.-аяклар бергә, боҗра уң кулда. Кулларны яннан өскә күтәрү, боҗраны сул кулга бирү. Кулларны яннан аска төшерү. Кулларны яннан өскә күтәрү, боҗраны уң кулга бирү. Кулларны яннан аска төшерү. (4-5 тапкыр).

  2. Б.т.-аяклар бергә, боҗралар терсәктән бөгелгән кулларда, күкрәк турысында. Чүгәләргә, боҗраны алга сузарга, куллар туры. Басарга, б.т. ка кайтырга (4-5 тапкыр).

  3. Б.т.-тезләнгән, боҗраны уң аяк башына куярга, тураерга. Уңга борылырга. Уңга борылырга, боҗраны алырга, б.т. ка кайтырга. Сул якка борылып шуны ук эшләргә (3 әр тапкыр)

  4. Б.т.-аяклар җиңелчә аерылган, куллар ирекле, боҗра идәндә. Боҗра тирәли ике аякта сикерү (берничә тапкыр сикергәч пауза ясау) 3 әр тапкыр.

  5. Боҗраларны кулга тотып бер кешелек колоннада йөрү.

Комплекс №15.

«Шар» уены, җитәкләшеп түгәрәк ясап басу. Әкренләп артка китеп «өреп» шар кабарту. Тәрбияченең «Ах, шар шартлады» сигналы балалар кулларны җибәрәләр һәм чәбәклиләр.

Флажоклар белән гомуми үсеш бирүче күнегүләр.

  1. Б.т.-аяклар бергә, флажоклар ике кулда аста. Яннан флажокны өскә күтәрергә, аска төшерергә. (4-5 тапкыр).

  2. Б.т.-аяклар бергә, флажоклар терсәктән бөгелгән кулларда, җилкә турысында. Чүгәләргә, флажоклар белән идәнгә кагылырга. Басарга, б.т. ка кайтырга (5 тапкыр).

  3. Б.т.-аяклар җилкә киңлегендә, флажоклар ике кулда да аста. Уңга борылу, уң кулдагы флажокны җилфердәтү. Тураерга, б.т. ка кайтырга. Шуны ук сул якка эшләргә. (3 тапкыр).

  4. Б.т.-аяклар бергә, флаглар ике кулда да аста. 1-8 санап урында ике аякта сикерү (2 тапкыр).
  5. Бер кешелек колоннада йөрү. Ике флаг та уң кулда, өскә күтәрелгән.


Комплекс №16.

Бер кешелек колоннада йөрү, йөгерү, чәчелеп йөрү һәм йөгерү.

Гомуми үсеш бирүче күнегүләр.

  1. Б.т.-аяклар бергә, куллар артта. Кулларны яннан өскә күтәрү, баш өстендә чәбәкләү. Куллар янда, б.т. ка кайтырга (4 тапкыр).

  2. Б.т.-шулай ук. Чүгәләргә кулларны алга сузарга. Басарга, б.т. ка кайтырга. (4-5 тапкыр).

  3. Б.т.-аяклар җилкә киңлегендә, куллар билдә. Уңга иелергә, тураерга, сулга иелергә, б.т. ка кайтырга (3 тапкыр).

  4. «Тупны тап» Тәрбияче 3-4 тупны туры юнәлештә тәгәрәтеп җибәрә, балалар төркемнән куып тупны тотарга.

  5. Бер кешелек колоннада йөрү.



Сентябрь




Тема

Максат

Число

1 атна


2 атна


3 атна


4 атна

«Көз» темасына әңгәмә уздыру.


Л.Н. Толстой «Варя белән песнәк» хикәясен уку.

«Гөлбакча» 12 (б.)


Йорт хайваннары белән танышу. Сыер турында әңгәмә.


Ә. Исхаковның «Беренче рәхмәт» шигырен уку.

«Гөлбакча (29 б.)


«Аю белән бабай» татар халык әкиятен уку.


«Ашын тәмле булсын».


Х. Халиковның «Зиләнең курчагы» шигырен уку.

«Көч һәм Рух тамырлары»

(15 б.)


Балаларны йорт кошларыннан тавык һәм әтәч белән таныштыру.


Вакыт һәм пространствода ориентлашу.

Предметларны чагыштыру.

Ел фасылларын бер-берсеннән аера белүләренә ирешү, көзнең беренче билгеләре, мәктәптә укулар башлануы турында сөйләү.



Балаларда тәрбияче сөйләгән вакытта тыныч кына тыңлый алу күнекмәсе булдыру, хикәянең эчтәлеген булдыру, хикәянең эчтәлеген аңлау, кошларга карата миһербанлык тәрбияләү.


Балаларга йорт хайваннарыннан сыер турында төшенчә бирү, аның исемен дөрес әйтә белүләренә ирешү, сыерның әһәмиятен аңлау.


Балаларны шигырьне тыңларга һәм эчтәлеген аңларга өйрәтү, аларда хезмәткә карата ихтирам тәрбияләү. Сүзлек өстендә эш: яулык, юган, сабынлаган, чайкаган, күзләре яна, чын күңелдән.


Балаларны игътибар белән тыңларга өйрәтү. Куелган сорауларга дөрес җавап бирү, әкияттәге геройларның исемнәрен истә калдыру.


Балаларны өстәл янында үз-үзләрен тотарга өйрәтү, кеше хәлен аңлау, юату күнекмәләре тәрбияләү, сүз байлыгын «матурым», «йомшагым» дигән сүзләр белән арттыру, акыл фикер йөртү үсешенә ярдәм итүче йөз хәрәкәтләрен камилләштерү, бармак уеннары өйрәнүне дәвам итү.


Балаларда тыңлый белү күнекмәләрен булдыруны дәвам иттерү сораулларга җавап бирүләренә һәм шигырьнең эчтәлегенә төшенүчеләренә ирешү, гаилә әгъзалары на хөрмәт туганлык хисләре тәрбияләү.


Әтәч белән тавыкны таный һәм аера белергә өйрәтү. Балаларда йорт кошларына мәхәббәт һәм сакчыл караш тәрбияләү.

Пространоствода ориентлашу күнекмәләре бирү, предметларны зурлыкларына карап чагыштыру: тәбәнәк-биек, ерак-якын (ераграк, якынрак), зур- кечкенә (зуррак- кечкенәрәк), кызу-акрын (кызурак-акрынрак) төшенчәләре бирү.







<< предыдущая страница   следующая страница >>