girniy.ru 1
Максат:


1.Балаларны автомобиль барлыкка килү тарихы,юл билгеләре белән таныштыру.

2.Игътибарлылыкны,хәтерләү,уйлау сәләтен үстерү.

3.Үз сәламәтлегең,, иминлегеңне саклау күнекмәләре тәрбияләү.

Җиhазлау: Презентация,уенчык машиналар, призлар.


Дәрес барышы.

Укытучы:

ИКТ

I кереш. Әңгәмә.

Балаларны булачак сыйныф сәгатенә оештыру.Танышу,чараның темасын ачуга проблемалы ситуация тудыру.




Хәзер сез минем укучыларымның берсе –Шәрифуллин Айнур башкаруында бер җыр тыңлап китәрсез.Җырның эчтәлеге сезгә бүгенге чараның темасын ачып бирер.

Укучы чыгышы

II Төп өлеше. Автомобиль барлыкка килү тарихы белән кыскача таныштыру.




  • Балалар, ә сез автомобиль сүзенең нәрсә аңлатканын беләсезме?

  • Ә барысы да гади генә тәгәрмәчтән башлана. Беренче тәгәрмәчләр тоташ агачтан ясалган була. Алар бик авыр булганлыктан,уртасына тишекләр ясый башлаганнар.

  • Бу тәгәрмәчләр куелган арбаларны үгезләр әкрен генә тартып йөргәннәр.Тора-бара үгезләрне атлар алыштырган. Ләкин кешеләр тиз hәм үзе йөри торган машиналар турында хыялланганнар. Ниhаять,1770 нче елда пар машинасы барлыкка килә. Ул сәгатенә 4км тизлек белән барган.

  • Бу машинаның алдында пар котелы торган. 15 минут саен туктап, котел астына учак ягарга,суны җылытырга кирәк булган.Аның тормозлары да булмаган. Тора-бара автомобильләр бензин белән эшли башлаган. Борынгы машиналар бик гади, уңайсыз була.
  • Ә хәзер урамнар буйлап заманча матур,иркен,уңайлы автомобильләр йөри.


  • Без тормышыбызны машиналардан башка күз алдына да китерә алмыйбыз.Алар безне ерак араларга тиз генә илтеп куялар,авыр йөкләрне ташыйлар,Ләкин без урамда юл йөрү кагыйдәләрен бик яхшы белергә тиеш.

Балалар җавабы

Слайд №1


Слайд №2


Слайд № 3


Слайд № 4


Слайд № 5

III Физминутка

“Иң җитез шофер” уены.

IV Уен

Слайд №6

«Монда ничә машина?» уены

V Бу юл билгеләрен беләсеңме?(җир өсте юлы, җир асты юлы, җәяүле юлы)

-4 нче билге нинди?

Слайд № 7, 8, 9

VI Кем зирәк?

1
.Асфальт өстеннән өй чаба

Эче тулы бала-чага.

2.Ике мөгезле,теле юк

Йөргән юлда эзе юк.

3.Җир асты юлы.

.4.Соңга калсаң эшеңә

Чакырасың өеңә.

Бик тиз генә алып бара

Үзең теләгән җиргә.

5.Кылга асылына,тимергә таяна

Утыртып чаба теләсә кая.



Слайд №10, 11, 12, 13, 14,

Табышмакларның җавапларын табу

VII кайсы ишектән керәбез....




Ялгышларны тап




кроссворд