https://electroinfo.net

girniy.ru 1 ... 15 16 17 18 19 20 21

Тема: Г.Бәшировның “Туган ягым — яшел бишек” повесте


(Дәрес-конференция)

"Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк",— дип язган иде мәгърифәтче галим Ш. Мәрҗани. Үткән тормышын өйрәнеп, югалып бара торган уңай милли йолаларын, гореф-гадәтләрен кире кайтарсак кына, татар халкының киләчәге матур булыр.

Г. Бәшировның "Туган ягым — яшел бишек" романы — автобиографик әсәр. Анда халкыбызның гореф-гадәтләре, милли йолалар; халыкка күп хәсрәт китергән чукындыру, сугыш, ачлык вакыйгалары сурәтләнгән. Анда авыл, кеше исемнәре дә үзгәртелмичә бирелгән; Арча, Яңасала, Айбан, Ямаширмә, Коркачык авыллары телгә алына. "Өйдән өйгә" дигән бүлек Ямаширмә авылы турында. Авылның Йомры Тау ягы, аның кешеләре дә тормышта булганча сурәтләнгән.

Гомәр ага Бәшировны без үз язучыбыз дип саныйбыз, аның белән хат алышабыз, өендә дә булгалыйбыз. Ул малай чакта Ямаширмә авылында өйрәнчек тегүче булып йөргән. Авылыбызны, аның кешеләрен үз әсәренә керткән өчен аңа рәхмәтлебез.

Әсәрне өйрәнә башлаганчы, мин укучыларга түбәндәге сорауларны тәкъдим итәм:

Әсәрдә халкыбызның нинди гореф-гадәтләре, йолалары сурәтләнгән? Кайсылары бүгенгәчә сакланган?

Үзегезнең гаилә шәҗәрәсен беләсезме?

Татар халкы кичергән газап, михнәтләр әсәрнең кайсы бүлекләрендә сурәтләнә?

Бер төркем укучылар язучы иҗаты буенча белемнәрне дәрес башында кабатлау өчен сораулар төзиләр.

Ә хәзер VIII класста әлеге теманы өйрәнү дәресенә тәфсилләбрәк тукталып үтәм.

Дәреснең максаты. Язучы иҗатына гомуми күзәтү ясау; укучыларны халкыбызның онытылып бара торган гореф-гадәтләре, рухи хәзинәсе, кичергән авырлыклары (чукындыру вакыйгасының Бикә әби образында бирелеше; татар авылында халыкның аракы сатуга ризасызлыгы; сугыш китергән афәтләр һ. б.) белән таныштыру.

Дәрестә Г. Бәшировның "Туган ягым — яшел бишек" әсәре; язучының портреты, "Сабантуй" газетасы; Бәшировлар шәҗәрәсе язылган таблица; магнитофон язмасы (Г. Бәшировның Ямаширмә авылында тегүче малай булып йөрүе турында сөйләве); Ямаширмә авылының Йомры Тау ягы планы; Г. Бәширов үзе теккән камзул; борынгы чигү үрнәкләре төшерелгән ашъяулык, сөлге файдаланыла.


Дәрес барышы.

Укучыларны дәрес темасы белән таныштыру:

— Бүгенге дәресебез Г. Тукай, Гаяз Исха-кый исемендәге бүләкләр лауреаты, Халык язучысы Гомәр ага Бәшировның "Туган ягым — яшел бишек" әсәрен өйрәнүгә багышлана.

"Туган ягым — яшел бишек" әсәре буенча әдәби викторинаны башлыйбыз.

Класстагы ике рәт укучылары арасында ярыш башлана. Беренче рәт укучысы биргән сорауларга — икенче рәт укучылары; икенче рәт укучысы сорауларына беренче рәттә утырган укучылар җавап бирә.

I рәт

1. Сөяк саплы пәке тарихын беләсезме?

2. "Җидегән чишмә" җырының көен кайсы композитор язган? (С. Садыйкова.)

3. "Унҗиде кыз чыгып киттек,

Урыннар юк ятарга.

Без мескеннәрне озаттылар,

Базарларда сатарга.

Персиян мылтык корадыр

Ак куяннар атарга.

И әткәем, оят кирәк,

Газиз кызыңны сатарга!"

Бу бәет кем язмышы турында? (Урмат авылыннан Мазлума турында. "Туган ягым — яшел бишек" әсәре.)

4. "И карчыгым, каз өмәләренә кайтып җит,— дигәнсең. Дошманны җиңмичә кайтып булмый шул".

Кайсы әсәрдән? ("Сиваш" повестеннан Шәмси сүзләре.)

II рәт

1. "Шадра йөрәк яндыра" дигән мәкаль кемгә карата әйтелә?

2. "Без җитештергән һәр бодай бөртеге дошман йөрәгенә пуля булып кадалсын" дигән сүзләрне кем әйтә? ("Намус" романы, Нәфисә сүзләре.) 3. "Ай исләре дә исләре, рәхмәт төшкөре. Бәшир абзыйның хәнәфер чәчәкләре бөтен дөнҗаларны җәннәт итә. Сулуларга иркен, күкрәкләргә рәкать".

Кем сүзләре? (Керәшен карчыгы Бикә әби сөйләме; "Туган ягым — яшел бишек".)

4. "Урман кисәм, олауга йөрим, ... таш чыгарырга барам, тик зинһар, тегүче итмәгез". (Гомәр сүзләре; "Туган ягым — яшел бишек".)

Укытучы укучыларның ничек җавап бирүләрен билгеләп бара.

Бүгенге дәрес түбәндәге план буенча үткәрелә:

1. Әсәрдә татар халкының нинди гореф-гадәтләре чагыла?


2. Татар халкы кичергән кимсетелүләр.

3. Халыкның рухын, әхлагын бозуга китергән күренешләрне сез ничек бәялисез?

4. Ул еллардагы татар авылы (Ямаширмә мисалында). Әсәрдән өзек уку.

Халыкның гореф-гадәтләреннән — аулак өй күренеше.

Катнашалар: кунак кыз, авыл кызлары, авыл егетләре.

Бер як стенада — чигелгән әйберләр, кызыл башлы сөлге (авыл өе күренеше). Кызлар борынгыча матур итеп киенгәннәр, чулпыларын рәтлиләр.

Кунак кыз. Кызлар, кызлар дим! Мин сезгә бер нәрсә күрсәтимме?

Кызлар. Яле, күрсәт әле, тизрәк күрсәт.

Кунак кыз. Менә, кызлар, егетләр хаты бу.

Кызлар ("ах" итәләр). Әйдә, укы тизрәк, егетләр килгәнче!

Кунак кыз. Тыңлагыз, алайса. (Укый.)

("Туган ягым — яшел бишек", 156 б.)

Кызлардан берсе. Кызлар, егетләр килә!

Гармун тавышы ишетелә, өч егет җырлап керә:

Әй түрендәге талларым Иелә җил-давылга. Зифа буйлы кунак кызлар Килгән безнең авылга.

Хисам (кунак кыз янына килеп). Исәнме, чибәркәй?

Кунак кыз. Күрәсең ич, исән бугай ахрысы; исән булмасам, мич башында ятар идем.

Кызлар. Әйдәгез, кызлар, җомак әйтешәбез!

1 нче кыз. Җомак әйтәм, җәмен тап: "Ука-ук тыш кына, тәкә төшкән инешкә; тапар идем бәлешкә, күрмәдеңме, Бибешкә?" Нәрсә ул?

2 нче кыз. Кайда була ул? Җирдәме, күктәме, судамы, корыдамы?

1 нче кыз. Һәммә җирдә дә! Менә бүген без аның берсен суеп ашадык.

Кызлар, куркышып, кулларын селтиләр:

— Кит аннан, юләр; авызыңнан җил алсын. Әллә нәрсә әйтәсең!

2 нче кыз. Ә, белдем, белдем — үрдәк! Сәхипҗамал. Әнәтерәк бер таяк, таяк

өстендә табак; табак эчендә мең кибет, мең кибеттә мең егет; моны белмәгән мокыт. Нәрсә була монысы?

Кызлар. Көнбагыш.


Укытучы класска сораулар бирә:

— Әсәрдә татар халкының тагын нинди гореф-гадәтләре, йолалары турында языла? (Сабан туе, каз өмәсе, яңгыр боткасы, чәчүнең беренче көне һ. б.) Әсәрдә татар халкы ки-

чергән нинди фаҗигаләр сурәтләнгән? (Сугыш, ачлык, чукындыру.)

— Чукындыру күренеше ничек бирелә? Кайсы образ чукындырудан җан газабы кичерә? (Бикә әби образы.)

— Кем ул — Бикә әби? (Шул турыда сөйләргә.)

Бер укучы сөйли:

— Яңасала авылының аргы ягында ачык чырайлы Бикә исемле карчык яшәгән. Бикә карчык, бусагадан атлап чыкканда, мөселман хатыннарыңча: "бисмилла" дип әйтә. Ул аны, чәй эчәргә чакырсалар, чынаягын авызына капканда да әйтә. Чиркәү кага башласалар — чиркәүгә йөгерә. "И оланнар, сезгә уен, миңа чын. Үзем — Бикә, картым—Игнат. Авызымда бисмилла, түшемдә тәре. Кайсы дөрес икәнен кайдан белик?"

Бикә карчык бала-чага белән йөрергә, аларга халыкның үткәндәге тормышын сөйләргә яраткан. "Борынгы вакытларда, поплар килеп, халыкны үз деннәренә кертергә тотынганнар. Халык, чукындырудан куркып, урманнарга качкан. Кешеләрне урманнардан тотып алып кайтканнар, базга салганнар. Базга төтен җибәреп, кешеләрне баздан чыгарып, муеннарына тәре такканнар. Мәрдәнне чукындырып, Мәкчим иттеләр, Әминә — Укели булды",— ди ул.

Поплар киткәч тә, тәреләрен өзеп атучылар күп булган.

Христиан диненә чыгучыларга патша җирнең әйбәтен биргән, имана да түләтмәгән, солдат хезмәтенә дә алмаган. Шулай да халык карышкан. Патша әйткән ди: "Татарларны сугышның иң үтерә торган җиренә җибәрергә; сүзне тың-ламасалар — башлары бетсен!"

Бикә карчык үз-үзенә сөйләнгәләргә ярата: "И ходаем, Микин агай әйтә: "Ак патша белән аллага җараклы булдың,— ди. Авыл халкы күземне ачырмый. Син миңа белдерт: кайсы дөрес тә, кайсы ялгыш. Бер як — янган утка сала, икенче як оҗмах рәхәтен күрерсең, ди. Бөтен авыл битемә төкергәндә, оҗмах рәхәте белән нишлим! Газап чиктергәнче, нигә җанымны суырып алмыйсың!"— дип ялвара ул.


Авыл халкын рухи яктан да, матди яктан да хәерчеләндерү нинди күренешләрдә чагыла? Аракы сатуга авыл картларының карашы ничек?

Укучы җавабы:

— Гомерләрнең тормышлары авырая, сыерлары да үлеп китә. Шуннан соң әтиләре келәтләрен Иван исемле сатучыга кибет ачарга бир-мәкче була. Әниләренең риза буласы килми.

Беркөнне аларның ишек алдына берничә авыл карты, ирләре килеп керә. Кибетченең нәрсәләр сатачагын белергә кергән алар.

Бәшир ага Иванны чакырып кертә. Миңлебай дигәне:

— Татарски дирибня водкам торговайт нил-җә,— ди.

Иван аңа каршы:

— Знам. Магометански бог аракы эчәргә кушмый, шулаймы?

Галимҗан абый да сүзгә кушыла:

— Водка пить нехороша будет, бедный много будет.

Иван мыегын бөтәргәләп куйды:

— Ну, бәйрәмнәрдә аз гына веселыйрак булырга ярыйдыр бит.

Картлар барыбер нык торды. Миңлебай аңа каршы:

— Тамак тук булса, без болай да вичолый. Иван:

— Мин зарарга сата алмыйм бит,— ди. — Авылга аракы керде ни, кара елан керде ни. Адин черт. Эчемлек сата алмыйсыз. Җәмәгать җыены рөхсәт итми. "Килеп кергәнче, чыгып китүең турында уйла", ди безнең бабайлар.

Әйе, ул вакытта татар авылларында аракы сатылмаган, мөселманнар аракы эчмәгән; ә хәзер аракы күпләп сатыла. Аракы кешеләрне агулый, гомерләрне кыскарта, гаиләләрне җимерә. Кибет киштәләрендә тәмле сулар, татлы ризыклар тулып торсын, китаплар сатылсын иде.

Күренекле мәгърифәтче-галим Риза Фәхретдиннең "Җәвамигуль-кәлим (шәхре)" китабында болай языла: "Исерткеч һәр төрле бозыклыкларның анасы. Исерткеч эчү әхлакны боза, сәламәтлекне җибәрә. Исерткеч белән шөгыльләнгән кешеләрнең нәселләре начарлана".

Киләчәк буыннарыбыз аракы белән агуланмасын иде.

Әсәрдән билгеле булганча, Гомәр абый нинди эшләр башкарган? (Каралты-кураны, мал-туар карау; җир тырмалау, тәрәзә пыяласы куеп йөрү, тегүчелек һ. б.)


Г. Бәшировның шәҗәрәсен уку.

Әсәрдән өзек:

"Әти, миңа таба борылып:

— Яле, шәкерт, син кем углы?

— Мин — Бәшир углы.

— М-м, Бәшир кем углы?

— Бәшир — Мостафа углы.

— Аннары?

— Аннары — Шәрифулла.

— Йә, арырак киткәч?

— Шәрифулланың атасы — Идрис, аннан ары Сәмәкәй".

— Укучылар, сез үзегезнең шәҗәрәгезне беләсезме?—ди укытучы. (Берничә укучы белгән кадәр санап чыга.)

Әсәрне өйрәнүне дәвам итү өчен сораулар:

— Әсәрдә тагын нинди фаҗигале күренешләр сурәтләнә?

— Сугыш һәм ачлык. (Әсәрдән өзекләр уку.) Халыкның гореф-гадәтләреннән кайсылары

хәзер дә бар? (Сабан туйлары, каз өмәләре, килен төшерү һ. б.)

— Әсәрне өйрәнүнең әһәмияте нәрсәдә? (Укучылар җавап бирә.)

Дәресне йомгаклау. Иң сәнгатьле итеп сөйләүче, дәрестә иң актив катнашкан укучыларны әйтү, билгеләр кую.

Өйгә эш. “Туган ягым – яшел бишек” дигән темага сочинение язарга


Тема: Җөмлә һәм аның төрләре

Максат: укучыларга җөмлә төрләре турында төшенчә бирү; сөйләмнән аера белергә өйрәтү, күнегүләр өстендә ныгыту

Җиһазлау: дәреслек, таблица, карточкалар.

Дәрес барышы:

1.Оештыру. Исәнләшү

2. Актуальләштерү.

3. Яңа тема аңлату.

Нәрсә ул җөмлә? Аның әйтү максаты ягыннан төрләре нинди? Бу нәрсәгә нигезләнә?

Сорау җөмлә булганда, сөйләүченең тыңлаучы алдына максат куюы ачыклана. Хикәя җөмлә нәрсәне булса да хәбәр итүе, раславы яки инкарь итүе күрсәтелә. Димәк, сөйләүченең нинди максат белән әйтүеннән чыгып, җөмләләрнең хикәя, сорау һәм боерык җөмлә дигән төрләргә бүленә.

Укучылар өйрәнелгән җөмлә төрләрен тойгылы җөмлә белән бутамасыннар өчен, хикәя, сорау һәм боерык җөмләләрнең кайчан тойгылы җөмләгә әйләнүенә басым ясау сорала. Алар белеп калсыннар: 1) тойгылы җөмләгә көчле тойгы интонациясе белән әйтелү хас; 2) күпчелек очракта, көчле тойгы интонациясеннән тыш, эмоциональ бизәк өсти торган сүзләр булу, җөмлә кисәкләренең гадәти тәртибе үзгәрү урын ала.


4. Дәреслек күнегүләре өстендә эшләү.


1. Хикәя, сорау һәм боерык җөмләләрне тойгылы җөмлә итеп үзгәртеп әйтү. Мәсәлән, 1) Син, дустым, диңгезченең йөрәген аңламыйсың; 2) Син, дустым, диңгезченең йөрәген аңлыйсыңмы? 3) Син, дустым, диңгезченең йөрәген аңла дигән җөмләләрне үзгәртеп, мондый тойгылы җөмлә әйтергә мөмкин:

Әй аңламыйсың син, дустым, диңгезченең йөрәген! (Г. Әпсәләмов)

Укучы аңлатмасы (үрнәкчә):

— Бу тойгылы җөмлә. Ул көчле тойгы белән әйтелә (әйтеп күрсәтә). Монда тагын әй ымлыгы эмоциональ бизәк өсти. Шулар янына тагын җөмләдә сүзләр тәртибе үзгәргән...

2. Тойгылы җөмләне хикәя, сорау һәм боерык җөмләләр итеп үзгәртү. Мәсәлән, Шәмси тавышы бит бу! (Г. Бәширов) җөмләсе буенча: 1) Бу — Шәмси тавышы булырга кирәк; 2) Бу Шәмси тавышымы? 3) Бу Шәмси тавышы булсын иде...

5. Йомгаклау.

1. Сөйләүченең нинди максат белән әйтүеннән чыгып, җөмләләр өч төрле була: хикәя җөмлә, сорау җөмлә һәм боерык җөмлә.

2. Гади җөмләләр кебек үк, кушма җөмләләр дә шундый ук өч төрдән була ала.

Искәрмә. И, сабыйның нәни кулы тоткан хәләл икмәктормыш терәге! (Р. Әхмәтҗанов) җөмләсендә и ымлыгыннан соң өтер куела. Сәбәбе: бу очракта ымлык башка сүзләргә (и хәләл икмәк) өстәмә төсмер бирә. Аны Г. Тукайдан китерелгән И сабыйлар! Эшләгез сез, иң мөкаддәс нәрсә — эш... мисалы белән чагыштырып күрсәтергә мөмкин. Монда инде и ымлыгы үзе өстәмә төсмер биргән сүз белән янәшә урнашкан һәм бер басым астында әйтелә.

6. Өй эше:


Тема: Изложение “Чебешләр хакына”

Максат: укучыларның эзлекле фикер йөртү сәләтләрен үстерү; җөмләдә сүзләр тәртибен аңлауларын тикшерү

Җиһазлау: изложение тексты

Дәрес барышы:

1.Оештыру. Исәнләшү

2. Актуальләштерү.

3. Изложение язу.


1. Укытучының текстны укуы;

Чебешләр хакына

Чуар тавык белән Сарбайның дуслыгы бер ди әллә ни түгел иде. Тавык, чарылдап, каурыйларын кабарта. Ә Сарбай шаккатмый. Игътибарсыз гына узып китә. Күп вакыт исә үзенең такта куышы янында күзләрен-кашларын гына кыймылдаткалап, чебеннәр белән бәхәсләшеп ята. Сарбай шулай көннәр буе саклый үзенең кадерле

оясын. Тавык җир тырный, җим эзли. һәркемнең үз шөгыле.

Шулай да тавыкның мәшәкатьләре күбрәк. Көннәр буе җим эзләп тырнашу гына түгел, түл җыйгач, кытаклый-кытаклый йомырка саласы да бар. Йомырканы хуҗалар чүпли тора. Ә тавыкның исә чебеш чыгарасы килә.

Быел да башкалар салган йомыркаларны җылытып карады ул. Ләкин аны чырыйлатып кудылар. Инде йомыркаларны бакча буендагы әрекмән арасына салган иде, тик черләргә йөргәндә генә ниндидер алама ерткыч йомыркалардан кабыклар гына калдырып китте.

Ниһаять, тавык гадирәк җир сайлады. Мамык-каурыйларып тырпайтыбрак йөрергә туры килсә дә, ояны Сарбай өе артында үскән кычыткан арасында ясады һәм йомырканы шунда сала башлады. Сарбай йомыркаларны иснәп карамады. Тавык чебеш чыгарырга утыргач та, узган-барганга аны-моны сиздермәде. Чебешләр чыккач исә, якынлык тагын да арта төште. Чебешләр әле курка белмиләр. Үз ояларыннан чыккач, беренче ныклап караган әйберләре эт оясы булды Үз өйләрендәге кебек, һич тартынмыйча сикергә-ләп йөрделәр. Сарбай ятсынмады, кагылмады. Соңынтын, тегенди-мондый ерткыч үрмәләсә, чебешләрне яклый, саклый торган булды. Сарбай белән чуар тавык дуслыгы чебешләр хакына озак дәвам итте. (Ә Баянов)

2. Аңлашылмаган сүзләрне аңлату;

3. План төзү;

4. План буенча берничә укучыдан эчтәлеген сөйләтү;

5. Карамаларгаязу.

6.Текстны кабат уку.

(Өйрәтү характерындагы бу изложениедә җөмләдә сүзләрне бәйли торган чараларны мөмкин кадәр рациональ файдалану бурычы куела.

Әле бу сыйныфта беренче изложение булганга, коллектив рәвештә катлаулы план төзелә; аның нигезендә телдән хикәяләү оештырыла. Изложениене өйдә язып бетерергә мөмкин.)

5. Йомгаклау.

6.Өй эше: өйдә язып бетерергә



<< предыдущая страница   следующая страница >>