https://electroinfo.net

girniy.ru 1 2 3



МӘГЪФУРӘНЕҢ УН МИҺЕРБАНЛЫЛЫК АКТЫ


"Нәзереңне үтәп, мәчет ачу — Күк капусын ачу белән бер... Милләтемнең затлы йөзек кашы — Мәгъфүрә ханым! — бердәнбер..."

РИФКАТЬ ЗАКИРОВ

(Танылган шагыйрь-шахтер.

Сугыш чоры баласы. Николай Островский, Фәнис Яруллин,

Гакыйл Сәгыйров, Рәниф Шәрипов

кебек Көчле Рухлылар токымыннан...)

БЕРЕНЧЕ АКТ

Куәстөп

(Өч яшьлек сабый һәм... өч еллык Әни)

...Без аның белән Кукмара районының авыл хуҗалыгы ал­дынгылары слетында таныштык. Дөресе: язучы дустым Шаһи­нур Мостафин таныштырды.

Район мәдәният йортының 600 кешегә исәпләнгән тамаша залында борчак төйнәрлек тә урын калмаган иде. Һәр җирдә оч­рашу, сөйләшү, гәпләшү, көлешү. Слетка килгәннәрнең йөзе, даһи Тукаебыз әйтмешли, "Ай вә Кояш кеби". Җәй көне татарыбыз­ның бөек бәйрәме — Сабантуй булса, менә өч ел инде Кукмара авыл хуҗалыгы алдынгыларының кышкы йомгаклау бәй­рәмнәренә катнашып килеп, алар өчен Слет — олуг бер тантана, шул ук вакытта җитди бер сынау икәнен күреп торам. Монда да ярыш бара ич: кем күпме ашлык үстергән дә кем күпме бәрәңге вә чөгендер алган? Терлекчелектә кем күпме сөт сауган да кем күпме ит саткан?

Ләкин ни генә димә, Слет — бәйрәм инде ул! Мондый уңыш бәйрәмнәрендә иң йомыкый кеше дә ачылып китә, үз дуслары-иптәшләре белән генә аралашып калмыйча, әле кем беләндер танышып та ала.

Мәдәният йортындагы бишенче рәт — кунакларныкы. Безне­ке, димәк. Әнә шул бишенче рәттә урыннар да янәшә туры килде инде безнең. "Мелита" акционерлык җәмгыятенең мех киемнәр тегү буенча Кукмарадагы 9 нчы фабрикасы директоры — Татар­стан Республикасының һәм Россия Федерациясенең атказан­ган җиңел һәм туку промышленносте хезмәткәре Мәгъфүрә Бәды-гетдин кызы Гайнетдинова белән.

Шуннан соң бер елга якын вакыт узды. Мәгъфүрә ханым минем исемнән чыкмады. Никме? Чөнки аның йөзеннән бер үк вакытта зыялылык та һәм морза-аристократларга хас мәгърур­лык та бөркелә иде.


— Интеллигент ханым бу! — дидем Шаһинурга. Ә аның мәгърур булуын үз-үзенә артык ышанган, кешеләргә күңел күзе йомылган мин-минлекле бәндә дип түгел, киресенчә: үзен хөрмәт иткән һәрбер инсанга хас эчке бер горурлык итеп кабул кылдым. Ошый миңа андый кешеләр! Хәтта аларга күпмедер көнләшеп тә карыйм. Андыйлар белән яшәве күңелле дә, рәхәт тә һәм алар үз-үзеңне билгеле бер чикләрдә-рамкаларда тотарга да нык ярдәм итәләр.

— Син әле аның белән якыннан таныш түгел, шуңа бар якла­рын да белеп бетермисең. Безнең бу "апабыз" бик тә мәгърифәт­ле булу өстенә, гаҗәп тә миһербанлы кеше! — диде икенче бер очрашуда Шаһинур Мостафин. Кешене бер мактый башласа, бу дустымны туктатам димә, әмма күңелем сизә, җаным белән анык тоям: ул — теләсә кемне мактамый!

— Хәзерге нәчәлникләрдәме шәфкать-миһербан? Соңгы бер­ничә елда Җан кысылып, Рух Уты сүнеп бара ич, каян килгән ул аңарга? — дим.

— Ә син аны тирәннән эзлә! Син бит тирән төшәргә яратасың түгелме? Күлнең өстеннән генә йөзмичә, ләмле төбенә кадәр чу­марга тырышасың ич...

Хак иде Шаһинур сүзләре...

Кешенең Җанын аңларга теләсәң, Рух Утының яктысын күрергә үрелсәң, Йөрәк тибешләренең иң асыл җыелмасын эзләсәң — аның балачагына бар! "Җидедәге — җитмештә!" — дип белми әйтми халык.

"Каян мин? — Балачактан!" — дигән танылган француз очу­чысы һәм язучысы Антуан де Сент Экзюпери...

Киттек Мәгъфүрәнең балачагына, бу асылзатлы ханымның сабый чорларына. Җигүле "атыбыз" "Жигули"га утырып кит­тек. Вакытны Хәтердә кире әйләндерергә киттек...

Балтач районы...

Түбән Шубан авылы...

* *

Гаҗәеп олы биниһая дөнья...

Фирүзәдәй Күк...

Зәңгәр күзле нәп-нәни кызчык...

Күк ефәгендә зөбәрҗәт каптырмадай тургай. Аның йөрәк тибешедәй әле күтәрелеп, әле төшеп сайравыннан кырлар зең­гелдәп тора. Кызчыкның зәңгәр күзләренә гөнаһсыз елтыр-саф яшь төрткән. Ул берни дә аңламый:


— Кая китте соң аның Әнисе? Әле генә бар иде ич. Кичә генә бар иде. Кая югалды ул? Каядыр китсә, тиз генә кайтып керер иде дә, аны кочагына алып сөяр-сыйпар, яратыр-иркәләр иде. Кая ул кытыршы-каты, әмма җылы дәү куллар? Уч төпләре яргаланып

беткән иде бит. Кая ул аннан аңкыган алабута-әрем, әпрәмән-кы-чыткан, җир җиләге исе һәм яңа сауган җылы сөт, салкын чишмә суы тәме? Әле бит Әнисенең ипи пешергән көннәрендә әнә шул икмәкнең борынкытыклагыч исе йортка нык сеңеп, атна буена өйне рәхәт бер мәлҗерек йомшаклык белән тутыра иде. Ни сәбәптәндер, Әнисенең куәс чиләгендә һәрвакыт бер йомарлам камыр кисәге кала иде. Өч ипи салса да шулай, биш ипи салса да шулай. Менә шул куәс төбе камырыннан сөекле Әнкәсе аңа, нәкъ менә төпчеге — кечкенә Мәгъфурәсе өчен генә, бәләкәй генә, уч төбе кадәр генә ипи пешерә иде. И аның тәмлелеген күрсәң! Имезлек урынына көне буе суырып кына йөрерлек инде менә. Шуңамы, нәни кызчык аны, җан ияседәй күреп, озак кына, ашамыйча саклап йөри. Кайсы кырыеннан капса да, әлеге түгәрәк матур ипичек авыртудан кыч­кырып җибәрер төсле тоела. Менә шуңа аның рәнҗүеннән кур­кыпмы, хәтта яраткан мәчесе Мырауга да бирмичә, чиста чүпрәккә курчак урынына төреп, әлеге Куәстеп-ипине бәләкәй Мәгъфүрә ке­сәсендә саклап йөри-йөри дә, беркөнне...

Ал арның күршесендә дә бер кыз бар. Әлеге Куәстөпне, уйнап туйгач, шуның белән ашыйлар. Ашамаслар да иде, үзе дә ач. Әле алай да ашамаслар иде, теге күрше кызы бигрәкләр дә ач.

— Мәмүлә, әйдә, ашыйк ипиеңне?! — ди ул.

Кызчык аңа ипине суза. Тегесе аны икегә аера башлауга, чытырдатып күзләрен йома:

— Менә хәзер Куәстөп, авыртуга чыдый алмыйча, кычкы­рып җибәрәчәк. Менә-менә...

Ләкин...

"Шылт!" иткән дә тавыш юк, бары янындагы иптәшенең генә лыч-лыч китереп ипи ашавы ишетелә. Бетте Куәстөп, кычкыр­мыйча гына үлде...

Гаҗәеп олы биниһая Дөнья...

Нәп-нәни кызчык...

Өч яшьлек сабый уйлый:

— Кая аның Әнисе? Ник кайтмый?? Кайтмаска киткәнмени??? Шулай уйладымы ул "Өч еллык кына Әнисе" турында? Мо­нысын бары бер Хак Тәгалә генә беләдер...



ИКЕНЧЕ АКТ

Ярты ятим

(Бәйрәмдә бәрәңге дә тәмле)


1993 елдан башлап Кукмарада газ кертү шаукымы башлан­ды. Кирәк — тирәкне ега, дигән бабайлар. 9 нчы фабрика дирек­торы да газ ягуга күчүнең әһәмиятен, эчке бер тоемлау белән, башка предприятие-оешма "хуҗалары"ннан бик тиз алда сизеп ала. Әле район башлыгы да: "Бу эшнең борчу-мәшәкатьләрен бергә күтәрегез!" — дип, һәр предприятие өчен "зоналар" — аерым

урамнар билгели. Мех фабрикасына әмер — 4 урам! Моның иң кызыгы һәм кызганычы да шунда: әлеге урамнарда фабрикада эшләүчеләр генә яшәми ич. Үз предприятиесендә ташкүмер ягу­ның җәфасын нык аңлаган җитәкче буларак, М.Гайнетдинова газ кертүгә зур әһәмият бирә. Иң беренче эш итеп, пар казанна­рын газга көйлиләр һәм мех фабрикасы, газ белән файдалануга чамалап, җылы гараж салу өстенә (берләшмә күләмендә беренче булып!), теге 4 урамга да газ кертүне Кукмарада иң алдан тәмам­лый, кешеләр рәхәткә тиенә...

Мәгъфүрә уйларына чумып утыра. Кайвакыт ул каядыр ба­рырга җыенган чагында яисә өенә кайтырга әзерләнгәндә, кинәт кенә, уйлар диңгезенә чумып китә. Әйе, басып торган көенчә уй-упкынга йотылып куя ул. Яхшы атлар ятып тормас, дигәндәй, ул да уң кулы белән чигәсен тотып баскан көенчә уйга керә. Күрше капкасын ачып кергән кебек...

Тукта!

Ни әле бу? Йөрәк шулай дөп-дөп киләме? Юк, тук-тук килә ич. Шулай булгач, йөрәк түгел. Әллә кан басымы күтәрелеп, колаклар шаулыймы? Йә, Аллам! Бүген магнит давыллары көне микәнни? Алай дисәң, аның организмы, бигрәк тә йөрәге берни дә сизми ич. Ә тавыш бар. Ни тавыш ул?

Мәгъфүрә, кулын чигәсеннән алып, күзләрен зуррак ачып куйды:

— Туктале, чыннан да тавыш бар ич. Ишек шакыйлармы, әллә ишек төбендә аяк тавышларымы шунда...

Барып ачса — өч әби.

Өч әби һәм...

Роза чәчәкләре!..

Күңеле дәртсенеп китте Мәгъфурәнең: роза чәчәкләрен бик ярата ич ул. Гомумән, теләсә кайсы чәчәкне ярата, ә розалар бигрәк матур!


— Кызым! — диде әбиләрнең батыррагы, кыю тавышлысы. — Бездәй тол-ятимнәрнең моң-зарына кереп, сүзебезне тыңлап, фатирларыбызга газ керттергәнең өчен, Аллаһының мең рәхмәте яусын Сиңа! Менә, чәчәкләр яратканыңны белеп, махсус рәвештә Казаннан кайтарттык боларны!..

— Рәхмәт инде! Торбаларны төреп бетермәдек ич әле, ник ашыктыгыз? — диде Мәгъфүрә, шушы әбиләрне һәм розаларны күрүенә сөенеп.

— И-и, кызым... Торбалар нәрсә ул! Тимер бит алар, бер баш­лаган эшне ярты юлда калдырганың булмады, торбалар төрелер, ә менә чәчәкләрнең шиңүе бар...

— Рәхмәт, кызым, ятимнәрнең, өлкәннәрнең үтенечен кире какмадың, — дип өстәде икенче әби.

— Йә инде! — дип куйды моңарчы сүзсез торганы. — Ятим дә ятим дип, үзегезне гел кимсетмәгез, хет ярты ятим, диегез!

Үзенчә бер горурлык белән әйтте ул әлеге сүзләрне. Ә Мәгъфүрә ал арга ни әйтергә дә белмәде. Ул үзе дә ярты ятим булып үсте ич...




АЛТЫНЧЫ АКТ

Ярдәм

("Ул кем иде?""Кеше...")


— Сезнең хакта: "Гади халыкның моң-зарын тыңлый, ке­шеләргә ярдәмчел!" — диләр, ә менә үзегездән югарырак началь­никларга берәр яхшылык эшләгәнегез бармы?

Мәгъфурә ханым, сискәнебрәк киткәндәй, күзләрен ачыбрак караса да, үзенең тыныч-кырыс халәтенә тиз кайтты.

— Бар, —диде ул, катгый рәвештә.

— Ничек?

— Дөресен әйтеп!

— Дә — ре — сен әй — теп — ме? Ай-һай...

— Әйе, дөресен әйтеп. Менә бер гади мисал. Җыелыш бара, зур җыелыш. Башлык доклад белән чыга. Әлбәттә, ул анда эко­номик проблемаларны күтәрә, уңышларга тукталып китә һәм җитешсезлекләр турында сөйли. Доклад тәмам. Фикер алышу­ларга күчәр алдыннан тәнәфескә чыгабыз. Башлык та фойеда. И аның янына куштаннар сыланалар инде, и сыланалар. "Докла­дыгыз замечательно!" — диләр. "Просто мондый докладны не ожидали!" — дип тә җибәрәләр. Шунда аның күзе миңа да төшә. Ә мин: "Фәлән-Фәләныч, докладыгызның бу төше ошады, ә менә бу җирен ошатмадым..." — дим. Дөресен әйтәм, турысын ярам. Бәлки минем сүзләр аның үзенә дә ошамыйдыр, ләкин шулай гадел килеп чыга. Нигә ялагайланырга? Нигә эштәге җитешсез-лекләргә күз йомарга? Идарә тәртипләрендәге кыенлыкларны әйтү дә эш барсынга бит. Дөресен әйтү — файдага ул! Менә Сез "Ми­һербанлык" дисез. Дөреслек — үзе үк Миһербанлык түгелме? Әнә шулай, дөресен әйтеп, мин үземнән югарырак торган начальник-


ка ярдәм итәм. Ләкин монда такт дигән нәрсәне һич тә истән чыгарырга ярамый. Әйтик, ошатмаган яклар турында башкалар алдында кычкырасың икән, бу сүзләр стенага аткан борчакка әйләнәчәк. Икәү генә әңгәмә кылганда, ипләп кенә әйтелсә, ул аның җанына керәчәк...

— Ә моң-зар белән килгән кешеләргә ярдәм кылганда нинди принциптан чыгып эш итәсез?

— Ничек диләр әле? Аллаһы синең кыяфәтеңә һәм байлы­гыңа карап түгел, ә кылган эшләреңә вә йөрәгеңә карап бәя бирәчәк диләрме? Менә мин дә шушы принципны тотам. Нидер сорап кергән кешенең "важный персона" булуына карап түгел, ә мохтаҗлыгына карап. Ул чыннан да мохтаҗ икән, пожалуй-ста, ярдәм итәргә тырышабыз.

— Ә бу "ярдәм итү" дә берәр нәзерегез түгелме?

— Нәкъ өстенә бастыгыз! — ди Мәгъфурә ханым. — Туган авылым Түбән Шубанга, Балтач якларына еш кайтып йөрдем мин. Бигрәк тә элегрәк. Авылда әтием, апам һәм абыем. Безгә кадәр автобуслар йөрми, ә гел дә гел кешедән машина сорап тору, "Алып кайтып куй әле!" — дип, ялыну туйдырды. Шуңа үземә машина сатып алдым. Аны йөртергә "право" алу өчен укыдым. Бар да әйбәт кенә бара иде, машинамны үзем йөртәм, ял көннәрендә Түбән Шубанга кайтып киләм. Ә менә бер кара көнне — сишәмбедә — авариягә эләктем...

— Һабилне һаин үтергән көн...

— Хе! Менә шул көн — сишәмбе — нык истә калды. Үземнең нинди көнне туганымны белмим...

— Якшәмбе көнне! — дим.

— Ничек инде якшәмбе көнне? Каян беләсез?

— "Идел" журналының 1996 елгы май санында "Мәңгелек календарь" дигән бит бар. Сез 1941 елның 24 мартында туган­сыз — бу дата якшәмбе көнгә туры килә.

— Кыз — зык! — ди Мәгъфурә ханым, көлемсерәп.

— Ә Сез нинди көндә тугансыз?

— Мин — дүшәмбедә... Сүзебез, ярдәм итәм дип, нәзер бирү­егез хакында иде, — дим, әңгәмәдәшемнең уен кирәкле "рельсләргә төшереп".

Шулвакыт телефон чылтырый. Гадәттәгечә — бераз коры­рак, эшлекле сөйләшү. Шунысы истә кала: Мәгъфурә ханым бер сүзне ике кабатламый. Әйтте — бетте!!


— Менә шул, — ди ул, миңа карап. — Шул авариядән соң хәлем бик авыр иде. Шулчак әйттем: дөресе, нәзер бирдем, әгәр исән калсам, көчемнән килгән кадәр кешеләргә ярдәм итәр идем, дидем.

— Ә бер дә белмәгән кешегә ярдәм иткәнегез бармы?

— Бар, ник булмасын! Казанга барышым иде. Кукмара ти­мер юл вокзалында бер бабай елап тора. Бардым — сораштым. Иске Пенәгәр кешесе икән. Хатыны Кукмарада больницада ята. Бу кергән квартирасындамы, әллә автобуста баргандамы акча-сын югалткан. Ул әйтүгә, кесәмнән акча алам да санап бирәм. Баш инженер булып эшләгән чак иде. Бер айдан соң мине сора-шып-белешеп тапкан бит. Теге акчаны китерде. Ә мин оныткан идем инде...

Хак сүз! Ярдәмне хәтергә төшерү өчен кылмыйлар. Чын ярдәм

— кул биреп танышың белән исәнләшү кебек бит ул!..

* * *

"Казан — Соликамск" поезды...

Тәгәрмәчләр, "тыкы-тыкы" килеп, бер көйдән чыкмыйлар. "Шалт-шолт" килеп, вагон буферлары бәрелүе күңелне чүкеч белән төйгәндәй итә. Россиядә гомер-гомердән ипле-йомшак, иркен-рәхәт транспорт булмаган. Әнә, бүген дә...

Вагон шыплап тутырылгандай. Кеше күплектәнме, һава җит­ми. Шуның өстенә — тынчу ис. Тышта суык кыш булганлык­тан, тәрәзәләр ябык...

Сәгать төнге унбердә генә кузгалган "Казан — Соликамск" поезды Кукмарага өч сәгать кайтачак. Эченнән генә: "Казанның 8 нче маршрут трамвае!" — дип йөрткән бу поездга бик утырасы килмәсә дә, башыңа төшкәч, нишлисең?! Җыелыш озак барды. Шуның өстенә, керәсе-чыгасы урыннары да күп иде Мәгъфүрә ханымның...

Ул плацкарт вагонның билетында сугылган урынында китап карап утыра. Вагон эче ярым караңгы. Әгәр ятып торсаң, бүген бик арылган, йоклап китүең дә ихтимал. Өч сәгать ял итеп алу­ның зыяны булмас иде дә, тик нигәдер йокы алмады аны. Тагы, чишенмичә ятып, өс-башын, күлмәкләрен бөгәрлисе килмәде. Төн уртасында Кукмараңа, йокыңнан арынып, төшеп калсаң, вокзал­га исерек бер кыяфәт, йончыган йөз белән килеп керүең дә бар. Ә аның үзен бервакытта һәм беркайда да начар кыяфәт белән күрсәтәсе килми. Бу — бигрәк тә хатын-кызга төс түгел. Хәер, жыбыжгы йөрү хәтта ирләргә дә килешми.


Вагон, зур бер бишек сыман, үз балаларын — пассажирларын

— тирбәтеп йоклата. Бу, бәлки, ләззәтле чын йокы да түгелдер, Әмма мондый халәт вакыт уздыру өчен бик шәп нәрсә. Юлда бит иң мөһиме — чакрымнарны үтү дә вакыт узу. Вагон буйлап әрле-бирле йөрүчеләр дә азайды инде. Юкса, иң эчне пошырып йөрүчеләр шулар. Бер эшсез кыяфәт, шпана йөз, оятсыз күз белән йөрүче "егет" аламаларын бер дә сөйми Мәгъфүрә. Әле 10 минут элек кенә бер шундый бәндә узып китте. Карарга җирәнгеч!..

Поезд Шәмәрдәнгә туктады.

Монда төшәселәр тыз-быз килде. Буш куллылар җиңел генә чыгып киттеләр, ә әйберлеләр, мыш-мыш килеп, "товар"ларын күтәрделәр. Сөйләшүләре акрын яисә бөтенләй сөйләшмиләр. Төнге вагон сөйләшүне яратмый. Монда аерым бер серле тынлык.

Поезд кузгалып күпмедер үтүгә, күрше купеда тынычсызлык башланды. Кемнәрдер нәрсәдер эзли башладылар.

— Энекәем! — диде әрнүле бер тавыш, куркыну авазлары чыгарып. — Пальтомны алып чыгып киткәннәр!!!

Мәгъфүрә сискәнеп китте. Аяклары үзеннән-үзе бәла булган урынга тарттылар. Мөлаем гына бер ханым. Үзе затлы гына киенгән.

— Песец якалы иде. Мин аны кыйбат бәягә, акча җыя-җыя гына алган идем. Урлаганнар! Алып чыгып киткәннәр!!

Мөлаем ханым, кычкырмыйча, әмма тирән бер хәсрәт-үкенү, чарасыз кара кайгы белән тавышсыз гына, урынына сыгылып төшкән көе елый иде. Янындагы юатучы икенче бер хатынга борылып та карамый.

— Йә инде, елама, йә инде, — дип көйләргә тырыша анысы, әмма үзе дә бер чарасыз икәнен белеп, аптыраулы күзләрен купе кырыендагы Мәгъфурәгә һәм йокыдан башларын күтәргән пас­сажирларга төби.

— Пәлтәсен чөйдән урлап алып чыгып киткәннәр, — дип аңла­та ул, сораулы йөз белән аңа баккан кешеләргә.

Мәгъфурәнең кылт итеп исенә төште: беркем эше түгел бу, теге шпана йөзле, сәгатьләмә күзле адәм актыгыныкы! Күзләрен сәгать маятнигыдай уйнатып, як-якка карангалап, нәкъ шушы якка узып китте бит. Ах,әшәке тип! Зыкма суыкта хатын-кызны газиз пәлтәсеннән аердың бит. Пәлтәсез калдырдың!..


Ул хатынны иң башта тынычландырырга теләде, шуңамы, купедагы тәрәзә кырыена беркетелгән өстәлдән минераль су ше­шәсе алып, стаканга койды да, мөлаем ханымга сузды:

— Мә, эчегез әле! Зинһар, тынычланыгыз!!! Хәзер инде эш уз­ган, пәлтәгезне кире кайтарып булмас...

Соңгы сүзләрне ишеткән хатын тагы елап җибәрде. Мәгъфүрә дә кырыслана төште:

— Сез сабый түгел ич инде, көйсезләнмәгез. Тынычланырга була бит, наконец! Бала-чага булмагыз шулкадәр...

Бу сүзләр мөлаем ханымга нык тәэсир иттеләр һәм ул өмет­ле күзләре белән, ниндидер ярдәм көткәндәй, аңа текәлде. Дөрес, Мәгъфүрә үзе дә аңа ничек ярдәм итәсен белми иде. Шуңа ка­рамастан, әлеге ханымны иң; беренче тынычландырырга кирәк икәнен ул ачык тоемлый, анык аңлый иде.

— Сез кем булып эшлисез? — дип сорады ул, сүз юкта сүз булсынга түгел, ә ханым тагы елап җибәрмәсен дип. Чөнки аның игътибарын югалткан әйберсеннән башкага күчерергә кирәк иде бит.

— Укытучы... — диде мөлаем ханым, ишетелер-ишетелмәс кенә.

Аңлашылганы шул булды: әлеге ханым, чыннан да, укытучы булып эшли һәм кышкы каникуллар вакытында мәктәп балала­рын Казанга алып килгән икән. Бер сүз белән әйкәндә, Татар­стан мәркәзен күрсәтергә. Татар балалары бит: Казанны күрергә тиеш алар!........................



следующая страница >>