https://electroinfo.net

girniy.ru 1




ТАТАР ТЕЛЕ

Халыкара мөнәсәбәтләр бүлегенең

1 курс татар төркеме өчен

ПРОГРАММА


КАЗАН - 2003




Татар теленә өйрәтү кафедрасы утырышында тикшерелде һәм расланды

Төзүчеләр: проф.Сафиуллина Ф.С. доцент Юсупова Ә.Ш.

Фәнни мөхәррир — проф. Сафиуллина Ф.С.

КЕРЕШ

Казан дәүләт университетының халыкара мөнәсәбәтләр бүлегендә һәм соңрак шул ук факультетта татар теле беренче көннәрдән үк укытыла. Унбер ел вакыт эчендә шактый тәҗрибә тупланды һәм бу факультетта татар теле укытуның билгеле бер методикасы барлыкка килде.

Бу программа соңгы елларда нәшер ителгән төрле методик әсбапларга таянып һәм тупланган тәҗрибәгә нигезләнеп төзелде һәм халыкара мөнәсәбәтләр бүлегендә укучы татар төркемнәренең беренче курс студентларына тәкъдим ителә.

Халыкара мөнәсәбәтләр бүлегенең татар төркемнәрендә татар мәктәбен генә түгел, катнаш һәм рус мәктәбен тәмамлаган студентлар да укый. Аларның татар әдәби телен белү дәрәҗәсе төрле. Шуңа күрә бу төркемнәрдә татар теле укытканда чит аудиториядә тел өйрәтү алымнары да кулланыла.

Программа, тел мохиты шартларында татар теленә өйрәтүнең гамәли-коммуникатив һәм тәрбияви максатларын үз эченә ала, һәм төп игътибар лингвистик һәм коммуникатив компетенцияләрне тирәнәйтүгә, үстерүгә, камилләштерүгә юнәлдерелә.

Халыкара мөнәсәбәтләр бүлегендә татар теле дүрт ел укытыла. 2,4,5, 7 семестрлар зачет, 6 һәм 8 семестрлар имтихан белән тәмамлана. I курста татар теле 36/34 сәгать күләмендә үткәрелә. Икенче семестрда студентлар зачет тапшыралар.

«Татар теле» курсы халыкара мөнәсәбәтләр бүлеге студентлары өчен тел, сөйләм һәм гомум мәдәният өлкәләрен үз эченә ала.

Беренче курс — студентларга мәдәни һәм иҗтимагый-сәяси өлкәләрдә аралашу һәм факультетның укыту эшендә катнашу өчен кирәкле булган татарча сөйләм күнекмәләре җыелмасын бирә торган чор.


Беренче курс — студентларның уку процессына интенсив җайлашу вакыты. Бу чорда иҗтимагый-сәяси һәм гомум белем бирүче предметлардан татарча әдәбият- уку, татар телендә лекцияләр тыңлау өчен кирәкле күнекмәләр үзләштерү, татарча сөйләү, зачет, имтихан тапшыру һәм реферат язу өчен кирәкле күнекмәләргә ия булу формалаша.


3

I курс өчен программаның төп мәсьәләләре:

1. Фәнни, профессиональ, фәнни-популяр аралашу ситуациясенә туры
килгән, структур яктан дөрес төзелгән, логик бәйләнешле булган татарча

монологик сөйләм оештыру;

2. Профессиональ аралашуның диалогик һәм полилогик
ситуацияләрендә катнашу, сөйләм бәйләнешләре урнаштыру, төрле
иҗтимагый катлам кешеләре белән татарча аралаша алу.

3.Татар теленең фонетика бүлеген, орфография, орфоэпия, графика

тармакчыкларын үзләштерү.

4. Лексикология фәне һәм аның тармакларын тирәнтен өйрәнү. 5. Халыкара мөнәсәбәтләр бүлегенең татар төркемнәрендә укучы студентларга тел өйрәткәндә, югарыда санап үтелгәннәрне ныгытып кына калмыйча, тел чараларын сөйләмә һәм язма аралашу процессында гамәли кулланырга өйрәтүгә, нинди ситуациядә, нинди функциональ стильдә яки сөйләм жанрында кулланылуына карап, аларны системалаштыруга ирешү.

Татар телен гамәли үзләштерүгә таләпләр ФОНЕТИКА

Телнең авазлар системасын, сөйләм авазларының акустик-артикуляцион сыйфатларын һәм аваз үзгәрешләрен өйрәнүче фән буларак фонетика. Аның башка фәннәр арасындагы урыны, өйрәнү объекты. Фонология, графика, орфография, орфоэпия, морфонология, просодика. -

Фонетика фәненең методлары. Татар фонетикасында эксперименталь

методлар куллану.

Фонетик транскрипция һәм транслитерация. Кириллицага һәм халыкара

латин алфавитына нигезләнгән транскрипцияләр.

Татар теленең авазлар системасы. Сузык һәм тартык авазларның


ясалыш үзенчәлекләре, алар арасындагы акустик һәм артикуляцион аермалар.

Сузыкларны төркемләү: 1) телнең горизонталь юнәлештәге хәрәкәтенә

карап; 2) телнең вертикаль юнәлештәге хәрәкәтенә карап; 3) иреннәрнең

катнашу дәрәҗәсе ягыннан, 4) авазларның әйтелеш озынлыгы буенча.

Татар телендә дифтонглар һәм аларның төрләре.

Сингармонизм законы: рәт гармониясе һәм ирен гармониясе.

Сузыклар редукциясе.

Тартыкларны төркемләү: 1) тон һәм шау катнашы дәрәҗәсе; 2) киртәнең ясалу урыны; 3) киртәнең ясалу урыны һәм һава агымының аны үтеп китү ысулы; 4) резнаторга мөнәсәбәт; 5) өстәмә артикуляция.

Аваз үзгәрешләре. Авазларның позицион үзгәреше (протеза, эпентеза, редукция). Авазларның комбинатор үзгәрешләре (аккомодация, ассимиляция, диссимиляция, сингармонизм, диэреза, гаплология, метатеза, элизия, субституция). Аваз чиратлашуы.

Татар теленең иҗек төзелеше. Ачык һәм ябык иҗекләр. Татар телендә иҗек калыплары.

Басым. Татар телендә сүз басымы: аның фонетик табигате, урыны, мәгънәви роле. Проклитика һәм энклитика күренешләре. Синтагма басымы, аның сөйләмдәге роле. Логик басым. Логик басым урынының мәгънә үзгәрүгә хезмәт итүе.

Интонация. Татар сөйләменең интонациясе. Төп тон хәрәкәтенә карап, интонациянең тигез, төшүче, күтәрелүче, төшүче-күтәрелүче, күтәрелүче-төшүче, катнаш төрләре. Сөйләүченең фикерен, хисләрен төгәл белдерүдә интонациянең әһәмияте һәм роле.

Графика. Графиканың өйрәнү объекты, бурычлары, әһәмияте һәм бүгенге көндә актуальлеге.

Татар язуы тарихы. Төрле чорларда аваз - хәреф мөнәсәбәтенең катлаулы булуы, хәреф һәм алфавит реформалары. Хәзерге татар графикасының (кириллицаның) җитешсез яклары. Күпфункцияле хәрефләр.

Орфография. Орфографиянең предметы, бурычлары һәм әһәмияте. Кириллицага нигезләнгән татар орфографиясендә кулланыла торган төп принциплар: фонетик, морфологик, тарихи-традицион, график. Дифференциацияләнгән язылыш. Татар орфографиясенең катлаулы очраклары.


Сүзләрне кушып, сызыкча аша, аерып язу. Сүз кисәкләрен юлдан-юлга

күчерү.

Әйтелеш белән язылыш арасында зур аерма булган сүзләр.

Дөрес әйтелеш кагыйдәләрен өйрәнүче, аңлатма бирүче тармак буларак орфоэпия. Татар орфоэпиясенең кыен очраклары.

Орфоэпик нормаларның бозылу очраклары һәм аның сәбәпләре: 1) диалектлар йогынтысы; 2) әйтелеш һәм язылыш арасында аермалар; 3) башка телләрнең кире тәэсире.

Сузыклар орфоэпиясендә аеруча нык игътибар ителергә тиешле очраклар: ике сүз бер басым астында кушылып әйтелгәндә барлыкка килгән үзгәрешләр;" иҗек чиге үзгәрү күренеше һ.б.

Тартыклар әйтелешендә төп игътибар бирелергә тиешле күренешләр: [ч], [җ] авазларының өрелмәле табигате; [в] - [\у] мөнәсәбәте; [к] һәм [Ң, [г] һәм [г] авазлары арасындагы аерма; [х], [һ], [ң] авазларын дөрес әйтү; ике сүз чигендә килгәндә тартыкларның үзгәрешләре.

ЛЕКСИКОЛОГИЯ

Татар тел белеменең мөһим бер тармагы буларак лексикология. Фән буларак татар теле лексикологиясенең тикшеренү предметы һәм төп бурычлары: 1) лексик семантиканы өйрәнү (сүз мәгънәләренең табигате, төре һәм типлары; лексик берәмлекләрнең структурасы; лексикада синтагматик һәм парадигматик мөнәсәбәтләр); лексик берәмлекләрнең категориаль мөнәсәбәтләре (күпмәгънәлелек, омонимия, синонимия, антонимия, парлы сүзләр, паронимия һ.б.1); 2) татар теленең сүзлек составын төркемләү (татар теленең үз сүзләре һәм алынмалар; актив һәм пассив (архаик һәм яңа) сүзләр; гомумхалык һәм кулланылышы чикле лексика (терминологик, һөнәри, диалекталь, жаргон лексика); стилистик нейтраль һәм үзенчәлекле сүзләр (китап сүзләре, гади сөйләм сүзләре һ.б.); 3) апеллятив һәм ономастик берәмлекләрнең этимологиясен ачыклау; 4) фразеологик берәмлекләрне системага салу; 5) сүзлекләрнең гомуми типологиясен эшкәртү һәм татар теленең төрле тип сүзлекләрен тасвирлау һ.б.

Лексика һәм лексикология турында төшенчә. Лексикологиянең тармаклары: ономасиология, - семасиология, этимология, фразеология, ономастика, лексикография.


Телнең төп берәмлеге буларак сүз, аның асыл сыйфатлары. Сүзгә билгеләмә бирү мәсьәләсе. Аның логик, физик-физиологик, фәлсәфи, лингвистик, экзотик, риторик аспектлары.

Сүзнең лексик мәгънәсе һәм аның типлары (мөстәкыйль һәм ярдәмлек сүзләр, конкрет һәм абстракт мәгънәле сүзләр). Төшенчәнең атамасы буларак сүз. Сүзнең номинатив функциясе, сүзнең тышкы һәм эчке формасы, боларның аерылгысыз диалектик бердәмлеге. Милли үзенчәлекне чагылдыручы буларак сүзнең эчке формасы. Сүзнең телдә һәм сөйләмдә яшәеше, аралашу-аңлашуда, әдәбият-сәнгатьтә, мәдәнияттә тоткан урыны.

Татар теленең эмоциональ-экспрессив лексикасы. Татар телендә сүзнең эмоциональ-экспрессив бизәкләрен белдерү чаралары. Сүздә эмоциональлекнең гәүдәләнеш төрләре.

Сүзнең лексик мәгънәсе. Сүзнең лексик мәгънәсе белән грамматик структурасы арасындагы бәйләнеш. Мәгънәнең семиотик (гр. зета - тамга, билге) структурасы турында төшенчә.

Телдә полисемия турында төшенчә. Бер мәгънәле һәм күп мәгънәле сүзләр. Лексик-семантик яктан үзара бәйләнгән вариантлар микросистемасы буларак сүзләрнең күпмәгънәлелеге, тел факты буларак аның сөйләмдә, контекстта «чишелеше». Сүзнең мәгънәсе һәм контекст. Сүзнең туры (төп) һәм күчерелмә мәгънәләре. Төп һәм күчерелмә мәгънәләрнең гомуми һәм дифференциаль билгеләре. Күчерелмә мәгънәләрнең төрләре (метафора, метонимия, синекдоха, функция буенча күчеш). Сүз мәгънәсенең тараю һәм киңәю күренеше. Ирекле һәм бәйле мәгънәләр.

Омонимнар (аваздаш сүзләр). Татар телендә лексик омонимнарның
барлыкка килү юллары: полисемия таркалу нәтиҗәсендә; исем

фигыльләрнең исемләшүе; фонетик үзгәрешләр; башка телләрдән әзер лексик омонимнар алу; чит телдән кергән сүзләрнең татар теленең үз сүзләре белән тәңгәл килүе; әдәби телдәге сүзләр белән диалекталь сүзләрнең тап килүе; аффиксация юлы белән; сүзнең күчерелмә мәгънә алуы нәтиҗәсендә омонимнар ясалу. Татар телендә омонимнарның ясалышлары, лексик-семантик һәм грамматик мәгънәләре, әйтелеш һәм ясалыш үзенчәлекләре буенча төрләре: 1) төп һәм ясалма омонимнар; 2) лексик омонимнар, лексик-грамматик омонимнар, грамматик омонимнар (омоморфемалар, омомодельләр); 3) саф (тамыр) омонимнар, омофоннар, омографлар, омоформалар. Татар телендәге омонимнарның типлары. Омонимнарның полисемиядән аермасы. Семантик омонимнарны полисемиядән аеру ысуллары: 1) семантик ысул, ягъни сүзләр арасында мәгънә уртаклыгының ераклашып, тәмам өзелүен исбат итү, сүзнең аралашу чарасы буларак мөстәкыйль кулланылуы, предметларга, күренешләргә, көнкүреш фактларына, төшенчәләргә, эш яки хәрәкәткә, халәткә атама булуы. Телдә семантик омонимнарны күпмәгънәлектән аеруда семантик процессны, ягъни күпмәгънәле сүзнең тарихын белүнең әһәмияте; 2) лексик ысул - туры килүче аваздаш сүзләрнең синонимнарын табу; 3) морфологик ысул -күпмәгънәле сүзләр арасында мәгънә җебе өзелеп, аларның һәркайсының яңа семантик үзәк булып әверелүе.


Татар телендә паронимнар һәм аларның омонимнардан аермасы. Омонимнардан һәм паронимнардан стилистик максатларда файдалану. Омонимнар сүзлекләре.

Синонимнар (мәгънәдәш сүзләр). Синонимга билгеләмә. Синонимик рәтләр (оялар), аларда баш (доминанта) сүз. Микросистема буларак синонимик рәт. Синонимнарның гомуми һәм дифференциаль мәгънәви

мотивировкасы (сүзнең «эчке формасы»), аның типлары. Фәнни

этимологиянең бурычлары һәм принциплары. Этимологик анализ

объектлары. «Халык этимологиясе» (реэтимологизация) һәм
деэтимологизация.

ФРАЗЕОЛОГИЯ

Фразеологиянең төп өйрәнү объекты. Фразеологик әйтелмәләрнең сүздән һәм ирекле сүзтезмәләрдән аермасы. Фразеологик әйтелмәләрнең төп билгеләре: 1) бербөтен фразеологик мәгънәгә ия булуы; 2) шул ук компонентларның даими кабатлануы; 3) грамматик категорияләрнең тотрыклыгы; 4) мәгънәләрендә экспрессивлык, метафориклык һәм образлык; 5) аерым сүзләргә таркалган булу; 6) ике яки күбрәк басымга ия булу; 7) контекстка бәйле кулланылу һ.б. Фразеологик берәмлекләрне төркемләү принциплары. Аларның төрләре (фразеологик ныгымалар (идиомалар), фразеологик бердәмлекләр, фразеологик тезмәләр). Идиомаларның семантик, грамматик һәм структур үзенчәлекләре.

Фразеологик әйтелмәләрнең халыкның җанлы сөйләм телендә, матур әдәбиятта һәм публицистикада стилистик кулланылышы.

Татар теленең фразеологик сүзлекләре. Фразеологик берәмлекләрнең татар теленең аңлатмалы сүзлекләрендә бирелеше.

ОНОМАСТИКА

Лексикологиянең барлык төр ялгызлык исемнәрен өйрәнүче мөһим бер бүлеге буларак ономастика. Ономастиканың фәнни тикшеренү объектлары һәм төп тармаклары: топонимика (гидронимика, оронимика, ойконимика һәм микротопонимиканы да кертеп), антропонимика, антропотопонимика, этнонимика, этнотопонимика, зоонимика, космонимика, прагматонимика, поэтик ономастика.

ЛЕКСИКОГРАФИЯ

Лексикография турында мәгълүмат, аның формалашуы һәм үсеше. Энциклопедик һәм филологик сүзлекләр, аларның фәнни-гамәли әһәмияте. Татар телендә филологик сүзлекләр төзелә башлауның тарихы. Кулъязма сүзлекләр.


Татар лексикографиясендә филологик сүзлекләрнең төрләре. Телнең лексик байлыгын ачык һәм тулы күрсәтүче лексикографик хезмәт буларак

аңлатмалы сүзлекләр. Аларның төзелеш принциплары. Сүзлек маддәсенә характеристика.

Тәрҗемәле сүзлекләр. Октябрь революциясенә чаклы һәм аннан соң төзелгән тәрҗемәле сүзлекләр. Тәрҗемәле сүзлекләрнең төзелеш принциплары.

Белешмә-лингвистик сүзлекләр (орфоэпик, орфографик, чит тел сүзләре сүзлеге, ешлык, кире сүзлекләр). Татар энциклопедик сүзлеге.

Татар лексикографиясенең үсеш этаплары, XX гасырдагы (бигрәк тә 80-90 нчы еллардагы) казанышлары һәм чираттагы бурычлары.

СӨЙЛӘМ ЭШЧӘНЛЕГЕНЕҢ ТӨРЛӘРЕ

1.Уку

Халыкара мөнәсәбәтләр, сәясәт, тарих, мәдәният, иҗтимагый тормыш,
фән, әдәбият өлкәсенә караган фәнни-популяр текстларны аңлап уку өчен,
төрле уку төрләрен (өйрәнеп, эзләнеп, танышу өчен, карап чыгу максаты
белән уку) куллану. Студентлар укыган текстларның гомуми юнәлешен,
бирелгән тексттан мәгълүматны эзләп таба белергә; бирелгән тексттагы

мәгълүматны тикшереп, аның эчтәлеген сөйләп бирү яки резюме, аннотация, реферат рәвешендә язып бирә белергә тиеш.

Студентлар укырга тиешле татарча текстның күләме аудиториядә һәм аудиториядән тыш 100-150 бит тәшкил итә. 1 нче курс ахырына ел буена укырга тиешле татарча текст (өйрәнеп уку) 200 биткә, ә танышу өчен уку 400 биткә җитәргә тиеш.

2. Сөйләшү

Укылган текстлардан һәм тыңланган лекцияләрдән алынган мәгълүматны яңадан татарча сөйли белү. Укылган текстның эчтәлеге буенча татарча сораулар һәм җаваплар бирү, татарча әңгәмә алып бару. Катлаулы, гади, тезис рәвешендәге план төзи белү. План нигезендә татарча макротекстлар төзү. Укылган һәм тыңланган материалның татарча конспектын язу. Вакытлы матбугат язмаларына күзәтү ясау.

Дәресләрдә халыкара мөнәсәбәтләр бүлегендә укучы студентларның фәнни, .рәсми, профессиональ сөйләмнәрен оештыру һәм үстерүгә аеруча зур игътибар итү. Бу төр сөйләм оештыруның төп юнәлешләрен, лексикасын, бәйләүче чараларын бирү һәм аларның үзләштерелүенә ирешү.



10

II

Фәнни, рәсми, профессиональ сөйләмне оештыру

1. Әйтелгәннәрнең тәртибен күрсәтүче бәйләүче чаралар (беренчедән,
икенчедән, (һәм) ниһаять, ахырда, ахыр чиктә, тагын, шуның өстенә,
өстәвенә, һич югында, беренче чиратта, шуннан соң, башлыйк, тукталыйк,
керешик, иң әһәмиятле, сорауга күчик, шундый сорау туа һ.б.)

2. Дәлилләүче материалны бәйләү: (мәсәлән, мисал өчен, мисал
китерәбез, мисалны карап үтик, раслый, ассызыклый, ярар, ... ган да булсын
(ди), әйтик, фараз итик, мисалны карап үтик, һ.б.)

  1. Әйтелгәнгә субъектив бәя бирү юллары (уйлыйм, минемчә, уемча,
    сезнеңчә, синеңчә, безнеңчә, аларча һ.б.).

  2. Әйтелгәннәрне нигезләүче чаралар: күздә тотып, исәпкә алып, искә
    алып, игътибарга алып, ярашлы итеп, буенча, ...га туры китереп, ...га
    нигезләнеп, карап, карата, ...га ярашлы рәвештә, ...га таянып, ...да
    каралганча, таблицадан күренгәнчә, таблицада (схемада) күрсәтелгәнчә,
    һ.б.)

  3. Инфинитив + тиеш, мәҗбүр, туры киләчәк, ярый, кирәк, мөмкин,
    ярамый сүзләре белән ясалган төзелмәләр.




  1. Өйрәтелә торган материалларны бер-берсенә ялгау чаралары (
    дөресрәге, төгәлрәк, сүз ... турында бара, күз алдында тотыла, асылда,
    нигездә, чынында, бу мәгънәдә, алда (түбәндә) күрсәтелгән, алда әйтелгәнчә,
    тикшеренү нәтиҗәләре буенча.һ.б.)

  2. Объектны төрле яктан (типиклыгы, конкретлыгы, төп нигезе)
    тасвирлау чаралары ( башка яктан, бу мәгънәдә, гомумән, аерым алганда,
    атап әйткәндә, хосусан, кагыйдә буларак, шул исәптән, нигездә, гомумән
    алганда, гамәли яктан, мәгънәсе буенча, һ.б.)

З.Язу

Язу күнекмәләрен даими рәвештә үстерү һәм ныгыту. Төрле типтагы диктантлар, изложение, сочинение язу.

Рәсми эш кәгазьләре (гариза, белешмә, эшлекле хат, тәрҗемәи хәл, белдерү, ышаныч кәгазе, тасвирлама (характеристика), аңлатма язуы, беркетмә һ.б.) үрнәкләре белән таныштыру һәм аларны язарга өйрәтү.

4. Татар сөйләм этикеты

Татар сөйләм этикеты нормалары. Этикет гыйбарәләрен сөйләмдә урынлы кулланырга өйрәтү. Эндәшү, рәхмәт әйтү, гафу үтенү, чакыру, хуплау, үтенү этикеты үрнәкләре белән таныштыру.

5. Сүзлек белән эшләргә өйрәтү

Хәзерге татар теле сүзлекләре белән таныштыру. Филологик (аңлатмалы, икетелле, фразеологик, иҗтимагый-сәяси, синонимнар, антонимнар сүзлеге, этимологик сүзлекләр) һәм энциклопедик сүзлекләр.

Сүзлекләр белән эшләүнең кайбер төрләре: аңлатмалы, фразеологик сүзлекләрдән искергән сүзләр табу; аларны архаизмнарга һәм тарихи сүзләргә аеру; аларның синонимнарын, антонимнарын эзләп табу һәм җөмләләр төзү; иҗтимагый-сәяси сүзлектән авыр язылышлы сүзләрне язып алу һәм истә калдыру һәм сөйләмдә куллануга ирешү; искергән сүзләрне үз эченә алган сүзлекчә төзүне булдыру һ.б.

Актив үзләштереләсе лексик берәмлекләр



Абруй

Вәзгыять

Арадашчы

Вәзарәт

Атом-төш коралы

Вәкил

Әмер

Вәкиллек

Әмернамә


Вәкаләтле

Әхлак

Гамәл

Әхлаклы

Гариза

Әхлаксызлык

Гаскәр

Багланыш

Гомумдәүләт

Башкала

Даирә

Бәйләнеш

Дәгъва

Бәйнәлмиләл

Дәлил

Бәйсез

Дәүләт

Бәйсез Дәүләтләр Берлеге

Дәүләт Советы

Бәйсезлек

Дәүләтара

Бәяннамә

Дәүләтчелек

Бергәлек

Дөньяви

Бердәмлек

Дөньякүләм


Беркетмә

Дустанә

Берләшкән милләтләр оешмасы

Европа Союзы

Битараф

Игълан

Бөтенхалык

Идарә

Боерыкнамә

Икътисад

Вазыйфа

Икътисади

Варис

Ил


12

13

Илбашы

Илчелек Имза

Иминлек

Ислах

Җәмгыять

Җәмәгатьчелек

Йомгак Кагылгысызлык

Казаныш

Канун

Карар

Килешү

Киңәшче

Көнүзәк

Күпмилләтле

Күрсәтмә

Күчермә

Корылтай

Кытлык Мәгариф Мәгърифәтче Мәгълүмат Мәдәният Мәмләкәт Мәнфәгать Мәркәз

Мәсләк Мәхкамә Мәшгульлек Милләтара Мөлкәт

Мөнәсәбәт Мөстәкыйль Мөстәкыйльлек Мөһаҗир Моназәрә Мохит Мохтарият

14

Нәзарәт

Нәтиҗә

Нигезләмә

Низаг Низамнамә

Нотык Очрашу

Өндәмә

Пайтәхет


Раслау

Рәис

Рәсми Ришвәт Рөхсәтнамә

Сәнәгать

Сәркатип

Сәфәрәтнамә

Сәясәт

Сәясәтче

Сәясәтчелек

Солых

Тамгаханә

Тармак Татулык Тәгълимат Тәкъдир итү Тәрәкъкыят Теләктәшлек Төбәкара

Торгынлык Тотрыклылык Тотрыксызлык Тугра

Тулы вәкаләтле Туплам

Тышкы эшләр министры Урынбасар Утырыш Үзаң


Химая Хөкүмәт Хөррият Хокук

һәйәт

һәлакәт Чакырунамә Чуалыш

Шартнамә

Шикаять Ышанычлы Ышанычнамә Эшмәкәр

Эшкуар

Югары Совет Юллама

Үзбилгеләнү

Үзгәртеп кору

Үзәк

Үзидарә Фаҗига Фәрман

Фетнә Фирка Хакимият Хакыйкать Халыкара Хәбәрдарлык

Хәбәрнамә

Хәвефсезлек

Хәйрия Хезмәттәшлек

Сүзлекчәдәге сүзләрне истә калдыру. Аларны тәрҗемә итү. Сүзтезмәләр һәм җөмләләр тезү. Язма һәм сөйләмә телдә дөрес куллана белү.

Студентларга алдан темалар тәкъдим итеп, әңгәмәләр үткәрү. Әңгәмәләр аша студентларда туган телгә, Ватанга, татар әдәбиятына һәм мәдәниятенә кызыксыну уяту. Студентларда бу әңгәмәләрне әзерләү теләге тудыру.

Телдән аралашу темалары

Татар теле — туган тел

Танылган татарлар

Татарларда язу тарихы

Татарстанда ике теллелек

Минем нәсел шәҗәрәм

Үткән гасыр ачышлары

XX гасырның тарихи вакыйгалары

XX гасыр башында татар матбугаты
Хәзерге татар матбугаты

(проза, поэзия,

XXI гасыр студенты нинди булырга тиеш?
Хәзерге татар әдәбиятында актуаль темалар

драматургия).

' 15

Әдәби туган як. Татар язучылары. Татар артистлары. Тагар композиторлары. Казан музейлары Бөтендөнья татар конгрессы


Реферат язу өчен темалар:


  1. ТР дәүләт төзелеше.

  2. ТР ның халыкара бәйләнешләре.

  3. Чит илләрдәге татарлар.

  4. Казанның тарихи урыннары.

  5. Татарстанның дәүләт җитәкчеләре

  6. Казан дәүләт университеты.

  7. Халыкара мөнәсәбәтләр һәм сәясмәнлек факультеты

  8. Татар дипломатлары.

  9. Татар мәгърифәтчеләре

  10. Татар галимнәре.

Уку өчен тәкъдим ителгән матур әдәбият исемлеге:

1. Болгар чоры

Кол Гали. «Кыйссаи Йосыф»

2.Алтын Урда чоры

С.Сараи. «Гөлестан бит төрки»

«Сөһәйл вә Гөлдерсен» М.Болгари. «Нәһҗ-ел Фәрадис» З.Казан ханлыгы чоры Мөхәммәдьяр. «Нуры Содур»

«Төхфәи Мәрдан»

4.XIX гасыр татар әдәбияты ядкәрләре

Г.Утыз-Имәни. Шигырьләр һәм поэмалар. - Казан: Тат. кит. нәшр., 1986. Г.Кандалый. Шигырьләр һәм поэмалар. - Казан, 1988. - 558 б. К.Насыйри. Әбүгалисина кыйссасы // Сайланма әсәрләр. - Казан, 1974. -339 6.

Р.Фәхретдинов. Болгар вә Казан төрекләре. - Казан: Тат. кит. нәшр., 1993. -2876.

Ш. Мәрҗани. Мөстәфадел -әхбар фи әхвали Казан вә Болгар. - Казан, 1989.^15 6.

16

5.XX гасыр татар әдәбияты ядкәрләре

Әгъләмов М. Иман тәрәз шакый. - Казан: Тат.кит.нәшр., 1996.- 315 6.

Әйди Т. Иблискә ришвәт. - Казан, 1991.-368 б.

Әмирхан Ф. Кадерле минутлар. Габделбасыйр гыйшкы. Фәтхулла хәзрәт. // Әсәрләр. Дүрт томда. - 1 том. - Казан, 1984. - 479 б; - 2 том, - Казан, 1985. -487 6.

Батулла Р. Сөембикә. - Казан, 1992. -415 6.

Бәширов Г. Туган ягым — яшел бишек. // Сайланма әсәрләр. Том 3. -Казан: Тат.кит.нәшр., 1962. - 196 6.

Галәү М. Мөһаҗирләр. - Казан, 1977. -319 6.

Гафури М. Хан кызы Алтынчәч. // Әсәрләр. III т. - Казан, 1983. - 390.


Гафури М.. Болгар кызы Айсылу. // Әсәрләр. III т. - Казан, 1983. - 390.

Гыйләҗев А. Өч аршин җир. Балта кем кулында? Язгы кәрваннар. // Әсәрләр . Дүрт томда. - Том 1. - Казан: Тат.кит.нәшр., 1994.- 574 6. - Том 2. -Казан: Тат.кит.нәшр., 1994.- 504 б.

Дәрдмәнд. Исә җилләр. - Казан, 1980. - 254 б.

Думави Н. Болгар кызы Тойгы туташ. // Тормыш сәхифәләре. - Казан, 1985. - 320-323 6.

Еники Ә. Матурлык. Төнге тамчылар. // Әсәрләр. Т.1. - Казан: Тат.кит.нәшр., 1991. - 464 б.

Җәлил М. Моабит дәфтәрләре.// Шигырьләр. - Казан: Тат.кит.нәшр., 1986. -3126.

Ибраһимов Г. Безнең көннәр. // Әсәрләр. IV т. - Казан, 1976. - 458 б.

«Идегәй» дастаны. - Казан, 1994. - 255 6.

Исәнбәт Н. Идегәй. - Казан, 1941. - 144 6.

Исхакый Г. Олуг Мөхәммәт. // Мирас, 1991, № 1. - 27-51 6.

Исхакый Г. Ул әле өйләнмәнгән иде. Остазбикә.Теләнче кыз. Сөннәтче бабай. Зөләйха. // «Зиндан» - Казан: Тат. кит. нәшр., 1991. - 670 б.

Зөлфәт. Йөрәгемне былбыл чакты. - Казан: РУХИЯТ, 2000.- 238 б.

Камал Г. Безнең шәһәрнең серләре. Бүләк өчен. // Пьесалар. - Казан: Тат.кит.нәшр., 1978.- 406 б.

Камал Ш. Акчарлаклар. Уяну. Буранда. // Сайланма әсәрләр. - Казан: Тат.кит.нәшр., 1974. - 380 б.

Көрәми Р. Каргышлы этаплар. - Казан, 1995. - 264 б.

Латыйфи Ф. Хыянәт. - Казан, 1993. - 286 б.

Мәһдиев М. Бәхилләшү. - Казан: Тат.кит.нәшр., 1999. - 256 б. Фронтовиклар. -Казан: Тат.кит.нәшр., 1973. - 228 б.

Рәмиев С. Таң вакыты. - Казан: Тат. кит. нәшр., 1980. -369 6.

17

Такташ һ. Мәхәббәт тәүбәсе. // Шигырьләр һәм поэмалар. - Казан: Тат.кит.нәшр., 1993. - 62 б.

Тинчурин К. Зәңгәр шәл. // Әсәрләр. Өч томда. Том 1. Драмалар һәм комедияләр. - Казан: Тат.кит.нәшр., 1986. - 511 б.

Тукай Г. Әсәрләр. Биш томда. 1-5 томнар. - Казан: Тат. кит. нәшр., 1985-1986.


Туфан X. Әйткән идең. Ромашкалар. Туган тел турында җырлар. // Сайланма әсәрләр. Том 2. - Казан: Тат.кит.нәшр., 1975. - 366 б.

Фәйзуллин Р. Сайланма әсәрләр. Том. 2 - Казан: Тат. кит. нәшр., 1993. - 327 б.

Фәттах Н. Этил суы ака торур. - Казан, 1980. - 399 б. Хәбибуллин М. Илчегә үлем юк. - Казан, 1990. - 382 б. Хәбибуллин М. Кубрат хан. - Казан, 1985. - 376 б.

Хәким С. Дуга. Кырыгынчы бүлмә. Сусау. Язмыш. // Сайланма әсәрләр. Том 1. - Казан: Тат.кит.нәшр., 1986. - 407 б. Хәсәнов М. Язгы аҗаган. - Казан, 1989. - 606 б. Харис Р. Хисемнең исеме. - Казан: Тат. кит. нәшр., 1996. - 158 б.

Студентларга укырга тәкъдим ителгән фәнни-популяр әдәбият исемлеге:

Әйди Т. Кардәшләр кочагында. - Казан: Аваз, 2000. - 381 б.

Валеева Д.К. Искусство Татарстана (XX век). - Казань: Туран, 1999. - 322 с.

Гришин Я. Польско-литовские татары (наследники Золотой Орды). - Казань: Тат. кн. изд-во, 1995. - 193 с.

Дәүләтшин Г.М. Төрки-татар рухи мәдәнияте тарихы. - Казан, 1999. -512 6.

Загидуллин И.К. Перепись 1897 года и татары Казанской губернии. - Казань, 2000.-223 6.

Гилязов И. А. На другой стороне. - Казань:«Мастер Лайн», 1998. - 252с.

Из глубины столетий.- Казань, 2000.- 271 с.

Михайлова С.М. Казанский университет в духовной культуре народов

Востока. - Казань:изд-во КГУ, 1991.-360 с.

Тагиров И.Р. История национальной государственности татарского народа и

Татарстана. - Казань: Тат. кн. изд-во, 2000. - 310 с.

Тагиров И.Р. Очерки истории Татарстана и татарского народа. (XX век).-

Казань, 1999.-467 6.

Хисамова Ф.М. Татарский язык в восточной дипломатии России ( XVI -

начало XIX вв.). - Казань:«Мастер Лайн», 1999.-408 с.

Юныс В. 6000 көн чит илләрдә. - Казан: тат.кит. нәшр., 2000. -319 б.

18

Дәреслек һәм фәнни әдәбият


1. Сафиуллина Ф.С., Зәкиев М.З. Хәзерге татар әдәби теле. - Казан:
Мәгариф, 2002. - 406 б.


  1. Хисамова Ф.М. Хәзерге татар теле фонетикасы. - Казан, 1987. - 27 б.

  2. Татарская грамматика. - Казань: Тат.книж. изд-во, 1993. - Т. 1. - 584 с.

4. Сафиуллина Ф.С. Хәзерге татар әдәби теле. Лексикология. - Казан:
«Хәтер», 1999.--288 6.

  1. Хәзерге татар әдәби теле. Программа. - Казан, 2002. -516.

  2. Сафиуллина Ф.С. Хәзерге татар әдәби теле. Күнегүләр җыентыгы. - Казан:
    Мәгариф, 2003.-451 б.

Татар теле сүзлекләре

  1. Агишев Х.Г. Русско-татарский словарь словосочетаний. 1 т. - Казань:
    Матбугат йорты, 1998. - 511 с.

  2. Агишев Х.Г. Русско-татарский словарь словосочетаний. 2 т. - Казань:
    Матбугат йорты, 1998. - 528 с.




  1. Исәнбәт Н. Татар теленең фразеологик сүзлеге. I т. - Казан: Тат. кит.
    нәшр., 1989.-495 6.

  2. Исәнбәт Н. Татар теленең фразеологик сүзлеге. II т. - Казан: Тат.кит.
    нәшр., 1990.-365 6.




  1. Русско-татарский словарь: под ред. Ф.А.Ганиева. - Казань: Раннур, 2000.
    -321 с.

  2. Русча-татарча иҗтимагый-сәяси сүзлек. - Казан: Тат. кит. нәшр., 1997.-
    127 6.

7. Сафиуллина Ф.С, Ризванова Л. М. Татар теленең омонимнар сүзлеге. -
Казан: Хәтер, 1997. - 96 6.

8. Сафиуллина Ф.С, Ризванова Л.М. Татарча-русча антонимнар сүзлеге. -
Казан: Хәтер, 1997. - 96 6.

9. Сафиуллина Ф.С. Татарча - русча фразеологик сүзлек. - Казан: Мәгариф,
2002.-335 6.

Ю.Сафиуллина Ф.С, Газизова Ф.М. Татарча-русча тезмә сүзләр сүзлеге. -

Казан: Тат. кит. нәшр. ,2002. - 363 б. 11.Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. I т. - Казан: Тат. кит. нәшр., 1977. - 475

б. 12.Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. II т. - Казан: Тат. кит. нәшр., 1979. - 726


б.

19 '

\


13.Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. III т. - Казан: Тат. кит. нәшр., 1981 832

б. Н.Татар теленең диалектологик сүзлеге. - Казан: Тат. кит. нәшр., 1969. - 643

б. 15.Татар теленең диалектологик сүзлеге. - Казан: Тат. кит. нәшр., 1993. - 459

б. '

16.Татар теленең орфографик сүзлеге. - Казан: Тат. кит. нәшр., 1983, - 280 б. П.Ханбикова Ш.С., Сафиуллина Ф. С. Синонимнар сүзлеге. - Казан: Хәтер,

1999.-256 6.


Сдано в набор 17.03.2003 г. Подписано в печать 24.03.2003 г. Форм.бум. 60 х 84 1/16. Печ.л. 1,25. Тираж 100. Заказ 55.

Лаборатория оперативной полиграфик КГУ 420045 Казань, Кр. Позиция, 2а