https://electroinfo.net

girniy.ru 1

Республиканский фестиваль
исследовательских работ
учащихся 9-11 классов

«Паруса науки»

гуманитарные науки: Татарская филология

Гражданнар сугышы чоры татар драматургиясендә конфликт һәм характерлар



Аглямзянова Разина


МОУ «СОШ им. С.А. Ахтямова села Манзарас», 10 класс,

село Манзарас, Кукморский р-н


Научный руководитель:

Кондратьева И.Г., учитель татарского языка


Набережные Челны

2011

Эчтәлек

Кереш 3

  1. Сыйнфый көрәшкә гомерләрен багышлаган геройлар 5

  2. Комедияләрдә ситуация һәм характерлар 9

Йомгак 13

Кулланылган әдәбият 15


Кереш

XX йөз башы – катлаулы һәм каршылыклы дәвер. Аның үзенчәлеге социаль тетрәнүләр, сугышлар, революцияләрдән гыйбарәт. Бу тарихи-иҗтимагый вакыйгалар Россиядәге халыклар тарихында ачык чагыла. Февраль һәм Октябрь революцияләре, бер яктан халыкка азатлык китерсә, икенче яктан, төрле кайгылар алып килә. Революцияләрнең нәтиҗәсе буларак гражданнар сугышы башлана.

Үзенең рәхимсезлеге белән аерылып торган һәм еш кына туган белән туганны, ата белән улны капма-каршы якларга аерып куйган гражданнар сугышы кызылларның ак гвардияне җиңүе белән тәмамлана. Әлеге вакыйгалар әдәбиятны, сәнгатьне читләтеп үтми. Революцияләрдән соң театр сәнгате дә иркенлек ала. 1906 елда профессиональ татар театры барлыкка килә.

Татар язучылары да илдәге үзгәрешләрне шатланып каршы ала, әмма пролетариат диктатурасы урнашу, гражданнар сугышының канлы вакыйгалары, милли мәсьәләне хәл итүдәге каршылыклар әдипләрне төрле төркемнәргә аерып куя.

Гражданнар сугышы елларында әдәбият иҗтимагый-тарихи вакыйгалар белән тыгыз бәйләнештә үсә. Шуңа бәйле рәвештә яңа юнәлеш барлыкка килә, ул да булса – сыйнфый көрәшкә чакыру. Бу максатны тормышка ашыруда сәхнә әдәбияты, театр зур роль уйный.


Татар театры Бөек Октябрь социалистик революциясенә профессиональ яктан формалашып җиткән коллектив булып килә һәм революциянең беренче көннәреннән үк татар халкы өчен көндәлек зарури нәрсә булып китә. Театр искелек богауларын өзеп ташлаган эшче-крестьяннарның иң нәтиҗәле көрәш трибунасына әверелә.

Театр эшенең активлашуы драматургиянең үсешенә китерә. Бу чорда бик күп пьесалар иҗат ителә, алар тематик яктан төрле булулары белән аерылып тора. Яңа, революцион эчтәлекле пьесалар белән бергә рус һәм чит ил классикасы үрнәкләре сәхнәгә куела. Яңа эчтәлекле әсәрләргә ихтыяҗны үзләрен азатлык өчен көрәшкә багышлаган язучылар яхшы тоя. «Шамил Усмановның сугыш дәверендә эшче-крестьян гаиләсе арасында зур бер дикъкать белән каралып, сөелеп, Россиянең төрле почмагында сәхнәдән төшми килгән «Канлы көннәрдә», Галимҗан Ибраһимовның «Яңа кешеләр»е, Фатих Сәйфи-Казанлының «Дошманнар»ы шундый әсәрләр җөмләсеннәндер», [4; 120] – дип яза Фәтхи Бурнаш. Аңың 1917 елда язылган «Яшь йөрәкләр» әсәре дә бер куелу белән үк татар сәхнәсен биләп ала һәм берничә ел буе сәхнәдән төшмичә, уңышлы куелып килә.

Гражданнар сугышы чорында әдәбиятта тарихи-революцион драма төре алга чыга һәм героик характер тудыруда уңышларга ирешә. Революциядән соң әдәбият халыкның игътибарын җәлеп итү өчен яңа герой эзли. Шул максаттан чыгып, ул революцион көрәш өлкәсенә мөрәҗәгать итә. Шулай итеп, тормышны революцион үзгәртеп коруга җанын, тәнен багышлаган каһарман драматургиядә үзәккә куела.

Революция һәм гражданнар сугышы елларында татар драматургиясендәге үзгәрешләр комедияне дә читләтеп узмый. Әсәрләрдә наданлык һәм торгынлык, акча колы булу, дини фанатизм тәнкыйтьләнә. Моңа К. Тинчуринның «Тутый кош», «Йосыф белән Зөләйха» әсәрләре үрнәк булып тора.

Шулай итеп, гражданнар сугышы чорында театрларның репертуары шул чорның актуаль мәсьәләләрен чагылдырган яңа әсәрләр белән тулыландырыла, алар әдәбиятта үзәк урынны яулап ала.

Гражданнар сугышы чоры татар драматургиясе үз эченә кыска вакыт аралыгын ала. Күп кенә хезмәтләрдә гражданнар сугышы чоры драматургиясенең торышы, шушы елларда дөнья күреп, озак вакытлар буе яратылып килгән драмалар турында галимнәрнең бәя-хөкемнәре гомуми планда теге яки бу мәдәни, тарихи вакыйгалар уңаеннан гына әйтелә һәм, кызганычка каршы, махсус өйрәнү предметы булып тормый. Ә бит халык тормышы өчен аеруча авыр булган елларда бик күп матур әсәрләр иҗат ителгән. Алар, һичшиксез, махсус өйрәнелүгә лаек. Шуңа күрә без эшебездә гражданнар сугышы чорында язылган Ш. Усмановның «Канлы көннәрдә» һәм К. Тинчуринның «Тутый кош» пьесаларын өйрәнү объекты итеп алдык. Әлеге әсәрләр конфликт һәм характерлар бирелеше ноктасыннан аерым тикшерелми. Бу күренеш эшебезнең актуальлеген һәм яңалыгын билгели.


Эшебезнең темасы – Гражданнар сугышы чоры татар драматургиясендә конфликт һәм характерлар бирелеше. Төп максатыбыз – Гражданнар сугышы чорында иҗат ителгән драма һәм комедияләрдә конфликт һәм характерлар бирелешен тикшерү. Фәнни эшебездә түбәндәге бурычлар куелды:


  1. гражданнар сугышы чорында илдәге иҗтимагый ситауция белән танышу;

  2. өйрәнелә торган өлкәгә караган фәнни әдәбиятны өйрәнү;

  3. конфликт һәм характер төшенчәсенә аңлатма бирү;

  4. бу чорда иҗат ителгән пьесаларда конфликт һәм геройлар бирелешен өйрәнү.

Эшебезне язганда А. Әхмәдуллинның «Дөреслеккә ирешү юлында» (Казан, 1993), М. Арслановның «Беренче чәчәкләр (ХХ гасыр башы драматургиясе)» (Казан, 2008), «Татар совет театры» (Казан, 1975), «Татар әдәбияты тарихы»ның IV томы, «Әдәбият белеме сүзлеге» (Казан, 2008), «Татар совет театры» (Казан, 1975) һ.б. хезмәтләр файдаланылды.

I бүлек. Сыйнфый көрәшкә гомерләрен багышлаган геройлар

Гражданнар сугышы чорында иҗат ителеп, сәхнәдә үз урынын яулап алган Ш. Усмановның «Канлы көннәрдә» пьесасының жанры героик-революцион драма буларак билгеләнә. Героик-революцион драма гражданнар сугышы елларында туа һәм сәхнәнең алгы сызыгына чыга. Мондый әсәрләр бер-берсенә дошман булган капма-каршы ике сыйныф арасындагы көрәшне сурәтли.

Драма әсәренең нигезендә конфликт ята. Конфликт бөтен катнашучыларны хәрәкәткә китерә, вакыйгаларны үз янына туплый, холык-фигыльне ача. Кеше драмада киеренкелектә яши, шуңа күрә аның табигате дә бөтен тулылыгында хис-кичерешләр байлыгы белән күрсәтелә. [6; 56]

Драма әсәренең конфликты тарихи эчтәлеккә ия: геройлар арасындагы яки эчке кичерешләрендәге каршылыкларда җәмгыятьне борчый торган проблемалар чагыла.

Конфликт капма-каршы мәнфәгатьләр, карашлар бәрелеше, фикер каршылыгы, бәхәс дигәнгә туры килә. Ул капма-каршы көчләрнең, омтылышларның бәрелеше дигәнне аңлата. [6; 56]

Билгеле булганча, революция тормышның һәрбер өлкәсенә яңалык алып килә, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне үзгәртә, кешеләрнең үзләрен яңарта. Революция яңа кеше, яңа герой барлыкка китерә. Бу герой кеше мәнфәгатьләре өчен көрәштә, халыкка хезмәт итүдә үзен җәлләмичә эш итә, үзенең идеясе һәм эше хакына барлык нәрсәләрдән баш тарта. Шундый герой бу чорда иҗат ителгән күпчелек әсәрләрдә үзәккә куела.


Шамил Усмановның «Канлы көннәрдә» әсәрендә революциянең кешеләр аңында һәм рухи дөньясында үзгәрешләр барлыкка китерүенә игътибар ителә. Әлеге әсәрләрдә революцион вакыйгалар тәэсирендә кешенең рухи үсеш проблемасы гәүдәләнә.

«Канлы көннәрдә» әсәре иҗтимагый конфликтка корылган. Драмадагы төп конфликт идеяләр һәм карашлар ягыннан капма-каршы позициядә торган бертуганнар арасында бәрелеш. Ул вакыйгаларның буеннан-буена уздырыла, үстерелә. Әсәрдә тискәре һәм уңай геройлар, теләк-омтылышлар бәрелешә, бер-берсен җиңәргә тырыша.

Драматик әсәрнең төп геройлары – абыйлы-энеле Камил, Хәмит, Йосыф һәм Хәмзә. Камил һәм Хәмитне яңа тип геройлар дип әйтеп була, чөнки алар шушы куркыныч елларда халыкның киләчәк тормышын үз кулларында тоткан, тарих битләрен язган кешеләрне гәүдәләндерәләр. Ә Йосыф белән Хәмзә – патша хакимияте тарафдарлары.

Әйткәнебезчә, пьесада төп каршылык яңа тормыш төзүче кызыллар һәм иске тәртипләрне яклаучы аклар, ягъни Камил һәм Йосыф арасында барлыкка килә. Бу конфликт әсәр дәвамында үстерелә һәм чишелеш буларак Йосыфның яраланып, үз

хатасын аңлавы һәм большевиклар ягына чыгуы бирелә.

Драмадагы характерлар бирелешен карап китик. Әсәрдәге төп геройларның берсе Камил – техник. Аягы гарип булса да, революцион яктан бик нык һәм гомерен көрәшкә багышларга әзер кеше. Ул ачык рәвештә дошманнары белән сугышмаса да, революция, яңа тормыш өчен көрәшүдә актив катнаша. Камил туган шәһәрендә дошманнарга каршы яшерен эш алып бара, бу юлда аңа кызыл гаскәр командиры булып торган энесе Хәмит ярдәм итә. Камил белән Хәмит большевиклар идеологиясен яклап, яхшы, тигезлеккә корылган тормыш төзү өчен көрәшәләр. Алар бер максатка хезмәт итәләр һәм шуңа барганда беркемне һәм бернәрсәне дә кызганмыйлар, аларны берни дә тотып кала алмый.

Аклар ягында сугышучы энеләре Йосыф исә бөтенләй башка. Ул – яшь, тормышны күрмәгән гимназист. Әсәр башында ул әле кайсы идеология яклы булуын төгәл белми, икеләнә: «Мин... мин әле уйлаганым юк» [10; 473] - дип җавап бирә егет дусты Хәнәфинең аклар гаскәренә язылырга чакыруына. Йосыф акларга иярүнең дөрес юл булмавын аңлый, ләкин кызыллар юлын да дөрес дип танымый. Шуңа күрә икеләнеп кала. Шәһәрдәге вакыйгалар тәэсирендә һәм дусларына ияреп егет аклар, ягъни буржуазия тарафдары була. Егет үз-үзен тотышында да идеологиясенә тугры кала. Ул акларның сәясәтен, эшләрен аклый, алар белән горурлана. Үзенә каршы чыккан һәм фикердәшләре хакында начар сүзләр әйткән кешеләрне ул яратмый, аның ачуы чыга, андый вакытта ул хәтта якыннарын да кызганмыйча төрмәгә озата ала: «Камил абый. Мин бүген генә войсковой хезмәткә турылык белән хезмәт итәргә ант итеп килдем. Синең бу чыгышларыңа тыныч кына карап тора алмыйм». [10; 480] Йосыф үз фикерендә нык тора, Камил аның карашларын үзгәртергә күпме тырышса да, егет үз идеясенә тугры кала, үз юлының дөрес булуына нык ышана.


Абыйларына каршы көрәш алып баручы Хәмзә исә, Йосыфтан аермалы буларак, патша, байлар өчен сугышмый. Ул башкорт гаскәрләрендә милләтнең азатлыгы, үсеше хакына сугыша. Егет үзен милләт өчен корбан итәргә дә әзер. Камил аны түбәндәгечә характерлый: «Ә син, Хәмзә, син моның шикелле беркатлы түгел. Мин беләм. Сине алтын погоннар кызыктырмыйлар. Син чиннарга, дәрәҗәләргә дә баш имисең. Синең башка, тирәнрәк, «идеяң» бар. Син «башкорт» милләтенең бәхете өчен сугышасың. Башкорт кулагының, баеның, мулласының дәрәҗәсен саклыйсың. Башкорт ярлысы да, большевик сүзен тыңлап, үз буржуазиясен мәтәлдереп, әйләндереп төшермәсен дип бөтен көчең белән тырышасың. Син аларның барысын да калфак астына җыеп көчле бер милләт тудырырга хыял итәсең... Шуның өчен көрәшкән буласың». [10; 480] Әлеге сүзләр Хәмзәнең большевиклар сәясәтенә каршы чыгып, милләт мәнфәгатьләрен кайгырткан булып, шул ук буржуазиянең сәясәтен тормышка ашырганы турында сөйли. Әмма нинди генә фикердә булса да, Хәмзә үзенең абыйларын олылый, хөрмәт итә. Туганлык хисләре аның өчен бар нәрсәдән дә өстен тора. Йосыф белән Хәмзә – җыелма образлар. Шул чорда алар кебек милләт, халык тормышын яхшырту өчен көрәшүче кешеләр күп булган. Аларның һәрберсе бәхет өчен үзенчә көрәшкән. Алар арасында ялгышучылар, урталыкта калучылар да булган. Драмадагы әлеге егетләр шуларның бер мисалы. Монда авторның төп максаты ачыла: ул икеләнеп, урталыкта калган кешеләрне большевиклар сәясәтен кабул итәргә, алар белән бергә көрәшергә өнди.

Әсәрдәге төп конфликтның ничек хәл ителүен Камил белән Риза арасында барлыкка килгән ярдәмче каршылык та билгели. Риза – «командировкага дигән булып, берәр спекуляциягә килә торган, бернинди кабәхәтлектән җирәнми торган кеше». [10; 479] Риза да, Йосыф кебек үк, ак гаскәр тарафдары. Йосыф икеләнеп калган герой булса, Риза үз фикерендә нык тора. Ул үзен патшага хезмәт итүгә багышлаган, шуңа күрә капма-каршы фикердә торган Камилне үзенә дошман саный. Әлеге каршылык Камилнең Ризага дошман булуын ачыктан-ачык сиздерүеннән башлана. Камил Ризаның мактанып, һәр сүзгә кысылып утырганына түзә алмый, һәрбер форсаттан файдаланып, аның чын йөзен күрсәтергә тырыша. Егетләр арасындагы конфликт Камилнең «ул синең монархистлар оясы булган правительствоңа төкерим» [10; 479] дигән сүзләреннән соң чишелеш таба, һәм Ризаның нинди кеше булуы ачыклана. Риза драмада тискәре герой буларак бирелә. Ул - куркак җан, дошманнарының күзләренә туры карый алмый, аның һәрбер эше астыртын эшләнә. Егетнең чын йөзе әсәрдәге вакыйгалар ярдәмендә ачыла. Камилнең туры сүзләрен күтәрә алмыйча, ул эчтән генә үч алу планын әзерли. Беркем күрмәгәндә генә каракларча, кача-поса, чыгып китә һәм берничә минуттан казаклар алып килеп, Камилне төрмәгә алып китәргә әмер бирә. Әмма аның дошманнан котылу сөенече озакка сузылмый. Соңгы пәрдәдә Камил белән Хәмит аны эшләре өчен кызылларга тапшыралар, аңа суд оештыралар. Риза белән Камил арасындагы каршылыкның болай чишелүе әсәрдәге төп конфликтның ни рәвешле хәл ителешенә этәргеч була. Бу, шулай ук, драмада күтәрелгән проблеманы да ачарга ярдәм итә.


«Канлы көннәрдә» пьесасының үзәгенә революцион вакыйгалар тәэсирендә кешенең рухи үсеше проблемасы куелган. Әлеге проблема әсәрдә бер гаилә эчендә хәл ителә. Беренче пәрдәдән үк бертуган агай-энеләрнең бер-берсенә сыйнфый дошман булуын күрәбез. Әсәрнең башыннан ахырына кадәр дошманлык хисе белән туганлык хисенең көрәшүен тоябыз. Драмада бер өлеш туганнар аклар ягында, икенчеләре – кызыллар ягында булсалар да, аларның туганлык хисләренә зыян килми. Беренче пәрдәдә Хәмитнең батальоны, аклар белән сугышып, шәһәрдән чыгып бара. Бу вакытта бик каты шартлау һәм мылтык ату тавышлары ишетелә. Нәкъ менә шул мизгелдә акларны яклап йөрүче, абыйларына каршы торучы Йосыфның йөрәгендә туганнарына булган хисләр уянып китә. «Неужели Хәмит эләкте?» [10; 474] - ди егет, абыйсының язмышы турында кайгыртып. Бу драма ахырында да күзәтелә. Яраланып, түшәктә яткан Йосыф минут саен әнисеннән Камил абыйсы турында белешеп тора.

Туганлык хисенең дошманлык хисеннән өстен чыгуы икенче пәрдәдә, Камилне төрмәгә алып китү күренешендә калкып чыга. Абыйларының кыйналуын, аның белән ерткычларча эш итүләрен күреп торган Хәмзә, Йосыф акларга карата элекке уңай фикерләрен үзгәртәләр һәм үзләренең хаталануларын аңлыйлар. Нәтиҗәдә Хәмзә «кызылларга каршы артык бер пуля да атмаска» [10; 482] дигән карарга килә. Ә менә Йосыф кинәт кенә үз фикерләрен үзгәртә, үз идеалларын кире кага алмый. Ул штабтан килгән приказга буйсынып, «соңгы сулышка кадәр ватан хезмәтендә булам» [10; 482] - дип чыгып китә. Әмма аның бу героизмы озакка сузылмый. Йосыфка моңарчы эзләп таба алмаган хаклыкның кем ягында икәнлегенә төшенү кыйммәткә төшә, ул авыр яралана. Драма ахырында без Йосыфның инде үз ялгышын аңлап, кемнең кем икәнен белеп, кызыллар ягына чыгуын күрәбез.

Йосыф әсәрдә буржуазия тарафдары булса да, аны тискәре герой булуда һәм абыйларына каршы көрәшүдә гаепләп булмый, чөнки бу буталчык елларда нәрсәнең дөрес, ә нәрсәнең ялгыш булуы һәркемгә дә билгеле булмый. Йосыф яшь, әле дөньяны белми, бер яктан икенче якка бәргәләнә, кемнең хаклы икәнен төгәл аңлый алмый.


Гомумән алганда, «Канлы көннәрдә» сугыш дәверендә эшче-крестьян гаммәсе арасында зур бер дикъкать белән каралып, сөелеп, Россиянең төрле почмакларында сәхнәдән төшми килде». [4; 130]


II Бүлек. Комедиядә ситуация һәм характерлар

Революция һәм гражданнар сугышы елларында татар драматургиясе яулап алган казанышлар комедия төрендә дә ачык чагыла. Бу төр революциягә кадәр үк татар әдәбиятының иң актив төрләреннән берсе була. Г.Камалның «Банкрот», И. Богдановның «Помада мәсьәләсе» һ.б. комедияләр алдынгы идея белән аерылып торалар.

Гражданнар сугышы елларында комедиядә революциягә кадәрге мотивлар дәвам ителә, ләкин алар инде башкарак хәл ителә. Әсәрләрдә наданлык, акча колы булу, дини фанатизм тәнкыйтьләнә. Хәзер инде драматурглар татар тормышындагы кимчелекләрне революция югарылыгыннан карап хөкем итәләр.

Бу елларда аеруча сатирик комедияләр иҗат итү җанланып китә. Бу юкка гына түгел. Революцион үзгәрешләр барган елларда искелекнең үз урынын яңалыкка бирмәскә тырышып ачыктан-ачык көрәшүе, һәр өлкәдә тарткалашуы заманның үзенчәлекле төп сыйфаты була. [9]

Октябрь революциясенең матур, азат җәмгыять төзүгә китерәчәгенә бөтен күңеле белән ышанган К. Тинчурин революция һәм гражданнар сугышы чорында актив эшчәнлек алып бара. Халыкка хезмәт, халык бәхете өчен көрәш мотивы аның революциядән соңгы әсәрләрендә дә үзәк урынны били.

Бу чорда драматург күбрәк сатирик комедияләр иҗат итә. Революциягә кадәр язылган драмаларның идеяләрен дәвам итеп, язучы эштән качып йөргән, халыкка файдасыз яшәгән кешеләрдән ачы итеп көлә, аларны тәнкыйтьли. Бу мотивлар гражданнар сугышы елларында язылган «Тутый кош» комедиясендә дә чагыла.

Драматургның әсәрендә ситуация һәм характерларны билгеләү алдыннан комедия жанры турында мәгълүмат бирик.

Комедия – иҗтимагый тормыштагы тискәре күренешләрдән көлеп, кеше характерының көлкеле якларын күрсәтүче сәхнә әсәре. Комедия көлкеле каршылыкка корыла, аерым бер кеше яки тулы бер катлаудан, җәмгыятьтән көлеп, тәнкыйтьләп, кимчелекләрдән арындыру максатын куя. Көлкеле каршылык холык-фигыльләр каршылыгын файдалана. [2]


Билгеле булганча, көлкеле ситуация көлкеле характер тудыра. Характер – сыйфат, үзенчәлек дигәнне аңлата. Эшләрендә, сөйләмендә ниндилеге күренеп торган геройлар характер дип аталырга лаек. Характер әдәби герой табигатенә, холык-фигыленә хас тотрыклы, үзенчәлекле билгеләр җыелмасы була.

Матур әдәбият чынбарлыкны процесста, табигый хәрәкәттә тасвирлый. Шуңа күрә ул холыкны да сюжет барышында яктырта, үсештә чагылдыра. Шулай итеп, вакыйгалар агышы дәвамында персонажның яңа сыйфатлары ачыла, характер төсмерләре тирәнтенрәк күз алдына китереп бастырыла.

Кәрим Тинчуринның «Тутый кош» комедиясе 1918 елда язучының «Һиҗрәт» исемле хикәясе нигезендә языла һәм революциядән соңгы вакыйгаларны сурәтләгән беренче әсәре булып тора.

«Тутый кош» – тискәре типларга корылган комедия. Революция һәм гражданнар сугышы вакыйгалары йогынтысында качакларга әйләнгән спекулянт Төхфәт, шәһәр бае Каюм әсәрдә көлү объекты итеп алына.

Комедия 1918 елда шәhәрдән акларны куып чыгарганда революция дошманнары арасында буталыш, курку, паника барлыкка килү, hәм аларның шәhәрдән качулары белән башлана. Бу буталчыкларда кешеләрнең берни аңламыйча, әйберләрен җыеп, төрле шәhәрләргә качып китүе, hәp байны соңгы юлга озаткан кебек шәhәрдән озатып калу күренешләре үзләре үк комик ситуация тудыра.

Әлеге вакыйгалар тәэссирендә әсәрнең төп герое Төхфәтнең характер сыйфатлары ачыла. Төхфәт - спекулянт. Аның паспортында приказчик дип язылган булса да, ул үзе кешегә белдертмичә гeнә сату-алу эшләре белән шөгыльләнә. Әмма аның бу шөгыле үзеннән башка беркемгә дә файда китерми. Ул үзенең бөтен тормышын кешеләрне алдап, аларның акчаларын үз кесәсенә салып, байлык туплауга багышлаган аферист булып күз алдына килеп баса. Октябрь революциясе дулкыны hәм башланган гражданнар сугышының Төхфәтне куркытып, башкаларны кебек Себергә китәргә мәҗбүр итүе дә шуңа бәйле була. Шәhәрнең башка кешеләре үз тормышлары өчен куркып, яңа тормышны аңлый, кабул итә алмаганга китә. Ә Төхфәт, киресенчә, үзенең хәзерге дәрәҗәсен, алтыннарын сакларга, киләчәктә зур бай булып китү хыялын тормышка ашыру өчен китә, чөнки ул яңа сәясәтнең, яңа хакимиятнең асылын аңлый. Революция hәм гражданнар сугышы вакытында Төхфәтнең элеккечә яшәргә, малын саклап, аны арттырырга омтылуы аны көлке хәлгә куя. Моңа мисал итеп большевикларның шәhәргә керүен ишеткәннән соң, Төхфәтнең, башка байларга ияреп, шәhәрне ташлап китәргә уйлап, бөтен байлыгын җыю эпизодын китерергә була. Төп геройның ашыгып әйберләрен җыюы, куркудан югалып калып ни сөйләгәнен дә уйламавы аны көлкегә калдыра. Бу аның хатыны белән сөйләшүеннән дә күренә:


Төхфәm. Бишбалтаны, тфү, Проховойны чыгар, әй, алтыннарны, дигәнем, Проховойны алганнар!

Фатыйма. Төхфәт!..

Төхфәm. Әйдә, ал Бишбалталарны ... Балаларны, дигәнем. Киен, киттек. [9; 353]

Төхфәтнең наданлыгыннан, илдәге вакыйгалар тәэссирендә югалып калуыннан революциядән соң бөлгенлеккә төшкән hәм озак вакыт офицерлар белән чуалып йөргән Сара үз мәнфәгатьләрендә файдалана. Геройның аңа кирәге юк. Аны спекулянтның мал-мөлкәте, акчалары кызыктыра. Комедиядәге бу тискәре персонажның бай спекулянт белән мөнәсәбәте дә шул мотивка нигезләнә. Сара аның белән байлыгы аркасында гына яши: «Үзе комсыз булса да, акчасы күп, бик күп. Бер байлыкка өйрәнгәч, акчасыз торып булмый икән. Байлыгы өчен риза булып торам инде шунда», [9; 355] - ди ул. Сараның Төхфәтне хатыныннан аеру теләге дә шул ук байлыкка килеп тоташа. Кайчандыр алтын приискалар хуҗасы булган кыз үзенең ярлы булуы белән килешә алмый. Шул сәбәпле ул «бик тупас, надан, кул да куя белми» торган байга кияүгә чыга, аның мирасына бердәнбер варис булырга тели. Аның хәтта планы да бар: «Тыңла ... Бүгеннән обороттагы акчаларны Төхфәттән яшереп җый да, миңа китереп бир. Шулай итеп теге урман аюын бер тиенсез калдырып, Япониягә китәрбез дә барырбыз», [9; 365] - ди ул сөйгәне Таҗига. Әлеге адымнарыннан Сараның да, Төхфәт кебек үк, хәйләкәр, намуссыз, акча колы булуын күрәбез.

Вакыйгалар барышында төп персонажның характер сыйфатлары эзлекле рәвештә ачыла. Мәсәлән, Төхфәтнең саранлыгы, намуссызлыгы, алдауга оста булуы, акчага кызыгуы хурлыклы рәвештә көнчыгышка качу көннәрендә үк күренә. Шәhәрдә инде туп тавышлары ишетелә, ә Төхфәт haман кара эшләре белән йөри, күбрәк акча тупларга, байлык җыеп калырга тырыша. Каюм байның тирә-юньдәге хәлләрдән башы әйләнеп куркуга бирелүеннән дә ул яхшы файдалана. Байның соңгы таянычы булган алтын акчаларын да Төхфәт арзан бәягә сатып ала, Каюмның артка чигенмәячәген белә торып алдый, төрле юк-бар вәгъдәләр биреп башын әйләндерә. Инде тиеннәргә риза булган байның акчаларын да ахырына кадәр биреп бетерми, вак акча юклыгына сылтый. Шул ук вакытта ул үзе дә Каюм байдан бер дә ким түгел. Шәhәргә большевикларның керүе турында ишеткәннән соң, ул да тиз генә җыенып качып китә.


«Тутый кош» комедиясендәге конфликтлар төрлелеген карап узыйк. Әсәрдә сыйнфый каршылык төп каршылык буларак ачык бирелми, байларга каршы көрәш алып баручы уңай геройлар да юк. Мондый очракта әсәрдәге тискәре персонажларга капма-каршы позициядә авторның көлүе тора дияргә мөмкин. К. Тинчурин төп геройның тискәре сыйфатларыннан көлеп, җәмгыятьнең череклеген күрсәтә, аны әлеге сыйфатлардан арындырырга тели. Төп каршылык ачык күрсәтелмәсә дә, ярдәмче каршылыклар берничә.

Беренчесе Төхфәт белән аның хатыны Фатыйма арасында барлыкка килә. Әлеге каршылык нигезенә яңа хакимиятне, яңа тормышны төрлечә кабул итү, рухи кыйммәтләрнең аерылуы салына. Фатыйма иренең яшерен сәүдәсенә ияләшә алмый, көне-төне байлык яшереп яшәүдән ул инде туйган. Хатынның бер генә теләге бар - иренең тыныч тормыш белән яши башлавы. Төхфәт өчен акча кадерле булса, Фатыйма балалар бәхетен бар нәрсәдән дә артык куя. Шуңа күрә ире белән бер дә белмәгән җиргә китергә теләми. Әсәр башында барлыкка килгән бу каршылык гражданнар сугышы елларында байлык аркасында ирен, балаларын югалтып, тормыштан ваз кичкән Фатыйманың Төхфәтне, аның яңа хатыны Сараны үтерүе белән хәл ителә.

Икенче ярдәмче каршылык – Төхфәт һәм Каюм бай арасында. Байның хәленнән файдаланып, Төхфәт аны алдый, алтыннарын алып кала, алачагын сорап килгәч, ямьсез сүзләр әйтеп, байны куып та чыгара. Бу ярдәмче конфликтта үз теләгенә ирешү өчен спекулянтның әхлак кагыйдәләре аша сикереп, теләсә нинди хәйләгә әзер түбән җанлы кеше булуы ачыклана.

Туган шәһәреннән качып Төхфәт Себергә килә. Яңа тирәлек аны үзгәртә: монда ул үзенең сату-алу эшләрен киң җәелдерә, баеп китү өчен бандитлар белән дә эш итә. Шушында ук Төхфәт икенче хатыны Сараны очрата. Матурлыгы белән генә түгел, мәкерлеге белән дә дан тоткан яшь хатын аны үзенә кол итә. Үз башы белән уйлап яшәргә өйрәнгән Төхфәт Сара белән яши башлаганнан соң чүпрәккә әйләнә. Шуңа күрә яңа хатыны янында елан кебек бөтерелә, аның hәp сүзен тыңлый. Төхфәт Сараның hәрбер теләген, капризын үти бара. Шуның белән көлкегә дә кала.


Төхфәтнең комик характер булуы аның кыланышларыннан ук күренә. Ул интеллигент, аристократ булырга хыялланып, Сараның кулын үбәргә өйрәнә. Әмма моны «мужик ит ашаган кебек» башкара, кулны hәрвакыт селәгәйләре белән юешләтеп куя. Төхфәтнең яңа заман кешесе булып кылануы аның ике сүз арасында берничә чит ил сүзен кыстырып сөйләвендә дә чагыла. «Пардон, мерси» сүзләренең мәгьнәләрен аңламаган ир аларны кирәккә дә, кирәкмәгәнгә дә куллана.

Шулай намуссыз, явыз кыланып та, бернинди җавапка тартылмаган Төхфәтне тормыш үзе «җәзалый»: ул рәхимсез үтерелә. Әсәрдә төп геройның ерткычларча үтерелүе кызгану хисләрен уятмый, чөнки ул үзе шул юлны сайлый, үзе шуңа омтыла.

Күргәнебезчә, комедиядәге төп герой һәм аның тирәсендәге тискәре персонажлар – үзләрен генә кайгыртучы эгоистлар. Аларны шушы көнгә байлыкка табыну китерә.

Гомумән алганда, К. Тинчурин геройларның эш-гамәлләре аркылы шул чор җәмгыятенең үзенчәлекләрен ачып сала, шул тирәлектә барган вакыйгаларны, гражданнар сугышы давылыннан котылмакчы булып Себер юлларына сибелгән качакларны көлке уты астына ала.

Йомгак

Без үзебезнең тикшеренү эшебездә революция һәм гражданнар сугышы елларында әдәбият, сәнгать өлкәсендәге үзгәрешләрне, драматургиянең актив үсеш кичергән драма hәм комедияләрен тикшереп, характерлар бирелешен билгеләү омтылышын ясадык. Тикшерүләргә нигезләнеп, түбәндәге нәтиҗәләргә килдек.


  1. Революция һәм гражданнар сугышы елларында әдәбият, җәмгыять тормышының башка өлкәләре шикелле үк, иҗтимагый-тарихи вакыйгалар белән тыгыз бәйләнештә үcә. Шул сәбәпле, әдәбиятта сыйнфый көрәшкә чакыру мотивы көчәя, драматургиядә тарихи-революцион әсәрләр, сатирик комедияләр иҗат итү алга чыга. Бу дәhшәтле көннәрдә әдәбият халыкның игьтибарын җәлеп итү өчен яңа герой эзләп революцион көрәш өлкәсенә мөрәҗәгать итә. Шулай итеп, тормышны революцион үзгәртеп коруга җанын, тәнен багышлаган каһарман драматургиядә үзәккә куела.

  2. Гражданнар сугышы елларында иҗат ителгән һәм билгеле бер идеяне пропагандалауны күз алдында тоткан тарихи-революцион пьесалар сюжет төзелеше, конфликтларның корылышы һәм характерлар бирелеше ягыннан бик охшаш. Әсәрләрнең беришендә сыйныфлар каршылыгы байлар белән эшчеләр арасында булса, беришендә әлеге каршылыкның гаилә эченә килеп керүен һәм туганнар конфликтына әверелүен күрәбез. Геройлар бирелешендә дә берьяклылык сизелә. Тискәре персонажлар гел начар яктан гына сурәтләнсә, үзләрен яңа тормыш төзүгә багышлаган яңа тип геройлар уңай сыйфатларга гына ия булалар.


а) Тормышны революцион үзгәртеп коруга җанын, тәнен багышлаган каһарман драматургиядә үзәккә куела. Большевиклар идеологиясен яклап, яхшы, тигезлеккә корылган тормыш төзү өчен көрәшүче Камил hәм Хәмит образлары моның матур үрнәге булып торалар.

б) Сыйнфый көрәшкә гомерләрен багышлаган геройлар арасында үз идеалларына тугры калганнары да бар. Йосыф һәм Риза образлары – шундыйлардан. Шәхси интереслардан баш тартып, үзләрен революцион көрәшкә багышлаган һәм бу юлда беркемне һәм бернәрсәне дә аямаган геройлар арасында туганлык, мәрхәмәтлелек хисләре сыйнфыйлык хисләренә караганда көчлерәк булган, һәм шуның нәтиҗәсендә йомшак табигатьле булулары белан аерылып торган характерлар да бар. Йосыф - моның ачык мисалы.

3. Гражданнар сугышы елларында комедия жанры, бигрәк тәаның сатира төре, зур үсеш кичерә. Моңа К. Тинчурин да зур өлеш кертә. Аның «Тутый кош», «Йосыф белән Зөләйха» комедияләре игьтибарга лаек. Әсәрләрдә ситуация һәм характерлар бирелешенә килгәндә, геройларның характерлары комик хәлләрдә ачыла. Нигездә, геройларның комсызлыгы, саранлыгы, наданлыгы, ялкаулыгы фаш ителә.

«Тутый кош» комедиясендәге төп герой Төхфәтнең комик характер булуы төрле ситуацияләрдә ачыла. Большевикларның шәhәргә килүләрен ишеткәннән соң, ашыгып әйберләрен җыюы, куркудан ни сөйләгәнен дә уйламавы аны көлкегә калдыра, саран, надан, куркак булуын ача. Каюм бай белән мөнәсәбәтендә аның комсызлыгы, намуссызлыгы, мәкерле, алдауга оста булуы күзгә ташлана. Төхфәтнен, комик характеры, наданлыгы, мәгьнәсезлеге аның интеллигент, аристократ булырга хыялланып, Сараның кулын үбәргә өйрәнүендә, яңа заман кешесе булырга теләп, чит ил сүзләре кыстырып сөйләвендә, кара җанлы, миhербансыз булуы балаларының үлеменә шатлануында күренә.


Шулай итеп, Бөек Октябрь революциясе һәм гражданнар сугышы елларында татар драматуриясе зур өлгерлек белән яңа идея-эстетик принциплар яулый. Яңа принциплар иҗат методының да яңара баруын, реализмның яңа сыйфатлар белән баюын раслыйлар. Гомумән алып караганда, драматургия яңа сыйфатка күчеш чорын уңышлы уза.


Кулланылган әдәбият


  1. Арсланов М. Г. Беренче чәчәкләр (ХХ гасыр башы драматургиясе) // Тылсым. Татар театры: режиссерлар һәм драматурглар/ М. Г. Арсланов. – Казан: Мәгариф, 2008. – 287 б.

  2. Әдәбият белеме сүзлеге / тез. Әхмәдуллин А.Г. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1999

  3. Әхмәдуллин А. Г. Сәхнә әдәбияты һәм тормыш. Әдәби тәнкыйть мәкаләләре / А. Г. Әхмәдуллин. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1980. – 304б.

  4. Бурнаш Ф. Әдәбият һәм сәнгать турында. Мәкаләләр һәм рецензияләр./ Ф. Бурнаш.– Казан: Татар. кит. Нәшр., 1978. – 240 б.

  5. Заһидуллина Д. Ф., Ибраһимов М. И., Әминева В. Р. Әдәби әсәргә анализ ясау / Д. Ф. Заһидуллина, М. И. Ибраһимов, В. Р. Әминева. – Казан: Мәгариф, 2005. – 111 б.

  6. Заһидуллина Д.Ф., Закирҗанов Ә.М., Гыйләҗев Т.Ш. Татар әдәбияты: Теория. Тарих./ Д.Ф. Заһидуллина, Ә.М. Закирҗанов, Т.Ш. Гыйләҗев. – Казан: Мәгариф, 2004. – 59 б.

  7. Татар әдәбияты тарихы. Алты томда. 4 том. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1989.– 568б.

  8. Татар совет театры. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1975. – 493 б.

  9. Тинчурин К. Әсәрләр. Өч томда. Т. 1. / К. Тинчурин. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1986.– 351 б.

  10. Усманов Ш. Сайланма әсәрләр / Ш. Усманов. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1958. – 662 б.

  11. Хәсәнов М. Г. Ибраһимов. Тормышы һәм иҗаты турында очерк / М. Хәсәнов. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1967. - 27 б.