girniy.ru 1 2 3
Татар теле


Аңлатма язуы

Татар теленнән эш программасы Татарстан Республикасы Мәгариф һәи фән министрлыгының татар урта гомуми белем мәктәпләре өчен татар теленнән төзелгән программасына нигезләнеп төзелде. Төзүчеләре: С.М.Ибраһимов, М.З.Зәкиев һәм Н.В.Максимов. Шулай ук “Мәгърифәт” газетасының 1999нчы елның 3 июль санында басылып чыккан Татарстан мәктәпләрендә татар телен дәүләт теле буларак укыту эчтәлегенә таләпләр минимумына нигезләнеп төзелде.

Туган телне өйрәнү, үзләштерү укучыларны иҗади эшкә өйрәтә, тормышка әзерли. Телне дөрес куллану-фикерне ачык, төгәл, матур итеп әйтә һәм яза белү дигән сүз. Бу, үз чиратында, укучыларда ачык, төгәл, логик эзлекле итеп фикерләү күнекмәләрен булдыру белән турыдан-туры бәйләнгән. Тел фикерләүдән аерылгысыз. Телне дөрес куллану, барыннан да элек, эзлекле итеп фикер йөртә алуга кайтып кала. Укучы никадәр логик эзлекле фикер йөртә алса, аның теле дә, гадәттә, шулкадәр төзек була. Димәк, укытучы балаларын дөрес, логик эзлекле фикер йөртергә өйрәтеп кенә аларда сөйләм культурасын булдыра һәм ныгыта ала.

Укучы нинди генә матур, төзек эчтәлекле язма, сөйләм төземәсен, әгәр дә анда орфографик һәм пунктуацион хаталар бар икән, ул укучы телне дөрес, культуралы куллана дип әйтеп булмый. Шулай булгач, мәктәптә туган телне укыту балаларны орфография һәм пунктуация кагыйдәләре белән таныштыру, аларга шуның күнекмәләрен бирүне күз алдында тотарга кирәк.

Бу программаны төзегәндә мин дәреслектәге фәннилек принцибына аеруча игътибар итәргә тырыштым.Тагы шуны игътибарга алдым: татар теле гыйлемендә бирелгән материалларны фәнни югарылыкта үтсен өчен, үземнең белемемне тулыландырып, баетып торырга, үз фәнемнең яңа казанышларын белеп тирәнтен танышып барырга тиеш икнәлеген ассызыкладым.

Бу программанын төп максаты:

Лексика укучыларны сүзлек составының төп үзенчәлекләрен белән таныштырып, тел дәресләрен тормыш белән бәйләп, кызыклы һәм файдалы итеп үткәрергә киң юл ача.

Стилистика телне тормышның төрле сфераларында куллану үзенчәлекләре турында мәгълүмат бирә .

Тел турында гомуми мәгълүмат бүлегендә укучыларны тел үсеше проблемалары белән таныштыру төп максат итеп куела Биредә шулай ук тел гыйлеме турында да мәгълүмат бирелә.Шуңа бәйле рәвештә тел галимнәре турында дәресләр үткәрүне күз уңында тотыла.

Шулай ук Бердәм дәүләт имтиханнарын биргәндә укучыларның: а)башлангыч текстның мәгънәви, композицион, стиль, тел үзенчәлекләре ягыннан анализлый белүләре;

б)текстта күтәрелгән проблемалар аныкланылып, автор фикеренә карата укучы мөнәсәбәтенең чагылышы;

в)укучының үз фикерен дәлилләргә таянып аңлата алуы; язмаларында фикерен эзлекле бирә белүе, язма телдә ана телендәге сүз байлыгыннан, ана теленең төрле грамматик формаларыннан урынлы файдалана белүе;

г)язма әдәби телне тормышта-мәктәптә уку дәверендә һәм, мәктәпне тәмамлаганнан соң, һөнәри белем алуда куллана алуы, ягъни татар әдәби теленә хас орфографик, пуктуацион, грамматик һәм лексик нормаларны куллана белүләренә ирешү күз уңында тотыла.

Кыскасы, татар теле укытуның төп максаты - чыгарылыш сыйныфларында укучы татар балаларының мәктәптә уку дәвамында тупланган тел, лингвистик, коммуникатив компетенциясен билгеләү.

Конкрет биремнәргә килгәндә:

-башлангыч сыйныфларда үзләштергән сөйләм эчтәлегенең барлык төрләре, эчтәлеге һәм аралашу ситуацияләре куәтләнә, киңәйтелә һәм үстерелә.

-җанлы сөйләмнең төп фикерләрен билгеләү;

-әһәмиятле фактларны сайлап алу;

-яңа мәгълүматларны элек үзләштергәннәр белән чагыштырып аңлау һәм бәяләү өчен терәк табу;

- тыңлааганда тупланган информацияне сөйләм һәм башка төр эшчәнлектә файдалану;

-татар халкының гаил-көнкүреш, гореф-гадәт, балаларына бәйле рус телендә эквиваленты булмаган сүзләр, аларны аңлатып бирү юллары;

-сүзнең мәгънәсенә милли мәдәният һәм тел бәйләнешен билгеләүче компонентлар.


Уку процессы якынча 34-35 атна дәвам итә, атнага 1 сәгать хисабыннан.

9-11 нче сыйныфларда татар телен укытуда укучыларның тулы грамоталылыгына ирешү, сөйләмә һәм язма тел культурасын күтәрү, үстерү максатыннан бәйләнешле сөйләм үстерү дәресләре зур роль уйный.

11нче сыйныфта татар теленнән бәйләнешле сөйләм үстерүгә шулай ук 10 сәгать вакыт бирелә. Тулы күләмле 2 изложение язу карлаган. I яртыеллыкта- 500-525, II яртыеллыкта 525-550 сүзле текст була. Һәр изложение язуга 3 сәгать вакыт каралган. Аларның берсен декабрь аенда “Татар топонимикасы. Идел Урал топонимикасында болгар-татар, фин-угор, славян катламнары” дигән теманы үткәч, ә икенчесен ел ахырында языла.

Бәйләнешел сөйләм үстерүнең калган 4 сәгатен конспектлар төзүгә, редакцияләүгә багышлана.

-конспектны “Татар теленең төп диалектлары. Аларның үзенчәлекләре, тамырлары: болгар-татар, мишәр-татар, Себер татарлары”;

-икенчесен “Татар этнонимикасы: сөн (һөн-гун),хазар, ас-алан, ибар, суас, бортас, болгар, татар, нугай, керәшен, типтәр, Казан кешесе,лөхор, мишәр, мажгар”;

-өченчесен “Татар тел гыйлеме тармаклары буенча белемнәрне искә төшерү һәм ныгыту” (синтаксис;

- дүртенчесен “Язма эшләр” темаларын өйрәнгәннән соң яздырыла.

Укуелынтәмамлагандаукучылар үзләштерергәтиешлеталәпләр

11 нче сыйныф

Милил телнең иҗтимагый тормыштагы әһәмияте, телне саклау- милләтне саклауның төп өлеше икәнен үзләштерү. Татар теленең кайсы телләр белән мөнәсәбәткә керүен белү, моның сәбәбен аңлау.

Татар теле атамасының күп кенә аерым телләрне атавын аңлау.

Болгар-татардагы кабилә исемнәре аркылы халыкның, килеп чыгышын күз алдына китерә алу.

Топонимнарның нигезендә төркичә булуын, Идел-Урал арасында татарларның бик борынгыдан яшәүләре турында аңлы рәвештә белү.

Хәзерге татар әдәби теленең төп үзенчәлекләрен, сүзлек составы киңәя баруны аңалат алу.


Укучыларның белемнәрен, белем алу критерияләрен бәяләү нормалары

Татар теленнән укучыларның белем алу дәрәҗәсен контрольләү өчен түбәндәге язма эшләр үткәрелә: грамматик биремле диктант, контроль изложениеләр, тест биремнәре һәм Бердәм дәүләт имтиханы өчен КИМ материаллары.

Укучыларны дөрес язарга өйрәтүдә диктантлар мөһим роль уйный. Диктан мөстәкыйль иҗдаи язма эшләр булган изложение һәм сочинениеләрдән барлык сыйныфлар өчен дә бердәй текст буенча бер үк вакыт берәмлеге эчендә үтәлүе белән аерылып тора. Диктант белән эшләү проөессында укучылар игътибарлы булырга, куелган бурычны үз вакытында төгәл үтәргә, шулай ук үзләренә контроль ясарга күнектерәләр.

Әлеге максатларда үткәрелә торган барлык төр диктантлар укыту-өйрәтү максатыннан үткәрелә. Шуның белән бергә, диктантлар укучыларның белем дәрәҗәсен билгеләүдә дә нәтиҗәле юнәлешләрдән санала.

Үткәрү максатларынна һәм эшләү алымнарына карап, үткәрелә торган диктантлар берничә төргә бүленәләр: аңлатмалы диктант, сайланма, искәртмәле, сүзлек, хәтер, иҗади, граматик-стилистик, күрмә, рәсемле һәм контроль диктантлар.

Контроль диктант- зур темадан яки бүлектән соң, уку елының беренче һәм икенче яртыеллыкларны тәмамлаганда, укучыларның белем дәрәҗәсен һәм дөрес язу күнекмәләрен исәпкә алу максаты белән үткәрелә. Зачет дәресләрдә, телдән җаваплар белән беррәттән, контроль диктант та яздырыла.

Изложение –укучыларга аңлаешлы телдә язылган хикәяләү характерындагы текст яки өзек алына. Ул матур яки фәнни –популяр әдәбияттан, көндәлек матбугаттан һ.б. алынырга мөмкин.

Нинди генә өзек яисә текст бирелсә дә, укучы аның язылу стиленә игътибар итәргә, стильләрне бутамаска тиеш.

Бердәм дәүләт имтиханнары- укучыга тулы мәктәп курсы буенча үтелгән материалларны үз эченә ала. Телнең барлык тармакларына да нигезләнеп төзелә.

Язма эшләрне бәяләү

Диктантларны бәяләгәндә, орфографик һәм пукнтуацион хаталарның саны, ә изложение белән сочинениеләрдә исә,орфографик һәм пунктуацион хаталар белән бергә, теманы ачылу дәрәҗәсе, язманың тел байлыгы (С.), грамматик ялгышлар (Г.), логик (Л.) һәм фактик (Ф,) хаталар да исәпкә алына.


Практик һәм контроль эшләр исемлеге

Сыйныфлар

Диктантлар

Изложениеләр

Сочинениеләр

Барлыгы

9

4(2)

2(1)

8(4)

14(7)

10

2(1)

2(1)

6(4)

10(6)

11

2(1)

2(1)

6(4)

10(6)

Контроль диктантларны бәяләү




Сүзләр саны

Уку елы башында

Уку елы ахырында


9

140

150

10

150

160

11

160

170

Диктантны бәяләү нормалары



Таләпләр

Билге

1

Орфографик һәм пунктуацион хаталар булмаган эшкә.

Искәрмә. Орфографик (яки пунктуацион) хаталы пөхтә башкарылган эшкә яки бер үк сүзләрдә кабатланса һәм пунктуацион бер хаталы эшкә

“5”ле куела

2

1 орфографик,1 пунктуацион хатасы булган эшкә.

Искәрмә. 1 Орфографик, 2 пунктуацион хаталы яки орфографик хаталары булмыйча,3 пунктуацион хатасы булган эшкә,яки бер төрдәге 2 орфографик һәм 1 пунктуацион бер хаталы эшкә

“4”ле куела

3

2орфографик,1-3 пунктуацион хаталы , 2 төзәтүле эшкә.

Искәрмә. 1 орфографик, 4пунктуацион хаталы яки бер төрдәге 5 орфографик,4 пунктуацион хаталы булган эшкә.


“3”ле куела

4

5орфографик,5пунктуацион хаталы ,4 төзәтүле эшкә.

“2”ле куела

5

6-7орфографик, 4-5пунктуацион хаталы, берничә төзәтүле эшкә.

“1”ле билгесе куела

Изложение бәяләү нормалары



Текстның бирелеше

Грамоталылыгы

Билге

1

Текст,планга нигезләнеп (яки плансыз), эзлекле бирелгән; стиль бердәмлеге сакланган; фактик һәм техник хаталар юк

1 орфографик яки пунктуацион (яки грамматик) хата бар

“5”ле куела

2

Тексттагы хикәяләү агышы бирелгән эзлеклелек белән тулысынча туры килми; стиль бердәмлегендә хилафлык сизелә; Язмада 1 фактик, 1 техник хата җибәрелгән.

2 орфографик,1 пунктуацион (яки1 грамматик) хата бар

“4”ле куела

3

Тексттагы хикәяләү агышы бирелгән эзлеклелек белән тулысынча туры килми; стиль бердәмлеге сакланмаган. Сүзләр бәйләнешендәге төгәлсезлекләр җөмләнең мәгънәсен бозуга китергән. Язмада 1 фактик, 2 техник хата җибәрелгән.


3 орфографик,2 пунктуацион 1 грамматик хата бар

“3”ле куела

4

Тексттагы эзлеклелек язмада сакланмаган; стил бердәмлеге юк; сүзләр һәм җөмләләр бәйләнешендә хаталар бар; фактик һәм техник хаталар күп.

Орфографик хаталарның саны 3тән, пунктуацион хаталарның саны 2дән, грамматик хаталарның саны 3 тән артык

“2”ле куела

5

Текстныэң эзлеклелеге язмада сакланмаган4 сүзләр һәм җөмләләр бәйләнешендә җибәрелгән хаталар текстның эчтәлеген аңлауны кыенлаштыра, техник хаталар бик күп.

Төгәлсезлекләр “2”ле кую нормасыннан артып китә.

“1”ле билгесе куела

Сочинение бәяләү нормалары



Эшнең эчтәлеге һәм теле

Грамоталылыгы

Билге

1

Эчтәлек темага туры килә; язмада фактик ялгышлар юк;план (яки плансыз) эзлекле язылган;теле бай, образлы, стиль бердәмлеге сакланган

1 орфографик яки пунктуацион (яки грамматик) хата бар

“5”ле куела

2


Язманың эчтәлеге темага туры килә, ул дөрес ачылган; 1 фактик хата җибәрелгән, хикәяләү эзлеклелелегендә артык әһәмияте булмаган бозу сизелә;тулаем алганда, теле бай, образлы; стиль бердәмлеге сакланган

2 орфографик,1 пунктуацион (яки1 грамматик) хата бар

“4”ле куела

3

Эчтәлекне бирүдә мөһим читләшүләр бар: ул нигездә дөрес, ләкин фактик төгәлсезлекләр очрый, хикәяләү эзлекле түгел; телнең ярлылыгы сизелеп тора; синонимик сүзләрне аз куллана, бертөрлерәк синтаксик төзелмәләр файдалана, образлы түгел, сүз куллануда ялгышлар җибәрә; стиль бердәмлеге сакланып җитмәгән.

3 орфографик,2 пунктуацион 1 грамматик хата бар

“3”ле куела

4

Тема ачылмаган; фактик төгәлсезлекләр күп, планга туры килми, эзлеклелек бозылган; теле ярлы; сүз куллану ялгышлары еш очрый; стиль бердәмлеге юк.

Орфографик хаталарның саны 3тән, пунктуацион хаталарның саны 2дән, грамматик хаталарның саны 3 тән артык

“2”ле куела

5

Төгәлсезлекләр билгесе “2”ле кую нормасыннан артып китә.

Төгәлсезлекләр “2”ле кую нормасыннан артып китә.

“1”ле билгесе куела



следующая страница >>