girniy.ru   1 ... 4 5 6 7

6. Мәкаль һәм әйтемнәрне язып бетәр.

Авыр эшкә беләк бар, кыю эшкә ...

Эшләгәнгә ышан, ялкаудан ...

Эшле кеше - көчле ...

Ялкаулык - бәхет ...

7. Боларны таныйсызмы? (Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Абдулла Әхмәт, Азат Аббасов портретлары эленә).

Икенче чирек. 1 вариант

1. Тест. Әсәр исемнәре янына авторларын язып чыгыгыз.

- "Миңа унтугыз яшь иде"

- "Йолдызлы малай"

- "Урман кызы".

2. Мөнир, Малик, Мөслимә кайсы әсәр геройлары? Әсәрнең төп герое кем? Аңа сугыш башланганда ничә яшь була?

3. Бу өзек кайсы әсәрдән ? Авторы кем? Төп герое турында ниләр беләсең?

Аларны җир казырга алып чыктылар. Алып түгел, куып. Фашистлар бөтен авылны куып алып чыкты. Картлар, хатын-кыз, балачага... Барысының да кулында көрәк. Барысы да җиргә таба бөгелеп төшкән. Уттай кызган ташлы туфракны казыйлар. Кичә дө казыдылар. Өченче көнне дө ... Бер атна инде, һөҗүм итеп килүче Кызыл Армия танкларын уздырмас өчен, немецлар тирән чокырлар казыталар.

4. Тест. Фронтовик язучыларны билгелә.

- Һади Такташ.

- Габдрахман Әпсөлөмов.

- Җәүдәт Фәйзи.

- Ибраһим Гази.

5. Әлеге сүзләрне тиешле тәртиптә урнаштырып, тыныш билгеләрен куеп, шигырь юллары языгыз.

Калырсың, моңсу, күк, аерылган, туганыңнан, Ча-

кыру, өчен,

килсә, саклау,

илне, беләм, Барсам, беренче, мин, Барырсың, элек, дө,

миннән, син,

- Әлеге юлларның авторы кем?

- Өзек кайсы шигырьдән алынган?

6. Мәкаль һәм әйтемнәрне язып бетер.

Дуссыз башым — тозсыз...

Начар дустан сөрем...

Дусың нинди- кадерең....

Иптәшең үзеңнән...

Дуссыз кеше тамырсыз......

2 вариант


1. Тест. Автор янына эсер исемнәрен язып чыгыгыз.

- Ибраһим Гази.

- Габдрахман Әпсөлөмов.

- Һади Такташ.

2. "Йолдызлы малай" әсәрендә төп герой кем? Сез аны нинди итеп күз алдына китердегез? Үз фикерегезне языгыз.

3. Малик һәм аның иптәшләренә нинди сугышчан бурыч йөкләнә? Аны ничек үтиләр? Тулырак языгыз.

4. Тест. Бу әдипләр арасында Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек булганнары бармы?

- Габдрахман Әпсөлөмов.

- Һади Такташ.

- Ибраһим Гази.

5. Әлеге сүзләрне тиешле тәртиптә урнаштырып, тыныш билгеләрен куеп, шигырь юллары языгыз.

Үзеңне, кочакларга, әзер,

Үзебез, да, түгел, танышлар,

Синнән, ләкин,

Күземне, карыйм, алмый, ала.

- Әлеге юлларның авторы кем?

- Өзек кайсы шигырьдән алынган?

6. Мәкаль һәм әйтемнәрне язып бетер.

Кош- канаты белән, кеше

Дусың булмаса - эзлә,... Дуслык ... ала. Йөрәк үз ... таныр. Дустың булса, сукмагына

1. Татар халык авыз иҗатының жанрларын атагыз.

2. Кеше тормышында җыр нинди роль уйный?

3. "Чын халык телен, чын халык рухын бездә тик халык җырларыннан гына табып була". Бу сүзләр кем тарафыннан әйтелгән?

4. Җыр турында 5 мәкаль яз.

5. Абдулла Әхмәт халык әкиятләренә нигезләнеп нинди пьеса язган?

6. "Бу пьеса балаларга аңлаешлы,, гади, җиңел һәм образлы тел белән язылган. Язучы яшь буынны намуслы-лыкка, хезмәт сөюгә, һөнәрле булырга өйрәтә", - дип кем әйткән?

7. Зөһрәне нәрсә бәхетле итә?

8. "Ни чәчсең, шуны урырсың" мәкален әсәрдән мисаллар китереп аңлатыгыз. Әсәрнең идеясе нинди?

9. Әсәрдә нинди мәкальләр бар?

10. Герой -шагыйрь, "Җырларым", "Кызыл ромашка" шигырьләре авторы.

11. Күрсәтелгән даталар буенча М. Җәлилнең тормыш юлы турында сөйләгез. 1906,1919,1922,1923-1925, 1925, 1939, 1942, 1944, 1947, 1956.


12. А. Алишка багышлап Муса Җәлил нинди шигырь яза?

13. Бу юллар кайсы шигырьләрдән алынган?

а) "Таң сипте өсләренә Хуш исле саф чыкларын".

б) "Җил көйләп тибрәтә аларны, Иркәли кояшның нурлары"

в) "Кайгырма, дус, яшьли үләбез, дип, Без алмадык сатып гомерне..."

14. Бирелгән сүзләр һәм сүзтез-мәлөр белән җөмләләр төзергә. Иленә тугрылыклы, көрәштәшләре, фашизмга нәфрәт хисләре уята, әсирлеккә төшә, рухландырган, хыянәтче.

15. Туры китереп әйтегез. Чулпан сеңлесе Зәйнәп әнисе Әминә кызы Ибраһим абыйсы Рәхимә сеңлесе Хәдичә хатыны

16. Дөреслеккә кертелгән кайсы җырчыларның язмышы Татар дәүләт опера һәм балет театры белән бәйләнгән?

17. "Әсәрләрен зур осталык белән үзе башкарган композитор", - дип Әнвәр Бакиров кем турында әйткән?

18. Дәүләт гимны ничек атала? Аның авторы кем?

19. Аның исемен Казандагы балалар иҗат үзәге йорты йөртә. Бөтен иҗатын балаларга багышлый. Әтисе игенчелек, умартачылык белән шөгыльләнергә яраткан. Сүз кем турында бара?

20. А. Алиш әкиятләренең төп геройлары кемнәр?

21. Әкиятләренең теле, интонациясе турында нәрсә әйтер идегез?

22. Төшеп калган сүзләрне әйтегез. Бу юллар кайсы әкияттән?

Шул көннән башлап бал кортлары чәчәкләрдән бал ташый башлаганнар, ә шөпшәләр... аркасында... калганнар.

23. Бу мәкальләрдә нинди сүзләр төшеп калган? Ата-анасын ... - адәм булган, ... - өрәм булган. Агач- ... белән, кеше- ... белән.

24. "Утлы йомырка" әкиятендә әбинең иләгендә ничә йомырка бар иде?

1. Г. Әпсәләмов кайсы әсәрләрендә сугыш хәлләрен сурәтли?

2. "Миңа унтугыз яшь иде" әсәрендә Малик кем була? Алар алдында нинди бурыч тора?

3. Ул укырга-язарга башта өти-өни-сеннән өйрәнә. Аннан соң авыл мәдрәсәсендә укый. Үсә төшкәч, аны Пешлә мәдрәсәсенә бирәләр. Тормышлары авырлашып китү сәбәпле, ул бу мәдрәсәне ташларга, Бохарага барып, эшкә урнашырга мәҗбүр була. Бохарада ул үзенең белемен күтәрергә омтыла, җәмәгать эшләрендә кайный, спектакльләрдә катнаша.


Бу юллар кайсы әдип язмышы турында?

4. Бу өзек кайсы шигырьдән? "Нинди охшаганбыз бер-беребезгә Икебез дә соры шинельле..." Шигырьнең ахырын сөйлә.

5. Егетләр кайсы яклары белән бер-берсенә охшаганнар?

6. Илне саклау өчен алар әзерме?

7. Мәкальләрнең ахырын тап. Юлга чыксаң иптәшең... Дустың нинди ...

8. Кайсы композитор университетның юридик факультетын тәмамлый, ләкин композитор булу теләге көчлерәк булып чыга?

9. Җ. Фәйзинең М. Җәлил белән бергә балалар өчен иҗат иткән әсәрләрен атагыз


.


Файдаланылган әдәбият

  1. Е.И.Пассов. Основы коммуникативной методики обучения иноязычному общению.- Москва , 1989

  2. Заһидуллина Д.Ф. Урта мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы. Казан, “Мәгариф”, 2000

  3. С.Сәүбанова “Бәйрәмнәр, туйлар, йолалар өчен” Казан, 1999

  4. Пассов Е.И. Коммуникативный метод обучения языку – М., 1991г.

  5. Гайфуллин В. Педагогик технологияләр. Мәгариф, 2000 №4

  6. Камаева Р.Б. Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә яңа педагогик алымнар.Алабуга, АДПУ нәшрияты, 2010

  7. Харисов Ф.Ф. Татар телен өйрәтүдә заманча технологияләр.Мәгариф, Казан 2002 №8



Кушымта

Заманнан калышмыйча...

«Балагызны үзегезнең заманыгыздан башка
заман өчен укытыгыз, чөнки алар сезнең
заманыгыздан башка бер заманда яшәү өчен
дөньяга килгәннәр» (Аллаһының киң күңелле,

хөрмәтле кешесе – Гали хәлифә).

Бүгенге мәктәп... XXI гасырда... Нинди булырга тиеш ул? Даими рәвештә үзгәреп торган заманнан артта калмас өчен, нинди булырга тиеш бүгенге көн укытучысы? Бу сораулар турында минем күп тапкырлар уйланганым бар.

«...Заман һәм мәдәният алга үскәнчә һәм икенче төрле итеп әйткәндә, ихтыяҗ һәм мәҗбүрилек кебек нәрсәләр мәҗбүр иткәнчә, укыту рәвешләре төрлеләнер, монда исә акыл ияләре берләшәләрдер», – дип бик хаклы язган күренекле мәгърифәтче Ризаэддин Фәхреддин. Чыннан да, җәмгыять үсешенә бәйле рәвештә, укыту процессы да һәрвакыт үсеш-үзгәреш кичерә. Бу уку елыннан республикабызда белем һәм тәрбия бирүнең өр-яңа комплекслы программасы тормыша ашырыла башлый. 2010-2015 елларга мәгарифне үстерүне күздә тоткан «Киләчәк» программасы ул. Яңа мәктәп, киләчәк мәктәбенең төп максаты - зыялы, югары культуралы, актив тормыш позициясенә ия булган укучы шәхес тәрбияләү. Кешелекнең киләчәге, Ватан язмышы, гаилә бәхете киләчәктә гражданин булачак баланың менә бүген нинди тәрбия һәм белем алуына бәйле. Бүгенге балаларыбыз тагын берничә елдан соң нинди кеше булыр, ата-бабаларының лаеклы дәвамчысы була алырмы?


Россия һәм Татарстан республикасы мәгариф системасының яңарыш чоры башка гамәлләр белән бергә укыту-тәрбия эшен үзгәртү, инновацион технологияләр куллануны да үз эченә ала.

Гыйздәтуллин Илфир Рахимша улы – мәктәптә яңа педагогик технологияләрне актив кулланып эшли торган тәҗрибәле укытучы. Ул үз эш тәҗрибәсен хезмәттәшләре белән теләп уртаклаша: даими рәвештә ачык дәресләр үткәрә, хезмәттәшләре алдында чыгышлар ясый. Укытучының “Татар теле һәм әдәбиятын укыту тәҗрибәсеннән” дигән хезмәте төптән уйланып, тел укыту методикасының яңа казанышларын исәпкә алып эшләнгән. Хезмәттә мәгълүмати-коммуникатив технологияләр куллану, тестлар эшләү, укучылар белән индивидуаль эшләү күз алдында тотылган һәм дәрес конспектларына әлеге алымнар эзлекле рәвештә кертелгән. Укытучы үзе куйган максатларга ирешүнең отышлы юлларын яхшы белә, аларны иҗади куллана, теоретик әзерлеге һәм тәҗрибәсе зур булуы күзгә ташланып тора.

Бу хезмәтендә укытучы фәнне югары дәрәҗәдә үзләштерү, максатка омтылучанлык, информацион технологияләр дөньясында яңалыклар белән кызыксыну теләге уятуда коммуникатив һәм информацион-коммуникатив технологияләрне куллану бик отышлы дип исбатлый. Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә информацион технологияләрне куллануның өстенлекле яклары күп: дәрес материалы югары күрсәтмәле дәрәҗәдә була, укучының шәхси сыйфатын ачыкларга мөмкинлек бар, контроль һәм үзконтроль дәрәҗәсе югары, төрле дәресләрнең үзара бәйләнешен булдыру, дәрес укыту формаларын һәм ысулларын төрләндерү дәрес эчтәлеген баерак һәм кызыграк итә.Болар барысы да коммуникатив һәминформацион-коммуникатив технологияләрне кулланганда

укытучы өчен алыштыргысыз ярдәм итүче сыйфатлар. Бу инде, һичшиксез, татар теле һәм әдәбиятының эчтәлеген безнең әйләнә-тирәбездәге чынбарлыкка бәйләргә, шул мохитта шәхеснең үзенең урынын билгеләргә ярдәм итә. Төп максат укучыларда фәнни фикерләү, иҗади эшләү сәләтен үстерү,тәрбия эшендә югары нәтиҗәләргә ирешү, җәмгыятьтә үз урыннарын таба алырлык толерант шәхес тәрбияләү.


Белем бирүнең нәтиҗәлелеген күтәрү укыту процессының яңа, тагын да нәтиҗәлерәк технологиясен эзләүне таләп итә. Технология инновацион процессларда тулысынча яңартыла. Ул исә укыту процессы субъектларын-укытучының да, укучының да тирәнтен әзерлекле булуын таләп итә. Бу хәзерге заман дәресен оештыру өчен зарури. Шуны да истә тотарга кирәк: укытуның традицион системасында булган иң яхшы алым, методларны куллана, үстерә барып эшләгәндә генә, инновацион технология яхшы нәтиҗәгә ирешүгә ярдәм итә ала. Хәзерге заман дәресе проблемалы ситуацияләрдән, мәгьлүмати технологияләрдән башка үстерешле була алмый.

Дәрес эшкәртмәләре фәнни , гамәли, тәрбияви-педагогик максатларга тулысынча җавап бирә. Фәнни хезмәт буларак, бу эш дөрес формалаштырылган, башка укытучылар тарафыннан куллану өчен аңлаешлы һәм уңайлы итеп эшләнгән. Бу җыентыкта укытучы максатка ирешү юлларын күрсәтә һәм үзенең эш тәҗрибәсе белән уртаклаша.


Мәгълүмат-методик үзәк директоры______________ Ефимов А.М.


Мәгълүмат-методик үзәк методисты _______________Каюмова Г.Ф.



<< предыдущая страница