girniy.ru 1
Проект эше






Эшләде: Хабибуллина Миләүшә Лисуровна








Чебен гөмбәсен тану, аеру бик җайлы – ул таплы. Урманга экскурсиягә барган очракта бу гөмбә турында балаларның исенә генә төшерергә кирәк.







Ак күгәрек гөмбә - иң агулы гөмбә. Юкка гына аны “ҮЛЕМ ГӨМБӘСЕ” дип йөртмиләр. Аның агуы бернинди эшкәртүләрдән соң да бетми.

Аның эшләпәсе, гадәттә, яшкелт төстә, кайчак ак таплы була. Чыршы урманнарында ул ак төстә, сары төстәгеләре дә очрый.







Ак гөмбә - гөмбәләр патшасы. Ул искиткеч матур! Эшләпәсе көрән төстә, кояш нурында кызынган кебек, аяклары юан, нык. Бик тәмле гөмбә. Тозлы килеш тә, ашта да, кыздырсаң да ашап туя алмыйсың.

Матур бу ак гөмбәне таптыңмы? Ашыкма! Бел! Бу гөмбә ялгыз гына үсми. Аның гөмбәлеге берничә метрга сузыла. Димәк, син әле кәрзинеңне тутырып бетерә аласың.








Усак гөмбәсе - матур гөмбә. Аның аягы каен кәүсәсенә охшаган, нык. Гөмбәнең аягын сытмаска кирәк, ул зәңгәр төскә керә. Эшләпәсе кызгылт-кишер сары. Шуңа күрә аны КЫЗЫЛБАШ диләр.





Бу гөмбәнең эшләпәсе кызыл, сары, яшел, көрән төстә дә була ала. Сыроежка дип аталса да, аны чи килеш ашарга ярамый. Алар дымлы урынны яраталар. Аларны җыю – үзе бер бәйрәм: аның берсен тапсаң, ярты сәгатьтән кәрзинең тула. Аны җайлап сал, бу гөмбә тиз ватыла.







Каен гөмбәсе – подберезовик. Гөмбәләр агач белән дус. Гөмбә агачтан туклыклы матдәләр ала һәм үзе дә туфрактан агачка туклыклы матдәләр, су алып бирә. Бу гөмбәләр каенлыкта күпләп үсә.

















  • Иң зур гөмбә - АКШның Вашингтон штаты урманнарында бер-берсенә берегеп үскән җир асты гөмбәсе. Ул 600 гектарга якын мәйданны биләп тора. Үлчәмнәренең зурлыгына караганда аның яше 500дән алып 1000 елга кадәр җитәргә тиеш дип уйланыла.




  • Россиядә кәрзин зурлыгы гөмбәләр очрый. 1984нче елда Брянскида печән чабучылар 5, 8, 10, 20 килограммлы яңгыр гөмбәсе семьялыгына юлыгалар. Әлбәттә, аларны алып кайтыр өчен дә машина кирәк була.



  • Япониянең гөмбәләргә бай таулы районы Канадзавада 108 һәм 168 килограммлы гөмбәләр очрый. Икенчесенең диаметры 1,4 метрга җитеп, аның эшләпәсе астында дүрт кеше басып торырлык урын булган.





  • 1969 елда Иваново-Франковск рестораны администраторы базарда 12,5 килограммлы гөмбә сатып ала. Шушы гөмбәдән 300 кешегә тәмле аш әзерлиләр.






Гөмбәне яңгыр явып киткәннән соң ук җыймагыз, андый гөмбә

тиз бозылучан була.

* * *

Гөмбә ашы тәмле булсын өчен эресе белән вагын бергә салып пешерергә кирәк.

* * *


Яңа җыйган гөмбә кыздыру өчен, ә икенче көнгә калганы шулпалы ашка әйбәт була.

* * *

Киптерергә дигән гөмбәне юмаска кирәк, чөнки ул тәмсезләнә һәм озаграк кибә. Гөмбәне җепкә тезеп, җил-су урынга куеп киптерергә кирәк.

* * *

Гөмбәдән икенче аш пешерү өчен, башта вак итеп турап, майлы табада кыздыралар, аннары каймак һәм тәмләткечләр салып, томалап пешерәләр. Болай әзерләнгән гөмбә тәмлерәк була.

* * *

Киптерелгән гөмбәдән икенче аш әзерләгәндә гөмбәне бераз сөттә тотсаң, ул хуш ислерәк була, йомшарып, тәмләнеп китә.

* * *

Шампиньон гөмбәсен чистарткач, пешерер һәм кыздырыр

алдыннан тозлы суга салып тотсагыз, ул каралмыйча әйбәт

сакланыр.

* * *

Кыздырыр алдыннан кайнар су белән пешекләп саркытсаң, гөмбә тыгызланып китә, әчесе бетә. Гөмбәне кыздырганда шактый гына су чыга, ләкин аны табадан алырга һәм түгәргә кирәкми, чөнки суы алынган гөмбә начар пешә, тәмсез була.

* * *

Киптергән гөмбәне тиз генә кайнар су белән юып пешекләп алырга, аннары салкын суда тагын бер кат югач, бераз җебетергә һәм шул ук суы белән пешерергә куярга кирәк.

* * *

Тозлау өчен усак гөмбәсе, ак гөмбә, майлы гөмбә, гөрәҗә, йөнтәс гөмбә алына. Киптерү өчен ак гөмбә, усак гөмбәсе, каен гөмбәсе яхшы була, шулпалы ашлар өчен ак гөмбә, усак гөмбәсе, каен гөмбәсе, майлы гөмбә әйбәт.


* * *

Эшләпәсен аска каратып салсаң, гөмбә тигез тозлана һәм маринадлана, озаграк та саклана.

* * *

Һәм гөмбәнең үзенә генә хас тәме була. Шуңа күрә аларның һәр төрен аерым тозларга кирәк. Гөмбә бозылмасын өчен өстенә бераз гына үсемлек мае салалар.





Ашарга яраклы – съедобный

ак гөмбә - белый гриб

гөреҗдә - груздь

баллы гөмбә - опенок

майлы гөмбә - масленок

каен гөмбә - подберезовик

усак гөмбә - подосиновик

нарат гөмбәсе – боровик

ялган баллы гөмбә - ложный опенок


җирән гөмбә - рыжик

ал гөмбә - сыроежка

йөнтәс гөмбә - волнушка

мүк гөмбәсе – моховик

кара гөмбә - чернушка

агулы гөмбә - ядовитый гриб

чебен гөмбәсе – мухомор

әтәч гөмбәсе – лисичка

кәҗә гөмбәсе – сморчок

ак томсык агулы гөмбә - белая поганка


тәкә гөмбәсе – гриб-баран

ак чатыр гөмбә - гриб-зонтик белый

чүпрә гөмбәләре – дрожжевые грибы

үтле гөмбә - желчный гриб

куянколак – заячье ушко

ак күгәрек гөмбә - мукор

тирес гөмбә - навозник

күгәрек гөмбәләр – плесневые грибы

имән гөмбәсе – поддубник

тутык гөмбә - ржавчинные грибы

шайтан гөмбәсе – сатанинский гриб

дуңгыз гөмбәсе – свинушка

агач гөмбәсе, ку гөмбәсе – трутовик


үсемлекләр авыруын китереп чыгаручы гөмбәләр ыругы - фитофтора




Гөмбә ашап агуланган очракта нәрсә ярдәм итә ала:

1. Аналгин

2. Марганцовка

3. Тырнак гөл (календула)

4. Пенициллин

5. Җылыткыч (грелка)

6. Күмер (активированный уголь)


Әти-әниләр колагына берничә сүз:


  • Ашарга яраклы, заралы гөмбә белән дә теләсә нинди баланың агулануы һәм үлеп китүе мөмкин.

  • Гөмбә белән агуланган 100 баланың 5-6 сы үләргә, ә 25-30ы гомерлек гариплек алырга мөмкин.

  • Агуланучы баларның яртысы – мәктәпкәчә яшьтәгеләр, 30%ы өч яшькәчә балалар.

  • Өч ел элек Мәскәү шәһәрендәге Филатов хастаханәсенең токсикология бүлегенең иң кечкенә пациенты 8 айлык малай булган. Аңа шампиньон гөмбәсеннән әзерләнгән шулпа эчергәннәр.

  • Гөмбә ашаган ананың да сөте агулы булырга мөмкин. Ана сөтен имеп агуланган балаларның да хаста ханәдә дәвалану очраклары бар.

  • Гөмбә белән агуланган бер генә очрак та эзсез үтми – үзеннән-үзе үтәр дип өметләнмәгез, беренче билгеләрен искәртүгә табибка мөрәҗәгать итегез.

  • Баланы бервакытта да үзегез дәваларга ашыкмагыз. “Ашыгыч ярдәм” чакыртыгыз.

  • Походка, табигать кочагына ялга чыкканда балага гөмбә ашатмагыз – транспорт, ышанычлы элемтә, юллар начар булган җирдә ярдәмнең соңарып килүе ихтимал.

  • Дачага, авыл җиренә барганда аптечкагызга гөмбә белән агуланган очракта ярдәм итә алырлык дару, кирәк-яракларны алырга онытмагыз.






ГӨМБӘ АШАП АГУЛАНГАН БАЛАГА БЕРЕНЧЕ ЯРДӘМ:



1. Ятакка салыгыз һәм азрак җылы чәй эчертегез.


2. “Ашыгыч ярдәм” машинасын чакыртыгыз.


3. Бала коскан очракта косыгын бер банкага җыеп барыгыз (ул ашказанын

тикшерү өчен кирәк).


4. Бала бер тапкыр коскач ук тизрәк кайнатылган җылымса су эчертегез. Ул

суга күмер эретеп бирсәгез, әйбәтрәк.

5. Икенче тапкыр коскач, кабат 100 мл сыек марганцовка эчертегез. Баланың


эчәсе килмәсә, көчләп, берьюлы түгел, ә акрынлап кашыклап, ләкин

тиешле күләмдә эчертергә тырышыгыз.


6. Өченче тапкыр коскач, тырнак гөл салынган су эчертегез.


7. Өзлексез коскан очракта ашказаны тирәсенә җылы грелка куегыз.


8. Баланың эче авыртса, тагын тырнак гөл салынган су эчертегез.


9. Әлеге чаралар “Ашыгыч ярдәм” килеп җиткәнче эшләнмәсә, баланың организмы гөмбә агуы белән тулысынча зарарлануы мөмкин.





Ак трюфель (трюфель белый).

Бу гөмбә яфраклы урманда чикләвек куагы, юкә, имән төбендә үсә. Аерым-аерым да, төркемләп тә очрый. Үрчү өлеше җир астында, анда үрчү күзәнәкләре урнашкан. Җир тычканнары, җир асты бөҗәкләре үрчү күзәнәкләрен төрле урынга тарата.

Туфракның тыгызлануы, ял итүче кешеләрнең табигатькә тискәре тәэсире бу гөмбәләрнең кимүенә сәбәпче була. Ләкин Яшел Үзән районында Трюфельләр еш очрый.


Чуар керпе гөмбә (ежовик пестрый)

Бу гөмбә нарат урманын ярата. Сентябрьнең икенче яртысында өлгерә. Аерым-аерым, сирәк кенә төркемләп үсә. Кеше бу гөмбәне ашау өчен кулланмый. Әлеге төр гөмбәләр үскән урманнарны янгыннан саклау, нарат агачларын күпләп кисүне чикләү кирәк.


Кәстәнә гөмбәсе (каштановый гриб)

Бу гөмбә агач, куак, яшел үлән тамырлары арасында яхшырак үсә. Ком-балчыклы туфракны ярата. Катнаш һәм киң яфраклы урманнарда күбрәк очрый. Әлеге төр гөмбәне күпләп җыюны тыю аның күпләп үрчүенә китерер иде.


Шәмәхә пәрәвезгөмбә (паутинник фиолетовый)

Ылыслы агачлар, яфраклылар, үлән тамырлары белән үзара мөнәсәбәттә яши. Август-октябрь айларында өлгерә. РФ Кызыл китабына кертелгән.


Боҗралы калпак (колпак кольчатый, кооперативный гриб)

Каен белән функциональ һәм физиологик бергәлектә яши. Көлсу туфракны ярата. Кара җиләк куаклары астында, дымлы урында яхшы үсә. Төркем-төркем булып өлгерә. Әлеге төр гөмбә үскән урманнарда көтү йөртүне чикләү кирәк.






Күпләр уйлавынча, гөмбәләр – тамыр һәм эшләпәдән генә торучы, яфрак һәм сабаксыз, сәер үсемлекләр. Юк, гөмбәләр – терек табигатьнең хайваннар һәм үсемлекләр семьялыгына кермәгән аерым бер патшалыгы. Без гадәттә гөмбә дип йөрткәнебез – үсемлекләрнең “җимеше”. Ә аның астында чын гөмбәлек - нечкә, озын, аксыл җепләр үрелеп ята. Җепләр үрелгән җирдән кыска гомерле гөмбә барлыкка килә. Аның максаты бутен дөньяга эшләпәсе астында барлыкка килгән орлыгын – спорасын чәчү. Ә гөмбәлеге “җимешеннән” олырак була, агачка үсәргә булыша. Гөмбәлекләр күп вакыт агач тамырларының очына чорналалар. Бу – аларның икесе өчен дә уңай. Агач гөмбәгә әзер азык – тамырлар бүлеп чыгарган шикәр бирә. Ә гөмбә агачны туфракның матдәләр таркалу продуктлары белән тәэмин итә.

Гөмбәләр дөньясы бай. Галамнә җир шарында гөмбәләрнең 100 мең чамасы төрен ачыклаганнар. Билгеле алар арасында микроскоптан гына күренә торган гөмбәчекләр күпчелекне тәшкил итә, гади күз белән күреп була торганнарының һәм шактый зурларының 7 меңләп төре исәпләнә. Шуларның 3 мең төре Россия территориясенә туры килә. Идел буе җирләрендә 200 дән күбрәк ашарга яраклы гөмбә төре исәпләнә.


Эшләпәле гөмбәләрдән тыш гөмбәләр патшалыгына керә:


  1. Агач гөмбәсе (ку гөмбәсе) – трутовик

  2. Ак күгәрек гөмбә (мукор) – плесневый гриб

  3. Чүпрә гөмбәсе – дрожжевые грибы



1.




Каен һәм усак агачларына берегеп үсүче агач гөмбәләре хайван тоякларын хәтерләтәләр һәм агач кәүсәсендә баскыч ролен үтиләр кебек.

Сары ку гөмбәсенең рәвеше үзенчәлекле. Күз алдыгызга китереп карагыз: карт имәннең кәүсәсендә урман җәнлекләре сары камыр әвәләгәннәр дә, ул агач ярыкларыннан агып чыккан. Сары булганга күрә аны “агач чебие” дип тә йөртәләр. Яшь ку гөмбәләре ййомшак булу сәбәпле ашарга яраклы, ә карт гөмбәләр – агач кебек каты була. Алар бик нык бүрәнәләрне дә череккә әйләндерә, агачларны хәлак итә, йортларны аудара.



2.





Юеш пакетта калган ипигә йомшак күгәрек гөмбә утырганын күргәнегез бардыр.Мондый ризыкларны ашарга ярамый.

Ләкин кешеләр өчен бик кирәкле күгәрек гөмбәләр дә бар. Мәсәлән, шундый гөмбәләрнең берсеннән бик яхшы дару – пенициллин ясала.

Шулай ук күгәрек гөмбәгә шикәр комы салып баллы су әзерләргә мөмкин. Ул да организм өчен файдалы.


3.





Чүпрә дә микроскоп аша гына күренә торган гөмбә. Кеше аны бик борынгы заманнардан бирле куллана. Начар шартларда ул тынып калгандай була. Ләкин җылы һәм дымлы урынга эләгү белән җанлана, бик тиз үрчи, углекислый газ чыгарып сулый башлый. Чүпрәнең бу сыйфатын кешеләр икмәк һәм башка ризыклар әзерләгәндә файдаланалар.





Иң-иң агулы гөмбәләрнең берсе – ак томсык гөмбә. Аны шампиньон һәм ал гөмбә белән бутыйлар. Ак томсык гөмбәнең генә эшләпә астында ак “якасы”, ә аскы өлешендә аяклары нечкә һәм чехол белән әйләндереп алынган була.


Ак гөмбәнең дә агулы “игезәкләре” бар. Алар – шайтан гөмбәсе һәм үтле гөмбә. Шайтан гөмбәсенең аякларының аскы өлеше куе көрән төстә, ә эшләпә яны апельсин төсендә була. Эшләпә астында саргылт кызыл төстәге йомшак матдәсе күренеп тора. Аны киссәң, ул башта кызара, аннан соң зәңгәр төс ала. Ә ак гөмбәнекен киссәң ул ак булып кына тора.

Үтле гөмбә ялгыш кәрзингә эләксә, яхшы гөмбәләр әчегә әйләнә. Аның гәүдәсен киссәң дә, кызыл төс ала.






  • Гөмбәнең үзегез белгәннәрен генә җыегыз. Әгәр дә сабагында элпә белән әйләндереп алынган кабарган урын була икән. Аны читләтеп үтәргә кирәк.



  • Артык өлгергән, бозылган, кортлаган, кара тап төшкән гөмбәләргә кул сузмагыз. Аларны чи килеш ашарга ярамый.




  • Ашарга яраклы булсалар да, шәһәр паркларында,шулай ук юл буйларында үскән гөмбәләрне җыярга кирәкми.




  • Гөмбәне җыеп кайткач та эшкәртергә кирәк.




  • Гөмбәне пычак белән кисеп ал яки сак кына борып өз. Барлыкка килгән чокырны яфрак яки ылыс белән күмеп куй. Гөмбә табылган урынның әйләнә-тирәсен актарма.




  • Гөмбәне беркайчан кирәксезгә өзмә: алар белән күп хайваннар туклана, кеше өчен агулы булган кайбер гөмбәләрне ашап алар хәтта дәваланалар да. Мәсәлән, пошилар кызыл чебен гөмбәсе белән дәвалана.






Урманнан буш кәрзин белән кайтмыйм дисәң, гөмбәләрне кайчан һәм кайдан җыярга икәнен белергә кирәк. Имән һәм каен урманнарына барырга тырыш. Яшь наратлыкта, чыршы урманнарында гөмбәләр күп. Усак, юкә, өрәңге агачлары үсә торган урманны чикләтеп үт. Катнаш урманнар гөмбәчеләрне куандыра. Куе куаклыклары булган, биек чирәмле урманга кермә. Якты урманның эченә үк үтмә, гадәттә, гөмбәләр урман кырыйларында үсә.

Гөмбәлек тапсаң, бу урынны онытма. Киләсе елга да шунда кил!


АК ГӨМБӘ - июнь-октябрь – имәнлектә, каенлыкта, наратлыкта, чыршы урманнарында


КАЕН ГӨМБӘСЕ – июль–сентябрь – каеннар үскән урманда.


МАЙЛЫ ГӨМБӘ (МАСЛЯНИК) - июнь–сентябрь – ылыслы, катнаш урманда


УСАК ГӨМБӘСЕ – июнь-сентябрь – усак агачлары үскән урманда


МОНЫ ДА БЕЛЕРГӘ КИРӘК!


АКСЫЛ ТОМСЫК ГӨМБӘ - июль-сентябрь – киң яфраклы һәм ылыслы урманда

ЧЕБЕН ГӨМБӘСЕ – июль-октябрь – катнаш урманда






ЗОНТИКчуар, йөнтәс гөмбә, эшләпә размерлары буенча чемпион. Эшләпәсенең диаметры 25-30 см га, ә аягының озынлыгы 30 см га җитә.

Чын зонтик! Ашарга яраклы һәм бик кыйммәтле. Кайбер илләрдә эшләпәсе тулы килеш кыздырыла һәм бифштек булып хезмәт итә.


ИУДИНО УХОкеше колагына охшаган гөмбә черек агачта үсә. Ашарга яраклы бу гөмбә Ерак Көнчыгышта деликатес санала һәм махсус үстерелә.





1. Туклыклы матдәләре составы ягыннан гөмбәләр яшелчәләргә тиң.

Калориялелеге кишернеке кебек: аксымнары күбрәк, углеводлары азрак, ә

майлары яшелчәләрнекеннән мулрак.


2. Гөмбәләр минераль матдәләргә - фосфорга (балыкта бар), витаминнарга –

Д (сыер маенда бар), РР витаминына (бавырда күп), В1 витаминына

(чүпрәдәге кебек) бай.


3. Гөмбәләрне куллану рационны төрлеләндерә, тәмлеләндерә, туклыклы

һәм аппетитлы итә.


Икенче яктан караганда, гөмбәләр организм тарафыннан начар эшкәртелә. Күп күләмдә куллану ашкайнату органнарына авырлык китерергә мөмкин. Бавыр, бөер, гастрит, язва белән авырган очракта гөмбәләрне күп кулланырга ярамый. Таза кеше дә көненә 250-300 г гына гөмбә ашарга тиеш!





1. “Кем ул, нәрсә ул”

2. “Растения, грибы” (“Үсемлекләр, гөмбәләр”)

Казан, “Мәгариф” нәшрияты,1996

3. Естествознание (Учебник0хрестоматия для 2 класса трехлетней начальной

школы) Москва “Просвещение” 1996

4. ”Юлдаш” №17 (202) август 2000 ел

5. “Юлдаш” №35 сентябрь 2003 ел

6. А.А.Плешаков “Экология” (для младших классов)


Москва “Просвещение” 1995

7. О.Н.Федотова, Г.В.Трафимова, С.А.Трафимов “Давай знакомиться, мир” 1

класс, хрестоматия. Москва Академкнига/учебник 2005

8. О.Н.Федотова, Г.В.Трафимова, С.А.Трафимов “Наш мир” (2 класс, часть 1)

Москва Академ/учебник 2006

9. П.А.Шибецкий, А.К.Подкопаев, И.В.Горбань “Безопасность и дети”

(Учебное пособие по “Основам безопасности ңизнидеятельности” для

учителей 1-3 классов) Казань – 1996 г.