girniy.ru 1 2 ... 6 7
c:\documents and settings\ilfir\рабочий стол\орнамент.jpg



Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы башкарма

комитетының “Мәг
ълүмат-методик үзәге” муниципаль бюджет учреждениесе


Кече Кирмән төп гомумбелем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе


(укытуда коммуникатив һәм мәг
ълүмати - коммуникатив технологияләр куллану)


c:\documents and settings\ilfir\рабочий стол\книга.gif


Гыйздәтуллин И.Р.

I категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы


Мамадыш 2012


Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы башкарма

комитетының “Мәгълүмат-методик үзәге” муниципаль бюджет учреждениесе.


Кече Кирмән төп гомумбелем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе


Гыйздәтуллин И.Р.

I категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы


(укытуда коммуникатив һәм мәгълүмати -коммуникатив технологияләр куллану)


Мамадыш 2012


Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы башкарма комитетының “Мәгълүмат-методик үзәге” муниципаль бюджет учреждениесе методик киңәшмәсе рөхсәте белән басыла.


Автор: “Кече Кирмән төп гомумбелем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесенең

I категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гыйздәтуллин Илфир Рәхимша улы.


Рецензент: Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы башкарма

комитетының “Мәгълүмат-методик үзәге” муниципаль бюджет учреждениесе методисты Каюмова Г.Ф.



Бу җыентыкта Кече Кирмән төп гомумбелем мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гыйздәтуллин И.Р.ның эш тәҗрибәсе яктыртыла. Кулланма татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 5-9нчы сыйныфларында эшләүче татар теле укытучыларына өстәмә материал буларак тәкъдим ителә. Хезмәттә татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә коммуникатив һәм информацион-коммуникатив технологияләрне куллану үзенчәлекләре яктыртыла


Мамадыш 2012


Эчтәлек


  1. Туган телне сөючегә(кереш).........................................................................................5-6

  2. Татар теле һәм әдәбиятын укытуда коммуникатив һәм мәгълүмати-коммуникатив укыту технологиясен куллану тәҗрибәсе.................................................................7-18

Коммуникатив һәм мәгълүмати технологияләр кулланып үткәрелгән дәрес эшкәртмәләре һәм сценарийлар

  1. Һ.Такташ иҗаты(дәрес эшкәртмәсе)....................................................................19-22

  2. Бөек милләт шагыйре(М.Акмулла иҗаты буенча дәрес)..................................23-26

  3. Тукай безнең күңелләрдә(әдәби-музыкаль кичә).................................................27-32

  4. Җиңү көне – бу дөньяның яңадан туган көне (әдәби-музыкаль кичә)..............33-41

  5. Укучыларның белемнәрен бәяләү өчен тестлар..................................................42-58

  6. Файдаланылган әдәбият.............................................................................................

Кушымта

  1. Заманнан калышмыйча (бәяләмә)..........................................................................59-60

  2. Диск CD-R(хезмәтнең электрон варианты)...............................................................61


Туган телне сөючегә c:\documents and settings\ilfir\рабочий стол\изображение 002.jpg


Мәктәптә татар теле укытучысының эше җаваплы һәм шактый ук катлаулы. Туган тел дәресләре һәм чаралары белән укучыларга мөмкин кадәр тулы йогынты ясарга омтылу укытучыдан киеренке рухи эшчәнлек, тирән белемнәр һәм педагогик осталык таләп итә. Татар теле укытучысы, үзенең укучыларына туган телдән белем бирү, аларны логик эзлекле, төгәл һәм матур итеп сөйләргә, грамоталы язарга өйрәтү белән беррәттән, мәктәптә укытыла торган башка предметларны үз ана телендә үзләштерүгә җирлек хәзерли, башка телләрне өйрәнүгә дә булыша. Укучыларда туган телгә мәхәббәт тәрбияләү, аның аша үсеп килүче яшь буынга патриотик омтылышлар булдыру, сүз ярдәмендә безне чолгап алган табигать һәм иҗтимагый тормышта тулып яткан матурлыкны тою кебек олы хисләр тәрбияләү зарурлыгын да исәпкә алсак, укытучы өстенә нинди җаваплы эшләр йөкләнүен сиземләве кыен түгел. Шуңа күрә дә укытучы гел эзләнә, яңа алымнар, яңа технологияләр өйрәнә. Дәресләрне һәм дәрестән тыш эшләрне кызыклы, җанлы, нәтиҗәле итеп үткәрергә тырыша.

Әлеге кулланмада мин, үземнең эш тәҗрибәмнән чыгып,татар теле һәм әдәбияты дәресләрен укытуда коммуникатив һәм информацион-коммуникатив технологияләрне куллану буенча тәҗрибә уртаклашырга телим, шушы технологияне кулланып үткәргән дәрес эшкәртмәләре, сценарийлар тәкъдим итәм. Максатым – укучыларда туган телгә мәхәббәт, аны өйрәнүгә кызыксыну тәрбияләү һәм тирәннән белергә омтылыш тудыру; иҗадилыкны үстерү; сөйләшкән һәм язган чакта һәр әйтелгән һәм язылган сүзең өчен җаваплылык хисе тоярга күнектерү; туган тел турында күп белү, аны олылауның, фикерне аңлаешлы, күңелдәге хисләрне матур һәм үтемле итеп әйтеп бирә белүнең һәрбер кеше өчен зарури икәнлеген төшендерү.

Татар теле һәм әдәбият бер-берсен тулыландырып тора. Шуңа күрә тел дәресләрендә укытучы матур әдәбиятны, халык авыз иҗатын киң куллана. Мин үзем, татар теле дәресләрен үткәргәндә, шул ук сыйныфта укылган әсәрләргә тукталам. Кайбер вакытта татар теле һәм әдәбият дәресләрен берләштереп укыту да нәтиҗәле була. Бу төрдәге дәресләр укучыларның игътибарлылыгын, иҗадилыгын, фикерләү сәләтләрен үстерергә ярдәм итә.


Түбәнрәк сыйныфларда укучылар халык авыз иҗатын яратып кабул итә. Әкиятләр, табышмаклар, мәкальләргә таяну күп күзәтелә. Мин дә татар теле дәресләрендә аларны еш кулланам. Төрле сүз төркемнәренә карата уйланылган яңа әкиятләрне укучылар тагын да зур кызыксыну белән кабул итә.

Заман мәктәбенең тормышын информацион технологияләрдән башка күз алдына да китереп булмый. Укучыларда уку процессына кызыксыну уяту өчен стандарт методлар белән генә чикләнергә ярамый. Укыту процессын информатизацияләү мәгариф өлкәсендә гаять зур мөмкинлекләр тудыра, чөнки аны белем бирүдә бик нәтиҗәле итеп кулланып була. Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә дә компьютер технологияләрен максатка туры китереп, урынлы итеп кулланырга мөмкин. Бу технологияләрнең тел һәм әдәбият дәресләрендә куллануның берничә функциясен атарга мөмкин:


  • белем бирүнең чыганагы;

  • мультимедиа һәм телекоммуникацияләр кулланып күрсәтмәлелекнең сыйфатын яңа биеклеккә күтәрү;

  • тренажер;

  • диагностика һәм тикшерү чарасы;

  • текст редакторы буларак.

безнең мәктәптә мәгълүмати-методик үзәк тарафыннан оештырылган “Информацион-коммуникатив технологияләрнең нигезләре” дигән курсларны барлык методберләшмә укытучылары үтте. Шушы елдан башлап без тел һәм әдәбият дәресләрендә әкренләп компьютер технологияләрен куллана башладык. Баштагы елларда дәресләрдә куллану өчен дәрес презентацияләре төзедек, аннары аларны дәресләребездә, семинарларда кулландык. Нәтиҗәләребез елдан-ел яхшырды.

Информацион технологияләргә нигезләнеп, укучының дәрес материалын ни дәрәҗәдә үзләштерүен дә тестлар ярдәмендә тиз генә тикшереп була. Һәр укучы җавабының дөреслеген, түгеллеген белешмәгә куелган гиперссылка аркылы тикшерә ала, шулай ук ул класстан тыш чараларны үткәрүне дә кызыклы, нәтиҗәле итә.

Яңа технологияләр куллану укучының мөстәкыйль эшчәнлеген активлаштыра, уңышка ирешергә этәрә, укытучыга дәресләрне кызыклы итеп үткәрергә, иҗади эшләргә һәм нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирә.


Автор.


Татар теле һәм әдәбиятын укытуда коммуникатив укыту технологиясен куллану тәҗрибәсе.

Коммуникатив технология нигезендә укыту процессын оештыру өчен, бу технология билгеләгән максатларга һәм принципларга туры килгән программа эчтәлеген сайлау таләп ителә. Димәк, коммуникатив технология нигезендә укыту принципларын ачыклау – программа эчтәлеген сайлау өчен төп критерийлар, норматив база булып тора (Е.И. Пассов, В.Г. Костоморов, О.Д. Митрофанова, Э.П. Шубин, В.Ф. Габдулхаков һ. б.).

Бу принципларның эчтәлеге нидән гыйбарәт соң?

1. Телне аралашу аша өйрәнү принцибы

Атаклы психологлар А.Н. Леонтьев, П.Я. Гальперин хезмәтләре күрсәтүенчә, белемнәрне үзләштерү аларны нинди дә булса эшчәнлектә куллану аша бара. Башта белемнәр суммасы булдырып, аннан соң аны практикада кулланырга мөмкин дип уйлау хәзерге дидактик таләпләргә җавап бирми. Сөйләмгә өйрәтү процессы башта аерым сүзләр, грамматик категорияләр өйрәнеп, аннан шулар нигезендә сөйләм оештыру аша барса, бу бик әйләнгеч, нәтиҗәсез юл булыр иде. Коммуникатив технология нигезендә эчтәлек сайлау стратегиясе һәм тактикасы түбәндәгедән гыйбарәт була: башта балаларның яшь үзенчәлеген әкарап, аларның аралашү сфералары, аралашу ситуацияләре ачыклана, аннан соң ул сфераларда сөйләшүне оештыра алырлык лингвистик материал сайлана. Бу процесс түбәндәге схемада күрсәтелә:

Лингвистик материал сайлау схемасы


Социаль контактлар, аралашу сфералары, ситуацияләрне ачыклау


Сөйләшү, сөйләм предметын билгеләү


Сөйләм бурычларын ачыклау


Тиешле лингвистик материалны сайлау.

Әлбәттә, эчтәлек сайлаганда ,сөйләм материалының күләмен билгеләү өчен балаларның психо-физиологик мөмкинлекләрен исәпкә алу зарур.


Югарыда әйтелгәннәрне искә алып сайланган материал мәктәптә телгә өйрәтү шартларын телне тормышта куллану шартларына якынлаштыру мөмкинлеген тудыра.

2. Уку процессын индивидуальләштер үпринцибы

Россия Федерациясенең мәгарифне үстерү доктринасында күрсәтелгәнчә, хәзерге заман белем бирү системасы үсешенең төп юнәлеше – укыту процессын укучыларның шәхси ихтыяҗларын, теләк-омтылышларын, индивидуаль-психологик үзенчәлекләрен исәпкә алып оештыру.

Кечкенә сыйныф укучылары эмоциональ, хәрәкәтчән, тиз арыйлар. Бала материалны үз өчен кызык булса гына, үзенең шәхси ихтыяҗларына туры килсә генә кабул итә һәм фикерли башлый. Күрсәтелгән психологик үзенчәлекләрнең, һичшиксез, эчтәлек сайлаганда исәпкә алынуы зарур.

Кечкенә сыйныфларда укыту процессында әкияти, фантастик сюжетлар, кызыклы геройлар белән очрашу, уен элементларын куллану – тел материалын өйрәнүнең мотивлашкан булуын тәэмин итә.

Урта һәм югары сыйныф укучылары өчен программада эчтәлек әхлакый проблемалар тирәсенә туплана. Әйтик, “Белем һәм тормыш” темасында “Яхшы уку өчен нинди сыйфатлар кирәк?” “Яхшы уку җиңелме?“ проблемалары буенча сөйләшү оештырыла, ә дәрескә бу проблемаларны ачыклаган әдәби әсәрләрдән өзекләр сайлана. Аңлашыла, бу әхлакый проблемалар, нигездә, балаларның тормыштагы төрле мөнәсәбәтләрен чагылдыра. Шунлыктан, укучыларда бу мөнәсәбәтләргә карата үз фикерләрен әйтү, димәк, сөйләшергә теләү ихтыяҗы туа. Укучы укытучы кушканга түгел, ә үз теләге, үз ихтыяры белән сөйләм эшчәнлегенә тартыла.

3. Телне актив фикерләү нигезендә өйрәнү принцибы

Белем алу процессын укучыларның актив фикерләвенә нигезләп оештыру психология һәм педагогика фәннәренең алдангы вәкилләре куйган төп таләпләрнең берсе (С.Л. Рубенштейн, И.Я. Лернер, А.М. Матюшкин, М.И. Махмутов, М.Н. Скаткин, И.А. Зимняя, И.Л. Бим, Е.И. Пассов, Л.З. Шакирова, В.Ф. Габделхаков, Ф.Ф.Харисов, Р.З.Хәйдәрова).


Психологлар, методистлар фикеренчә, материалны кат-кат кабатлап, ятлап өйрәнүгә караганда, аралашу ситуацияләрендә сөйләм бурычына тәңгәл килгән лексик-грамматик материалны укучыларның мөстәкыйль комбинацияләп сөйләшүе – тел өйрәнү өчен күп мәртәбә нәтиҗәлерәк алым. Димәк, эчтәлектә аралаш ситуацияләре һәм ситуатив күнегүләр системасы булу мәҗбүр. Телне аралашу ситуацияләренә бәйләп өйрәнгәндә,укучылар тел өйрәнүнең практик әһәмиятен шундук тоялар, эмоциональ күтәренкелек туа һәм тел өйрәнү процессының мотивлашкан булуы тәэмин ителә. Шуңа күрә программада һәр сыйныфта аралашу өчен коммуникатив максатлар, өлкән сыйныфларда аралашу проблемалары күрсәтелеп барырга тиеш. Лингвистик материал һәм сөйләм үрнәкләре программада нәкъ менә коммуникатив максаттан, аралашу проблемаларыннан чыгып билгеләнә.

4. Телне функциональ төстә өйрәнү принцибы

Коммуникатив методикага беренче нигез салучылардан булган Э.П. Шубин мәктәптә телне өйрәтү процессында грамматик материалны академик грамматика эзлеклелегендә һәм тирәнлегендә өйрәнүне мәҗбүр итеп куймый. Функциональ принцип нигезендә программага грамматик материал түбәндәге таләпләр буенчасайлана:

- грамматик материал коммуникатив максаттан, аралашу хаҗәтеннән һәм куллану ешлыгыннан чыгып билгеләнә;

- грамматик материалның күләме, теоретик авырлыгы укучыларның үзләштерү мөмкинлекләрен исәпкә ала;

- грамматика, тел берәмлеге буларак түгел, ә сөйләм берәмлеге буларак өйрәнелә; иң беренче чиратта грамматик категориянең формасына түгел, ә аның функциясенә игътибар ителә: хәбәр итү, аңлату, сорау, тәкъдим итү, киңәш бирү, ышандыру һ.б.

Башлангыч этап өчен грамматик материал күрсәтелгән критерийларга таянып сайлана. Берникадәр грамматик материал теоретик формада бирелмичә, ә лексик-грамматик төзелмәләр формасында тәкъдим ителә. Аларны үзләштерү сөйләм ситуцияләре нигезендә оештырыла. Ә җиңелрәк дип саналган грамматик материал филологик формада, кагыйдәләр нигезендә өйрәнелә бара. Ләкин кагыйдәләрне ятлау мәҗбүри түгел, ә күбрәк аралашуда куллануны имитацияләүгә игътибар ителә.


Урта һәм югары звенода – грамматик материал, нигездә, филологик формада, грамматик кагыйдәләр нигезендә тәкъдим ителә.

Укучылар һәр көнне кешеләр белән аралаша. Баштарак әти-әниләр, туганнар белән гел бергә була, бергәләп фикерләшә, аннары балалар бакчасындагы тәрбиячеләр, иптәшләр, дуслар белән ешрак очраша. Ә инде мәктәптә укыганда дуслар, иптәшләр, таныш-белешләр тагын да күбәя. Алар кешеләр белән генә түгел, сәнгать, матурлык дөньясы(кызганычка каршы, ямьсез күренешләр белән дә), әдәбият, спорт, һ.б. белән дә таныша, аралаша. Аралашу – балалар өчен гадәти хәлгә әйләнгән, алар аның катлаулы күренеш икәнлеге турында уйлап та тормый. “Кеше һәрвакыт икенче бер кеше белән аралашып, рухи баю ихтыяҗы тоеп яши, - дигән К.Маркс. Безнең аралашу даирәбез көннән-көн киңәя, артканнан арта бара. Әлеге процесс даими рәвештә фикер алышудан гыйбарәт. Беренчедән, ул – әңгәмәдәшеңнең сөйләмен тыңлап аңлый белү, икенчедән үз уеңны әңгәмәдәшең аңларлык итеп әйтә белү.

Аралашу телдән башка була алмый. “Татар теленең аңлатмалы сүзлеге”ндә тел – “җәмгыятьтә кешеләргә үзара аңлашу, аралашу өчен хезмәт итә, фикерләү нәтиҗәләрен беркетеп бара торган һәм гадәттә һәр халыкта үзгә, үзенчә булган сүзләр һәм грамматик чаралар системасы”, диелә.

Бүгенге көндә тулы һәм сыйфатлы белем бирү проблемаларының берсе – укучыларның тормышка яраклашуын (социальләшүен) тәэмин итүче чара буларак дәүләт телләрен һәм чит телләрне сыйфатлы өйрәтү. Президентыбыз тарафыннан республиканың мәгариф системасы алдына үз фикерләрен телдән дә, язмача да дөрес һәм матур итеп әйтә ала торган шәхесләр әзерләү бурычы куелган иде. Бу бурычлар төрле педагогик технологияләр белән өйрәтелә. Шундый технологияләрнең берсе – бүгенге көндә методик стандарт итеп кабул ителгән коммуникатив технология. Коммуникатив технология ул – сүз-фикерләрне тапшыру чарасы. Бу технологиянең башка методикаларга караганда нинди үзенчәлекләре бар соң? Беренче үзенчәлек- эчтәлек сайлауда коммуникатив мотивациягә таяну. Сөйләм эшчәнлеге теориясендә сөйләшергэ теләк, ихтыяҗ- психологик халәт. Билгеле булганча, сөйләм объекты булган эчтәлек сөйләшүченең шәхси, интеллектуаль ихтыяҗына, кызыксынуларына туры килсә, сөйләм мәҗбүрилексез, ихтыярый бара. Ягъни укучының дәрестәге сөйләм эшчәнлеге укытучы мәҗбүр иткәнгә түгел, ә аның үзенең эчке халәте, эчке теләге нигезендә, ягъни коммуникатив мотивация нигезендә оеша.


Күрсәтелгән психологик үзенчәлек дәреснең эчтәлеген сайлаганда исәпкә алына. Кече яшьтәге мәктәп балалары өчен сайлаган материал билгеле бер сюжет аша таныштырыла. Сюжет эчтәлеге нигезендә сөйләм материалы кертелә бара. Сюжет кече яшьтәге балаларның социаль контактларына, аралашу сфераларына туры килә. Укучылар акрынлап үзләренең аралашу сфераларында сөйләшергә өйрәнә баралар.

Шулай ук төрле проблемалар буенча сөйләшү оештырыла. Бу проблемалар нигездә балаларның үзләренең аралашу сфераларыннан алына, үзара мөнәсәбәтләрен чагылдыра, аларга карата укучыларның үз фикерләрен әйтү, сөйләшергә теләү ихтыяҗы туа.

Эчтәлек сайлауга проблемалы якын килү укытуның тәрбия функциясен дә көчәйтә. Тәрбияви темалар буенча сөйләшкәндә, әңгәмәләр оештырганда, укучылар әхлакый проблемалар аша уза. Алар үз карашларын, үз фикерләрен әйтергә өйрәнәләр, бәхәсләшәләр. Гомумкешелек кыйммәтләре белән аралашу, аларны күңел түренә салу әхлакый шәхес булып формалашуга зур йогынты ясый.

Коммуникатив технологиянең иң югары өстенлеге укыту процессында сөйләм материалын барлык балаларның да үзләштерә алуы өчен шартлар булдыруда. Коммуникатив технология нигезендә укыту цикллыкка корылган. Цикл- текстны укып, аның эчтәлеген диалогик, монологик, ягъни мөстәкыйль сөйләм дәрәҗәсенә җиткерү. Диалог- тормышта иң еш кулланыла торган табигый сөйләм формасы. Диалогик сөйләмгә, нигездә, сорау- җавап, өстәмә аңлатмалар китерү, ризалашу яки инкарь итү, сөйләм әдәбен саклап сөйләшү хас. Кара- каршы сөйләшү өчен билгеле бер ситуациянең булуы шарт. Сөйләм формалаштыруны шулай ук билгеле бер лексик- фразеологик минимумнан башка да күз алдына китереп булмый. Методик әдәбиятта диалоглар ике төргә бүлеп йөртелә: өйрәтү төрендәге һәм гадәти(табигый) диалоглар.

Монологик сөйләмгә өйрәткәндә, фикерне эзлекле итеп белдерү; төп фикерне аерып күрсәтү; фикерне ачып бирү; сөйләм үрнәкләрен дөрес куллану; сөйләмдә билгеле бер темпны саклау мөһим. Монологик сөйләм- тыңлап ишеткәнне яисә укыганны сөйләү генә түгел, укучының үз фикерен белдерүе дә булырга тиеш. Моның өчен тиешле күрсәтмә әсбаплар, ситуацияләр, фактлар сайлар алу һәм укучыларның шуларга карата үз фикерләрен әйтә алуына ирешү әһәмиятле. Монологик сөйләм вакытында мәгълүмат беркадәр үзгәртелә: кайбер сүзләр алыштырыла, грамматик конструкцияләр гадиләштерелә, бик үк әһәмиятле булмаган өлешләр төшереп калдырыла. Дәресләрдә кулланыла торган монолог төрләре мондый: тасвирлау; укыганны сөйләп бирү; нәрсә дә булса турында хәбәр итү; фикер йөртү.


Диалогик сөйләм күнекмәләренә өйрәтүне, программа материалы белән бәйләп, түбәндәге тәртиптә алып барырга кирәк.

Текстка кадәрге этап. Уку материалы нигезендә микродиалоглар төзү.

Төп этап- аралашу ситуациясе булдыру һәм диалогик текст белән таныштыру. Сорауларга тулы яки тулы булмаган җөмләләр ярдәмендә, кереш сүзләр, фразаара бәйләү чаралары кулланып җавап бирү үрнәкләрен тикшерү.

Тексттан соңгы этап. Аралашу ситуациясенә нигезләнеп, текст лексикасыннан файдаланып, укучыларның мөстәкыйль рәвештә диалоглар төзүе.

Тексттан соң этапта эчтәлек буенча диалогик- монологик сөйләмгә чыгу, ягъни диалогик- монологик сөйләм дәресләре оештырыла. Бу дәресләрдә тексттагы лексик- грамматик материал сөйләмдә мөстәкыйль куллану дәрәҗәсенә җиткерелә, укучылар материал эчтәлеге буенча спонтан сөйләм этабына чыгалар.

Кече яшьтәге мәктәп балаларының бәйләнешле сөйләм телен үстерүдә картиналар белән эшләүнең әһәмияте зур. Картиналар- балаларда коммуникатив сөйләм күнекмәләре булдыруда нәтиҗәле чара, алар укучыларның сөйләм активлыгын, фикер йөртү, танып- белү эшчәнлеген үстерә, игътибар һәм күзәтүчәнлекне дә арттыра.

Иң мөһиме- барлык укучыларның да уку эшчәнлегенә тартылуы. Моның чыганагы укыту процессының, нигездә, үзләштерү законнарын, табигый этапларын бозмыйча оештырылуында.

Бу механизмга шулай ук бала белән индивидуаль эшләү мөмкинлекләре дә салынган: циклдагы дәресләрне оештыру дәвамында авыр фикерләүче балалар материалны үзләштерү дәрәҗәсенә җитәләр, шулай ук сәләтле балаларга да эш җитәрлек, тик укытучының үз укучыларының үзенчәлекләрен аңлап эш итә белү осталыгы гына кирәк.

Һәр яңа лексика дәреснең коммуникатив үзлегеннән, аралашу ситуациясеннән чыгып билгеләнә. Мәсәлән, “Сәламәтлек” темасы буенча коммуникатив максат: табибка тән әгъзаларының авыртуы турында әйтү белү. Өйрәнелә торган сөйләм үрнәкләре шушы максаттан чыгып билгеләнә.

Коммуникатив технология белән укыту системасында күнегүләр башлыча ихтыярсыз, образлы хәтергә нигезләнә. Механик хәтерләү, ятлау кире кагыла. Күнегүләрнең биреме уку эшчәнлегенең мотивлашкан булуын тәэмин итә.


Коммуникатив технологиянең тагын бер үзенчәлеге- грамматик кагыйдәләрнең функциональ төстә бирелүе. “Бала өчен авыр кагыйдәләрдән качып, грамматик материалны җиңел генә итеп аңлатып бирә алу- үзе бер сәнгать, осталык”,- ди коммуникатив технология вәкилләре.

Билгеле булганча, укыту процессын нәтиҗәле оештыруда контроль әһәмиятле роль уйный. Кызганычка каршы, бүгенге көн укыту процессында белем дәрәҗәләрен контрольгә алу формасы нәтиҗәле укыту процессын оештыруга ярдәм итми. Бу биремнәр укучыларның филологик белемнәрен контрольгә ала. Аралаша белү контрольдән читтә кала. Укытучы да үз эшен контроль формаларына көйли, укыту процессында аралашырга өйрәтүне төп максат итеп куймый.

Коммуникатив технология укучыларның нәкъ менә сөйләшә белү дәрәҗәләрен тикшерә торган контрольлек формаларын тәкъдим итә. Бу биремнәр лексик- грамматик материалны таный белү генә түгел, ә аралашу ситуацияләрендә укучыларның аларны мөстәкыйь куллана белү дәрәҗәләрен тикшерә.

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрен укытуда һәм дәрестән тыш эшләрдә информацион – коммуникатив технологияләр куллану.

Мәктәп - искиткеч дөнья. Анда һәрбер кеше укый, үсә, тәрбия ала. Һәр мәктәпнең үз йөзе. Ул балаларның елмаюлы йөзе, шатлыгы, кызыклы тормышы белән үзенә тарта торган аерым бер серле дөнья.

Укытучыларның һөнәри осталыгын арттыру, аларны яңа педагогик технологияләр белән эшләргә өйрәтү, шуның нигезендә укучыларга белем һәм тәрбия бирүнең сыйфатын күтәрү Россия мәгариф системасын модернизацияләүнең мөһим бер шарты булып тора.

Бүгенге уку-укыту процессын компьютерлардан башка күз алдына китерү кыен.Шуңа күрә, балаларга белем биргәндә,информацион-коммуникатив технологияне куллану зарур.

Хәзер безнең илдә дөнья мәгариф тирәлегенә керүгә юнәлтелгән яңа мәгариф системасы урнаша бара. Бу эш педагогик фәнгә һәм укыту-тәрбия процессына сизелерлек үзгәрешләр кертә.Ул түбәндәгеләрдән гыйбарәт:

-белем эчтәлеге яңа күнекмәләр белән баетыла, мәгьлүмат белән эш итү сәләте үстерелә, белем бирү программалары индивидуальләштерелә, фән һәм икътисад үсеше проблемалары иҗади хәл ителә;


-мәгьлүмат туплауның гадәти ысуллары-телдән һәм язма сөйләм, телефон һәм радио элемтәсе компьютер чаралары белән алмаштырыла, телекоммуникация чаралары бөтен дөньяда киң тарала;

-укытучының укучылар белән шәхси юнәлешле аралашу-педагогик процессның мөһим состав өлеше булып тора;

-шәхесне рухи яктан тәрбияләүгә, кешенең әхлакый йөзен формалаштыруга зур әһәмият бирелә;

-белем бирү факторларын: мәктәп, гаилә бердәмлеген алга таба үстерә;

-иҗтимагый белем дәрәҗәсендәге педагогик технологияләрне булдыруда фәннең әһәмияте арта бара.

Педагогик-психологик планда белем бирү технологияләренең төп камилләшү технологияләре түбәндәгеләргә күчү белән характерлы:

- үзләштерелгән белемнең акыл үсешенә ярдәм итүе;

- уртача укуга исәпләнгән программаларны дифференцияләшкән һәм индивидуальләштерелгән укыту программалары итеп үзгәртеп кору.

Бүгенге мәгариф системасында вариативлык принцибы киң җәелә бара. Педагогик процессны теләсә кайсы модель (авторлык программалары) буенча да сайлап алу мөмкинлеген тудыра. Мәгарифнең алга таба үсеше нәкъ менә шушы юнәлештә алып барыла: аның эчтәлегенең төрле вариантлары төзелә; мәгариф структураларының нәтиҗәлеклелеген арттыруда хәзерге заман дидактикасының мөмкинлекләре файдаланыла; яңа идея һәм технологияләр фәнни һәм гамәли нигезләнә.

Мондый шартларда укытучыга хәзерге заманның күптөрле инновацион технологияләренә, идеяләргә юнәлеш тотарга кирәк. Бүген педагогик яктан грамоталы белгеч булу өчен яңа педагогик технологияләрен белү һәм аларны нәтиҗәле файдалану сорала.

Яңа педагогик технологияләрне куллануның төп максаты - белемле,тәрбияле, тормышта үз юлын табарга әзерлекле, яхшыны яманнан аера, тиешле карар кабул итә белгән шәхес тәрбияләү. Шуңа күрә республика мәгариф хезмәткәрләренең алдында “Гомуми урта һәм профессиональ белем учреждениеләрендә инновацион эшчәнлекнең торышы һәм үсеше” дигән зур проблеманы чишү бурычы тора.


Дөньяны танып-белүдә рухи көчкә, кешенең рухи тормышына нигезләнгән яңа фәлсәфә барлыкка килә.

Укыту процессын планлаштырганда һәм оештырганда боларның барысы да безнең алга яңа, тагын да катлаулырак бурычлар куя. Яңа шартларда укыту өчен укытучы - югары дәрәҗәдә үсешкә ирешкән, иң кирәкле шәхес.

Белем бирүнең нәтиҗәлелеген күтәрү укыту процессының яңа, тагын да нәтиҗәлерәк технологиясен эзләүне таләп итә. Технология инновацион процессларда тулысынча яңартыла. Ул исә укыту процессы субъектларын-укытучының да, укучының да тирәнтен әзерлекле булуын таләп итә. Бу хәзерге заман дәресен оештыру өчен зарури. Шуны да истә тотарга кирәк: укытуның традицион системасында булган иң яхшы алым, методларны куллана, үстерә барып эшләгәндә генә, инновацион технология яхшы нәтиҗәгә ирешүгә ярдәм итә ала.

Хәзерге заман дәресе проблемалы ситуацияләрдән, мәгьлүмати технологияләрдән башка үстерешле була алмый.

Һәркемгә белем алуга мөмкинлек арттыруга һәм белемнең сыйфатын күтәрүгә реаль ярдәм итүче чараларның иң үтемлесеннән берсе - информацион-коммуникатив технологияләрне файдалануны киңәйтү.

Хәзер компьютер технологияләре кеше эшчәнлегенең барлык өлкәләренә дә нык үтеп керде. Бер генә белгечлекне дә, профессияләрне дә аңардан башка күз алдына китереп булмый.

Компьютер, күрсәтмәлекне, контрольлекне тәэмин итеп һәм күп мәгълүмат биреп, укытуның сыйфатын күтәрергә ярдәм итә, этәргеч бирә.

Укыту процессы укытучы белән укучының мәгълүмат алмашуы ул. Ләкин фән – техника үскән чорда информация бик күп һәм ул көннән – көн зур тизлек белән арта, шуңа күрә гомуми урта белем бирү мәктәпләренең төп бурычы укучыларны кирәкле мәгълүматны эзләп табарга өйрәтүдән гыйбарәт. Хәзерге чорда укытуның яңа моделенә күчү көнүзәк прблемага әйләнде. Ул түбәндәгеләргә нигезләнә:


  • укыту технологиясенең үзәгендә укучы тора;
  • уку эшчәнлегенең нигезен педагог һәм укучының хезмәттәшлеге тәшкил итә;


  • белем алуда балалар үзләре актив катнаша;

  • укыту процессы укучыларның иҗади сәләтен үстерүгә юнәлдерелә.

Мәгарифне информацияләү дигәндә белем бирүнең иске моделеннән яңача укытуга күчү күздә тотыла. Әлеге бурычны тормышка ашыру өчен уку йортлары компьютерлар һәм электрон информацияне кабул итү һәм тапшыру каналлары, заманча электрон ресурслар ( дәреслек, компакт – дисклар), квалификацияле кадрлар белән тәэмин ителергә тиеш.

Гадәти укыту технологияләре иҗади эшчәнлеккә тулысынча ачылырга мөмкинлек бирми, ә хәзер илгә киләчәген алдан күргән, планлаштыра алган, тормышка ашыру юлларын ачык төсмерләгән шәхес кирәк. Укып алган диплом гына тормышта үз урыныңны табуга гарантия була алмый. Мәктәп бусагасын атлап чыгучы җаваплылык хисе, дисциплина, белем күтәрүгә омтылыш, эзләнүчәнлек кебек сыйфатларга ия булырга тиешлеген бөтенебез белә. Мәктәпләрдә шундый шәхесләр тәрбияләүгә укучы шәхесенә юнәлдерелгән яңа педагогик технологияләр куллану ярдәм итә.

Бөтендөнья белем бирү процессының мөһим һәм тотырыклы тармагы – белем бирүдә заманча информацион технологияләр куллану. Соңгы елларда илебезнең мәктәпләрендә күпчелек предметлардан белем бирүдә компьютер техникасы һәм башка информацион технологияләр ешрак кулланыла башлады.

Информатизация белем бирү процессына сизелерлек йогынты ясый. Ул белем бирү процессын үтемлерәк итәргә, белемне кабул итү тизлеген арттырырга, зур күләмдәге материалны аңлап, тирәнтен үзләштерергә ярдәм итә.

Нәрсә соң ул информацион технология?

Белем бирүдә информацион технология – компьютер техникасы һәм программа чаралары ярдәмендә мәгълүматны укучыларга әзерләү һәм җиткерү процессы.

Белем бирүдә кулланыла торган информацион технологияләр ике төргә бүленә: техник чаралар( компьютер техникасы һәм бәйләнеш чаралары), төрле максатта кулланылган программа чаралары.

Әгәр укытучы дәресне оештырганда компьютер кулланырга уйлый икән, ул югарыда әйтелгән чараларның мөмкинчелекләрен һәм куллану тәртибен белеп эш итәргә тиеш.


Ни өчен туган тел дәресләрендә компьютер техникасы куллану кирәк, информацион технология чаралары кулланып дәрестә нинди мәсьәләләр чишеп була? Шундый сорауларга җавап биреп карыйк.


  • Беренчедән, укучыларда туган телне өйрәнүгә кызыксыну уяту. Мәктәптә укытылган башка фәннәр арасында туган тел дәресләренең абруен күтәрүдә, тәҗрибә күрсәткәнчә, компьютер техникасы куллануның да роле зур. Шулай ук

  • шәхес тәрбияләү

  • фикерләү сәләтен үстерү

  • эстетик тәрбия бирү

  • информацион культура тәрбияләү

  • укытуның сыйфатын күтәрү

  • предметара бәйләнеш булдыру

  • укучыларда эзләнү-тикшеренү теләге уятуда информацион технологияләрнең йогынтысы зур.

Эзләнү-тикшеренү өстендә эшләгәндә, укучыларга еш кына иҗади өй эшләре бирәм, яисә реферат, дәрескә өстәмә материаллар алып килергә кушам. Мондый очракта алар үзләре татар телендә булган сайтлардан материаллар эзләп табып әзерләп алып киләләр.

Туган тел дәресләрендә информацион технологияләр укытучыга нинди методик мөмкинчелекләр бирә соң?

-дәрес материалын күз алдына китерү . Мәсәлән, түбән сыйныфларда “Кыш” темасы белән бәйләп килешләрне кабатлап киткәндә, укучыларның күз алдында тәүге кар бөртекләре пәйда була. Аннан килеш атамаларын бергәләп кабатлап китәбез. Тагын бер мисал итеп карта тәкъдим итәм. Укучылар белән лексикология иленә сәяхәт итәбез. Бу ил төрле өлкәләргә бүленгән. Һәр өлкәгә тукталып, биремне үтибез һәм үткән дәрес материалын кабатлап, яңа темага килеп җитәбез. Укучыларның игътибарын ачылмаган өлкәгә дә юнәлтәбез. Бу- киләсе дәрестә өйрәнеләчәк бүлекләр.

-төрле модельләр, таблицалар төзү. Компьютер программасы мөмкинлекләрен файдаланып төрле модель һәм таблицалар төзергә була.

Мәсәлән, морфология бүлеген кабатлаганда, курай чәчкәсе формасындагы модельне кулланабыз. Чәчәкнең таҗлары ачылган саен, сүз төркемен кабатлыйбыз. Күргәнегезчә, мөстәкыйль сүз төркемнәре бер чәчәккә җыелган, модельне дәвам итеп, ярдәмче сүз төркемнәрен чәчәкнең яфраклары итеп эшләргә мөмкин.


  • үз-үзеңне тикшерү булдыру. Мин тест формасындагы бирем эшләтәм. Аннан соң укучылар, экранга карап, үз-үзләрен тикшерәләр һәм үз эшләрен бәялиләр. Шулай ук информацион технологияләр укытучыга

  • индивидуаль белем бирү

  • дифференциаль белем бирү

  • эзлекле процессның барышын күзәтү мөмкинчелеге

  • мультимедиа һәм интернет аша зур күләмле мәгълүмат алырга өйрәтү

  • мәгълүматны каталоглар һәм белешмәләр кулланып эшкәртергә өйрәтү

  • укыту процессында кирәк булган материалларны тупларга өйрәтү

  • үзаллы эшне булдыруда ярдәм итә.

Туган телне укыту процесында информацион технологияләр куллану махсус программа чараларнын куллануны күз алдында тота.

  • электрон дәреслекләр. Татар теленнән электрон дәреслекләребез бар. Мин андагы элементларны дәресләрдә кулланам. Укучылар, дискка яздырып алып, өйдә үзаллы шөгыльләнәләр.

  • контроль ясаучы тестлар. Мондый тестларны, дәрес материалына яраклаштырып, укытучы да төзи ала. Ә инде укучыларга дифференциаль өй эше биргәндә, тест төзеп килергә кушсаң, күп кенә укучылар моны зур теләк белән эшлиләр. Мондый тестларны тематикасы буенча системага салып туплап киләбез.

  • информацион – белешмә программалар( сүзлекләр, энциклопедияләр)

Әзер дискларда сүзлекләр очратканым булмады. Без еш кына кирәк булганда сүзлекләрне интернет челтәре аша табып алабыз.

- күргәзмә программалар (слайд һәм видео-фильмнар). Презентация формасында эшләнгән слайдларны дәресләребездә еш кулланабыз. Сөйләм теле үстерү дәресләрендә куллану өчен презентацион программалар бик уңайлы.. Г.Тукай, М.Җәлил, Г.Ибраһимов, Р.Миңнуллин кебек шәхесләрнең тормышын, иҗатын өйрәнү дәресләре өчен, грамматиканы өйрәнү өчен эшләнгән әзер презентацияләр бар.

Бүгенге көндә күпчелек мәктәпләрдә зур мөмкинлекләргә ия булган интерактив такталар, барлык мәктәпләрдә дә җиһазландырылган компьютер сыйныфлары бар. Без бу өлкәдә булган яңалыклар белән танышып, аларны үз эшебездә кулланырга тырышабыз. Әмма һәрбер дәресне дә информацион технологияләр кулланып үткәреп булмый, мондый дәрескә әзерлек укытучыдан күп вакыт та таләп итә.


“Укытучының тере сүзен бернинди компьютер да алыштыра алмый” дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Бу сүзләр белән килешәм. Туган тел дәресләрен укучыларны мониторга каратып кына үткәреп булмый. Чөнки дәреснең төрле этапларында урынлы, уйланылып кулланылган компьютер белән эш укучының укытучы һәм сыйныфташлары белән аралашуы һәм башка күп төрле эшләр белән үрелеп барырга тиеш.


Дәрес эшкәртмәләре һәм сценарийлар.



следующая страница >>