https://electroinfo.net

girniy.ru 1 2 ... 16 17



“Килешенгән” “Килешенгән” “Раслыйм”

МБ җитәкчесе: Завуч: Директор:

____Шакирова А.М. ____ Девятых С.Н. _____Гарафиев Л.З.

Протокол № __

“___”___2010 ел “____”___2010ел Приказ ___”____”__2010ел


Пычак авылы урта гомуми белем бирү мәктәбе муниципаль мәгариф учреждениесенең

беренче квалификацион категорияле

тарих укытучысы

Галимуллина Ләйлә Ренат кызының


5-11 нче сыйныфлар өчен

тарихтан

эш программасы


Педагогик киңәшмә утырышында каралды:

Протокол №_________

“____”___________2010ел


2010-2011 нче уку елы


Аңлатма язуы


Мәктәптә тарих һәм җәмгыять белеме фәнен укытуның төп максаты: шәхесне үстерү һәм тәрбия бирүне белем, күнекмә, социаль гамәли эшчәнлек нигезендә алып бару.

Тарихи белем бирү эчтәлегенең гомуми төп һәм урта (тулы) белем бирү баскычларында бер-берсе белән мөнәсәбәтләре аларның тарихи белем бирү варислыгы принцибыннан һәм һәркайсының спецификасыннан чыгып билгеләнә. Гомуми төп белем бирү баскычында укучылар тарины өйрәнү барышында гади урын-хронологик системага салынган тарихи белемнәр алалар, аерым чорларның спецификасыннан чыгып, тарихи терминология белән эш итәргә өйрәнәләр, тарихи анализның төп ысуллары белән танышалар. Бу баскычның төп үзенчәлеге булып укучыларда профильле укуга әзерлек (профиль алды әзерлеге) булып тора.

Ә гомуми урта (тулы) база дәрәҗәсендә тарихи белем бирү 5-9 сыйныфларда кешелекнең үткәне турында алган белемнәрне тирәнәйтергә hәм системалаштырырга булышлык итә, белем бирү баскычында фактларны өйрәнүдән аларны аңлау-фикерләү, чагыштыру-тарихи анализлау, шул нигездә-укучыларның тарихи фикер йөртүен үстерү мөһим. Аеруча зур басым мәгълүмат эзләү, аның төрле төрләре белән эш итү,тарихи вакыйга-күренешләрне бәяләү, сурәтләү, Россия һәм Ватан тарихына караган вакыйгаларга үз фикереңне билгели алу кебек күнекмәләр формалаштыруга бирелә. Шулай итеп, гомуми урта (тулы) мәктәптә тарихи белем бирүнең сыйфат үлчәме алган мәгьлүматның күләмендә һәм аны чагылдыра белүдә түгел, ә тарихи вакыйгаларга бәя бирү, эзлекле фикер йөрту, аны анализлау, аңлату, бәяләү, аралашу мәдәниятен үстерүдән гыйбарәт.


Тарих фәнен урта мәктәптә профиль дәрәҗәсендә өйрәнүнең үзенчәлеге аның укучыларны уку йортларына керүгә әзерләүне оештыру бурычлары белән бәйләнештә булуында. Моңа бәйле рәвештә, укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә, алга таба югары уку йортларында белем алуны дәвам итү өчен кирәкле булган сыйфатларны, белем hәм күнекмәләрне үстерүгә тагын да югарырак таләпләр куела.

Тулы гомуми урта 6елем бирү мәктә6ендә тарих фәнен профиль дәрәҗәсендә өйрәнгән укучының әзерлек дәрәҗәсенә куелган таләпләр аңа Бердәм дәүләт имтиханын уңышлы тапшыру өчен кирәк булган әзерлек дәрәҗәсенә тәңгәл килә.

Программаны гамәлгә ашыруга куелган һәм хәл ителәчәк максатлар:

Төп мәктәптә тарих фәнен өйрәнү түбәндәге максатларга ирешүгә юнәлдерелгән:

-патриотизм, Ватаныбыз тарихына һәм традицияләренә, кеше хокуклары һәм иреге, иҗтимагый тормышның демократик принципларына хөрмәт тәрбияләү;

-тарих агышында барлыкка килгән этно-милли, дини һәм мәдәни традицияләр белән танышу барышында кыйммәти юнәлеш формалаштыру;

-Ватан тарихы һәм гомуми тарих процесс – вакыйгалар, аларның үзара бәйләнеше, бер-берсенең хронологик яктан эзлеклелеге турында белемнәр үзләштерү;

-тарихи танып белүнең иң гади методларын, төрле тарихи чыганаклар белән эш итү күнекмәләренә ия булу;

-күп этнослы, күпконфессияле, күптөрле мәдәниятле җәмгыятьтә яшәү, мәдәниятара аралашуда катнашу, башка илләр һәм халыкларга карата мөнәсәбәтләрдә толерантлык булдыру өчен тарих агышында барлыкка килгән социаль нормалар һәм кыйммәтләр турында белем һәм күзаллауларны куллану.

Төп мәктәптә җәмгыять белеме фәнен өйрәнү түбәндәге максатларга ирешүгә юнәлдерелгән:


-кешенең социаль өлгерүенең җаваплы чорында шәхесне, аның танып белү мәнфәгатьләрен, социаль мәгълүматны объектив кабул итү һәм үз позициясен билгеләүне тәэмин итүче критик фикерләвен , әхлакый –хокукый мәдәниятен, экономик фикерләү, үзбилгеләнү һәм аны тормышка ашыруга булган мөмкинлекләрен үстерү;

-гражданлык җаваплылыгы, социаль нормаларга хөрмәт, РФ Конституциясендә беркетелгән демократик һәм кешелеклелек кыйммәтләренә тартылу тәрбияләү;

-функциональ белемлелек дәрәҗәсендә социаль яраклашу өчен кирәк булган җәмгыять, дәүләт, төп социаль рольләр, шәхеснең уңай яктан бәяләнүче сыйфатлары, кешенең эшчәнлек өлкәләре,иҗтимагый мөнәсәбәтләрне көйләү ысуллары, кеше һәм граждан хокукларын яклау һәм гамәлгә ашыру турында белемнәрне үзләштерү;

-яшүсмер чорына хас булган социаль рольләрдә танып белү, аралашу,гамәли эшчәнлек күнекмәләренә ия булу;

-алган белемнәрне социаль мөнәсәбәтләр өлкәсендә типик мәсьәләләрне чишүдә куллану тәҗрибәсе формалаштыру, тормышның төрле өлкәләрендә: экономик һәм иҗтимагый-гражданлык эшчәнлегендә, шәхесара мөнәсәбәтләрдә, төрле дин һәм милләттәге кешеләр белән мөнәсәбәтләрдә,үзлектән танып белү эшчәнлегендә, хокукый мөнәсәбәтләрдә, гаилә-көнкүреш мөнәсәбәтләрендә компетентлыкны үстерүгә булышлык итү;

Гомуми урта (тулы) мәктәптә тарих фәнен база дәрәҗәсендә өйрәнү түбәндәге максатларга ирешүгә юнәлдерелгән:

-гражданлык тәрбияләү, тарих агышында барлыкка килгән мәдәни, этно-милли, дини традицияләр,әхлакый, социаль нигезләнгәнлекләр, идеологик доктриналарны уйдан кичерү нигезендә укучыларда барлыкка килгән дөньяга карашларны үстерү;

-тарихи фикерләү-вакыйга, күренешләрне тарихи билгеләнгәнлек күзлегеннән чыгып карау, тарихи вакыйга һәм шәхесләргә бирелүче бәя һәм карашларның төрлелеген чагыштыру, үткәннең һәм бүгенгенең бәхәсле проблемаларына үз мөнәсәбәтен билгеләү сәләтен үстерү;


-кешелек тарихы турында системалаштырылган белемнәр комплексын үзләштерү, Россиянең гомумтарихи процесста урыны һәм роле турында бербөтен күзаллау формалаштыру;

-бүгенге дөнья вакыйга- процессларының тарихи билгеләнгәнлеген аңлау, әйләнә-тирә чынбарлыккка карата үз позицияңне билгели алу, үз карашларыңны һәм принципларыңны тарих агышында туган дөньяга карашлар белән чагыштыру сәләтен формалаштыру.

Программа түбәндәге норматив документлар буенча һәм күрсәтелгән дәреслекләргә төзелде:

5 сыйныфта тарих фәнен укыту өчен тематик план Базис укыту планы, Тарих фәне буенча гомуми төп белем стандарты гомуми төп белем бирүнең мәҗбүри минимумы, Михайловский Ф.А. Борынгы заман тарихы.-М.: «Русское слово-РС», 2006 дәреслеге, Михайловский Ф.А. Борынгы заман тарихы.-М.: «Русское слово-РС», 2006, Примерная программа осовного общего образования. МОиН РФ, 2004 программасы нигезендә төзелде.

6 сыйныфта тарих фәнен укыту өчен тематик план Базис укыту планы, Тарих фәне буенча гомуми төп белем стандарты гомуми төп белем бирүнең мәҗбүри минимумы, БойцовМ.А., Шукуров Р.М./ Гомуми тарих. Урта гасырлар тарихы.- М:ООО ТИД «Русское слово-РС», Данилов А.А.,Косулина Л.Г. Россия дәүләте һәм халыклары тарихы 6 класс. – М.: Дрофа, 2004, Ф.Ш.Хуҗин. Татарстан тарихы. К.:ТаРИХ,2004 дәреслеге, Бойцов М.А., Петрова Н.Г. «История Средних веков: Европа и остальной мир». М.: ООО «ТИД «Русское слово – РС», 2006, Примерная программа основного общего образования. МОиН РФ, 2004, Данилов А.А., Косулина Л.Г. Россия тарихы 6-9кл.-М.: Просвещение, 2007, Программа по истории татарского народа и Татарста­на. Казань: Изд-во Института истории АН РТ. - 2003. программасы нигезендә төзелде.

7 сыйныфта тарих фәнен укыту өчен тематик план Базис укыту планы, Тарих фәне буенча гомуми төп белем стандарты гомуми төп белем бирүнең мәҗбүри минимумы, Дмитриева О.В. Гомуми тарих, 7 класс.- М.: ООО «ТИД «Русское слово – РС», 2007, Данилов А.А.,Косулина Л.Г. Россия дәүләте һәм халыклары тарихы. 7 класс. – М.: Дрофа, 2004, И.А.Гыйләҗев. В.И.Пискарев. Татарстан тарихы. К.:ТаРИХ,2004 дәреслекләре, Дмитриева О.В. Всеобщая история, 7 класс.- М.: ООО «ТИД «Русское слово – РС», 2007, Данилов А.А.,Косулина Л.Г. Россия тарихы. 6-9 кл. .- М.: Просвещение, 2007, Программа по истории татарского народа и Татарста­на. Казань: Изд-во Института истории АН РТ. - 2003. программасы нигезендә төзелде.


8 сыйныфта тарих фәнен укыту өчен тематик план Базис укыту планы, Тарих фәне буенча гомуми төп белем стандарты гомуми төп белем бирүнең мәҗбүри минимумы, Загладин Н.В. Гомуми тарих.- М.: Русское слово, 2004 , Боханов А.Н. Россия тарихы.-М.: Русское слово, 2004, В.И.Пискарев. Татарстан тарихы. К.:ТаРИХ,2004 дәреслеге, Загладин Н.В., Загладина Х.Т. «Новая история. 19 – начало 20 века»-М.: ООО «Торгово-издательский дом «Русское слово – РС», 2006, Агафонов С.В. Прграмма и тематическое планирование курса «История России XIX в.» М.: «Русское слово», 2008, Примерная программа основного общего образования. МОиН РФ, 2004, Программа по истории татарского народа и Татарста­на. Казань: Изд-во Института истории АН РТ. - 2003. программасы нигезендә төзелде.

9 сыйныфта тарих фәнен укыту өчен тематик план Базис укыту планы, Тарих фәне буенча гомуми төп белем стандарты гомуми төп белем бирүнең мәҗбүри минимумы, Загладин Н.В. Новейшая история зарубежных стран. 20 век: М.: ООО «ТИД «Русское слово – РС», 2004, Загладин Н.В. Минаков С.Т. Ватан тарихы 20 гасыр. М.: Русское слово, 2004, Б.Ф.Солтанбеков. Татарстан тарихы. .:ТаРИХ, 2004 дәреслеге, Загладин Н.В. Новейшая история зарубежных стран. 20 век. - М.: ООО «ТИД «Русское слово – РС», 2006, Козленко С.И., Загладин Н.В., Загладина Х.Т.«История Отечества. 20 век» – М.: «ТИД «Русское слово – РС», 2006, Примерная программа основного общего образования. МОиН РФ, 2004, Программа по истории татарского народа и Татарста­на. Казань: Изд-во Института истории АН РТ. - 2003. программасы нигезендә төзелде.

10 сыйныфта тарих фәнен укыту өчен тематик план Базис укыту планы, Тарих фәне буенча гомуми урта белем стандарты гомуми урта белем бирүнең мәҗбүри минимумы, Загладин Н.В. Гомуми тарих.-М.: Русское слово, 2009, Сахаров А.Н. Борынгы заманнардан алып 16 гасыр ахырына кадәр Россия тарихы.-М.: ООО «ТИД «РС», 2006,Сахаров А.Н., Боханов А.Н. Россия тарихы. 17 – 19 гасырлар.– М.: ООО «ТИД «РС», 2006, Гыйләҗев И.А., Пискарев В.И., Хуҗин Ф.Ш. Татарстан һәм татар халкы тарихы. К.:Хәтер,2008 дәреслеге, Загладин Н.В., Козленко С.И., Загладина Х.Т. Программа и тематическое планирование курса «Всемирная история. История России и мира с древнейших времен до наших дней» 10—11 классы. — М.: «Русское слово-РС», 2006, Сахаров А.Н., Боханов А.Н., Козленко С.И. «История России с древнейших времен до конца 19 в.» для 10 класса средних ОУЗ . – М.: «Торгово- издательский дом «Русское слово – РС», 2006, Программа по истории татарского народа и Татарста­на. Казань: Изд-во Института истории АН РТ. - 2003., Примерная программа среднего (полного) общего образования. Базовый уровень..МОиН РФ, 2004 программасы нигезендә төзелде.


11 сыйныфта тарих фәнен укыту өчен тематик план Базис укыту планы, Тарих фәне буенча гомуми урта белем стандарты гомуми урта белем бирүнең мәҗбүри минимумы, Загладин Н.В. Россия һәм дөнья. .-М.,: Русское слово, 2006, Н.В.Загладин, С.И.Козленко, С.Т.Минаков –М.:”Русское слово” 2008 ,Щ.Г.Галләмова, А.А.Иванов, В.И.Пискарев ,Б.Ф.Солтанбеков. Татарстан һәм татар халкы тарихы.- К.:Хәтер, 2009 дәреслеге, Загладин Н.В., Козленко С.И., Загладина Х.Т. Программа и тематическое планирование курса «Всемирная история. История России и мира с древнейших времен до наших дней» 10—11 классы. — М.: «Русское слово-РС», 2004, Программа по истории татарского народа и Татарста­на. Казань: Изд-во Института истории АН РТ. - 2003., Примерная программа среднего (полного) общего образования. Профильный уровень.МОиН РФ, 2004 программасы нигезендә төзелде.

Күренгәнчә, эш программасы нигездә РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы Үрнәк программасы нигезендә төзелде. Ләкин эш барышында сыйныфлар буенча федераль исемлеккә кертелгән һәм тәкъдим ителгән дәреслек авторлары программаларыннан да үзгәрешләр кертелде. Бу дәреслек белән программаларның туры килеп бетмәве нигезендә эшләнде һәм фән буенча федераль белем стандарты гомуми урта белем бирүнең мәҗбүри (төп, база ) минимумына зыян китермичә башкарылды.

Эш программасы укыту планы нигезендә 5-9 сыйныфларда -70, 10-11 сыйныфта-70 сәгатькә эшләнде.



Класслар

Күләме (ФС һәм МТК

Программа бүлекләре

Резерв




белән)

Россия тарихы


Гомуми тарих










Тарих нәрсәне өйрәнә? –10 с. ким түгел




V-VI класслар

140 с

Россия тарихы (борынгылыктан XV г.) –30 с.ким түгел

Борынгы заман һәм Урта гасырлар тарихы –75 с.ким түгел

25 с

VII-VIII

класслар

140 с

Россия тарихы (XVI- ХХ г. башы) – 72 с.ким түгел

Яңа заман (XVI- ХХ г. башы) – 48 с.ким түгел

20 с

IX

класс

70 с

Иң яңа һәм хәзерге Россия тарихы –36 с.ким түгел

Иң яңа һәм хәзерге гомуми тарих – 24 с.ким түгел

10 с
Программа белем бирү процессын оештыруның төрле формаларын күздә тота. Мәсәлән, дәресләр лекция, семинар, практик дәрес, дәрес-экскурсия, стандарт булмаган дәрес-рольле уен, эшлекле уен формаларында үтәргә мөмкин. Шулай ук укучыларның алган белемнәрен гомумиләштерү-кабатлау, контроль дәресләр дә танып белү мәсьәләләре чишү, чыганактан мәгълүмат алу, өйрәнү уеннарында катнашу, тестлар эшләү, төрле социаль проектларда катнашу кебек форма-методларда үткәрелә ала.

Алдынгы педагогик технологияләрне уңышлы куллану да укыту процессын нәтиҗәле итә. Программа мәгълүмати-аралашу технологияләре, проект технологиясе, проблемалы укыту, шәхескә юнәлдерелгән технологияләрне куллануны планлаштыра.


Эш программасы көтелгән нәтиҗә итеп аны гамәлгә ашыруда куелган максатларга ирешүне, фәнне тиешле күләмдә үзләштергән, үзләштерүгә карата куелган әзерлек дәрәҗәсе таләпләрен үтәргә әзер торучы укучы-шәхес формалаштыруны күз алдында тота.


Урта мәктәптә «Татар халкы һәм Татарстан тарихы» курсын өйрәнү түбәндәге таләпләргә жавап бирергә тиеш:


  • татар халкы һәм Татарстан тарихын өйрәнгәндә Татар­стан һәм Казан җиренә караган материаллар белән генә чикләнмәскә;

  • укыту дәверендә «Гомуми тарих», «Россия тарихы», «Татар халкы һәм Татарстан тарихы» курслары арасындагы предметара бәйләнешне истә тотарга;

  • укыту процессында татар халкы тарихын дөнья халыклары тарихының аерылгысыз өлеше итеп карарга;

  • программада каралган сәгатьләр саны үзләштерергә кирәк булган уку материалына туры килергә тиеш.

Программа тулысынча бүген кулланыла торган укыту әсбапларын (авторлары: Р.Г.Фәхретдинов, К.Р.Синицина, Б.Ф.Солтанбеков, Г.М.Дәүләтшин, Ф.Ш.Хуҗин, И.Л.Измай­лов h.6.) истә тотып төзелде һәм иң борынгы чордан алып XX йөзне эченә ала.

Программа тарих фәне өлкәсендәге соңгы ачылышлар һәм аны өйрәнүнең бүгенге дәрәҗәсен исәпкә ала, катгый төстә фәннилек принцибына таяна.



следующая страница >>