https://electroinfo.net

girniy.ru 1 2 3 ... 9 10

Аңлатма язуы


Бала һәм әйләнә-тирә дөнья

Предметлы тирәлек

Балаларның сөйләмендә төрле предметларның атамаларын актив кулланышка кертү. Таныш булмаган предметларның файдалану үзенчәлекләре белән таныштыру.Көнкүрештә кеше хезмәтен җиңеләйтүче предметлар турында (вентилятор, бра, тузан суырткыч, суыткыч һ.б.) күзаллау формалаштыру. Әйберләрнең ныклыгы, чыдамлыгы, озак кулланышлы булуы аның нинди материалдан эшләнүенә бәйле икәнен төшендерү (яхшы сыйфатлы материалдан эшләнгән әйбер нык була, озакка чыдый).

Материалларның сыйфатын мөстәкыйль билгели белү күнекмәләрен үстерү. Предметларның сыйфатын, үзенчәлеген (өслекнең төзелеше: температурасы; катылыгы — йомшаклыгы; уалучанлыгы — ныклыгы; ялтыравы; яңгырашы һ.б.) тасвирлый белү күнекмәләре бирү.

Предметларның төсен, зурлыгын, формасын, авырлыгын билгели белергә өйрәтү эшен дәвам итү.

Предметларны чагыштырырга (төсе, кулланышы, нинди материалдан эшләнгән булуы, формасы буенча) һәм төркемләргә (савыт-саба — пыяла, фарфор, пластмасса) өйрәтү.

Һәрбер әйбернең кешеләр кулы белән эшләнүен («Өстәл ничек эшләнә?», «Китап ничек басылып чыга?» һ.б.); кулланырга уңайлы булсын өчен, кешеләрнең күп кенә предметларны яши-яши камилләштерә баруын (каз каурые — каләм — авторучка) аңлату. Предметларның тарихы (үткәне, бүгенгесе) турында сөйләүне дәвам итү.

Иҗтимагый тормыш күренешләре

Гаилә. Балаларда үз нәселенә карата кызыксыну уяту, бала белән нәсел агачы (шәҗәрә) төзү (әби-бабайдан башлап); туганнарының фоторәсемнәрен карау, әти-әнисе яки туганнары белән тышкы кыяфәтенең охшашлыгын (чәч яки күзләренең төсе) күрә белергә өйрәтү. Балалар әти-әниләренең эш урыннарын белергә, алар хезмәтенең җәмгыять өчен әһәмиятен аңларга тиеш. Өйдә балаларның һәр көн башкарыла торган эшләре — көндәлек вазифалары булуы зарур. Балалар әти-әниләренең, гаиләдәге башка әгъзаларның шөгыльләрен, хезмәтләрен хөрмәтли белергә тиешләр. Балаларга үзе яшәгән йорт һәм фатир номерын, урам-шәһәр (авыл) исемен өйрәтү. Аларны төрле гаилә бәйрәмнәренә әзерлек эшләрендә катнаштыру.


Балалар бакчасы. Балаларның балалар бакчасы тирәсендә иркен ориентлаша белү күнекмәләрен камилләштерү. Бакчада үткәрелә торган төрле чараларда, бигрәк тә әти-әниләр катнашында үткәрелүче бәйрәм-кичәләрдә (спектакльләр, спорт бәйрәмнәре, күргәзмәләр оештыру һ.б.) катнаштыру.

Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү, юл аркылы светофор сигналы буенча гына чыгарга кирәклеген аңлату. Балаларга тормыш иминлеге, куркынычсызлык кагыйдәләрен өйрәтү: ут белән шаярмаска, өлкәннәр югында электр приборларыннан файдаланмаска, рөхсәтсез очлы, үткен әйберләрне кулланмаска һ.б. Кирәк булган очракларда мөстәкыйль рәвештә янгын куркынычсызлыгы хезмәте, милиция, «Ашыгыч ярдәм» телефон номерларын (01, 02, 03) җыя белергә өйрәтү.

Балаларда өлкәннәр белән бергә башкарган эшләрдән канәгатьләнү алу, шатлану хисләре тәрбияләү.

Балаларны яшьтәшләренә карата игътибарлы, кечкенәләр белән кайгыртучан мөнәсәбәттә булырга өйрәтү. Балалар бакчасы хезмәткәрләренә хөрмәт тәрбияләү.

Туган ил. Балаларның туган ил, дәүләт һәм халык бәйрәмнәре турындагы күзаллауларын киңәйтү. Халык традицияләре, йолалары, гореф-гадәтләре белән таныштыру. «Кече ил»гә карата кызыксыну формалаштыру эшен дәвам итү. Туган якның традицияләре, мәдәнияте, истәлекле урыннары турында сөйләү.

Безнең армия. Балаларның Армия, Ватанны саклаучылар турында күзаллауларын киңәйтү. Туган илне, аның тынычлыгын, иминлеген саклауның никадәр авыр, ләкин мактаулы хезмәт икәнлеген төшендерү. Бөек Ватан сугышы елларында туган җирен яраткан һәр кешенең батырларча сугышуы һәм илне дошманнардан саклап калуы турында сөйләү. Балалар бакчасына сугыш ветераннарын кунакка чакыру, алар белән әңгәмәләр үткәрү. Балалар белән сугыш тематикасын яктырткан альбомнар, репродукцияләр, картиналар карау.

Өлкәннәр хезмәте. Балаларның өлкәннәр хезмәте, аларның һөнәрләре турында белемнәрен киңәйтү. Ал арны төзүчеләр (ташчы, буяучы һ.б.), авыл эшчәннәре (игенче, сыер савучы, терлекче һ.б.), транспорт (шофер, трамвай йөртүче, машинист һ.б.), элемтә (хат ташучы), тегү сәнәгате (кисүче, тегүче) хезмәткәрләренең хезмәте белән таныштыру. Алар хезмәтенең мөһимлеге, әһәмиятлелеге турында сөйләү. Хезмәт кешесенә хөрмәт тәрбияләү.


Ел ахырына үзләштерелергә тиешле белем һәм күнекмәләр

• Транспорт төрләрен танып әйтә белү; көнкүрештә кеше хезмәтен җиңеләйтүче, яшәү өчен уңайлыклар тудыручы әйберләрне белү.

• Предметларның төсен, күләмен, формасын, зурлыгын, авырлыгын, нинди материалдан эшләнгән булуын белү һәм шул белемнәр нигезендә предмет турында сөйләү.

• Предметларны төркемли, аларның нинди материалдан эшләнгәнен әйтә белү. Бу материалларны сыйфатлары һәм үзенчәлекләре буенча тасвирлый белү (өслекнең төзелеше, катылыгы, ныклыгы, яңгырашы һ.б.).

• Һәр әйберне эшләүгә күп кешенең көче, хезмәте кергәнлеген белү.

• Предметларның тарихы белән кызыксыну.

• Төзүчеләр, авыл эшчәннәре, транспорт һәм элемтә бүлеге хезмәткәрләре, җиңел сәнәгать хезмәткәрләренең һөнәрләрен белү.

• Хезмәт кешесенең шәхси һәм эшлеклелек сыйфатларын белү.

• Үз туганнарын, өй адресын белү.

• Кайбер гаскәр төрләрен белү.

• Кайбер юл йөрү кагыйдәләрен белү: урам аркылы махсус урыннан, светофорның яшел төсе янганда гына чыгарга мөмкин.

• Туган шәһәренең (авылының), туган иленең, аның башкаласының исемен белү.

Бала һәм әйләнә-тирә дөнья. Экологик тәрбия

Балалар белән табигать күренешләрен күзәтеп, алар арасындагы үзара бәйләнеш булуы турында нәтиҗә чыгарырга өйрәтү. Үсемлекләр үсүе һәм хайваннарның яшәү шартлары турындагы белемнәрен тирәнәйтү, кеше — табигатьнең бер өлеше икәнлеген төшендерү. Табигатькә зыян китермәү кагыйдәләрен өйрәтү.

Үсемлекләр турындагы күзаллауларын киңәйтү, ныгыту (болын, кыр, урман үсемлекләре; бүлмә гөлләре; урман, бакча җиләкләре һ.б.). Бүлмә гөлләре үрчетүнең кайбер вегетатив ысуллары белән таныштыру: ботактан, яфрактан, мыекчадан. Үсемлекләр һәм аларның яшәеше өчен мөһим роль уйнаган табигать шартлары арасындагы бәйләнешне аңлый, күрә белергә; үсемлекләрдәге үзгәрешләрнең сәбәпләрен аңларга, төшенергә ярдәм итү (яфраклары кипкән — су җитми; акрын үсә — туклыклы матдәләр җитешми һ.б.).


Кыргый хайваннар һәм аларның гадәтләре белән таныштыруны дәвам итү. Туган якта, башка илләрдә яшәүче кайбер җәнлекләрне танып әйтергә өйрәтү. Кышлаучы һәм күчмә кошлар турында күзаллауларын формалаштыру. Кышлаучы берничә кошны: чыпчык, чәүкә, кызылтүш, песнәк һ.б. кошларны тышкы билгеләренә карап танырга өйрәтү.

Кышлаучы кошларга, кыргый җәнлекләргә кешеләрнең күрсәткән игелекле гамәлләре турында сөйләү.

Йорт хайваннары турындагы белемнәрен системалаштыру. Йорт кошлары, аларның үзенчәлекле тышкы билгеләре, гадәтләре, кешеләрнең аларны ничек караулары белән таныштыруны дәвам итү.

Тере почмактагы тереклек ияләре (балыклар, кошлар, әрләннәр һ.б.) турындагы күзаллауларын киңәйтү, аларны карау үзенчәлекләрен белү; аларга карата җаваплылык хисләре тәрбияләү.

Ел фасыллары, тәүлек бүленеше турындагы күзаллауларын системалаштыру, гомумиләштерү.

Гади генә тәҗрибәләр ясап, балаларның экологик фикерләү сәләтен үстерү.

Балаларның космос, ай, кояш, йолдызлар һ.б. турындагы сорауларына алар аңларлык итеп җавап бирү. Кызыксынуларына карап, балаларның табигать турындагы белемнәрен киңәйтү.

Әйләнә-тирә дөньяга эстетик мөнәсәбәт формалаштыру. Балаларның табигатьтән алган тәэсирле хисләрен, фикерләрен рәсемдә, кисеп ябыштыру һәм әвәләү дәресләрендә сурәтләү омтылышларын хуплау. Төрле чыганаклар аша (телетап-шырулар карау, экскурсияләр, сәяхәтләр һ.б.) алган белемнәрен башкалар белән уртаклашасы килү теләге уяту.

Кояш, һава, су кебек табигый факторлар ярдәмендә балаларның сәламәтлеген ныгыту. Сәламәт яшәү рәвеше, тормыш куркынычсызлыгы нигезләре турында сөйләү.

Ел ахырына үзләштерелергә тиешле белем һәм күнекмәләр

• Табигать күренешләрен күзәтеп, кайбер закончалыклар һәм алар арасындагы үзара бәйләнеш турында нәтиҗә чыгара белү.

• Берничә төр үләнне, үсемлекләрне үрчетүнең вегетатив ысулларын белү.

• Матдәләрнең каты хәлдән сыек хәлгә, сыек хәлдән каты хәлгә күчүләрен аңлау.


• Тере почмактагы тереклек ияләрен белү һәм танып әйтү; алар турында ничек кайгыртырга кирәклеген белү.

• Кыргый җәнлекләрне, йорт хайваннарын, берничә кош, бөҗәк һәм җир-су хайваннарын белү һәм танып әйтү.

• Кешеләрнең табигатьне ничек саклый алулары турында нәтиҗәләр чыгару.

"Танып белү" белем бирү өлкәсе.Предметлы тирәлек.

Эшчәнлекнең планы. 2012-2013 нче уку елы.




Тема

Бурычлар

Файдалан-ган әдәбият

Вакыты

Сентябрь




Рәсем карау. “Балалар бакчасында”



Тәрбияче хезмәте турында күзаллауларын киңәй

тү. Тәрбияче хезмәтенә ихтирам, аның эш- нәтиҗә-ләренә соклану хисләре тәрбияләү. Тәрбияче

биргән план ярдәмендә рәсем буенча хикәя төзергә ирешү.Балаларны дус-тату яшәргә өйрәтү, Дусларына һәрвакыт булышырга, ярдәмгә килергә кирәклеген төшендерү.


Хәзрәтова

1-2

06.09.12.




Әңгәмә. “Туган ил кайдан башлана?”

Балаларда туган якка тугрылык, ярату хисләре тәрбияләү.Тирә-юнь турындагы белемнәрен киңәйтү исәбенә сүз байлыгын арттыру, активлаштыру, диалогик сөйләмне үстерү. Балаларның туган ил турындагы күзаллауларын киңәйтү, “кече илгә” карата кызыксыну формалаштыру.



Хәзрәтова

2-1

13.09.12.




Яхшы эшләр

Балаларда яхшы эшләр белән кешеләрне сөендерәсе килү теләге уяту.Кеше әйтмичә үзең белеп яхшылык эшләргә өйрәтү.

Тирә – юньдәге вакыйгаларга дөрес бәя бирергә,үз фикерләрен башкаларга җиткерә белергә өйрәтү.


К.В.Закирова

Р.Ә.Кадыйрова

"Әхлак нигезе-матур гадәт" 184 нче бит)


20.09.12.




Аралашу әдәбе.

Балаларда итагатьлелек тәрбияләү.

Ягымлы сүзләрне йомшак, җылы итеп, урынлы кулланырга өйрәтү.Халык иҗа-ты аша телебезнең байлыгын, матурлыгын күрсәтү.



К.В.Закирова

Р.Ә.Кадыйрова

"Әхлак нигезе-матур гадәт" ,155-156 нчы битләр)

27.09.12.

Октябрь




Әңгәмә. “Исемең матур, кемнәр куйган”



Халык- авыз иҗаты аша милли исемнәргә кызыксынучанлык тәрбияләү.

Исемнәргә багышланган халык җырлары, шигырьләре аша, исемнәрнең матурлыгын тоя белү сәләтен үстерү. Балаларга һәр исемнең аерым бер мәгънә белдерүе турында төшенчә бирү, үзеңнең дә, иптәшләреңнең дә исем- фамилиясен, кыскартырга, үзгәртергә ярамаганлыгын аңлату.

Хәзрәтова

13-2

01.10.12.




Яшелчәләр күргәзмә-сенә сәяхәт “Көзге могҗиза”



Балаларда туган як табигатенә, яшелчәләргә карата сакчыл караш тәрбияләү. Яшелчәләрне танып белү эшчәнлеген системалаштыру. Алган белемнәрен уен барышында киңрәк һәм иҗади якын килеп файдалану күнекмәләрен камилләштерү.

Хәзрәтова

6-1

08.10.12.




Минем авылымның тарихы



Балаларда туган якка мәхәббәт тәрбияләү.

"Авыл", "шәһәр" төшенчәләре белән таныштыру.Авылның җәмәгать урыннары, урамнары турындагы белемнәрен киңәйтү, үз адресларын әйтергә өйрәтү.




15.10.12.




Гаиләнең хуҗалыгы

Өлкәннәрнең хезмәт һәм шөгыльләренә хөрмәт, үзеңнең яхшы эшләрең белән өлкәннәрне сөендерү хисе тәрбияләү."Гаиләнең хуҗалыгы" ул барың бергә алып бара торган кечкенә генә ил икәнлеген аңлату.Образлы фикерләү сәләтен үстерү.

М.Ф.Кашапова" Иң таталы тел туган тел" 81нче бит).


22.10.12.




Милли бәйрәмебез-каз өмәсе.

Халкыбызның гореф-гадәтләренә, йолаларына хөрмәт, ихтирам тәрбияләү.Балаларны татар халкының йола бәрәме-каз өмәсе белән таныштыру. Иҗади сәләтләрен үстерү.

К.В.Закирова

Р.Ә.Кадыйрова

"Әхлак нигезе-матур гадәт" 290 бит


29.10.12.

Ноябрь




Әңгәмә. “Йорт җиһазлары”



Йорт җиһазларына сакчыл караш, аларны ясаучыларга хөрмәт тәрбияләү.Танып белү эшчән-леген, игътибарлылыкны үстерү. Балаларның йорт җиһазлары турындагы белемнәрен баету, тирәнәйтү.


Хәзрәтова

9-5

12.11.12.




Савыт- саба кибетенә сәяхәт.


Савыт- сабага карата сакчыл караш тәрбияләү. Балаларның диалогик һәм монологик сөйләмен үстерү. Савыт- саба турында белемнәрен тулыландыру, тәрбияче үрнәгендә кечкенә хикәяләр төзеп сөйләргә өйрәтү.


Хәзрәтова

10-1

19.11.12.




Йорт җиһазларын нәсәдән җитештерәләр

Кызыксынучанлык, игътибарлылык, күзәтүчән лек тәрбияләү.Иҗади фикерләү сәләтен үстерү. Балаларны йорт җиһазларын җитештерү процессы белән таныштыру.

1 109 бит

26.11.12.

Декабрь




Кием- салым кибетенә сәяхәт

Киемгә карата зәвык, сакчыл караш тәрбияләү.

Тормышта тышкы кыяфәтнең дә мөһимлеген аңлауларына ирешү.Өс- баш, аяк киемнәрен чагыштырырга, төркемнәргә аерырга өйрәтү.



Хәзрәтова

11-1

03.12.12.




Халкыбыз мирасы белән кызыксыну.

Әби-бабайларыбыз иҗат иткән әйберләргә хөрмәт тәрбияләү.Татар халкының декоратив-кулланма сәнгать үрнәкләре белән таныштыру. Кызыксынучанлыкны үстерү.



К.В.Закирова

Р.Ә.Кадыйрова

"Әхлак нигезе-матур гадәт" 141 бит

10.12.12.




Үстерелешле уен “Без дә хокуклы”.


Балаларда шәфкатьлелек, әхлаклылык тәрбияләү.Кеше хокуклары турындагы матдәләрне матур әдәбият һәм рәсем- иллюстрацияләр аша искә төшерү, белемнәрен ныгыту, сөйләм телләрен үстерү.Рольләрне дөрес мимика, интонациябелән башкара белергә өйрәтү.

Хәзрәтова

13-1

17.12.12.




Ул яңа ел-өр-яңа ел.Нардуган бәйрәме.

Халкыбызның гореф-гадәтләренә, йолаларына хөрмәт, ихтирам тәрбияләүне дәвам итү. Нардуган бәйрәме турында күзаллау формалаштыру. Иҗади сәләтләрен үстерү.




24.12.12

Январь




Ничек ял итәргә?

Дуслык, татулык хисләре тәрбияләү. Ял вакытларын ничек үткәрүләре турында сөйләшү. Ял иткәндә уйнау өчен уеннар өйрәнү.


К.В.Закирова

Р.Ә.Кадыйрова

"Әхлак нигезе-матур гадәт" 223 бит

14.01.13.




Юл йөрү кагыйдәләре

Сакчыллык тәрбияләү.Юл аша чыкканда, свето-форның төсләренә, машиналарның юнәлешенә игътибар итәргә өйрәтү. Машиналарның күп төр-ле булуын, аларның кешегә күрсәткән файдала-рын искә төшерү. Юл инспекторы хезмәте белән таныштыру.


К.В.Закирова

Р.Ә.Кадыйрова

"Әхлак нигезе-матур гадәт" 169 бит

21.01.13.




( Төркемдә уен оештыру.)

Зоопаркка сәяхәт”.



Кыргый хайваннарга карата кайгыртучанлык һәм зоопаркта үз- үзеңне тоту сыйфатлары тәрбияләү.

Уеннар һәм тирә- юнь белән танышу барышында балаларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү.

Кыргый хайваннар һәм аларның үзенчәлекләре турында белемнәрен баету.


Хәзрәтова

16-1

28.01.13.

Февраль




Үстерелеш ле диалог. “Җир өсте, һава һәм су транс порты”


Балаларда урамда, транспортта үз- үзләрен дөрес тоту, игътибарлылык һәм транспорт хезмәткәрлә-ренә ихтирам тәрбияләү. Транспорт турындагы күзаллауларын киңәй тү, фикерләү сәләтен үстерү. Балаларны транспорт төрләре белән таныштыруны дәвам итү, аларның исемнәрен истә калдыру, кулланылышын белү.



Хәзрәтова

18-1

04.02.13.




Үстерелеш ле уен. “Машина йөртүче һәм җәяүлене кисәтүче куркыныч сызлык билгеләре”



Урамда, җәмәгать транспортында, торак зонасында үз-үзеңне тоту культурасын тәрбияләү. Юлларда күзәтүчәнлекне, фикерләү мөстәкыйльлеген, дикъкатьлелекне үстерү.Юл билгеләрен аера белү, юлда хәвефсез тоту кагыйдәләрен өйрәтү.


Хәзрәтова

19-1

11.02.13.




Әңгәмә. “Кем булырга?”



Хезмәт кешесенә хөрмәт тәрбияләү.

Балаларның фикер йөртә белү сәләтен, диалогик сөйләмен үстерү.

Балаларның өлкәннәр хезмәте, аларның һөнәрләре турында белемнәрен киңәйтү. Алар хезмәтенең мөһимлеген аңлату

Хәзрәтова

21-2

18.02.13.




Безнең яклаучы ларыбыз

Туган илне ярату хисе тәрбияләү.Россия гаскәрләре турында күзаллауларын киңәйтү, хәрби һөнәрләр һәм гаскәрләр белән таныштыру.Сугыш батырлары, илне саклаган кыю кешеләр турында мәгълүмат бирү.




25.02.13.

Март



Фикер алы шу. “Әби- бабайларны хөр мәтлик!”



Зурларга карата хөрмәт тәрбияләү.Куелган сорауларга тулы җөмләләр белән җавап бирү осталыгын үстерү.Әби- бабайларның кадерле кешеләр булуын төшендерү.


Хәзрәтова

8-2

04.03.13.




Фикер алы шу - “Винни-пух кунакка бара”-минем яраткан мультфильмым.”



Балаларда кунаклар белән аралашу, үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен ныгыту, кешеләргә ихтирам хисләре тәрбияләү.Халкыбызның күркәм гадәт-ләре: тыйнаклык, кунакчыллык сыйфатларын үстерү. Мульфильм геройларының кичереш-ләренә бәйле рәвештә, интонацияне үзгәртеп, кирәкле урында пауза ясап сөйләргә өйрәтү.

Хәзрәтова

25-2

11.03.13.




Халык бәйрәмнәре- Нәүрүз


Татар халкы тарихына кызыксыну , милли горурлык хисе тәрбияләү.Татар халык бәйрәмнәре турында күзаллауны киңәйтү.

Бәйрәмнәрнең килеп чыгышы турында аңлату.

К.В.Закирова

Р.Ә.Кадыйрова

"Әхлак нигезе-матур гадәт" 244 бит

18.03.13.

Апрель




Безгә куркыныч янамасын

Сак булу, игътибарлылык хисе тәрбияләү. Урам-да һәм өйдә булганда иминлекне саклау кагыйдәләрен өйрәнүне дәвам итү.Ашыгыч ярдәм, пожар куркынычсыз-лыгы хезмәте, полиция хезмәткәрләренең телефон номерлары белән таныштыру.






01.04.13.




Уен “ Планетарийга сәяхәт.”


Балаларда беренче очучы Ю. Гагарин белән танышу аша илебезгә карата горурлык хисләре тәрбияләү. Балаларның образлы күзаллаула рын, иҗадилыкларын үстерү. Балаларга кояш системасы, планеталар турында элементар белешмә бирү, алар турында күбрәк беләсе килү теләге уяту

Хәзрәтова

32-1

08.04.13.






Әңгәмә “Янгын куркынычсызлыгы”.




Ут чыгу куркынычы булган әйберләр белән сак булу сыйфаты тәрбияләү.Балаларның уй- фикерләрен бер юнәлештә туплый белү сәләтен, игътибарлылыкны үстерү.Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре белән танышуны дәвам итү, янгын чыгу очрагында үзләрен дөрес тоту күнекмәләрен ныгыту.




Л.А.Обухова "Сәламәтлек дәресләре" 283 бит

15.04.13.




Слайдлар карау.“Г. Тукайның тормышы һәм иҗаты.”


Г. Тукайның күпкырлы иҗатына кызыксыну уяту, ихтирам хисләре тәрбияләү. Шигырьнең эчтәлеге буенча үз фикерләрен әйтә белү, фикерләү, хәтер сәләтен үстерү. Г. Тукайның тормыш һәм иҗат юлы белән таныштыру, әдәби әсәрләрен тыңлый һәм сөйли белүләренә ирешү.

Хәзрәтова

34-1

22.04.13.




Тәҗрибә үткәрү.“Су ган утырттык”


Балаларда суган үстерүче өлкәннәр белән горурлану һәм хөрмәт хисләре тәрбияләү. Балаларның логик фикер йөртү күнекмәләрен үстерү. Суганның файдалы яшелчә икәне турында төшенчә бирү, суган турында белемнәрен тулыландыру.



Хәзрәтова

27-1Б

29.04.13.

Май




Сугыш ветераннары белән очрашу.

Бөек җиңү”


Патриотик хисләр, Туган якка, Туган телгә, Ватанга мәхәббәт тәрбияләү.Туган ил һәм дөньядагы вакыйгалар белән кызыксынучан лыкларын үстерү. Сугышчыларыбызның Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары турында белемнәрен арттыру.


Хәзрәтова

37-1

06.05.13.




Танып белү уены. “Русча да яхшы бел, татарча да яхшы бел!”


Туган илне ярату, аның белән кызыксыну, туган илгә тугрылык сыйфатлары тәрбияләү. Балаларның хәтерен, логик фикерләү сәләтен, диалогик сөйләмен, кызыксынучанлыгын үстерү.Балаларның Россиянең башкаласы Мәскәү турындагы белемнәрен баету, Россиянең символикасы турында мәгълүмат бирү.

Хәзрәтова

24-1

13.05.13.



Слайд лар карау.-“Минем яраткан спорт төре.”



Балаларда итыяр көче, сабырлык, кыюлык, уен кагыйдәләрен үтәү сыйфатлары тәрбияләү.Танып белү һәм мөстәкыйль фикерләү эшчәнлеген үстерү.Үз теләкләрен башкаларныкы белән яраклаштырырга, иптәшләре алдында җаваплылык хисе тоярга өйрәтү.

Хәзрәтова

29-2

20.05.13.




Дуслар һәм дуслык турында.


Дустанә мөнәсәбәт тәрбияләү.Үз яшьтәшләре ңә һәм кечкенәләргә игътибарлы булу эшен дәвам итү.Башка балаларга яхшы мөнәсәбәттә булу күнекмәләрен үстерү.



К.В.Закирова

Р.Ә.Кадыйрова

"Әхлак нигезе-матур гадәт" 181 бит

27.05.13.



<< предыдущая страница   следующая страница >>