girniy.ru   1 2 3 ... 20 21

Тема: Изложение


Максат: укучыларның язма сөйләм күнекмәләрен үстерү.

Дәрес барышы.

1. Исәнләшү.

2. Укылган өзекнең эчтәлеге буенча изложение яздыру.

3. Йомгак ясау. Өй эше: 5 нче грамматик бирем.

4. Саубуллашу.


Тема: Г. Ибраһимовның иҗаты белән таныштыру

Максатлар: 1) күренекле татар язучысы Г. Ибраһимовның иҗаты белән таныштыру;

2) укучыларның тыңлап аңлау күнекмәләрен үстерү;

3) Г. Ибраһимов иҗатына кызыксыну уяту.

Дәрес барышы.

1. Исәнләшү.

Дәреснең темасын, максатларын әйтү.

2. Өй эшен тикшерү'.

Укучылар үзләре төзегән җөмләләрне чиратлашып укыйлар, хаталарын төзәтәләр.

3. Дәреслек белән эшләү. Дәреслектә бирелгән биографик мәгълүматны укучылар абзацларга бүлеп укыйлар, тәрҗемә итәләр.

Шәхес — личность; тәнкыйть — критика; күпкырлы — многогранный; милләтчелектә гаепләп — обвинив в национализме; атып үтерергә — расстрелять; шәхес культы корбаны — жертва культа личности; төгәл — точно; карак — вор; тамыр — корень: тирән — глубокий; җәелә — здесь: распространяется h.б.

Бу эшне башкарганда, укучылар сүзләрне сүзлекчәләргә язып баралар. Аннары укытучы эш дәфтәренә сораулар төзеп язарга куша. Биографик белешмәдәге һәр җөмләгә сорау язу мәҗбүри түгел. Укучылар якынча 4—5 сорау язарга тиешләр. Аннары укучылар текстны тагын бер тапкыр игътибар белән укып чыгалар, төп мәгълүматны истә калдырырга тырышалар. Соңыннан бер укучы тактага чыга. Укучылар аңа үзләренең сорауларын чиратлашып укыйлар, ә ул җавап биреп бара. Шул рәвешле, тагын берничә укучының белеме тикшерелә.

4. Йомгак ясау. Өй эше: 1 нче коммуникатив бирем (биографик белешмәне кабатлау); сүзләрне өйрәнү, мөстәкыйль эшкә әзерләнеп килү.

5. Саубуллашу.

Тема: Г. Ибраһимовның “Алмачуар” хикәясе

Максатлар: 1) укучыларның тәрҗемә итү күнекмәләрен тикшерү; 2) сәнгатьле итеп һәм аңлап уку күнекмәләрен камилләштерү; 3) әсәрнең эчтәлегенә карата кызыксыну уяту.


Дәрес барышы.

1. Исәнләшү'.

Дежур укучыны тыңлау.

2. Мөстәкыйль эш үткәрү.

Укытучы һәр укучыга русча текст бирә, һәм укучылар аны контроль эш дәфтәрләренә тәрҗемә итәләр.

Г. Ибрагимов — видный татарский писатель, критик, ученый-филолог. Он родился 12 марта 1887 года в Башкортостане в деревне Султанмурат. Сначала он учится в деревенской школе, затем получает знания в Оренбурге, Уфе.

Наиболее выдающиеся произведения Г. Ибрагимова — «Молодые сердца», «Глубокие корни», «Красные цветы» и др. Эти произведения переведены на многие языки. Он написал много статей об истории, культуре, искусстве, языке татарского народа. Г. Ибрагимов участвовал в организации татарских газет, журналов. Он составил учебники, книги для чтения, методические пособия по татарскому языку.

3. Укучыларның сөйләм күнекмәләрен үстерү. Бер укучы Г. Ибраһимовның биографиясен сөйли.

4. Дәреслек белән эшләү. Башта укытучы балаларга әсәрнең эчтәлеген яздыра.

«Алмачуар» хикәясе 1922 нче елда язылган. Әсәр кеше һәм табигать гармониясе турында. Хикәянең төп герое — Закир. Ул авылда яши, кечкенәдән табигать белән аралашың, эшләп үсә. Закир — саф күңелле, романтик рухлы. Ул үзенең туган җирен, туган авылын ярата, анда үскән һәр нәрсәгә игътибарлы.

Әсәрдә ат образына зур урын бирелгән. Билгеле булганча, авыл кешесенең тормышында ат бик зур роль уйнаган. Закирларның да атлары бар. Менә бер елны аларның бияләре колынлый. Колын ак таплы, күк төстә була. Закир аңа Алмачуар исеме бирә. Колын төз гәүдәле, озын аяклы ат булып үсә. Ул Закирның тормышында зур урын ала башлый. Малай колынны карый, ашата, өйрәтә. Бервакыт бүреләр атның колынын ашыйлар, Алмачуарны да яралыйлар. Закир бик борчыла, елый. Бәхеткә, Алмачуар терелә. Закир әтисенә Алмачуарны эшләтергә рөхсәт бирми. Ул аны Сабантуйга, ат чабышына әзерли, җиңәргә тели. Менә Сабан туе да җитә. Авыл атлары арасында Алмачуар кебекләр юк. Ләкин бу Сабантуйга Башкортстаннан бик данлыклы чабышкы ат килә. Ул Алмачуарның төп көндәше була. Шуңа карамастан Алмачуар беренче килә. Закир бик шатлана. Ләкин бу шатлык озакка бармый. Ярыштан соң Алмачуар йөри алмый башлый, ашамый, эчми һәм бер атнадан үлә. Закир өчен бу хәл фаҗига була, ул хәтта елый да алмый.


Алмачуар Закирның йөрәгендә, күңелендә мәңгелек яра булып кала. Төп геройның хисләре, кичерешләре тирән психологизм белән язылган.

Хикәя пейзаж картиналарына бик бай. Әсәрдә авыл халкының тормышы, татар халкының гореф-гадәтләре, бәйрәмнәре бик оста сурәтләнгән.

Бу хикәя — балаларның яраткан әсәрләреннән берсе.

Аннары укытучы өзекне сәнгатьле итеп укырга куша. Аерым укучылар абзацлап укыйлар. Моннан соң дәфтәргә язылган мәгълүмат буенча фикер алышу оештырыла. Укучылар төрле сорауларга җавап бирәләр:

–Хикәя кайчан язылган? Аның төп герое кем? Әсәрдә сүз нәрсә турында бара? Сабан туе бәйрәме авылда ничек үтә? Сабан туенда иң зур ярыш нинди? Сабан туена атларны ничек әзерлиләр? Хикәянең эчтәлегенә карата монәсәбәтегез нинди?

5. Йомгак ясау. Өй эше: 2 нче коммуникатив бирем.

6. Саубуллашу.


Тема: Г.Ибраһимовның “Алмачуар” хикәясендә сабан туе күренешенең бирелеше


Максатлар: 1) укучыларның бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерү; 2) грамматик биремнәрне ныгыту; 3) милли бәйрәмнәргә уңай мөнәсәбәт тәрбияләү.

Дәрес барышы.

1. Исәнләшү.

Дәреснең темасын, максатларын аңлату.

2. Әңгәмә кору.

Сораулар: Әсәрнең төп герое кем? Сез аның турында нәрсәләр белдегез? Татар халкының тормышында ат нинди роль уйный? Закир Алмачуарны ничек карый? Закир тормышында нинди фаҗига була?

3. Өй эшен тикшерү.

Укучылар өзекнең эчтәлеген үз сүзләре белән сөйлиләр.

4. Текст белән эшләү.

Укучылар яңадан бер тапкыр өзекне абзацларга бүлеп укыйлар. Катлаулы җөмләләрне укытучы ярдәме белән тәрҗемә итәләр. Алга таба грамматик биремнәр үтәлә. Укучылар 1, 2, 3 нче күнегүләрне телдән эшлиләр һәм 4, 5 нче күнегүләрне дәфтәрләренә язалар.

5. Йомгак ясау. Өй эше: өзекнең эчтәлеге буенча 8—10 сорау язып килү; 7 нче грамматик күнегү.

6. Саубуллашу.



Тема: Г.Ибраһимовның “Алмачуар” хикәясе буенча йомгак дәрес

Максатлар: 1) укучыларның диалогик сөйләм күнекмәләрен үстерү; 2) русчадан татарчага тәрҗемә итәргә күнектерү; 3) хайваннарга игътибарлы булырга өйрәтү.

Дәрес барышы.

1. Исәнләшү.

Дежур укучыны тыңлау.

2. Өй эшен тикшерү.

Берничә укучы башта 7 нче грамматик бирем буенча төзелгән җөмләләрне укый.

3. Өзекнең эчтәлеге буенча сөйләшү үткәрү. Укучылар, чиратлашып, әйдә төзеп килгән сорауларын укыйлар һәм җавап бирәләр: бер укучы соравын укый, икенчесе аңа җавап бирә, һәм эш шулай дәвам итә. Аннары укытучы укучыларның дәфтәрләрен җыеп ала һәм, барлык сорауларны тикшереп, билге куя.

4. Грамматик биремнәрне башкару.

Башта укучылар 6 нчы грамматик биремне язмача башкаралар, аннары 8 нче күнегүне телдән эшлиләр.

5. Тәрҗемә итү.

Укучылар 5 нче коммуникатив биремне сүзлек ярдәмендә тәрҗемә итәләр.

6. Йомгак ясау. Өй эше: 3, 4 нче коммуникатив биремнәр.

7. Саубуллашу.


Тема: Һ. Такташның тормышы һәм иҗаты

Максатлар: 1) Һ. Такташның тормышы һәм иҗаты белән таныштыру;

2) укучыларның фикерләү сәләтен үстерү;

3) татар шигъриятенә мәхәббәт уяту.

Дәрес барышы.

1. Исәнләшү.

Дәреснең темасын әйтү, максатларын аңлату.

2. Өй эшен тикшерү.

Укучылар 3—4 нче коммуникатив биремнәрдәге сорауларга җавап бирәләр. Бер сорауга берничә укучының ж,авабы тыңлана.

3. Дәреслек белән эшләү.

Башта укытучы үзе Һ. Такташның тормыш һәм иҗат юлы турындагы мәгълүматны сәнгатьле итеп укый, аннары 3—4 укучы укып күрсәтә. Алга таба укылган мәгълүмат буенча сораулар бирә:

Һади Такташ ничәнче гасырда яшәгән? Аның туган ягы кайда? Һади Такташ нинди фәннәр белән кызыксынган, найларда укыган? Ул беренче шигырьләрен кайчан яза башлый? Шагыйрь кайчан Казанга килә? Биредә ул нәрсәләр иҗат итә? Һади Такташ рус шагыйрьләреннән кемнәрнең иҗаты белән кызыксына? Аннары укучылар «Киләчәккә хатлар» әсәреннән алынган өзекне сәнгатьле итеп укырга өйрәнәләр.


4. Йомгак ясау. Өй эше: 1, 2 нче коммуникатив биремнәр.

5. Саубуллашу.


Тема: Һ. Такташның «Киләчәккә хатлар» поэмасы

Максатлар: 1) сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү; 2) диалогик һәм монологик сөйләм күнекмәләрен камилләштерү; 3) укучыларның иҗади активлыгын арттыру.

Дәрес барышы.

1. Исәнләшү.

Укучыларга дәреснең максатларын җиткерү.

2. Әңгәмә кору.

Укучылар 1 нче коммуникатив биремдәге сорауларга җавап бирәләр.

3. Өй эшен тикшерү.

Берничә укучы «Киләчәккә хатлар» поэмасыннан өзекне сәнгатьле итеп укый. Укытучы авазларның әйтелешенә, сүз басымының дөрес куелуына, җөмләләрнең интонациясенә игътибар итә, хаталарны төзәтә. Бигрәк тә һәркем, булырмын, исемем, кабатланмас, җиңелү, җиңелүе, янабыз, барабыз кебек сүзләрнең дөрес әйтелешенә игътибар бирү кирәк.

4. Өзекнең эчтәлеге буенча фикер алышу. Башта укучылар түбәндәге сорауларга җавап бирәләр:

Хатны кемнәр укый алачак? Хатлар кемгә адресланган? Лирик герой үз героен нинди дип атый? Ә кешеләрен ничек бәяли? Әсәрдә нинди көрәш турында язылган? Ул вакытта кешеләр нәрсә өчен көрәшкәннәр? Нәрсә турында хыялланганнар? Ә сез нәрсә турында хыялланасыз? Сезнең иң зур хыялыгыз нинди?

5. Йомгак ясау. Өй эше: 3 нче коммуникатив бирем.

6. Саубуллашу.


Тема: Һ. Такташ иҗаты

Максатлар: 1) укучыларның мөстәкыйль эшләү күнекмәләрен камилләштерү; 2) грамматик белемнәрне тирәнәйтү; 3) укучыларның язма сөйләм күнекмәләрен тикшерү.

Дәрес барышы.

1. Исәнләшү.

2. Өй эшен тикшерү.

Укучылар мөстәкыйль рәвештә әзерләп килгән язмаларын укыйлар.

3. Әңгәмә кору.

Башта 4 нче коммуникатив биремдәге өзек сәнгатьле итеп укыла һәм аның эчтәлеге буенча фикер алышу оештырыла. Моның өчен укучылар куелган сорауларга җавап бирәләр, үз мөнәсәбәтләрен, фикерләрен дәлиллиләр, бәхәсләшәләр. Укытучы төркемдәге барлык укучыларны сөйләшүгә тарта.


Аннары 5 нче коммуникатив бирем башкарыла. Моның өчен укытучы балаларга түбәндәге мәгълүматны яздыра:

Һади Такташ иҗаты башка халыкларны да битараф калдырмый. «Караборынның дусты» хикәясе рус, башкорт, монгол телләренә тәрҗемә ителде. «Тәүфыйклы песи» әкият-шигыренә нигезләнеп, композитор Л. Хәйретдинова белән шагыйрь Зөлфәт балалар өчен опера яздылар. Бу опера шагыйрьнең 80 еллык юбилее көннәрендә М. Җәлил исемендәге Татар опера һәм балет театры сәхнәсендә куелды. (Балалар әдәбияты: Хрестоматия.— Казан: Мәгариф, 2004.— 213 б.) Шушы мәгълүмат белән таныштыргач, укытучы алдагы дәрескә укучыларның үзләренә дә Һади Такташ турында мәгълүмат табып килергә куша.

4. Грамматик материалны кабатлау.

1 нче биремгә мисаллар табып язганнан соң, укучылар 2, 3, 4 нче биремнәрне телдән эшлиләр.

5. Йомгак ясау. Өй эше: 5 нче коммуникатив бирем; 6 нчы грамматик бирем.

6. Саубуллашу.

Тема: Һ. Такташның “Иптәшләр” шигыре

Максатлар: 1) укучыларны җанлы аралашуга тарту; 2) сәнгатьле уку күнекмәләрен ныгыту; 3) балалар арасында дуслык хисе тәрбияләү.

Дәрес барышы.

1. Исәнләшү.

Дәреснең максатлары белән таныштыру.

2. Өй эшен тикшерү.

5 нче коммуникатив бирем буенча бер укучының чыгышы тыңлана, башка укучылар аңа сораулар бирәләр. Аннары 6 нчы бирем тикшерелә. Укучылар сүзләрне дөрес итеп укыйлар.

3. Дәреслек белән эшләү.

«Иптәшләр» шигырен укытучы үзе укып күрсәтә, аннары берничә укучы сәнгатьле итеп укый. Алга таба аның эчтәлеге буенча әңгәмә үткәрелә. Укучылар укытучының сорауларына җавап бирәләр. Аннары укытучы балаларга дуслары турында сораулар бирә, һәм укучылар дуслык турында сөйләшәләр.

4. Йомгак ясау. Өй эше: 5 нче грамматик бирем; «Иң якын дустым» исемле монолог төзеп сөйләү.

5. Саубуллашу.


Тема: Хәсән Туфан иҗаты

Максатлар: 1) татар шагыйрьләренең иҗаты белән таныштыруны дәвам итү; 2) уку һәм тәрҗемә итү күнекмәләрен үстерү; 3) Хәсән Туфан иҗатына кызыксыну уяту.


Дәрес барышы.

1. Исәнләшү.

Дәреснең темасын һәм максатларын әйтү.

2. Өй эшен тикшерү.

Башта укучылар тозегән җөмләләрен укыйлар. Аннары теләүчеләр якын дуслары турында монолог сөйлиләр. Берничә укучының хәбәрләмәсе тыңлана.

3. Лексик берәмлекләрне үзләштерү.

Укытучы биографик белешмәдәге яңа сүзләрне яздыра һәм тәрҗемәләрен әйтә: күчеп китәргә — переехать; нигез — основание; нигезләнеп —основываясь; мәҗбүр булырга — быть вынужденным; тургай — жаворонок; тамчы — капля; энҗе — жемчуг, жемчужина; дәвер — время, период; сайланма әсәрләр — избранные произведения.

4. Текст белән эшләү.

Башта укучылар күмәк рәвештә укытучы артыннан сүзләрне дөрес әйтергә өйрәнәләр: хөрмәт, Тобол губернасы, күп тә үтми, Сүнчәләй эшчәнлек, шөгыль, шөгыльләнә, вакыйга, вакыйгаларым, һәрвакыт, мәхәббәт, күңел, күңеленә, кергән, шагыйрь, шигырь, мәхәббәт лирикасының энҗеләре.

Бу сүзләрне укытучы артыннан аерым-аерым кабатлаганнан соң, укучылар текстны абзацлап укыйлар. Шуннан соң бер укучы, укытучы ролен башкарып, такта янына чыга һәм башкаларга сораулар бирә.

Аннары укучылар тагып бер тапкыр текстны эчтән укыйлар һәм дәреслекләрен ябалар.

Укытучы яңадан Хәсән Туфанның иҗаты турында сораулар бирә, ә укучылар истә калдырган мәгълүматны әйтәләр.

5. Йомгак ясау. Өй эше: Хәсән Туфанның иҗаты турында сөйләргә өйрәнеп килү (1 нче коммуникатив бирем).

6. Саубуллашу.


Тема: X. Туфанның «Илдә ниләр бар икән?» шигыре

Максатлар: Г) X. Туфанның иҗаты белән таныштыруны дәвам итү; 2) укучыларның тыңлап аңлау күнекмәләрен үстерү; 3) монологик сойләм күнекмәләрен камилләштерү; 4) шагыйрьнең стиль үзенчәлекләрен аңлауга ирешү.

Дәрес барышы.

1. Исәнләшү.

2. Өй эшен тикшерү.

Берничә укучы X. Туфанның тормыш һәм иҗат юлы турында сөйли.

3. Тыңлап аңлауга өйрәтү. Укытучы түбәндәге мәгълүматны укый, ә укучылар тыңлыйлар.


X X ГАСЫРНЫҢ 30 нчы еллары — шәхес культы еллары. Бу алларда күн талантлы язучыларны һәм шагыйрьләрне кулга алалар, гаепсезгә гаеплиләр.

Х. Туфанның тормышында да «кара көннәр» башлана. Аңа да нахак бәла ягып, башта Язучылар союзыннан чыгаралар, әсәрләрен бастырмый башлыйлар.

1940 нчы елның 17нче ноябрендә аны кулга алалар һәм «халык дошманы» дип атыйлар. X. Туфан башта Казан төрмәсендә утыра, аннан соң 10 ел каты режимлы төрмәдә һәм 5 ел Себердә сөргендә (ссылка) була. 16 ел аның турында гаиләсе бернәрсә дә белми, хат язарга да ярамый. Бу елларда X. Туфан үзенең искиткеч матур шигырьләрен яза. Ул Казанга 1956 нчы елда гына кайта. Кызганычка каршы, бу вакытта аның хатыны һәм улы үлгән, кызы Гөлгенә генә исән калган була.

X. Туфанның хатыны — артистка, Луиза Салиаскарова була. Луиза Хәсәннең тормышында, иҗатында бик зур роль уйный. Ул аның хатыны да, ярдәмчесе дә, музасы да була. Хәсәнне кулга алгач, Луизаны да эшеннән чыгаралар, фатирын да алалар, чөнки ул «халык дошманы» хатыны бит! Кечкенә улы авырый башлый, торырга урын булмый, бик авыр көннәр башлана. Луиза, донор булып, канын биреп, паек ала. Хәтта үзенең чәч толымын да сатарга мәҗбүр була. Шулай ул Хәсәнгә булышырга тырыша. Ләкин алар аралашмыйлар. 1955 нче елда Луиза каты авырудан соң үлеп китә.

X. Туфанның Луизага багышланган шигырьләре бик күп. Аларны тыныч кына укып булмый, чөнки шагыйрь үзенең хисләре, фаҗигасе, мәхәббәте турында язган.

Укучыларның тыңлап аңлау күнекмәләрен тикшерү өчен, укытучы текстның эчтәлеген русча сөйләргә куша. Бер укучы сөйли башлый, икенчесе дәвам итә, өченчесе тәмамлый.

4. Дәреслек белән эшләү.

Башта укытучы «Илдә ниләр бар икән?» шигырен үзе укып күрсәтә. Аннары 5 укучы һәр строфаны аерым укып тәрҗемә итә. Алга таба бер укучы шигырьне тулысынча укып чыга. Аннары аның эчтәлеге буенча сөйләшү үткәрелә. Балалар укытучының сорауларына җавап бирәләр:

  • Сез ничек уйлыйсыз, бу шигырь ничәнче елларда язылган? Бу вакытта шагыйрь кайда булган? Лирик герой туган иле турында нәрсәләр белә? Белергә тиешме? Белә аламы? Ул кем турында уйлый? Сөйгәне турында беләме? Автор кайсы юлларны, сүзләрне кабатлый һәм ни өчен?

Төрле укучыларның фикерләре тыңлана, чагыштырыла, нәтиҗәләр ясала.

5. Йомгак ясау. Өй эше: 1, 2 нче грамматик биремнәрне язмача эшләү; «Кайсыгызның кулы җылы?» шигырен сәнгатьле уку.

6. Саубуллашу.




<< предыдущая страница   следующая страница >>