girniy.ru 1 2 3 4 ... 20 21
Тема: X. Туфанның «Кайсыгызның кулы җылы?» шигыре


Максатлар: 1) укучыларда аңлап уку күнекмәләре булдыруга ирешү; 2) укучыларның фикерләү сәләтен үстерү; 3) көчле шәхесләргә соклану хисен тәрбияләү.

Дәрес барышы.

1. Исәнләшү.

2. Әңгәмә кору.

Укучылар бер-бер артлы укытучының сорауларына җавап бирәләр: «Кайсыгызның кулы җылы?» шигыре нәрсә турында? Автор кайсы юлларны, сүзләрне кабатлый? Шигырьдә нинди җөмләләр күп?

3. Өй эшен тикшерү.

Укучылар 1, 2 нче грамматик күнегүләрне укыйлар һәм җавапл н чагыштыралар.

4. Д^х слек белән эшләү.

Башта укытучы үзе «Кайсыгызның кулы җылы?» шигырен сәнгатьле итеп укый, аннары аерым сүзләрнең әйтелешенә игътибар итә: егылмаска өйрәтте, ертасымы, бәйлисе бар, килделәр, бусы, сау, бирсәләр, дисәләр, шундадыр, кайсыгызның һ.б. Укучылар аларны истә калдыралар һәм әйтеп баралар. Укытучы тагын бер тапкыр шигырьне укый. Бу вакытта музыкаль фон куллану уңышлы. Аннары укучы шигырьне сәнгатьле итен укый. Алга таба шигырьнең эчтәлеге буенча әңгәмә үткәрү өчен, укытучы балаларга сораулар бирә: Шигырь кемгә багышланган? Сезнеңчә, ул ничәнче елда язылган? Лирик герой кайда? Аның белән нәрсә булган? Аңа авырмы? Лирик геройга нәрсә килгән? Хатта нәрсә дип язылган? Кайткач, аңа нәрсәләр күрсәтәләр? Сөйгәне белән нәрсә булган? Дөнья аны нәрсәгә өйрәткән? Җылы кул нәрсәне белдерә?

5. Йомгак ясау. Өй эше: Хәсән Туфанның бер шигырен яттан өйрәнү (2 нче коммуникатив бирем).

6. Саубуллашу.


Тема: X. Туфанның «Иртәләр җитте исә» шигыре

Максатлар: 1) «Иртәләр җитте исә» шигырен сәнгатьле итеп һәм аңлап укуга ирешү; 2) X. Туфанның иҗатына хөрмәт тәрбияләү; 3) М. Җәлил турында белемнәрне искә төшерү, М. Җәлил турында мәгълүмат бирү.

Дәрес барышы.

1. Исәнләшү.

2. Өй эшен тикшерү.

Укучылар «Кайсыгызның кулы җылы?» шигырен яттан сөйлиләр.

3. Әңгәмә кору.


Сез 7 нче сыйныфта М. Җәлил турында өйрәндегез. Әйтегез әле, М. Җәлил — ул кем? ( Герой-шагыйрь. Советлар Союзы Герое.) Аңа ни өчен шундый исемнәр бирелгән? Казанда М. Җәлил белән бәйле нинди урыннар бар? Сез кайларда булдыгыз?

Укучылар җавап бирергә кыенсынсалар, укытучы үзе М. Җәлилнең фронт, төрмә еллары, үлеме, «Моабит дәфтәрләре» турында кыскача сөйли. Аның хатыны Әминә, кызы Чулпан исемле булуын әйтә, фоторәсемнәр, фотоальбом күрсәтә.

4. Дәреслек белән эшләү.

Башта сүзлек эше оештырыла. Балалар «Иртәләр җитте исә» шигыреннән түбәндәге сүзләрне сүзлекчәләренә язалар: яр — возлюбленный(-ая); ни — что; куе — густой; тузан — пыль; сыман — как; сөенеч — радость; исә — здесь: же; гизә — блуждает. ,

Аннары укытучы шигырьне сәнгатьле итеп укый, соңыннан 5 укучы берәр строфаны укып тәрҗемә итә. Ахырдан шигырьнең эчтәлеге буенча сөйләшү үткәрелә.

Шигырь кемгә багышланган? Лирик герой нинди күлмәк кия һәм ни очен? Ул сөйгәне турында беләме? Сөйгән яры нинди хәбәр көтә? Сөенечле хәбәр киләме? Сөйгән ярының гомере ничек үтә? Автор кайсы юлларны, сүзләрне кабатлый һәм ни өчен?

4 нче коммуникатив биремгә нигезләнеп, укучылар фикерләрен гомумиләштереп әйтәләр.

5. Йомгак ясау. Өй эше: 5 иче коммуникатив бирем (рус шагыйрьләренең берсе турында хикәя язып килергә); 3 нче грамматик бирем.

6. Саубуллашу.


Тема: С. Хәкимнең тормыш юлы һәм иҗаты

Максатлар: 1) С. Хәкимнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру; 2) укучыларның тыңлап аңлау күнекмәләрен үстерү; 3) туган якка мәхәббәт хисе тәрбияләү.

Дәрес барышы.

1. Исәнләшү.

Дәреснең темасын, максатларын әйтү.

2. Әңгәмә кору.

Балалар укытучының сорауларына җавап бирәләр: Үткән дәресләрдә без кайсы авторның иҗаты белән таныштык? Аның турында нәрсәләр белдегез? X. Туфанның әсәрләре нәрсә турында? Аның лирик шигырьләре кемгә багышланган? X. Туфанның кайсы шигыре сезгә күбрәк ошады?


3. Өй эшен тикшерү.

Берничә укучы үзенә ошаган рус шагыйренең иҗаты турында сөйли, сыйныфташлары аларга үзләрен кызыксындырган сорауларны бирәләр, 3 нче грамматик күнегүне тикшерәләр.

4. Дәреслек белән эшләү.

Башта укытучы биографик белешмәдәге яңа сүзләрнең мәгънәләрен аңлата һәм аларны сүзлекчәләргә язарга куша: дала — степь; көрәштәш — соратыйк; юксыну — тоска; язмыш — судьба; селкенергә — шевелиться.

Аннары укытучы дәреслектән С. Хәкимнең тормыш һәм иҗат юлы турындагы мәгълүматны укырга куша. Укып чыккач, балалар сорауларга җавап бирәләр: Сибгат Хәким кайда һәм кайчан туа? Ул кайда укыган? Аның беренче китабы кайчан басылып чыга? Аннары шагыйрь нинди поэмалар яза? Бу әсәрләр кемгә багышланган? Бөек Ватан сугышы елларында ул кайда була? Аның сугыш турында нинди әсәрләре бар? С. Хәким кайсы атаклы шәхесләргә багышлап шигырьләр язган? С. Хәкимгә нинди мактаулы исем бирелгән?

Шуннан соң укучылар тагын бер тапкыр текстны эчтән укыйлар, аннары бер-берсенә, чиратлашып, сораулар биреп Җавап кайтаралар. Эштә барлык укучылар да катнашырга тиеш.

5. Йомгак ясау. Өй эше: 3 нче коммуникатив бирем.

6. Саубуллашу.


Тема: С. Хәкимнең «Әй язмыш, язмыш» шигыре

Максатлар: 1) С. Хәкимнең шигырьләрен аңлап укуга ирешү; 2) укучыларның диалогик сөйләм күнекмәләрен үстерү; 3) укучыларның грамматик белемнәрен тирәнәйтү.

Дәрес барышы.

1. Исәнләшү.

2. Өй эшен тикшерү.

Укучылар С. Хәкимнең биографиясен сөйлиләр.

3. Дәреслек белән эшләү.

Башта «Әй язмыш, язмыш» шигырен сәнгатьле итеп уку һәм тәрҗемә итү эше оештырыла. Кәр рәт берәр строфаны мөстәкыйль рәвештә тәрҗемә итә. Аннары һәр рәттән 1 укучы җавап бирә.

Алга таба шигырьнең эчтәлеге буенча сөйләшү үткәрелә. Балалар укытучының сорауларына җавап бирәләр: Бу шигырь нәрсә турында? Шагыйрь туган җире турында ничек яза? Аңа башка җир ошыймы? Шагыйрь ни өчен читкә барырга теләми? Аңа нәрсәләр кадерле? Туган ягыгызда


сезнең өчен нинди урыннар, нәрсәләр кадерле? Чит илләрдә булганыгыз бармы? Чит илдә яшәргә телисезме?

Нәтиҗә ясап, укучылар туган җирнең кадерле булуы турында фикерләрен әйтәләр.

Ахырдан 1, 2 нче грамматик биремнәр үтәлә. Укучылар тапкан мисалларын чиратлашып укыйлар.

4. Шартлар булса, «Әй язмыш, язмыш» шигыренә язылган җырны тыңларга мөмкин.

5. Йомгак ясау. Өй эше: «Петербург...» шигырен сәнгатьле итеп укырга өйрәнү.

6. Саубуллашу.


Тема: А. Пушкинның Г. Тукай тормышындагы роле

Максатлар: 1) күренекле татар һәм рус шагыйрьләренең иҗатын чагыштыру; 2) укучыларның'сүзлек байлыгын арттыру; 3) шигърияткә карата кызыксыну булдыру.

Дәрес барышы.

1. Исәнләшү.

2. Өй эшен тикшерү.

Башта укучылар укытучының «Петербург...» шигырен сәнгатьле итеп укыганын тыңлыйлар. Аннары үзләре укыйлар. Укытучы укучыларның җавапларын бәяли, әйтелеш хаталарына игътибар итә, кайбер сүзләрне яңадан кабатлаттыра.

3. Әңгәмә кору.

Башта укытучы А. Пушкинның Г. Тукай тормышындагы ролен аңлата. Г. Тукай рус телен әйбәт белгән. Ул Пушкинның иҗаты белән кызыксынган һәм аның күп әсәрләрен татарчага тәрҗемә иткән. Пушкин әсәрләренең сюжетына ияреп язган шигырьләре дә бар.

Пушкин илә Лермонтовтан үрнәк алам,

Әкрен-әкрен югарыга үрләп барам,—

дип яза Тукай бер шигырендә.

Ул Пушкинны үзенең остазы итеп саный. Күп кенә татар кешеләре Пушкин әсәрләре белән Тукай аша танышканнар.

Казанның Ирек мәйданында Татар дәүләт опера һәм балет театры бинасының бер ягында — Пушкинга, икенче ягында Тукайга һәйкәл куелган. Алар икесе дә — бөек шагыйрьләр. Аннары укытучы Пушкин һәм Тукай турында сораулар бирә, укучыларның җавапларын тыңлый.

Алга таба укучылар «Петербург...» шигыреннән икенче дүртьюллыкны укып тәрҗемә итәләр һәм укытучының сорауларына җавап бирәләр: Сез Л. Толстойның нинди әсәрләрен беләсез, кайсыларын алып укыдыгыз? Алар нәрсә турында? Рус прозасында Л. Толстой нинди урынны алып тора?


Аннары калганнары өстендә дә шул рәвешле эшләнә.

Укытучы шигъри юллардагы мәгънәне үзе аңлатып мим

4. Грамматик белемнәрне ныгыту.

Укучылар, укылган шигырьләрдән фигыльләрне табып, аларны тәрҗемә итәләр һәм заманнарын билгелиләр (3 нче грамматик бирем).

5. Йомгак ясау. Өй эше: 4 нче грамматик күнегү.

6. Саубуллашу.


Тема: С. Хәкимнең «Шагыйрьләрнең Аккош күлендәге...» шигыре

Максатлар: 1) шигъри әсәрләрне аңлап уку күнекмәләрен камилләштерү; 2) укучыларны үз фикерләрен белдерергә күнектерү; 3) шагыйрьләрнең иҗаты белән горурлану хисе тәрбияләү.

Дәрес барышы.

1. Исәнләшү.

2. Үткәннәрне кабатлау.

Укучылар, чиратлашып, укытучының сорауларына җавап бирәләр: Сез кайсы авторның иҗаты белән таныштыгыз? Ул кайсы чорда яшәгән? Ул ни өчен сугыш турында күп язган? С. Хәкимгә нинди мактаулы исемнәр бирелгән? Аның шигырьләренә язылган җырларны беләсезме?

3. Өй эшен тикшерү.

Укучылар үзләре төзеп килгән җөмләләрне укыйлар.

4. Дәреслек белән эшләү. Башта укытучы 178 нче биттәге яңа сүзләрнең мәгънәләрен аңлата, дөрес әйтергә өйрәтә. Аннары укучылар мөстәкыйль рәвештә «Шагыйрьләрнең Аккош күлендәге...» шигырен укыйлар. Берничә укучының укуы тыңлана һәм бәяләнә. Аннары сорауларга ж,авап бирәләр: Шигырьдә сүз нәрсә турында бара? Аккош күлендә нәрсәләр үсә? С. Хәким татар шагыйрьләре турында ничек яза?

Алга таба укучылар икенче шигырьне укыйлар, аның мәгънәсенә төшенәләр. Аннары укучылар 1 нче коммуникатив биремдәге сорауларны укыйлар һәм җавапларын әйтәләр.

5. Грамматик белемнәрне ныгыту.

5. 7 нче күнегүләр телдән эшләнә; 6 нчы күнегүне укучылар язмача эшлиләр.

6. Йомгак ясау. Өй эше: 2 иче коммуникатив бирем.

7. Саубуллашу.


Тема: Ә. Еникинең тормыш һәм иҗат юлы

Максатлар: 1) Ә. Еникинең тормыш һәм иҗат юлы белән таныштыру; 2) укучыларның бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерү; 3) төрле жанрлардагы әдәби әсәрләргә кызыксыну уяту.


Дәрес барышы.

1. Исәнләшү. Дәреснең темасын, максатларын әйтү.

2. Өй эшен тикшерү.

Укучылар ятлап килгән шигырьләрен сөйлиләр.

3. Дәреслек белән эшләү.

Башта укытучы Ә. Еникинең тормыш һәм иҗат юлы белән таныштыра, биографик белешмәне үзе укып күрсәтә, аннары берничә укучы кычкырып укый.

Аннары балаларга түбәндәге сораулар бирелә: Ә. Еники шагыйрьме, драматургмы, язучымы? Ул кайчан һәм кайда туган? Беренче әсәрләрен кайчан яза башлаган? Аның әсәрләре нинди темаларга багышланган? Язучыга нинди премияләр бирелгән? Аның әсәрләре нинди телләргә тәрҗемә ителгән? һ.б.

Алга таба укытучы, укучыларга нәрсә аңлауларын әйтү өчен, түбәндәгечә җөмлә төзергә куша: Мин шуны аңладым: Ә. Еники 91 ел яшәгән. Мин шуны белдем: Ә. Еники — күренекле татар язучысы һ.б.

Һәр укучы үз җөмләсен әйтә. Аннары укытучы текстны тагын бер тапкыр игътибар белән укып чыгарга куша. Бу вакытта ул үзе Ә. Еники әсәрләренең исемнәрен тактага яза. Шулай ук 1909, 1925, 1926, 1954, 1984 саннарын язып куя. Аннары укучылар, чиратлашып, тактага чыгалар, даталар һәм әсәр исемнәреннән файдаланып, Ә. Еникинең иҗаты турында җөмләләр төзеп әйтәләр.

4. Йомгак ясау. Өй эше: мөстәкыйль эшкә әзерләнү; 1 нче коммуникатив бирем.

5. Саубуллашу.

Тема: Ә. Еникинең «Кем җырлады?» хикәясе

Максатлар: 1) укучыларның язма сөйләмен тикшерү; 2) укучыларның сәнгатьле һәм аңлап уку күнекмәләрен камилләштерү; 3) Бөек Ватан сугышы каһарманнарына хөрмәт хисе тәрбияләү.

Дәрес барышы.

1. Исәнләшү.

Дәреснең темасын, максатларын җиткерү.

2. Мөстәкыйль эш үткәрү.

Укучылар түбәндәге текстны русчадан татарчага тәрҗемә итәләр, дәфтәрләренә язалар.

А. Еники — видный татарский писатель. Оп родилея 2 марта 1909 года в Башкортостане. Ему пришлось учиться в разных школах. После окончания школы он приехал в Казань. Здесь он закончил Институт научной организации труда.


В 1926 году Амирхан Еники написал свое первое произведение, в котором он рассказал о деревенской жизни.

В годы Великой Отечественной войны А. Еники прославился как мастер рассказов. Среди них «Мать и девочка», «Одинокий гусь», «Невысказанное завещание» и другие. В 1954 году он написал повесть «Спасибо, товарищи». Эта повесть была переведена на русский язык.

В 1984 году Амирхану Еиики была присуждена Государственная премия имени Г. Тукая за книгу на русском языке «Повести и рассказы» и сборник рассказов «Путник». А. Еники много занимался переводами. Он перевел на татарский язык произведения А. Островского, К. Паустовского, Ч. Айтматова и др. Многие произведения А. Еники переведены на русский, арабский, английский языки.

Аннары укытучы балаларның дәфтәрләрен лдаеп ала.

3. Дәреслек белән эшләү.

Башта укучылар, чиратлашып, «Кем җырлады?» хикәясеннән китерелгән өзекне абзацларга бүлеп, кычкырып укыйлар. Укыганнан соң, укучылар 2 нче коммуникатив биремдәге сорауларга җавап бирәләр һәм парлап сөйләшү үткәрәләр.

4. Йомгак ясау. Өй эше: 1, 2 нче грамматик биремнәр.

5. Саубуллашу.


Тема: Ә.Еникинең “Кем җырлады?” хикәясендә җыр образы

Максатлар: 1) укучыларның бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерү; 2) балаларны үз фикерләрен дәлилләргә өйрәтү; 3) сәнгать әсәренең кеше күңеленә тәэсирен аңлауга ирешү.

Дәрес барышы.

1. Исәнләшү.

Дәреснең темасын һәм максатларын әйтү.

2. Әңгәмә кору.

Укучылар, укылган өзекнең эчтәлеген искә төшереп, сорауларга җавап бирәләр. Әсәрдә сүз нинди вакыйга турында бара? Хикәянең төп герое кем? Аңа нәрсә булган? Татар җыры егеткә ничек тәэсир итә? һ.б.

3. Өй эшен тикшерү.

Укучылар грамматик биремнәргә тапкан мисалларын укыйлар.

4. Дәреслек белән эшләү.

Укучылар өзекне тагын бер тапкыр эчтән укып чыгалар. Аннары бер укучы такта янына чыга, башкалар аңа бер-бер артлы сораулар бирәләр.


Аннары укытучы түбәндәге сүзләрнең дөрес әйтелешенә игътибар итеп, аларны кабатлаттыра: каяндыр, татарча, кәрлә, кемне, үзен белештермичә, һушыннан язмады, һичнәрсәне, һичкемне, туктамады.

Моннан соң укучылар 3, 4 нче коммуникатив биремнәрне укыйлар һәм җавап бирәләр. Алга таба укытучы татар музыкасын тыңлата. Мәсәлән, С. Сәйдәшевнең «Скрипка өчен пьеса»сы.

5. Йомгак ясау. Өй эше: 3, 4 нче грамматик биремнәр.

6. Саубуллашу.


Тема: Ә.Еникинең “Кем җырлады?” хикәясе буенча йомгак дәрес

Максатлар: 1) укучыларның җанлы аралашу күнекмәләрен үстерү; 2) лексик берәмлекләрне сөйләмдә куллануга ирешү; 3) Җиңү көне белән горурлану хисе тәрбияләү.

Дәрес барышы.

1. Исәнләшү.

2. Өй эшен тикшерү. Укучылар 3, 4 нче грамматик күнегүләрне укыйлар. Ьәр укучы үзенең мисаллары белән таныштыра.

3. Дәреслек белән эшләү.

Башта 5 нче коммуникатив бирем эшләнә. Укучылар тәкъдим ителгән ситуация буенча фикер алышалар. Аннары укытучының сорауларына җавап бирәләр: Җиңү көнен кайчан бәйрәм итәләр? Быел Бөек җиңүгә ничә ел тула? Районыгызда (авылыгызда) бу бәйрәмне кайда билгеләп үтәләр? Ветераннарны кемнәр котлый? Аларга нәрсә бүләк итәләр? Ветераннар нәрсә турында сөйлиләр? Син Бөек Ватан сугышы турында нәрсәләр беләсең? һ.б.

4. Өзекнең эчтәлеге буенча сөйләшү үткәрү. Сөйләшү түбәндәгечә башланырга мөмкин. Укытучы бер

укучыга мөрәҗәгать итә: «Әйт әле, сиңа «Кем җырлады?» хикәясе ошадымы?» Укучы җавап бирә һәм үз соравы белән икенче укучыга мөрәҗәгать Итә. Икенче укучы, җавап биргәч, өченче укучыга сорау бирә: «Ә сиңа хикәянең кайсы урыны күбрәк ошады?» һ.б. Сөйләшү шулай дәвам итә.

Ахырдан укытучы, һәр укучының сөйләвенә нәтиҗә ясап, үз фикерен белдерә.

5. Йомгак ясау. Өй эше: 6 нчы коммуникатив бирем.

6. Саубуллашу.



<< предыдущая страница   следующая страница >>