https://electroinfo.net

girniy.ru 1

“Раслыйм”


Мәктәп мөдире:___________/Нуруллина Д.М./


Көрәле башлангыч мәктәбе буенча


Сәламәт тәндә-сәламәт акыл”


программасы.


Программа ата-аналар

җыелышында кабул ителде.


2008/2009 уку елы


1.Аңлатма язуы.

Каратал башлангыч мәктәбендә балаларның сәламәтлеген саклау буенча билгеле эш үткәрелә.Биредә аерым чаралар оештырыла,яна педагогик инновацияләр кертелә.

Әлеге мөмкинлекләрне берләштерү системага салынган сәламәтлек программасын үткәрүне җиңеләйтә.Әлеге программа кысаларында мәктәпнең бөтен эшчәнлеге эш алып баруның “регламентлаштырылган” һәм “инициативалы” булуына кайтып кала.

Эшчәнлекнең “регламентлаштырылган”төрләренә сәламәтлек чаралары керә.

Эшчәнлекнең “регламентлаштырылган”төрләрен планлаштырганда түбәндәге чараларны үтәү зарур:


  • мәктәпнең “йомшак якларын”ачыклау;

  • авыл ФАП фельдшеры белән берлектә эш планын төзергә;

  • программаның нәтиҗәлелегенә бәя бирү критерийларын төгәл билгеләргә;

  • барлык хезмәткәрләрне эш планы белән таныштыру.

Эшчәнлекнең“инициативалы” төрләрен планлаштырганда түбәндәге чараларны үтәргә кирәк:

- балаларның һәм ата-аналарның игътибарын сәламәтлек проблемасына җәлеп итү;

- сәламәтлек буенча программаны анализлау.

Без балаларның сәламәтлеген һәрвакыт кайгыртып яшәү максатыннан чыгып Сәламәт тәндә- сәламәт акыл” программасын тормышка ашырабыз.

2. Максат һәм бурычлар:

- укучыларның куркынычсыз һәм сәламәт яшәү мөхитен тәэмин итү;

- укучыларда табигатькә, тирә-юньгә сакчыл караш, экологик культура тәрбияләү;

- сау-сәламәт булып һәм тотрыклы рухи хәләт кичереп яшәүдә дөрес туклануның әһәмиятен ачыклау;

- балаларда сәламәт яшәү рәвешенә омтылыш тәрбияләү.

3. Балаларның сәламәтлеген саклау һәм ныгыту өчен шартлар булдыру:


  • СанПИН таләпләрен үтәү;

  • көнлек режимны үтәү;

  • сыйфатлы һәм витаминлы ашату;

  • витаминлы , дару үсемлекләрен җыю һәм куллану;

  • спорт җиһазлары булдыру;

  • тиешле уку-укыту җиһазларын белән тәэмин ит;.

- мәктәп территориясен чиста тоту,чәчәкләр һәм гөлләр карап үстерү;

- авыл урамнарын,үзең яшәгән йорт тирәләрен чиста тоту;

- иртәнге зарядка,физкультура чараларын планлаштыру һәм оештыру





Чаралар

вакыт

җаваплы

  1. .

Врачлар яки фельдшер ярдәмендә балаларның сәламәтлеген күзәтеп тору. Вакытында медик күзәтү үтүне контрольдә тоту.

даими

кл.җит.

фельдшер



1 сыйныфка укырга керүче балалар белән эшне оештыру.

1 чирек

кл.җит.




Уку нагрузкаларын , өй эшләренең күләмен нормальләштерү

даими

укытучы



Интеграль дәресләр уздыру.

Ел дәвам.

укытучы



Алькоголь куллануга, наркоманиягә каршы тәрбия эшен оештыру.




кл.җит.




Шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәү.

даими

кл.җит.




Балаларны сәламәтлек группаларына бүлү.

сентябрь

кл.җит.




Иртәнге зарядка.

даими

укытучы



Спорт сәламәтләндерү дәресләрен саф һавада үткәрү.

СОЗ дәресе

укытучы,




Һәр дәрестә физкульт- минутлар үткәрү

даими

укытучы



Витаминлы һәм чиста ризыклар ашату.

даими

мөдир



Тәнәфесләрдә хәрәкәтле, кызыклы уеннар үткәрү.

Ел дәвам.

укытучы



Физкультура дәресләрен нәтиҗәле һәм файдалы үткәрү.

дәрестә


укытучы



Әңгәмәләр үткәрү:”Витаминнар –тормыш чыганагы”,”Саулык-зур байлык”,”Ризык һәм дару” һәм башкалар.




кл.җит.




Халык медицинасыннан файдалану.Дару үләннәре.




кл.җит.



Спорт ярышлары һәм спорт бәйрәмнәре үткәрү.

Ел дәвам.

укытучы



Мәктәптә һәм өйдә балаларның сәламәт яшәү рәвешен тәэмин итү.

даими

укыт.ата-ана



Сәламәт булуның тугыз кагыйдәсе :


  1. Үзеңә һәм барлык кешеләргә дә яхшылык, матурлык, сәламәтлек телә. Ышаныч, өмет һәм мәхәббәт бу изге гамәлдә ярдәмчеләрең булсын.

  2. Әти-әниеңне ярат, хөрмәт ит. Үз тормышыңа, туганнарың, дсуларың тормышына шатлан.

  3. Һәрнәрсәдә : хезмәттә, ял итүдә, туклануда чама хисен онытма. Чаманы белү- сәламәтлек билгесе.

  4. Якын кешеләреңә алкоголь, тәмәке һәм наркотиклар кулланудан баш тартырга ярдәм ит- алар кешене бәхетсез итә. Акылыңны психик агулардан : усаллыктан, көнчелектән, комсызлыктан азат ит.

  5. Кешеләргә елмаю бүләк ит. Елмаю кешеләргә ял, кәеф күтәрелеге бирә, күңелсезлекләрдән һәм стресслардан арындыра.

  6. Хис- тойгыларыңны, ачуыңны тыя бел. Белемең белән мактанма. Осталыгың һәм ихтыяр көчең белән горурлан.

  7. Үз-үзеңә һәрвакыт: мин булдырам, мин телим, мин кешечә яшәргә тиеш, дип әйт.


  8. Һәрчак бер нәрсәне исеңдә тот: ни чәчсәң- шуны урырсың. Кешенең язмышы- үз кулында.

  9. Шуны онытма! Сәламәтлек- ул әле барысы да түгел, әмма сәламәтлектән башка барысы да берни дә түгел. Сәламәтлек – физик көч булудан тыш, рухи шәфкатьлелек тә



Кече Салтык башлангыч мәктәп –бакча буенча


Сәламәтлегебез үз кулыбызда”


дигән сәламәтләндерү программасы.


Программа ата-аналар җыелышында кабул ителде.


Мәктәп-бакча мөдире: Зайнуллина Р.Н.

2008 ел,сентябрь.


Мәгълүм булганча ,рухи,психик,зхлакый,акыл үсеше һәм физик яктан сау- сәламәт ирекле шәхес тәрбияләү һәм аңа белем бирү-бенең төп максатыбыз.Соңгы елларда безнең мәктәптә уңай микроклимат,тормыш эшчәнлеге өчен куркынычсыз халәт ,сәламәт тормыш рәвеше формалаштыра.Бу проблемаларны гамәлгә ашыру өчен без “Сәламәтлегебез үз кулыбызда”дигән программа төзедек.

Программа үз эчендә түбәндәге юнәлешләрне берләштерә:

1. ” Экология программасы”н гамәлгә ашыру.

2. “Сәләмәтлегебез үз кулыбызда”дигән сәламәтләндерү прогрммасын нәтиҗәле куллану.


Сәламәтлек турында белем һәм тәрбия бирү программасы балаларның иҗади мөмкинлекләрен тагын да тулырак ачу өчен мөһим шарт булып тора.

Сәламәтләндерү белеме һәм тәрбиясе бирүнең төп максаты- белемнәрне пропагандалау,хәзерге заман шартларында сәламәтләндерү күнкмәсе формалаштыру,үзеңнең сәламәтлегеңне һәм тирә-яктагыларның сәламәтлеген саклау һәм ныгыту максаты белән үз-үзеңне билгеле бер тәртиптә тоту.Бу уңайдан махсус план төзелде.

  1. Иртәнге зарядка ясау.

  2. Көндәлек режимны үтәү.

  3. Дәрестә физкультминутлар ясау.

  4. Саф һавада күнегүләр эшләү.
  5. Мәктәп территориясен чиста тоту,чәчәкләр һәм гөлләр карап үстерү.


Авыл урамнарын,үзең яшәгән йорт тирәләрен чиста тоту.


Бу юнәлештә түбәндәге чаралар үткәрергә.

  • укучылар һәм ата-аналар белән әңгәмәләр үткәрү;

  • балаларның медицина күзәтүе үтүе;

  • организмның авыруларга каршы тору сәлатен арттыра торган үзебезнең илдәге дару итеп ясалмаган препаратлар белән танышу;

  • балаларның физик үсешен күзәтү.






Чаралар

вакыт

җаваплы

1.

Врачлар яки фельдшер ярдәмендә балаларның сәламәтлеген күзәтеп тору.

даими

кл.җит.

фельтшер

2.

Балаларны сәламәтлек группаларына бүлү.

сентябрь




3.

Иртәнге зарядка

даими

укытучы

4.

Саф һавада булу.

даими

укытучы,

ата-ана

5.

Һәр дәрестә физкульт минутлар үткәрү

даими

укытучы

6.

Витаминлы һәм чиста ризыклар ашату.

даими

мөдир


7.

Хәрәкәтле уеннар

СОЗ дәресе

укытучы

8.

Физкультура дәресләрен нәтиҗәле һәм файдалы үткәрү.

дәрестә

укытучы

9.

Әңгәмәләр үткәрү:”Витаминнар –тормыш чыганагы”,

”Саулык-зур байлык”,”Ризык һәм дару” һәм башкалар.







1

Халык медицинасыннан файдалану.










Спорт ярышлары һәм спорт бәйрәмнәре үткәрү.

Ел дәвам.

укытучы




Мәктәптә һәм өйдә балаларның сәламәт яшәү рәвешен тәэмин итү.

даими

укыт.ата-ана