https://electroinfo.net

girniy.ru 1 ... 6 7 8 9 10

Аңлатма язуы


Музыка тәрбиясе

Балаларны композиторлар турында кыскача белешмәләр, классик, халыкчан һәм заманча музыкаль әсәрләр белән таныштырып, музыкага мәхәббәт тәрбияләү, кызыксыну хисләрен, нәфасәти тойгыларын үстерүне дәвам итү. Музыкаль сәләтләрен (музыканы ишетү, хәтер, ритм тойгысы, тембрларны аеру, динамик төсмерләрне сиземләү), музыкага карата мөнәсәбәтләрен, иҗади активлыкларын үстерүне дәвам итү.

Җырлау, музыкага кушылып төрле хәрәкәтләр ясау күнекмәләрен үстерүне дәвам итү, музыка уен коралларында уйнарга һәм импровизацияләргә өйрәтү.

Музыка тыңлау

Музыкаль әсәрләрнең жанр төрләрен (марш, бию, җыр) аера белергә өйрәтү. Таныш әсәрләрдән өзекләр тыңлап (кереш өлеш, тәмамлау өлеше, музыкаль фраза), музыкаль хәтерләрен камилләштерү. Квинта эчендә авазларның югарылыгын ишетү, төрле музыка уен коралларын яңгырашы буенча аера белү күнекмәләрен камилләштерү (клавишлы — бәрмә һәм кыллы: фортепиано, сприпка, виолончель, балалайка).

Җырлау

Җырлау күнекмәләрен формалаштыру,җырлар алдыннан, музыкаль фразалар арасында тын алырга, сүзләрне ачык әйтергә, җырны бердәм башлап, бердәм тәмамларга, характерына туры китереп эмоциональ, тасвирлы итеп табигый яңгыравыклы тавыш (уртача һәм тын гына) белән җырларга өйрәтү. Җырларны музыка уен коралына кушылып яисә музыка уен коралыннан башка мөстәкыйль рәвештә ялгыз башкара алу сәләтен үстерү. Төрле характерлы җырларны иҗади башкара алырга һәм башкарганда мөстәкыйльлек күрсәтергә өйрәтү. Яраткан җырларыннан җыр фонды оештыру һәм җыр белән кызыксынуларын, җырлау теләкләрен үстерү.

Җыр иҗаты

Бирелгән текстка көй иҗат итәргә өйрәтү. Төрле характерда булган көйләр (бишек җыры, дәртле һәм күтәренке марш, бию көйләре) язу сәләтен формалаштыру һәм үстерү. Музыкаль-ритмик хәрәкәтләр

Ритмны тою сәләтен үстерү. Музыканың характерын, эмоциональ эчтәлеген хәрәкәтләр аша күрсәтә белү: тирә-юньдә ирекле ориентлашу, гади тезелүләр ясау, музыкаль фразаларга туры китереп кирәк урында мөстәкыйль рәвештә темпны үзгәртү, ягъни уртача темптан, кызу темпка яисә салмак темпка күчү. Бию хәрәкәтләрен башкара алу күнекмәләрен формалаштыру: сикереп, аякларны бер-бер артлы алга сузу, әйләнү, аякларны берсе артыннан берсен ияртеп, чүгәләп алу һәм алга бару, чүгеп, аякларны алга кую. Бию иҗатын формалаштыру.


Җырны сәхнәләштерү күнекмәләрен үстерүне дәвам итү; әкиятләрдәге һәм уеннардагы образларның (ат, кәҗә, төлке, аю, куян, карга һ.б.) хәрәкәтләрен төрле уен шартларында мөстәкыйль рәвештә күрсәтә белергә өйрәтү. Татар халык биюләре, түгәрәк уеннары, шулай ук башка халыкларның биюләре белән таныштыру.

Биюле уен иҗатын үстерү

Бию иҗатын үстерү; мөстәкыйльлек күрсәтеп, биюләргә үзенчәлекле хәрәкәтләр уйлап табарга, бию композициясен төзергә өйрәтү. Төрле персонажларның хәрәкәтләрен музыкага туры китереп импровизацияләргә өйрәтү; мөстәкыйль рәвештә җырның эчтәлеген чагылдырган хәрәкәтләр, гади генә бию хәрәкәтләре уйлап табарга өйрәтү.

Җырларны, җырлы уеннарны сәхнәләштерүгә кызыксыну уяту.

Музыка уен коралларында уйнау

Гади көйләрне музыка уен коралларында уйнарга өйрәтү; берәрләп һәм зур булмаган төркемнәргә бүленеп, динамикасын һәм темпын саклап, таныш булган гади көйләрне уйнау. Балаларның иҗади сәләтләрен үстерү, мөстәкыйль эшчәнлекләрен активлаштыру.


Зурлар төркемендә музыка тәрбиясе. Эшчәнлекнең тематик планы. 2012-2013 нче уку елы.


Төрле жанрдагы музыкаль әсәрләрнең эчтәлеген аңлау сәләтен үстерү, аларда чагылган хисләргә карата тиешле эмоциональ мөнәсәбәт булдыру.

Музыкаль тасвирлау чараларыннан ачык чагылган интонацияләрне ишетә, ритмны тоя, тембрны аера, динамик төсмерләрне сиземли белү күнекмәләрен һәм балаларның иҗади активлыгын үстерү өстендә эшләү. Дөрес итеп көйләргә, музыкаль фразалар арасында тын алырга өйрәтү. «Сыгылмалы йөреш», «өчле тыпырдау», «чүгү», «борма», «тыпырдаулы йөреш», «үкчәдә йөреш», «бер урында әйләнеп тыпырдау», «бер аяктан турыга чалыштыру» һ. б. хәрәкәтләрдән торган биюләр башкару.

Якынча музыкаль репертуар

Сентябрь—октябрь—ноябрь

Музыка тыңлау

«Уракчы кыз», татар халык көе, Н. Исәнбәт сүз., Р. Еникеева эшкәрт.; «Марш», Р. Еникеев муз.; «Бишек җыры», Н. Җиһанов муз.; «Гармунчы егет», «Авылда таң ату» («Авыл күренешләре» циклыннан ), Л. Батыр-Болгари муз.; «Марш» («Мәкерле песи» операсыннан), Л. Хәйретдинова муз.; «Көзге җыр», М. Мозаффаров музыкасы.


Җырлау

Музыкаль ишетү сәләте һәм тавыш үстерүгә күнегүләр.

«Баскыч», Н. Бакиева, 3. Шәйхетдинова муз. һәм сүз.; «Көз», Р. Вәлиевасүз.; «Үстек», Р. Миңнуллин сүзләре.

Җырлар. «Яфрак бәйрәме», Р. Еникеева муз. Л. Лерон сүз.; «Көзге яңгыр», Р. Латыйпов муз., Л. Лерон сүз.; «Балалар ярдәм итә», 3. Хәбибуллин муз., Г. Лотфи сүзләре.

Җыр иҗаты

«Әлли-бәлли», татар халык җыры; «Пескәем». Музыкаль-ритмик хәрәкәтләр

Күнегүләр. «Сандугач-күгәрчен», татар халык көе, М. Мо-заффаров эшкәрт.; «Марш», Н. Җиһанов муз.; «Сыгылу», татар халык көе; «Тал арасы», Л. Шиһабетдинова эшкәрт.; «Бию», Ф. Җәләлетдинова музыкасы.

Предметлар белән күнегүләр. «Уңыш бәйрәмендә», Л. Хә-миди музыкасы.

Этюдлар. «Каз канаты», татар халык көенә «Лирик бию», А. Ключарев эшкәртүендә.

Биюләр. «Авыл полькасы», И. Байтирәк муз.; «Шаян бию», Ә. Абдуллин муз.; «Парлы бию», татар халык көе, 3. Хәбибуллин эшкәртүендә.

Характерлы биюләр. «Миләшләр биюе», Л. Хисмәтуллина муз.; «Гөмбәләр биюе», Ф. Шәймәрдәнова музыкасы.

Түгәрәк уеннары. «Яңгыр»,татар халык җыры; «Көнбагыш», Ә. Бакиров муз., Ә. Бикчәнтәева сүзләре.

Музыкаль уеннар

«Ачык авыз», татар халык уены, Р. Еникеева эшкәрт.; «Буш урын», татар халык көе, Ш. Монасыйпов эшкәрт.; «Җитез бул», Р. Ахиярова муз.; «Почмак алыш», М. Әндәрҗанова музыкасы.

Җырлы уеннар. «Диңгез сурәтләре», Ф. Шәймәрдәнова муз., татар халык сүз.; «Куянкай», татар халык уен җыры; «Мәче», Г. Ильина муз. һәм сүз.; «Кем беренче?», татар халык көе, Г. Гыйләҗетдинова сүзләре.

Декабрь—гыйнвар—февраль

Музыка тыңлау

«Полька», 3. Хәбибуллин муз.; «Кояш гомере», Ф. Әхмәдиев муз., Г. Зәйнашева сүз.; «Туган җирем Татарстан», А. Ключарев муз., Г. Зәйнашева сүз.; «Вальс», С. Сәйдәшев муз.; «Кыш бабай белән аю русча бииләр», Р. Яхин муз.; «Клоун биюе», Ю. Виноградов муз.; «Карауҗа авылы көе», татар халык җыры, Р. Еникеева эшкәртүендә.


Җырлау

Музыкаль ишетү сәләте һәм тавыш үстерүгә күнегүләр.

«Саный беләм», Р. Еникеев муз., Җ. Дәрзамановсүз.; «Санамыш»; «Булышам», М. Матшин сүз.; «Песнәк», X. Гарданов сүз.; «Кар ява», X. Халиков сүз.; «Кыш»; «Яңа ел», Р. Вәлиева сүзләре.

Җырлар. «Тауда», Р. Еникеева муз., Л. Лерон сүз.; «Кар кызы җыры», Р. Еникеев муз., Г. Зәйнашева сүз.; «Кыш бабай», Л. Шиһабетдинова муз., М. Фәйзуллина сүз.; «Әниләр бәйрәме», Ф. Шәймәрдәнова муз., С. Сәлахова сүз.; «Дәү әнигә бүләккә», Н. Яхина муз. һәм сүзләре.

Җыр иҗаты

«Биш мәче», халык авыз иҗаты. Музыкаль-ритмик хәрәкәтләр

Күнегүләр. «Яшь физкультурачылар», Ә. Бакиров муз.; «Вальс», X. Вәлиуллин муз.; «Эрбет», татар халык көе, Б. Му-люков эшкәрт.; «Болында», Р. Ахиярова музыкасы.

Предметлар белән күнегүләр. «Әләмнәр тотып», М. Мозаф-фаров муз.; «Шылтыравыклар белән күнегү», Ф. Шәймәрдәнова музыкасы.

Этюдлар. «Гөлнара полькасы», Р. Халиков музыкасы.

Биюләр. «Күмәк бию», татар халык көе, А. Ключарев эшкәрт.; «Чыршы янында», И. Шәмсетдинов муз.; «Яулыклар тотып», Ф. Шәймәрдәнова музыкасы.

Характерлы биюләр. «Аю баласы биюе», Н. Җиһанов муз.; «Петрушкалар биюе», Л. Шиһабетдинова муз.; «Кышкы вальс», Ф. Шәймәрдәнова муз.; «Пингвиннар биюе», Л. Хисмәтуллина музыкасы.

Түгәрәк уеннары. «Чыршы, чыршыкай», Л. Хисмәтуллина муз. Һәм сүз.; «Кыш бабай», татар халык көе, Р. Еникеева эшкәрт., Ә. Кари сүз.; «Яшел чыршы», 3. Хәбибуллин муз., Җ. Тәрҗеманов сүзләре.

Музыкаль уеннар

«Кемдә калды?», татар халык көе; «Түбәтәйле», Ф. Шәймәрдәнова муз.; «Шылтыравык бир», Р. Еникеев муз.; «Үзеңә пар тап», татар халык көе.

Җырлы уеннар. «Башмакчы», татар халык уены; «Атларны без яратабыз», татар халык җыры.


Март—апрель—май

Музыка тыңлау

«Хикәя», М. Мозаффаров муз.; «Ямьле көн», «Моңлы көй» («Дүрт пьеса» циклыннан), А. Монасыйпов муз.; «Язгы тамчылар» («Табигать күренешләре» циклыннан), Р. Еникеев муз.; «Яз», И. Шәмсетдинов муз.; «Шүрәле», А. Ключарев муз.; «Бишек җыры», М. Яруллин муз.; «Урман күбәләге», Л. Батыр-Болгари музыкасы.

Җырлау

Музыкаль ишетү сәләте һәм тавыш үстерүгә күнегүләр.

«Яз», Н. Гайсин сүз.; «Беренче яңгыр», Ә. Бакиров муз., Ә. Бик-чәнтәева сүз.; «Чәчәкләр үстерәм», М. Ногман сүз.; «Бөтерчек», С. Бәдретдинова, Д. Бәдретдинова эшкәрт.; «Куяным», Г. Зәй-нашевасүз.; «Чишмә», Р. Еникеева муз., Ә. Исхак сүзләре.

Җырлар. «Мияу», Ф. Шәймәрдәнова муз., Р. Миңнуллин сүз.; «Яз бүләге», Ә. Бакиров муз., Ә. Бикчәнтәева сүз.; «Туган тел», татар халык көе, Г. Тукай сүз.; «Яз җитә», Җ. Фәйзи муз., Ф. Кәрим сүз.; «Бииләр итек, читекләр», Л. Батыр-Болгари муз., Ш. Галиев сүз.; «Яңгыр, яу!», И. Якупов муз., Р. Вәлиева сүзләре.

Җыр иҗаты

«Сыерчыклар», М. Укмаси сүз.; «Хайваннар авазыннан», татар халык уен җыры.

Музыкаль-ритмик хәрәкәтләр

Күнегүләр. «Тамчы, там», татар халык көе, М. Мозаффаров эшкәрт.; «Дисәнә», татар халык көе, Б. Мулюков эшкәрт.; «Әннә-ги, геннәги», татар халык көе.

Предметлар белән күнегүләр. «Яулык биреш», татар халык көе, Р. Бакиров музыкасы.

Этюдлар. «Кечкенәбалыкчы», Р. Зариповмуз.; «Күңеллебезгә», Р. Кәлимуллин музыкасы.

Биюләр. «Күңелле бию», Л. Хисмәтуллина муз.; «Суга», татар халык көе, Р. Еникеева эшкәртүендә.

Характерлы биюләр. «Чылдыр-чылдыр», А. Ключарев муз.; «Яңгыр вальсы», М. Кәшипов муз., Р. Еникеева эшкәртүендә.

Түгәрәк уеннары. «Әйдә, дустым, биергә», В. Вәлиева көе һәм сүз.; «Өммегөлсем», татар халык көе, М. Хөсәен сүз.; «Әйлән-бәйлән уйныйбыз», Л. Батыр-Болгаримуз., Р. Батулласүз.; «Куш кулым» татар халык уен җыры; «Түгәрәк алан», татар халык көе, Р. Сабит эшкәрт.; «Зәңгәр чәчәк», татар халык уен җыры.


Музыкаль уеннар

«Чәчәк бәйләме» («Шаян фикер»), Б. Мулюков муз.; «Оясыз кош», «Яз», И. Шәмсетдинов муз.; «Мәче һәм тычкан», Л. Шиһабетдинова музыкасы.

Җырлы уеннар. «Утыр әле, Мәликә», Ф. Шәймәрдәнова муз., татар халык сүз.; «Песи һәм тычканнар», Г. Гыйләҗетдинова муз., татар халык сүз.; «Кечкенә күл», Р. Гатина, Ф. Батыршина муз. һәм сүз., Г. Гыйләҗетдинова эшкәртүендә.

Июнь—июль—август

Музыка тыңлау

«Иртә», Н. Җиһанов муз.; «Көтүче малай уйный», «Авыл бәйрәме» («Авыл күренешләре» циклыннан), Л. Батыр-Болгари муз.; «Уйлану», И. Якупов; «Куркыныч төш» («Дүрт пьеса» циклыннан), А. Монасыйпов муз.; «Кунакларны каршылау», С. Сәйдәшев муз., X. Рахман сүзләре.

Җырлау

Музыкаль ишетү сәләте һәм тавыш үстерүгә күнегүләр.

«Карлыган»; «Зәңгәр чәчәк», Р. Еникеева муз., Р. Фәйзуллин

сүз.; «Бакчада», X. Халиков сүз.; «Күбәләк», Р. Еникеева муз., Л. Лерон сүз.; «Үрдәк», М. Әндәрҗанова муз. һәм сүзләре.

Җырлар. «Без үстергән гөлләр», Л. Таһирова муз., Ә. Кари сүз.; «Үсәсем килә», М. Имашев муз., Л. Әмирханова сүзләре.

Җыр иҗаты

«Куян, син кайда булдың?»; «Ракетада», Р. Миңнуллин сүз.; «Саный беләм», Ф. Җәләлетдинова муз., Б. Рәхмәт сүз.; балалар фольклорыннан (юаткычлар, үртәвечләр, санамышлар, татар халкының кыска җырлары һ. б.).

Музыкаль-ритмик хәрәкәтләр

Күнегүләр. «Алтын-көмеш», «Бию»,татар халык көйләре, Р. Сабит эшкәртүендә.

Предметлар белән күнегүләр. «Туплар белән күнегү», Ә. Шәрәфиев муз.; «Вальс», Р. Яхин музыкасы.

Этюдлар. «Табигать кочагында», Р. Кәлимуллин музыкасы.

Биюләр. «Такыялар белән бию», Ф. Шәймәрдәнова музыкасы.

Характерлы биюләр. «Без — үрдәкләр», Л.Батыр-Болгари муз., Р. Вәлиевасүз.; «Вальс», С. Сәйдәшев музыкасы.

Түгәрәк уеннары. «Болында», М. Әндәрҗанова муз. һәм сүзләре.

Музыкаль уеннар

«Ябалак» («Уен», Р. Кәлимуллин муз.); «Кем юк?» («Ямьле җәй», С. Сәйдәшев музыкасы).

Җырлы уеннар. «Керпе белән уен», татар халык көе, Р. Вәлиевасүз., Г. Гыйләҗетдинова эшкәрт.; «Яулык салыш», татар халык көе, Р. Еникеева эшкәрт.; «Без бардык урманга», Ш. Мәҗитов муз. һәм сүз.; «Яңгыр», И. Байтирәк муз.; «Тавышымнан таны», В. Вәлиева муз. һәм сүзләре.

Ел дәвамында

Музыкаль дидактик уеннар

Музыкада аваз югарылыгын ишетү сәләтен үстерү. «Кайда минем бәбиләр?»; «Музыкаль лото»; «Әниләр һәм бәбиләр».

Ритмны тою сәләтен үстерү. «Ритмик таякчыклар», «Мин күрсәтәм — син кабатла», «Ритм буенча билгелә», «Эзлә».

Тембрны аера белү сәләтен үстерү. «Нәрсәдә уйныйм?», «Кем йорты?»

Динамик төсмерләрне ишетү сәләтен үстерү. «Акрын-көчле», «Кыңгыраулар».

Музыканы кабул итү һәм музыкаль хәтерләрен үстерү.

«Игътибарлы бул», «Музыкаль кибет», «Ел фасыллары».

Музыкаль күренешләрне сәхнәләштерү

«Күбәләк», Ф. Шәймәрдәнова муз., М. Әндәрҗанова сүз.; «Уңыш җыйдык», Н. Лотфуллина муз., Р. Асретдинова сүз.; «Сәгать», Ф. Әхмәтов муз., М. Җәлил сүз.; «Әтәчем, ник иртә торасың?», Л. Батыр-Болгари муз., Б. Рәхмәт сүз.; «Кем уяткан Ләйләне?», С. Сабирова муз., С. Сөләйманова сүз.; «Асия», И. Шәмсетдинов муз., Ә. Фәйзи сүз.; «Каз бәбкәләрен саклыйм», Н. Яхина муз. һәм сүз., «Наза йөри бакчада», Р. Еникеев муз., Җ. Дөрзаман сүзләре.

Биюле уен иҗатын үстерү

«Мәче», татар халык көе, Р. Зарипов эшкәрт.; «Курчак», М. Бикбова муз.; «Нәни төлке», татар халык көе, А. Монасыйпов эшкәрт.; «Шаян каз бәбкәсе», татар халык көе, Р. Еникеев эшкәрт.; «Бию», татар халык көе, Л. Шиһабетдинова эшкәрт.; «Бүре һәм кәҗә бәтиләре», татар халык көе, А. Монасыйпов эшкәрт.; аудио-язмадагы бию көйләренә ирекле биюләр.


Балалар музыка уен коралларында уйнау

«Гөмбә җыям», X. Халиков сүз.; «Гармун», С. Бәдретдинова сүз.; «Бишек җыры»; «Ике карга», X. Халиков сүз.; «Безнең песи», Г. Зәйнашевасүз.; «Чебиләр», Р. Миңнуллин сүз.; «Чүлмәк вату», Р. Миңнуллин сүз.; «Кура җиләк», Л. Шиһабетдинова муз., Н. Арсланова сүзләре.

Бәйрәмнәр

«Сөмбелә», «Исәнме, чыршы», «Ватанны саклаучылар көне», «Әнием-кадерлем», «Тукай безнең күңелләрдә», «Сабантуй».


Зурлар төркеме балаларына әхлак тәрбиясе бирү. Эшчәнлекнең тематик планы.

2012-2013 нче уку елы.

Бурычлар:

1) Әңгәмә һәм уеннар аша әхлаклылык сыйфатларын формалаштыру.



<< предыдущая страница   следующая страница >>