https://electroinfo.net

girniy.ru 1 ... 16 17 18 19 20 21

Тема: Сүзләрнең уңай һәм кире тәртибе


Максат: җөмләдә сүзләр тәртибе турында төшенчә бирү,


Җиһазлау:

Дәрес барышы:

1.Оештыру. Исәнләшү

2. Актуальләштерү.

3.Яңа тема аңлату.

Әңгәмә ысулы белән укучылар яңа белемне үзләштерүгә әзерләнә:

— Җөмләдә мөстәкыйль сүзләр белән җөмлә кисәкләре арасында нинди якынлык бар?

— Мөстәкыйль сүзләр җөмлә кисәкләре була ала. Җөмлә кисәкләре дә ияртүче һәм иярүче кисәкләрдән тора...

— Шулай булгач, җөмлә кисәкләре үзара ничек бәйләнерләр?

— Җөмлә кисәкләре дә тезү һәм ияртү юлы белән бәйләнәләр...

— Бүген без җөмләдә сүзләр тәртибе турында сүз алып барабыз икән, димәк җөмлә кисәкләренең телдә урнашу формасын күз алдында тотабыз.

Безгә татар телендә җөмлә кисәкләренең урнашу тәртибен белергә кирәк.

(Мисаллар китерелә).

Танып белү бурычы. 1. Сөйләмдә җөмлә кисәкләре ничек урнаша? 2. Уйлап карагыз әле: җөмләнең туры тәртибе дип нәрсәне атар идегез? 3. Кайсы мисаллар сезнең беренче нәтиҗәгез белән туры килеп бетми? 4. Мондый күренеш күбрәк нинди сөйләмдә очрый? Ул күренешне ничек атыйлар?

Тикшерү һәм нәтиҗә ясау өчен кирәкле атама һәм мисаллар.

Җөмләнең т у р ы т ә р т и б е:

Җәйге көн якты, матур. Фәезнең дә күңеле чалт аяз. Төзелештә дә күңел төшенкелегенә урын юк. Торак йортлар бер-бер артлы калкып чыга. (Ә. Баян буенча)

Инверсия күренеше (тойгылы сөйләмдә):

Юк, быел алай эшләү җитми, Айсылу кызым, юк! — диде Айтуган бабай.— Елы андый түгел. Алан-башлардан калышырга ярамый безгә! Нинди калышу

ул?! Уздырырга кирәк! Менә шунда булырсың егет! (Г. Бәширов) — чәчмә тойгылы сөйләм.

Назлады җил аларны, Тибрәтеп ак чукларын, Таң сипте өсләренә

Хуш исле саф чыкларын. (М. Җәлил) —

тезмә тойгылы сөйләмдәге инверсия күренеше.


Җавапларны хуплагач, укытучы сүзләрнең уңай һәм кире тәртибенә дә ачыклык кертә.

Нәтиҗә: Сөйләмдә җөмлә кисәкләреннән хәбәр — иядән соң, иярчен кисәкләр үзләре ачыклап килгән кисәктән алда килә. Җөмлә кисәкләренең шушы рәвешчә урнашуы җөмләнең туры тәртибе була.


4. Күнегүләр өстендә ныгыту.

... , ............. нче күнегүләр өстендә җөмлә кисәкләренең урнашу тәртибе ныгытыла


5. Йомгаклау.

6.Өй эше:


Тема: Җөмләдә сүзләр бәйләнеше

Максат: сүзләрнең төзү һәм ияртү юлы белән бәйләнүен һәм аларны белдерүче грамматик чараларны өйрәнү.


Җиһазлау: дәреслек, өстәмә материал

Дәрес барышы:

1.Оештыру. Исәнләшү

2. Актуальләштерү.

3. Яңа тема аңлату.

Җөмләдә сүзләр бәйләнешкә керә, моның өчен аларның билгеле тәртиптә урнашуы, бәйләүче чаралар кулланылуы кирәк.

Укучыларның барысы да мөстәкыйль рәвештә эшли алсыннар өчен, бәйләүче грамматик чараларны сүзләрнең урнашу тәртибен, ия белән хәбәрнең бер үк санда ярашуын искә төшерергә кирәк.

Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз (М.) мисалын күзәтик әле. Монда бәйләүче грамматик чараларның кайсылары бар икән? Уйлап карагыз әле.

—- Килеш кушымчасы бар: кешегә һөнәр кирәк...

— Тагы, тагы. Я,һөнәр белән аз сүзләренең урынын алмаштырып карагыз әле. Нинди үзгәреш барлыкка килер?

— Сүзләрнең урнашуы да бәйләүче чара икән: һөнәр аз — аз һөнәр, егет кешегә — кешегә егет, җитмеш төрле — төрле җитмеш, төрле һөнәр —һөнәр төрле.

Укытучы җавапны хуплый, тулыландыра: сүзләрнең урнашу тәртибе дә бәйләүче грамматик чара итеп карала.

— Тагып нәрсә бар? Ия белән хәбәргә игътибар итегез әле.

Һөнәр аз— ия белән хәбәр.

Ия белән хәбәрнең бер үк сан формасында килүе бәйләүче грамматик чара булуын әйтә алмасалар, укытучы үзе җиткерә.


4. Дәреслек белән эш. Күнегүләр эшләү.


5. Йомгаклау.

6.Өй эше:


Тема: Тезүле бәйләнеш

Максат: тезүле бәйләнеш турында мәгълүмат бирү; җөмләдә сүзләр бәйләнеше турында төшенчә бирү;


Җиһазлау: дәреслек, өстәмә материал

Дәрес барышы:

1.Оештыру. Исәнләшү

2. Актуальләштерү.

3. Яңа тема аңлату.

Тезүле бәйләнешне түбәндәге танып-белү бурычы нигезендә өйрәнергә була:

1. Җөмләнең кайсы кисәкләре тезү юлы белән бәйләнә?

2. Тезүле бәйләнештәге сүзләр үзара нинди грамматик чаралар ярдәмендә бәйләнә?

3. ... инглиз шагыйре Байрон белән Венгриянең бөек шагыйре Петефи һәм Чехословакиянең герой язучысы Юлиус Фучик белән туган шагыйребез Муса Җәлил җөмләсендә белән бәйлеге ни өчен кулланылган?

Мисалларны җөмлә кисәге ягыннан тикшерү белән, укучыларның берничә гипотезасы барлыкка килә:

1. Җөмләдә Ия, хәбәр һәм аергычлар үзара тезү юлы__ белән бәйләнә; бу бәйләнеш теркәгеч, "Бәйлек һәм санау интонациясе белән белдерелә.

2. Җөмләнең тиңдәш кисәкләре тезүле бәйләнештә була. Мондый бәйләнеш теркәгеч, бәйлек һәм санау интонациясе белән белдерелергә мөмкин.

3. Җөмләнең тиңдәш кисәкләре генә тезү юлы белән бәйләнешкә керә. Алар я тезүче теркәгеч, яки һәм теркәгече функциясендә килгән белән бәйлеге, яисә санау интонациясе ярдәмендә бәйләнә.

— Кем әйтер: беренче нәтиҗә барлык очракта да туры киләме?

— Юк, чөнки тәмамлыклар да, хәлләр дә тезү юлы белән бәйләнә ала. Мәсәлән: Без хезмәтне һәм спортны яратабыз. Шуңа күрә таза, көчле булып үсәбез...

— Дөрес, беренче нәтиҗә безне канәгатьләндерми икән. Икенче нәтиҗә турында кайсыгыз нәрсә әйтер?

— Икенче нәтиҗәнең дә кимчелеге бар, анда тиңдәш кисәкләрнең бәйлекләр ярдәмендә бәйләнүе хакында әйтелә. Дөреслектә һәм теркәгече функциясендә килгән белән сүзе генә тиңдәш кисәкләр арасында килә ала.


— Өченче нәтиҗә турында кайсыгыз аңлатма бирер?

— Өченче нәтиҗә безне канәгатьләндерә, чөнки анда, тезүле бәйләнешнең тиңдәш кисәкләре арасында булуын әйтү белән бергә, аның нинди грамматик чаралар ярдәмендә белдерелүе конкрет әйтелә.

Укытучы соңгы җавапны яклый һәм шуңа күнегүләр эшләтә.

Стилистиканы күздә тотып,дәреслектә бирелгән материаллардан тыш, тезүле бәйләнештәге сүзләрнең ничек урнашуы күпчелек очракта бернинди роль уйнамый һәм мәгънәгә кимчелек китерми. Мәсәлән, Без аңа ак, алсу һәм кызыл розалардан ясалган чәчәкләр бәйләме бүләк иттек җөмләсендәге тезүле бәйләнештәге ак, алсу һәм кызыл сүзләвен алсу, ак һәм кызыл; кызыл, алсу һәм ак тәртибендә дә бирергә була. Әмма Мин, йокыдан торгач, гимнастика ясыйм, урын-щиремне җыям, юынам, иртәнге ашны ашыйм да мәктәпкә китәм җөмләсендәге тиңдәш кисәкләрнең урынын алмаштырырга ярамый, чөнки фикер эзлеклелеге аларның шушы тәртиптә урнашуын таләп итә.

Җөмләләргә синтаксик анализ барышында тезүле бәйләнешнең ничек күрсәтелүе укучыларга ассызыклап күрсәтелә:

Бакчада алмалар, грушалар өлгерде.

4. Дәреслек белән эш. Күнегүләр эшләү.


5. Йомгаклау.

6.Өй эше:


Тема: Ияртүле бәйләнеш

Максат: ияртүле бәйләнеш турында мәгълүмат бирү; җөмләдә сүзләр бәйләнеше турында төшенчә бирү;


Җиһазлау: дәреслек, өстәмә материал

Дәрес барышы:

1.Оештыру. Исәнләшү

2. Актуальләштерү.

1) Сүзләр ничә төрле юл белән бәйләнә? 2) Сүзләр бәйләнеше нинди грамматик чаралар ярдәмендә формалаша? 3) Тезүле бәйләнеш нинди синтаксик күренешкә хас?

Җөмлә, гади җөмлә, кушма җөмлә, җөмлә кисәкләре, эндәш сүзләр кебек атамалар бер термин астында синтаксик күренеш дип тә исемләнәләр.

3. Яңа тема аңлату.

— Уйлап карыйк әле, бу җөмләләрдә тезүле бәйләнешкә кергән сүзләр бармы?


— Юк, монда ияртүле бәйләнештәге сүзләр.

— Ни өчен шулай уйлыйсыз?

— Җөмләдә барлык сүзләр дә тыгыз бәйләнештә була, ә бәйләнеш ике генә төрле: тезүле яки ияртүле...

— Шулай. «Ияртүле термины үзе нәрсәне белдерә соң?» Бәлки, сезгә сүзтезмәнең нинди сүзләрдән төзелүен карау ярдәм итәр?

— Бер сүз икенчесенә ияреп килә. Монда инде ияртүче һәм иярүче сүзләр барлыкка килә. Ияртүче сүздән чыгып, иярүчегә сорау куеп була. Мәсәлән, Ә Шәйдулланың авызы ерылган мисалында кемнең авызы? соравына Шәйдулланың авызы сүзләре җавап була. Монда авызы—ияртүче сүз, Шәйдулланың — иярүче сүз. Сызып күрсәткәндә, ук ияртүче сүз өстенә төшерелә.

Укытучы өстәп куя:

— Шулай итеп, ияртүле бәйләнештә бер сүз икенчесенә буйсынып килә, язма анализ схемасында ук буйсынуны, ягъни ияреп килүне күрсәтә.

Шул рәвешчә, ия белән хәбәрнең ияртүле бәйләнештәге сүзләр итеп каралуы, ия ияртүче сүз булса да, шартлы рәвештә икесенә дә уклар төшерелә:

Сабантуй ярышында аның атлары да катнашты бит.

Укытучы гомуми нәтиҗә ясый да, .... нче күнегү өстендә ияртүле бәйләнешне формалаштыра торган грамматик чараларны танып-белүне оештыра.


1. Ияртүле бәйләнеш дип нинди бәйләнешне атыйлар?

2. Ияртүле бәйләнештәге сүзләрнең ни өчен берсен — ияртүче, икенчесен иярүче кисәк дип йөртәләр?

3. Ияртүле бәйләнештәге сүзләр, башлыча, ничек урнаша?

4. Ни өчен ия хәбәрдән алда килә?

Моның өчен түбәндәге тексттан файдаланырга була: Без шәһәрдән чыктык. Алда ямь-яшел урман күренде. Уңда түгәрәк күл көзгедәй ялтырый. Ул бик тирән.

Сорауларга җавап табу өчен, башта укучылар текстны җөмлә кисәкләре ягыннан тикшерәләр:

Без шәһәрдән чыктык. Алда ямь-яшел урман күренде. Уңда түгәрәк күл көзгедәй ялтырый. Ул күл бик тирән.



— Җөмләдә сүзләр ничә төрле юл белән бәйләнә?

— Ике төрле: тезүле һәм ияртүле бәйләнеш.

— Тезүле бәйләнеш нәрсәләр белән үзенчәлекле?

— Тезүле бәйләнеш җөмләнең тиңдәш кисәкләре арасында гына була. Андый кисәкләр я тезүче теркәгеч, яки санау интонациясе ярдәмендә бәйләнәләр.

— Сез ничек уйлыйсыз: ияртүле бәйләнеш җөмләнең нинди кисәкләре арасында була?

— Җөмләнең тицдәшләнеп килмәгән барлык кисәкләре ияртүле бәйләнешкә кергән булырга тиеш.

— Бик дөрес! Хәзер кем әйтер: сүзтезмә нинди бәйләнештәге сүзләрдән төзелә? Аларның һәрберсен ничек атаган идек? Мәсәлән тау— текә тау.

— Ияртүле бәйләнештәге сүзләрдән. Сүзтезмә ияртүче һәм иярүче сүзләрдән тора. Иярүче сүз ияртүчене ачыклап килә.

Аннары ияртүле бәйләнештәге сүзләрне парлап язалар, ияртүче сүзне ук белән күрсәтәләр.

Шушы эшләреннән чыгып, һәр сорау буенча гипотеза (нәтиҗә) әзерлиләр. Тик дүртенче сорау кыенлык тудырырга мөмкин. Мондый очракта укытучы ярдәмгә килә:

— Соңгы җөмләдәге ия белән хәбәрнең урыннарын алмаштырып карагыз әле. Нинди үзгәреш барлыкка килер?

Ул күл бик тирән — Ул — бик тирән күл рәвешендә күз алдына китергәч, дүртенче сорауга да җавап табу җиңелләшә.

Монда ияртүле бәйләнешне белдерә торган грамматик чараларны ныклы үзләштерү аеруча әһәмиятле.


4. Дәреслек белән эш. Күнегүләр эшләү.


5. Йомгаклау.

6.Өй эше:

Тема: Кушма хәбәр һәм аның белдерелүе

Максат: кушма хәбәр турында төшенчә бирү;

Җиһазлау: дәреслек, дидактик материал


Дәрес барышы:

1.Оештыру. Исәнләшү

2. Актуальләштерү.

3.Яңа тема аңлату.

Аңа керешү алдыннан тагын бер тапкыр тезмә сүзләрне искә төшереп үтәргә кирәк.


Җиңелрәк аңлашылсын өчен, укучыларны .... нче күнегүне эшләргә әзерләргә мөмкин. Моның өчен тактага алдан язылган яки экранда яктырту өчен әзерләнгән түбәндәге очраклар буенча әңгәмә оештырырга була:

килгән иде — Ул безгә килгән иде;

ясап бетергән — Ул моделен ясап бетергән;

ясап бетергән иде (булган) — Ул моделен ясап бетергән иде (булган);

әйтеп бирә алмаган икән — Ул үз фикерен әйтеп бирә алмаган икән;

авыл — Бу — Идел буена урнашкан авыл;

авыл иде (булган) — Бу безнең авыл иде (булган);

ак төлке икән — Без күргән җәнлек ак төлке икән;

кып-кызыл булган — Алмасы кып-кызыл (булган);

күп иде — Кырда кеше күп иде.

Укучыларның теманы ни дәрәҗәдә аңлы үзләштерүләре ... нче күнегүне эшләгәндә күзәтелә, кирәк булса, аларга тиешле ярдәм оештырыла.

Кушма хәбәрнең белдерелүен өйрәнгәндә, аларның чикләрен дөрес билгеләүгә дә игътибар итү сорала. Мәсәлән, Без кергәндә, Роза өй сочинениесен язып бетереп килә иде.

— Бу нинди җөмлә?

— Кушма җөмлә. Ул ике өлештән тора.

— Икенче өлешнең иясен табыгыз әле.

Роза.

— Хәзер хәбәрен атагыз.

Килә иде.

Бетереп килә иде.

Язып бетереп килә иде.

— Өч төрле җавап алынды. Кайсы дөрес? Ягез, ачыклап карыйк әле: монда ия, ягъни Роза турында нәрсә хәбәр ителә?

— Роза үзе беркая да килми бит, бары аның сочинениесен язып бетерүе турында гына хәбәр ителә.

— Әле ул язып бетергәнме?

— Юк, язып бетереп килә.

— Димәк, өченче җавап дөрес икән.

Искәрмә. Кушма хәбәр термины астында тезмә һәм кушма хәбәр турында сүз баруы хакында мәгълүмат бирүне күз алдында тотарга кирәк.


4.Йомгаклау.

5. Өй эше:



Тема: Ия белән хәбәр арасында сызык

Максат: Ия белән хәбәрнең ярашуы турында мәгълүмат бирү; Ия белән хәбәр арасында сызык кую очракларын аңлату;


Җиһазлау: дәреслек, өстәмә материал

Дәрес барышы:

1.Оештыру. Исәнләшү

2. Актуальләштерү.

3.Яңа тема аңлату.

Ия белән хәбәрнең ярашуы авыр үзләштерә торган синтаксик күренешләрдән санала. Сәбәбе: ия белән хәбәрнең бер үк зат һәм санда килүе, ярашу бәйләнешенең татар телендә бары тик ия белән хәбәр арасында булуы укучыларга күптән таныш.

Татар телендә затланышлы (боерык, хикәя, шарт) фигыльләр белән белдерелгән хәбәрләр зат һәм санда ярашып килә. Моны укучылар ... нче күнегү җирлегендә танып белә алачак.

Мәсәлән, Әминә өстәл янына утырганда, әтисе чыгып киткән иде инде җөмләсендә инде кушма хәбәр составына керми, ул җөмләнең хәле итеп карала: ... инде әтисе чыгып киткән иде мәгънәсен аңларга ярдәм итә. Шулай булса да, укучыларның инде сүзен кушма хәбәр составында карауларын кире какмаска, әмма ачыклык кертү кирәк булыр.

– 1. I, II зат алмашлыгы яки шушы затларга караган исем һәм ярдәмче фигыльдән (ярдәмче фигыль урынында килгән мөстәкыйль фигыль булырга мөмкин) ясалган кушма хәбәр ия белән зат һәм санда яраша. Мәсәлән:

1) Беребез сары чәчле, беребез — кара, Сары чәчлесе ул мин идем; Кара чәчле, коңгырт-кара күзле, Кәкре аяклы дустым, җанкисәгем, Ул, Мокамай бәгърем, син идең (һ. Т.);

2) Бу эшне башлап җибәргән эшчеләр дә сез идегез (В.);

3) Ул заманда без агитатор да, артист та идек (Ф. X. буенча);

4) Аның әтисе офицер булган.

2. I, II затка караган җөмләләрдә исем урынында килгән башка сүз төркеме һәм ярдәмче фигыльдән ясалган кушма хәбәрләр дә ия белән затта-санда яраша. Мәсәлән: 1) Син адаштың, ләкин син яхшы идең (һ. Т.)—сыйфат һәм ярдәмче фигыль; 2) Су буенда без өчәү идек (Т. К) — сан һәм ярдәмче фигыль; 3) Мин төзүче идем — Без төзүче идек — сыйфат фигыль һәм ярдәмче фигыль.


3. Шулай ук I, II затка караган рәвеш һәм ярдәмче фигыльдән ясалган кушма хәбәр дә ия белән зат һәм санда яраша. Мәсәлән: 1) Алар килгәндә, без авылдан бик ерак идек (Ф. К); 2) Ул чакта без бик аз идек. (Г. Г.)


Тактада! Җырлап үтүче карт ялчы Шаһи бабай булган икән.

— Бу җөмләдә нәрсә турында сөйләнә? Аның иясен табыгыз,— дип, укучыларга мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

— Уйлап карагыз әле: ни өчен төрлечә җавап бирдегез? Кайсыгызның җавабы дөрес булыр?

һәр очрак аерым-аерым тикшерелә:

1) Җырлап үтүче— карт ялчы Шаһи бабай булган икән (монда сүз кайдандыр җырлый-җырлый узган кеше, ягъни үтүче турында бара);

2) Җырлап үтүче карт — ялчы Шаһи бабай булган икән (монысында җырлап үтүченең нин- дидер карт булуы билгеле, аның кем икәнлеге хәбәр һәм хәбәрнең аергычы белән ачыклана);

3) Җырлап үтүче карт ялчы — Шаһи бабай булган икән (биредә сүз әлеге исеме аталмаган ялчы турында бара, ә аның кем икәнлеген хәбәр белдерә).

Сызык куелган урынга, ягъни ия белән хәбәр группасы арасында зур пауза ясала.

4. Күнегүләр эшләү.


5. Йомгаклау.

6. Өй эше.



<< предыдущая страница   следующая страница >>