https://electroinfo.net

girniy.ru 1
Исем темасын кабатлау



Әхмәтҗанова Алсу Шайхулла кызы

Балтач районы Арбор төп мәктәбе

4 сыйныф өчен татар теленнән дәрес эшкәртмәсе.

Максат : “Исем” темасын гомумиләштереп кабатлау.

Бурыч: 1. Исем темасы буенча алган белем һәм күнекмәләрне киңәйтү, ныгыту; тел байлыгын арттыру.

2. Укучыларның үз фикерләрен әйтә, анализ ясауларына, дәрестә шулардан чыгып нәтиҗә ясый белүләренә ирешү.

3. Укучыларга табигатьнең матурлыгын күрә белергә, туган якның изгелеген аңларга һәм саклый белергә өйрәтү.

Материал : дәреслек “Татар теле – Р.Х.Ягъфәрова, Р.Ә.Асылгәрәева 4 класс” Г. Мөхәммәтшин “Керим әле урманнарга”

Җиһазлау: ноутбук, видеопроектор, диск (В. Агапов көе, Н. Мадьяров сүзләре Туган телем – татар теле” җыры), төсле акбурлар, слайдлар, уенчык ат, “Кем? , Нәрсә? “ дип язылган ике капка макеты һәм сүзле карточкалар, “Исем” темасына тест, ял минуты өчен вак ташлар тутырылган капчыклар, кыска түгәрәк таяклар, туп, магнит.

Дәрес төре: материалны кабатлау.

Дәреснең методы: сәяхәт-дәрес, иллюстратив, проблемалы

Метод алымнар: сөйләм, әңгәмә, слайдлар белән эш


Дәрес барышы:


  1. Оештыру өлеше.

Дәрескә керү музыка астында. Дискта “ Татар теле – туган телем” җыры яңгырый. Укучылар парта янына узалар.(музыка акрын гына туктала)

  • Хәерле көн , укучылар!

  • Хәерле көн!

  • Кәефләрегез ничек?

  • Кояшлы иртә кебек,

Татар телен – туган телне

Өйрәнергә дип килдек

  1. Белемнәрне актуальләштерү.



  • Укучылар, бүгенге дәрес бераз үзгәрәк булыр, без сәяхәткә чыгарбыз. Өйрәнгәннәрне кабатларбыз, ә нинди тема буенча икәнен дәреснең йозагын ачып белербез.



- С


И С Е М - М


- И


- Е


-Укучылар, яле беренче булып йозакны кем ача? (дәреснең ачкычын рәсем-схема буенча табалар)

-Яле, Алсу! Бик дөрес.

-Укучылар барыбыз бергә әйтик әле, димәк бүген нинди теманы кабатлаячакбыз?

-Исем. (слайд 1)

III. Төп өлеш.

1. Без бүген исем кушаматлы атта авыл буенча сәяхәткә кузгалырбыз. Авыл турында кереш әңгәмә. (бер укучы сөйли)

-Безнең авыл кайда урнашкан?

- (укучы сөйли) Безнең авылыбыз Татарстан Республикасы Балтач районында урнашкан. Авылыбыз бик зур һәм бик матур. Авыл яныннан Арборка елгасы ага. Шулай ук авылыбыз күп кенә чишмәләргә бай. Мәсәлән, Гозәер, Габит, Кызыл Яр, Тазлар чишмәләре. Арбор авылыннан үз эшләре белән танылган күп кенә шәхесләр бар. Шундыйларның берсе шагыйрь Гарифҗан абый Мөхәммәтшин. Ул язган “ Безнең авыл “ шигырендә нәкъ менә авылыбыз табигате сурәтләнә. (Бер укучы авыл турындагы шигырьне слайдларны күрсәтеп яттан сөйли. Слайд 2-6).

2.Укучылар без сөйләмебездә нинди исемнәр кулландык? (укучылар җавап бирәләр)

-Ялгызлык исемнәр.

-Алар ничек языла? Аларга нәрсәләр керә инде?

-Ялгызлык исемнәр һәрвакыт баш хәрефтән языла. Аларга кешенең исем, фамилияләре, шәһәр, авыл, елга исемнәре, хайван кушаматлары, газета, журнал, китап исемнәре һ. б. керә.

- Сезнең җавабыгызның дөреслеген слайдтан тикшерик әле. (слайд7 )

-Укучылар, тагын нинди исемнәр була?

-(укучылар җавап бирәләр) Бер төрдән булган исемнәр бик күп. Аларның барысы өчен дә бирелгән исем уртаклык исем була: шәһәр, агач, сүз һ.б.

3. Ә хәзер сәяхәткә кузгалдык. Иң беренче капкадан чыгарбыз. (тактага “Кем? Нәрсә? диелгән макет куела. Укучыларга исемнәр язылган сүзле карточкалар бирелә. Исемнәргә дөрес сорау куеп, капкаларга магнит белән беркетелә).


Кем? Нәрсә?

яшьтәш көндәлек

Биктимеров матурлык

Сөембикә дүшәмбе

күрше һөнәр

(Сүзләрне бер укучы укый).

4. Укучылар сәяхәткә буш кул белән бармыйлар. Исем темасын кабатлау өчен тестларны алдык һәм дөрес җавапларны билгелибез.


  1. Исем нәрсәне белдерә?

а) предметның билгесен; ә) предметның исемен;

б) предметның эшен;

2. Исем нинди сорауларга җавап булып килә?

а) Кемне? Нәрсәне? Кемнең? Нәрсәнең?

ә) Кайсы? Нинди? б) Ничек?


3. Түбәндәге фикерләүләрнең кайсысы дөрес?

а) Исем ул – сүзнең өлеше. ә) Исем ул – җөмлә кисәге.

б) Исем ул - сүз төркеме.

4. Исем нәрсәләр белән төрләнә?

а) заман белән ә) зат – сан белән б) килеш, сан белән

5. Бу сүзләр арасыннан ялгызлык исемне табыгыз:

а) җөмһүрият ә) Татарстан в) башкала

6. Чыгыш килешендәге исемне табыгыз:

а) болыннан ә) куянны в) Әнисәнең

7. Күплек санда урын – вакыт килешендәге исемне табыгыз:

а) бакчада ә) балаларга б) яфракларда

8. Нинди килештәге исем җөмләдә ия булып килә?

а) баш килешендәге ә) төшем килешендәге

б) чыгыш килешендәге

9. Түбәндәге сүзләр арасыннан исемне табыгыз:

а) эленгән ә) элгеч б) элә

10. Иялек килешенең сорауларын табыгыз:

а) кемне? нәрсәне?

ә) кемнән? нәрсәдән?

б) кемнең? нәрсәнең?


Җавапларын тикшерү өчен дәфтәрләребезне күрше белән алмаштырыйк та, укытучы булып тикшереп бәялик. (җаваплары слайдта күрсәтелә. Слайд 8)

5. Физкультминут. Ә хәзер, укучылар, Арборка елгасы буенда ташларда яланаяк йөреп, тал чыбыклары әйләндереп бераз ял итәбез. (ташларда йөриләр, куллары белән таякларны уалар)


6. Укучылар, дәресне дәвам итәбез. Тылсымлы ат безгә шигырь биреп калдырды. Шул шигырьне сәнгатьле итеп укырга, исемнәрне табып, санын һәм килешен билгеләргә.

Безнең инеш бик кечкенә,

Исеме дә юк аның,

Әмма күрсәң шул инештә

Талларның юынганын,

Сандугачлар сайраганын

Ботаклар саен кунып,

Китәрсен безнең инешкә

Гомерлек гашыйк булып. (слайд9 )

-Балалар, бу шигырьне кем язган?

-Авылдашыбыз Гарифҗан абый Мөхәммәтшин.

7. Ике укучы сандугачлар һәм инеш сүзләрен тактада килеш белән төрләндерә.

8. Ә хәзер дәреслекнең 90нчы битен ачып “Белемеңне тикшер” өлешен эшлибез.

1нче күнегүдәге а, ә, б биремнәрен телдән, ә в биременең кагыйдәсен әйтү һәм сәнгать сүзен килешләрдә төрләндереп язу.

9. Уен “Кем тәмле телле?” Мин сезгә туп бирәм һәм сыйфат әйтәм. Ә сез исем әйтергә тиеш буласыз.

Акыллы зирәк бала

Сабыр түземле укытучы

Кызыклы мавыктыргыч китап

Биек ябалдашлы агач

Алтын куллы әти

Җәенке, җыйнак җөмлә

Батыр көчле егет Һ.б.

-Булдырдыгыз, барыгыз да бик зирәк булып чыктыгыз.

IV. Дәрескә йомгак ясау. (Укучылар дәрестә ниләр эшләүләрен әйтәләр. Укытучы нәтиҗә чыгара ,билгеләр куела.)

Өй эше – иҗади эш. Авылыбызга багышлап шигырь язарга (слайд10 )