https://electroinfo.net

girniy.ru 1 2 ... 9 10
Раслыйм ________


МББМБУ ТР Азнакай муниципаль

районы Сәпәй авылы

Кояшкай” балалар бакчасы

мөдир Динмөхәмәтова М.М.


Зурлар төркеменең

эш программасы

2012-2013 нче уку елы


Аңлатма язуы

Сөйләм үстерү

Сөйләм үстерү мохите

Аралашу чарасы буларак, балаларның сөйләмен үстерүне дәвам итү. Әйләнә-тирә дөньяның күптөрлелеге турында күзаллауларын киңәйтү. Карау өчен балаларга халыкның кул хезмәте эшләнмәләре, мини-коллекцияләр (открыткалар, маркалар, тәңкәләр, бертөрле материалдан эшләнгән уенчыклар тупламасы һ.б.), иллюстрацияле китаплар (төрле рәссамнар кулы белән бизәлгән таныш әкиятләр һ.б.), башкаланың, туган якның истәлекле урыннары сурәтләнгән открыткалар, картиналар репродукцияләре, карта, глобус һ.б. тәкъдим итү (программаның алдагы бүлекләрендә күрсәтелгән тәкъдимнәрне исәпкә алып).

Карау өчен бирелгән предметлар (картина, альбом, буклет) турында мөстәкыйль рәвештә сөйлисе килү теләген хуплау, хикәя төзеп сөйләүгә булышлык итү, теге яки бу әйбер белән кызыксынган балалар өчен кабатлап сөйләү мөмкинлеге тудыру. Баланың педагог һәм башка балалар белән төрле хәбәрләр уртаклашасы килү теләген хуплау, алынган мәгълүматның чыганагын (телетапшыру, якын кешенең сөйләве, күргәзмәдә, балалар спектаклендә булу һ.б.) ачыклау.

Көндәлек тормышта, уен вакытында башкаларга карата ягымлы мөгамәлә булдыру (гафу үтенү, рәхмәт әйтү, мактау һ.б.). Сөйләм чаралары (ышандыру, аңлату, исбатлау) ярдәмендә бәхәсле сорауларны, конфликтларны уңай хәл итәргә өйрәтү.

Сүз байлыгын үстерү

Тирә-юнь турындагы белемнәрен киңәйтү исәбенә, балаларның сүз байлыгын арттыру һәм активлаштыру.

Көнкүреш предметларын белдерүче, өлкәннәрнең һөнәрләрен аңлатучы, үсемлекләр һәм хайваннар, кошлар, табигать күренешләре атамалары; предметларның төрле билгеләрен (төсен, формасын һ.б.), кешеләрнең характерын белдерүче сыйфатлар; кешеләрнең үзара мөнәсәбәтләрен, хезмәткә карата мөнәсәбәтләрен, кәефләрен һ.б. белдерүче рәвешләр; кешеләр-ең эш-гамәлләрен, хезмәт әшчәнлеген белдерә торган фигыльләр исәбенә балаларның сүзлеген баету һәм кулланышка кертү.


Исемнәрне сыйфатлар белән бәйләргә өйрәтү (ак — кар, шикәр; матур — күлмәк, чәчәк); мәгънәдәш сүзләр (шаян — шук), капма-каршы мәгънәле сүзләр (каты — йомшак, биек — тәбәнәк, якты — караңгы) куллану күнекмәләре бирү.

Авазларны дөрес әйтергә өйрәтү

Авазларны дөрес, ачык итеп әйтергә, сүзләрне үз мәгънәсендә кулланырга өйрәтү эшен дәвам итү. Әйтелеше һәм яңгырашы буенча охшаш тартык авазларны ишелеп аера һәм ачык итеп әйтә белү күнекмәләре бирү: с—з, с—ц, ш—ж, ч—ц, с—ш, ж—з, л—р.

Фонематик ишетү сәләтләрен үстерү. Сүздә авазның урынын билгеләргә (башында, уртасында, ахырында) өйрәтү.

Сәнгатьле сөйләм өстендә эшләү.

Сөйләмнең грамматик төзелеше

Җөмләдә сүзләрне яраштыра белү күнекмәләре бирү эшен дәвам итү: исемнәрне саннар белән (биш алма, өч малай), сыйфатларны исемнәр белән (яшел чиләк, җылы кояш) яраштырып сөйләргә өйрәтү. Сүздә дөрес куелмаган басымны, тартык авазларны чиратлаштырудагы хаталарны әйтә белергә өйрәтү.

Сөйләшкәндә, хикәяләр сөйләгәндә, әңгәмәләрдә сүз ясагыч кушымчалардан файдаланырга өйрәтү (авылдаш, игенче, ташлык, тозсыз, яшьтәш, сулы Һ.6.).

Тамырдаш сүзләр ясау күнекмәләре бирү: бал — баллы — балсыз, аш — аша — ашлык, эш — эшчән — эшсез һ.б.

Берлек сандагы сүзләрне күплек формасына әйләндерә белергә өйрәтү эшен дәвам итү (курчак — курчаклар, китап — китаплар, гөл — гөлләр, апа — апалар); боерык фигыль ясый белү һәм сыйфатларның чагыштыру дәрәҗәсен төзү күнекмәләре булдыру.

Сөйләмдә гади, һәм кушма җөмләләрне куллану күнекмәләрен ныгыту. Туры һәм кыек сөйләмне кулланырга өйрәтү эшен камилләштерү.

Бәйләнешле сөйләм

Балаларның диалогик һәм монологик сөйләмен үстерү юнәлешендә эшләү: иптәшләре белән үзара тыныч, ягымлы итеп сөйләшә белергә, башкалар сөйләгәнне игътибар белән тыңларга өйрәтү. Сораулар бирергә, тәрбияче һәм балалар биргән сорауларга төгәл, һәркем ишетерлек һәм аңларлык итеп җавап бирергә күнектерү.


Күләме зур булмаган әдәби әсәрләрне (әкият, хикәяләр), тәрбияче сорауларыннан башка, бәйләнешле, эзлекле һәм сәнгатьле итеп сөйләү күнекмәләре бирү. Персонажларны кичерешләренә бәйле рәвештә, интонацияне үзгәртеп, кирәкле урында пауза ясап сөйләргә өйрәтү.

Балаларны, билгеле бер әйбер турында яки рәсемнәргә карап, тәрбияче үрнәгендә яки бирелгән план нигезендә кечкенә хикәяләр төзеп сөйләргә өйрәтү. Үзенә таныш вакыйгалар турында тулы җөмләләр белән сөйли белергә, тәрбияче тәкъдим иткән тема буенча зур булмаган хикәяләр төзеп сөйләргә өйрәтү.


«Аралашу» белем бирү өлкәсе

«Аралашу» белем бирү өлкәсе эчтәлеге әйләнә-тирәдәге кешеләрнең үзара мөгамәләсенең конструктив ысул һәм чараларын үзләштерү максатын тормышка ашыруга юнәлтелә һәм белем бирү бурычларын билгели.

Рус теленә карата, шул телдә сөйләшү, җырлау, аудиоязмалар тыңлау, мультфильмнар, телетапшырулар карауга кызыксынуларын үстерү.

Уен ситуациясе, проблемалы-эзләнүле уен ситуацияләре барлыкка китереп, күрсәтмә әсбаплар, мәгълүмати-аралашу технологияләрен файдаланып, аралашу сәләтләрен үстерү.

Балаларны үзара кара-каршы сөйләшергә, үзләренә юнәлгән сөйләмне аңларга һәм шулай ук тиешле репликалар кулланып җавап бирергә өйрәтү.

Чынбарлыктагы тел мохитендә рус телен (сүзләр, әйтемнәр сайлау, фикереңне аңлап сөйләү) куллануларын хуплау.

Аралашу” белем бирү өлкәсе нәниләрдә туган телгә мәхәббәт, матур әдәбият әсәрләре белән кызыксыну, авазларны дөрес әйтү, бәйләнешле сөйләм культурасы булдыруга, сабыйларга кара- каршы сөйләшә белү (диалогик сөйләм) күнекмәләрен камилләштерү,сәнгатьле сөйләм чараларын үзләштерүгә булышлык итү бурычларын гамәлгә ашыра. Авазларны кабатлау, калын һәм нечкә авазларның дифференцациясе һәр эшчәнлеккә өлеш итеп кертелде.Бу өлкәдәге эшчәнлек әңгәмә, сәхнәләштерү, өстәл театры карау, рәсемнәр, картиналар карау, алар буенча хикәя төзү, уен-викториналар; тасвирлау, үз тәҗрибәсеннән чыгып хикәя төзү, хикәяне дәвам итеп сөйләү кебек эш формаларын күздә тота.



Ел ахырына үзләштерелергә тиешле белем һәм күнекмәләр

Уен кагыйдәләрен аңлату; яшьтәшләренең җавапларын, әйткән фикерләрен дусларча һәм дәлилләр китереп бәяләү.

Сөйләмдә төрле кушма җөмләләр куллану; туры һәм кыек сөйләмнән файдалану.

Үз тәҗрибәсеннән чыгып, сюжетлы рәсемнәр, картиналар тупламасы буенча мөстәкыйль рәвештә хикәяләр төзү; әкиятләрнең ахырларын тәмамлау; зур булмаган әдәби әсәрләрнең эчтәлеген сөйли белү.

Сүздә авазның урынын билгели белү.

Исемне берничә сыйфат белән яраштыра белү; сүзне охшаш мәгънәле сүз белән алыштыра белү.

Сөйләмдә кешеләрнең үзара мөнәсәбәтләренә кагылышлы сүзләр куллану.


"Аралашу" белем бирү өлкәсе

Эшчәнлекнең тематик планы .Зурлар төркеме. 2012-2013 уку елы.





Тема

Бурычлар

Файдала-нылган әдәбият

Вакыты

Сентябрь

1

Рәсем карау. “Балалар бакчасында”


Тәрбияче хезмәте турында күзаллауларын киңәйтү. Тәрбияче хезмәтенә ихтирам, аның эш нәтиҗәләренә соклану хисләре тәрбияләү. Тәрбияче биргән план ярдәмендә рәсем буенча хикәя төзергә ирешү. Балаларны дус-тату яшәргә өйрәтү, Дусларына һәрвакыт булышырга, ярдәмгә килергә кирәклеген төшендерү.


Хәзрәтова

1-2



2


Слайдлар карау.” Башкалабыз- Казан.”

Туган якка мәхәббәт тәрбияләү.

Балаларның диалогик сөйләмен, игътибарлылыгын үстерү.Татарстан башкаласы Казан турында белемнәрен тирәнәйтү, Татарстан символикасы һәм аның мәгънәсе белән таныштыру.


Хәзрәтова

2-2




3

Әкият буенча өстәл театры - “Өч кыз” татар халык әкияте

Балаларда якыннарына , әти –әниләренә карата кайгыртучанлык, игътибарлылык сыйфатлары тәрбияләү.Әкияттәге образларны дөрес итеп бирә белү, хәтер сәләтен үстерү.Әдәби әсәрләр аша тирә – юньдәге вакыйгаларга дөрес бәя бирергә,үз фикерләрен башкаларга җиткерә белергә өйрәтү.


Хәзрәтова

3-2




4

Әкиятләр иленә сәяхәт. “А. Алиш- балалар язучысы.”


А.Алиш әсәрләренә кызыксыну уяту, язучы әкиятләре аша балаларда уңай сыйфатлар тәрбияләү.

Балаларның фикерләү сәләтен, бәйләнешле сөйләмен үстерү.А. Алишның тормыш юлын, иҗатын өйрәнүне дәвам итү.


Хәзрәтова

4-1




Октябрь

5

Рәсем буенча хикәя төзү. Көзге табигать”


.Балаларның бер- берсен тыңлый белү, кирәк урында тулыландыра белү сыйфатларын тәрбияләү. Бала-ларның игътибарлылыгын, рәсемдәге детальләрне күрә алу сәләтен үстерү.Рәсем буенча хикәя төзеп сөйләргә ярдәм итү.


Хәзрәтова

5-2

03.10.12

6

Шигырьне драматиза-цияләү.

ВХәйруллина. “Яшелчәләр бәхәсе”

Матур әдәбият әсәрләренә кызыксыну тәрбияләү.

Артистлык сәләтләрен үстерү.Тасвирлап сөйли белү күнекмәләрен ныгыту, шигырь эчтәлеген истә калдырырга ярдәм итү.


Хәзрәтова

6-2

10.10.12.

7

Үстерелешле диалог “Игенче хезмәте белән танышу.”


Игенче хезмәтенең авыр һәм мактаулы эш икәнен аңлату, игенчегә хөрмәт тәрбияләү.Табышмаклар ярдәмендә күзаллау, фикерләү, акыл сәләтен үстерү. Яңа очраган сүзләрнең мәгънәләрен аңлату, сүзлек запасын баету.


Хәзрәтова

7-1

17.10.12.

8

Үз тәҗрибә-сеннән чыгып хикәя төзү. “Безнең гаилә.”

Гаилә әгъзаларына хөрмәт, ярату хисләре тәрбияләү.

Образлы фикерләү сәләтен үстерү. Балаларның үз тәҗрибәсеннән чыгып хикәя төзүләренә ирешү.


Хәзрәтова

9-2

31.10.12.

Ноябрь

9



Мини –музейга сәяхәт. “Һәркемнең үз йорты бар”.



Дөньяда яшәүче башка халыкларга ихтирам, алар турында кызыксыну сыйфатлары тәрбияләү.Балаларның фикерләү, күзаллау сәләтен үстерү.Җир йөзендә яшәүче халыкларның торак йортлары аларның яшәү урыннарына бәйле булуы турында аңлату.



Хәзрәтова

9-4

14.11.12.




Чагыштырма хикәя төзү “Чәйнек белән самавыр”


Савыт- сабага сак караш, игътибарлылык тәрбияләү.Эзлекле, бәйләнешле итеп чагыштырып тасвирлау хикәясе күнекмәләре камилләштерү, фикерне әйтә белү сәләтен үстерү.

Савыт- сабаны урынлы куллана белергә өйрәтү

Хәзрәтова

10-2

21.11.12.




Хикәя сөйләү“Тәлинкәнең төбе нинди”



Савыт- сабаларга карата сак караш тәрбияләү. Әсәрнең төп идеясен аңлый, геройларның кылган эшләренә дөрес бәя бирү күнекмәләрен үстерү.Алган белемнәрен уен барышында киңрәк һәм иҗади якын килеп файдалану күнекмәләрен камилләштерү.


Хәзрәтова

10-4

28.11.12.

Декабрь






Әңгәмә. “Милли киемнәр”




Халык сәнгате аша балаларда зәвык, матур итеп киенергә теләк тәрбияләү.Балаларның логик фикерләү сәләтен, сөйләм телен үстерү, күп белү теләген уяту.Милли киемнәргә кызыксыну уяту, үзләренә генә хас булган үзенчәлекләрен ачыклау.


Хәзрәтова

11-2

05.12.12.




Сәхнәләш-терү. А.Алиш.“Куян кызы” әкияте.


Авыр хәлдә калганда ярдәм итү теләген уяту, дустанә мөнәсәбәт тәрбияләү.


Балаларның үзләре белгән әкиятләре буенча тамашалар уйнау осталыкларын үстерүне дәвам итү, диалогик сөйләм күнекмәләрен үстерү, ныклап аңлау сәләтен ныгыту


Хәзрәтова

12-2

12.12.12.




Үз тәҗрибә-сеннән чыгып хикәя төзү. “Ишегалдын да”



Балаларда барлык тереклек ияләренә карата мәрхәмәтлелек, кайгыртучанлык хисләре тәрбияләү. Аларны рәнҗетмәскә кирәклеген төшендерү.

Рәсемнәр аша балаларның йорт хайваннары һәм кошлары турындагы күзаллауларын системалаштыру, кешенең алар турында ничек кайгыртуын күзаллый белүне формалаштыру.


Хәзрәтова

17-1

19.12.12.




Без суыктан курыкмыйбыз”.


Кышкы табигатьнең матурлыгына соклана белү сыйфатларын тәрбияләү. Балаларның иҗади күзаллауларын, бәйләнешле сөйләмен үстерү.Кыш турында белемнәрен тирәнәйтү, авазларның дөрес әйтелешен ныгыту.


Хәзрәтова

14-1А

26.12.12.

Гыйнвар




Рәсем карау. (И.Н. Мураш-ковска методикасы буенча.)

Кошлар килгән җимлеккә”


Кошларга сакчыл караш тәрбияләү, ярдәм итә белү теләген тудыру.Рәсемнең эчтәлеге буенча бирелгән сорауларга дөрес, ашыкмыйча башкалар ишетерлек һәм аңларлык итеп җавап бирергә күнектерү.

И. Н. Мурашковска методикасы буенча рәсемгә карап, хикәя төзеп сөйләргә өйрәтү.

Хәзрәтова

15-2


16.01.13.




Картина буенча хикәя төзү.“Куян-нар”

Балаларда бер- берсен тыңлый белү сыйфатлары тәрбияләү.Карау өчен бирелгән рәсем турында сөйлисе килү теләген үстерү. Балаларга хикәя төзеп сөйләүгә булышлык итү, кыргый хайваннар турында белемнәрен тирәнәйтү.


Хәзрәтова

16-2

23.01.13.




Чагыштырып тасвирлау хикәясе төзү. “Йөк машинасы һәм җиңел машина”


Балаларның бер-берсен бүлдермичә тыңлый белү, игътибарлылык, тирә- юньдә ориентлаша белү сыйфатлары тәрбияләү.

Балаларның тасвирлап сөйли белү күнекмәләрен ныгыту, мөстәкыйль фикерләү сәләтен үстерү.

Балаларны тәрбияче биргән план буенча чагыштырып тасвирлау хикәясе төзергә өйрәтүне дәвам итү. Юл йөрү кагыйдәләре турында белемн

Хәзрәтова

18-2

30.01.13.

Февраль













06.02.13.

Әңгәмә. “Велосипед- минем дустым”



Юлларда үз- үзеңне тоту культурасын тәрбияләү.Бирелгән мәгълүматны тыңлый белү һәм үзләштерүне формалаштыру, мөстәкыйль фикер йөртә белү, коммуникатив сәләтләрен үстерү Велосипедта хәвефсез йөрү кагыйдәләрен өйрәтү.


Хәзрәтова

19-2








Төзелеш булган җиргә экскурсия яки рәсем карау. “Хезмәткә хөрмәт”


Хезмәт кешесенә, төзүче һөнәренә хөрмәт тәрбияләү.Бәйләнешле сөйләм һәм танып белү эшчәнлеген үстерү. Балаларның өлкәннәр хезмәте турында күзаллауларын киңәйтү, төзүчеләр хезмәте белән таныштыру.


Хәзрәтова

21-1

13.02.13.




Слайдлар карау.” Җирне, күкне һәм диңгезне саклаучылар.


Балаларда кыю, батыр солдат булу теләге уяту, әтиләре, абыйлары белән горурлану хисе тәрбияләү.

Ватанны саклаучылар турындагы күзалллауларын киңәйтү, бәйләнешле сөйләмне үстерү. Җирне, күкне һәм диңгезне саклаучылар турында белем бирү, аларның мөһимлеген аңлату.


Хәзрәтова

24-1

20.02.13.




Әңгәмә. – “Теле барның-иле бар.”


Балаларда туган телебезне ярату, зурлау, аңа соклану хисләре тәрбияләү.Халык авыз иҗаты аша балаларның сөйләмен үстерү.Мәкаль –әйтемнәрдәге төп фикерне аңларга, җырлаганда сүзләрне ачык итеп тырларга өйрәтү.


Хәзрәтова

23-1

27.02.13.




Март




Әңгәмә. “Әни кирәк”

Әниләргә ихтирам, хөрмәт хисләре тәрбияләү.


Әсәрнең эчтәлегенә, геройның эш- гамәленә карата мөнәсәбәтеңне белдерү һәм аны үз сүзләрең белән сөйләп бирү күнекмәләрен үстерү.Сорау- җавап тибында аралашу баланың булган белемнәренә таянып фикер йөртергә, гомумиләштерергә, аерып карарга һәм берләштерергә өйрәтү.


Хәзрәтова

26-2

06.03.13.




Фикер алышу - “Винни-пух кунакка бара”-минем яраткан мультфиль-мым.”

Балаларда кунаклар белән аралашу, үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен ныгыту, кешеләргә ихтирам хисләре тәрбияләү.Халкыбызның күркәм гадәтләре: тыйнаклык, кунакчыллык сыйфатларын үстерү.

Мульфильм геройларының кичерешләренә бәйле рәвештә, интонацияне үзгәртеп, кирәкле урында пауза ясап сөйләргә өйрәтү.


Хәзрәтова

25-1

13.03.13.




Рәсем буенча хикәя төзү. ”Яз” ( И. Н. Мурашковска методикасын кулланып.)



Балалар сөйләгәнне игътибар белән тыңлый белү, юрауларга төгәл җавап бирә белү сыйфаты тәрбияләү.Әйләнә- тирә дөньяга эстетик мөнәсәбәт формалаштыру, карау өчен бирелгән рәсем буенча сөйлисе килү теләге уяту.Балаларны табигатьтә була торган үзгәрешләрне күрә белергә өйрәтү, тасвирлап сөйли белүләренә ирешү.


Хәзрәтова

27-2

20.03.13.

Апрель






Терәк сораулар буенча рәсемгә карап, чагыштырма хикәя төзү.

Сыерчык белән карга яз килүгә шатлана”




Кошларга сак караш һәм кайгыртучанлык хисе тәрбияләү.Балаларның күзаллау, тасвирлау сәләтен үстерү.Кошлар турында белешмә бирү, тышкы билгеләренә карап сыерчыкны һәм карганы танырга өйрәтү, кешеләр алар турында ничек кайгыртуын күзаллый белүне формалаштыру.


Хәзрәтова

28-1

03.04.13.




Татар халык иҗаты аша язны тасвирлау.


Балаларда бер- берсен игътибар белән тыңлый, иптәше сөйләгәнне тулыландыра, аның эшчәнлегенә дөрес бәя бирә белү сыйфатлары тәрбияләү.

Халык авыз иҗаты белән таныштыру аркылы балаларның сүзлек байлыгын, диалогик һәм монологик сөйләмнәрен, хәтер, фикер, иҗади уйлау сәләтләрен үстерү. Яз турында эндәшләр, тизәйткечләр, әйтенүләр, сынамышлар әйтү.


Хәзрәтова

27-3

10.04.13.




Әңгәмә.“Яңгыркаем яу, яу!”


Табигатькә сак караш һәм мәхәббәт тәрбияләү. Табигатьтә була торган үзгәрешләр турында балаларның күзаллауларын киңәйтү. Табигатькә соклана һәм аның гүзәллеген күрә белергә өйрәтү.


Хәзрәтова

30-1

17.04.13.




Сәхнәләш-терү. Г. Тукай. “Бала белән Күбәләк.”


Бирелгән шартларда балаларның иҗади сәләтен камилләштерү. Балаларның күзәтүчәнлеген, игътибарлылыгын үстерү.Балаларда оештыру һәм алып баручы ролен башкару осталыгын формалаштыру, үзләренең эш- гамәлләрен, уенны алып баручы һәм башка катнашучыларның гамәлләренә яраклаштырырга өйрәтү.


Хәзрәтова

34-2

24.04.13.

Май




Үстерелешле уен“Хуш исле нәфис гөлләр.”


Балаларда бүлмә гөлләренә карата сак караш тәрбияләү.Бәйләнешле сөйләм,чагыштырып фикерләү сәләтен үстерү.Бүлмә гөлләренең үзенә генә хас үзенчәлекләре буенча танып,бер-берсеннән аерырга өйрәтү,кеше тормышында гөлләрнең әһәмиятен аңлату.


Хәзрәтова

32-1

08.05 13.




Үстерелешле диалог.“Кы-зыл китап” нәрсә ул?


Китапка кертелгән хайван һәм үсемлекләрне кызгану, алар өчен борчылу хисләре уяту. “Кызыл китап”тагы үсемлек һәм хайваннар турында белемнәрен арттыру, бәйләнешле сөйләмне үстерү. Балаларны сирәк калган һәм югалып бара торган хайваннар, үсемлекләр турындагы китап белән таныштыру.

Хәзрәтова

36-1

15.05.13.




Ямьле җәй җитте. ( №1, 130-140 нчы битләр)



Урман үсемлекләрен сакларга теләк уяту.Җәйнең төп билгеләре белән таныштыру.Бакчада һәм урманда үсүче җиләкләр белән таныштыруны дәвам итү, аларны аерырга өйрәтү


Кашапова "Теле барның -иле бар

130-140 бит

22.05.13.



следующая страница >>