girniy.ru | 1 Дәреснең максаты:
Дәреснең тибы: Семинар дәрес. (Төркемнәрдә эш – һәр тема буенча ике укучы әзерләнә, бер укучы теоретик материал әзерли, икенче укучы тема буенча тәҗрибәләр, җиһазлар әзерли.) Җиһазлар: Д/ф «Трансформатор», видеосюжет, кәтүкләр, лампочка, трансформаторлар наборы, гальванометрлар, кодограммалар, плакатлар, магнитлар һәм башка җиһазлар. (Җиһазларны укучылар әзерли.) Дәрес барышыI. Укучыларны дәрескә психологик әзерләү моментыУкытучы: Акыл иясе Сократтан :“Иң җиңел эш нәрсә?”- дип сораганнар.
![]() ![]() ![]() ![]() ![]() ![]() Физика З. экран һ.б.лар Укытучы: Менә без үз-үзебезне азрак аңлый башладык, яхшы уку өчен теләк һәм тырышлык кына җитми, баш миенә информацияне сайлап тутырырга кирәк икән. Файдасыз информация тутырсак, анда белемгә урын калмый. II. Дәреснең төп өлеше. Укытучы: Физика ул - табигать дигән сүз, Шушы сүзгә күпме сер сыйган. Табигать серләрен ачу өчен Фарадейлар күпме көч куйган. Һавада да, Җирдә, диңгездә дә, Яши һәрчак физик законнар. Законны өйрән, тормышта куллан Тик табигатькә салма син зыян! Без сезнең белән физикадан тагын бер биеклекне яуладык, электромагнитик тирбәнешләр һәм дулкыннар бүлеген йомгаклап киләбез. Бу бүлекләр буенча безнең ике семинар дәрес булырга тиеш. Темалар бер ай алдан игълан ителгән иде, сез ике тема буенча да әзер дип ышанам. Бүгенге семинарның темасы: “Электромагнитик индукция халыкка хезмәттә”
Класс тактасы ике якка ачыла, анда дәрес темасы, эпиграф, девиз язылган.
Укытучы: Дәреснең эпиграфы һәм девизына игътибар итегез. Дәрескә йомгак ясаганда без кабат шушы юлларны искә алырбыз, ә хәзер семинар дәрес барышында тутыру өчен әзерләнгән таблицаларны һәм анда язылган сорауларны тагын бер кат карап чыгыгыз! (Таблица бер дәрес алдан әзерләнә һәм укучылар чыгыш ясаганда тутырыла.)
Укытучы беренче теманы игълан иткәннән соң укучылар янына күчеп утыра, укытучы өстәле артына беренче тема буенча әзерләнгән ике укучы чыга. Укучыларның берсе доклад ясый, икенчесе шушы темага карата тәҗрибә күрсәтә, плакат, таблицалар әзерли, калган укучыларга таблица тутырырга ярдәм итү өчен кыскача җаваплар язылган кодограмманы кодоскопка куя. Өстәмә сорауларга һәр ике укучы да җавап бирә ала. Чыгыш ясау өчен 3-4 минут, өстәмә сорау һәм өстәмә материаллар өчен 1-2 минут вакыт бирелә. Башка укучылар иптәшләренең чыгышын тыңлап, анализлап утыралар, җавапларны тулыландыралар, фикер алышалар һәм таблицаны тутыралар. Һәр тема буенча чыгышлар шулай дәвам итә. Чыгыш ясаучы укучылар интерактив чаралардан файдаланалар, кодограмма, терәк-сигналлар әзерлиләр, әйләнмәле стендтагы (7-11 класслар өчен ике яклы өч стендтан тора) блок таблицаны кулланалар. Укытучы дәреснең бу өлешендә укучылар өстәле артында утыра һәм дирижёр ролен генә үти. (Блок таблица11 класс) ![]()
III Дәресне йомгаклау
▲ Терәк – сигнал №4 (ТС-№4)- аңлатырга □ Блок – таблица №1 аңлатырга ☺ Блок – таблица №1 сызарга, аңлатырга
Укучылар җавап бирәләр. Нәтиҗә: Чынлап та табигать серләрен күбрәк ачкан саен аның гармониясенә, бөеклегенә тагын да ныграк ышанабыз, ачылып бетмәгән серләр – мәсәлән, экологик яктан чиста, арзанлы энергия чыгынагы, югары температурага чыдам материаллар табу бәхете янәшәдә генә кебек! Шул ук вакытта һәрберебезне дә бер сорау борчый: яңадан - яңа ачышларга нинди кешеләр хуҗа булыр, галимнәр изге нияттән ясаган ачышларны алар нинди максатларда кулланырлар? Мин сезнең киләчәктә, нинди генә һөнәр сайласагыз да, физикадан алган белемнәрегезне табигатькә зыян китермәслек итеп куллануыгызны теләр идем. Дәресне йомгаклаганчы иҗади өй эшен тикшерик. Безнең бүгенге дәресебез тарихи чорга - гасырлар чигенә туры килде. Шуңа күрә сезгә XX гасырга бәя бирергә, “XXI гасырда безне нәрсә көтә?” - дигән сорауга җавап әзерләргә кушылган иде. Укучылар җавап бирәләр. Укучылар җавабы укытучы әзерләгән кодограмма белән чагыштырыла. Экранга кодограмма проекцияләнә.
Укытучы: XXI гасыр яңа төр энергия, йолдызларга сәяхәт, сәламәтләк, шәфкатьлелек, тынычлык гасыры булсын иде дигән уртак теләк белән дәресне тәмамлыйбыз. |