https://electroinfo.net

girniy.ru 1 ... 4 5 6 7 8 ... 20 21
Тема: Казан театрлары


Максат: татар театры тарихын өйрәнүне дәвам итү, белемнәрне арттыру, тирәнәйтү; Казан шәһәрендәге театрлар турында мәгълүмат биреп, укучыларны яңа белемнәр белән коралландыру; аңлап, сәнгатьле укуларына ирешү, сөйләмнәрен үстерү; “Театр - тылсымлы сәнгать” төшенчәсенең асылын ачу.

Җиһазлау: “Казан театрлары” презентациясе, татар театрына багышланган китаплар күргәзмәсе, интернеттагы виртуаль күргәзмәдән күренешләр (mincult Tatar. ru), “Татар театрына - 100 ел” - кулдан ясалган газета, “Әлдер-мештән Әлмәндәр”- видеотасмага язылган спектакль.

Техник чаралар: мультимедияле проектор, видеомагнитофон, телевизор.

Дәреслек: А. Ш. Әсәдуллин, К. С. Фәтхуллова. Татар теле: Рус урта гому-

ми белем мәкт. 6 нчы с-фы өчен дәреслек ( рус телендә сөйләшүче балалар өчен), - Казан, “Мәгариф, 200 ел.

Дәрес барышы :

1. Оештыру. Сыйныфта уңай климат тудыру.

- Кәефләр яхшы, күңелләр күтәренке. Бүгенге татар әдәбияты дөресебездә кояшлы иртә кебек үтсен. Инде эшкә керешик.

2. Фонетик күнегүләр.

3. Тема һәм максатларны әйтү.

- Укучылар, бүгенге дәрестә Татарстан театрларын өйрәнүне дәвам итәбез. Казан шәһәрендәге зур, мәртәбәле театрлар турында сөйләшербез. Яңа текст өстендә эшләрбез. Спектакльләрдән күренешләр, өзек карап китәрбез. Иптәшләрегезнең чыгышларын тыңларбыз.

- Бүгенге дәреснең девизы итеп Г . Тукайның түбәндәге сүзләре яңгырасын:

Театр яктылыкка, нурга илтә ... (проекторда язылган)

- Әйдәгез, бу сүзләрне хор белән укыйк әле.

4. Белемнәрне актуальләштерү .

- 5 нче сыйныфта укыганда татар театрының озын, катлаулы юл үтүе турында белдек. Искә төшерик әле, 2006 нчы елда татар театры ничә еллык юбилеен билгеләп үтте? (100 еллык)

- Беренче татар спектакльләре ничәнче елда куела башлый? (1906 нчы елда)

-Беренче танылган татар труппасы ничек аталган? ("Сәйяр")


- "Сәйяр" сүзе нәрсәне аңлата? (ил гизүче)

- Проекторга игътибар итсәгез, "Сәйяр" труппасының коллективын күрерсез.

5. Төп өлеш.

- Эшебезне дәвам итәбез. Казан театрлары белән танышабыз. Казан шәһәрендә бүгенге көндә 7 зур театр эшли. (проекторда театрларның исемнәре, укытучы укый, хор белән кабатлыйлар.)

- Дәреслекнең .... нче битен ачтык. "Шәһәр һәм театр" дигән текстны укыйбыз.

(Текст өстендә эшләүне укытучы теләгәнчә оештыра ала, бу эшкә 7-8 минут вакыт бирелә)

- Казан театрларының кайберләре турында иптәшләрегез чыгышлар әзерләп килде.

Муса Җәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм балет театры - иң гүзәл театрларның берсе. (Проекторда театрның бинасы) Бу театр турында безгә ..... сөйләр. (Укучы сөйли, слайдлар күрсәтелә)

- Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театрын татар тамашачысы

бигрәк тә ярата. ....ның чыгышы шул театр турында. (Укучы чыгышы)

- Бүгенге дәрескә әзерләнгән китаплар күргәзмәсенә игътибар итегез әле. Аларда театрларның үткәне һәм бүгенгесе. (Китапларга күзәтү ясау, интернеттагы виртуаль күргәзмәдәге күренешләр күрсәтелә.)

Ял итү. Г. Камал театры артистлары башкаруында "Әлдермештән Әлмәндәр" спектакленнән өзек күрсәтү . Т. Миңнуллин әсәре буенча. Әлмәндәр картның сугышчан дусты Ястәгнәй белән күрешүе.

(Укытучы аңлатып уза)

- Казандагы татар дәүләт драма һәм комедия театрының тамашаларын яратмаган кеше бар микән? Бу театр танылган драматург Кәрим Тинчурин исемен йөртә. Театр артистлары бик күп авторларның танылган әсәрләрен илебездә генә түгел, чит илләрдә дә күрсәтәләр. Шулар-ның иң танылганнарын карап үтик. (Укытучы слайдлар ярдәмендә күрсәтә, аңлатмалар бирә.)

- Балаларның иң яраткан урыны -курчак театрыдыр, мөгаен. Казан дәүләт курчак театры турында .... сөйли. (Укучы сөйли, слайдлар ачыла.)

- Казан дәүләт яшь тамашачылар театры артистлары еш кына гастрольләр белән безнең шәһәребезгә дә киләләр. Алар белән күпләрегезнең очрашканы бар. Театр тарихына .... күзәтү ясар. (Укучы чыгышы, слайдлар күрсәтелә.)

- Василий Качалов исемендәге зур рус драма театрының даны еракларга таралган. Театр турында .... сөйли. (Укучы чыгышы)

- Укучылар, безнең шәһәребездә дә халык театры эшли. Татар театрының 100 еллык юбилеена багышланган газетада Лениногорск халык театры турында мәгълүмат бар.

(Укытучы газетага күзәтү ясый)

- Спектакльләрдән күренешләр, өзекләр дә карадык. Хәзер үзебез артистлар ролендә булып карыйк әле. (Г. Нәбиуллинның "Алтын нарат" әсәреннән өзек күрсәтелә.)

6 . Йомгаклау әңгәмәсе.

- Бүгенге дәрестә, экраннар аша гына булса да, Казан театрлары буйлап сәяхәт иттек дисәк, ялгыш булмас. Әйдәгез, эшебезгә йомгак ясыйк.

- Казан шәһәрендә ничә театр бар?

- Ирек мәйданында кайсы театр урнашкан?

- Ул ни өчен Муса Җәлил исемен йөртә?

- Г . Камал театрының баш режиссёры кем?

- Башкалабызда тагын нинди зур театрлар бар?

Вакыт калса әдәбият дәфтәрләренә театр исемнәре язылып куела.

7. Йомгаклау. Өй эше бирү. Билгеләр.

- Киләсе дәрестә татар театры тарихын өйрәнүне дәвам итәрбез. Өйдә Казан шәһәрендәге театр исемнәрен бик яхшы итеп өйрәнеп килерсез.

Кулланылган әдәбият исемлеге: Татар театры ( 1906-1926). Тулыландырылган 2 нче басма. Казан, "Мәгариф", 2003. Г. Нәбиуллин "Тын елга җыры". Тат.кит.нәшр., 1980. Шәүкәт Биктимөров. Казан, Тат.кит.нәшр., 2003. Театральная энциклопедия. 2 том. Москва, 1963

Слайдлар.

1. Театр яктылыкка, нурга илтә. Г. Тукай.

2. "Сәйяр"труппасы.

3. Казан театрлары.

4. Театр исемнәре.

5. М. Җәлил исемендәге опера һәм балет академия театры (бинаның тышкы ягы).


б.Элеккеге бинасы.

7.Эчке күренеше

в.Җәлил портреты.

9-12. Спектакльләрдән күренешләр.

13.Музыкаль фрагмент.

14. "Аида"спектакленнән күренеш.

15.Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры (бинаның тышкы ягы).

16. Г. Камап портреты.

17.Фойе.

18.Эчке күренеше.

19-24. Спектакльләрдән күренешләр.

25.Музыкаль күренеш.

26.М.Сәлимҗанов портреты.

27.Ф.Бикчәнтәев портреты

28.К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры бинасы. 29. К. Тинчурин портреты.

30-38. Спектакльләрдән күренешләр.

39. Курчак театры.

40-44. Курчак театрыннан күренешләр..

45.Казан дәүләт яшь тамашачы театры.

46-48. Күренешләр.

49.В.Качалов театры (Бинасы)

50.В. Качалов портреты

51-55. Спектакльләрдән күренешләр


Тема: "ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСы ТЕМАСЫН ЙОМГАКЛАу "БӘХЕТЛЕ ОЧРАК" УЕНЫ

Максат:1. "Татарстан Республикасы" темасы буенча алган белемнәрне тикшерү, ныгыту, тирәнәйтү. 2. Фикерләүне һәм иҗади сәләтләрен үстерү.

3. Туган җирне яратырга өйрәтү, патриотик рух тәрбияләү;

Җиһазлау: мультимедияле презентация, тарату өчен биремнәр язылган карточкалар, интернеттан "Сара Садыйкова сайты".

Техник чаралар: мультимедияле проектор, компьютер, магнитола. ("Туган телем" җырының фонограммасы)

Дөреслек: А. Ш. Әсәдуллин, К, С. Фәтхуллова. Татар теле: Рус урта гомуми белем мәкт. 6 нчы с- ы өчен дәреслек (рус телендә сөйләшүче балалар өчен), - Казан, "Мәгариф", 200 ел.

Уен барышы.

Укытучы. Хөрмәтле укучылар, укытучылар, кунаклар! Бүгенге класстан тыш чарабызны Татарстан Республикасына багышлыйбыз. Без хәзер җөмһүриятебездә иркенләп татарча да, русча да сөйләшә алабыз, чөнки рус теле дө, татар теле дә дәүләт телләре дип игълан ителде. Күп кенә балалар татар мәктәпләрендә үз туган телләрендә белем алалар. Матур итеп татарча сөйләшәбез, җырлыйбыз, биибез.Укучылар, сез үсәсез, суверен Татарстаныбыз да шактый ныклы адымнар белән алга бара.


Төрле-төрле исем йөртсәк тә без,

Төрле-төрле җирдә яшәсәк тә,

Тик бер генә туган илебез,

Тик бер генә туган җиребез.

Монда утыручы барыбыз өчен дө туган җир - Татарстаныбыз.

"Бәхетле очрак"уенын башлыйбыз. Уенчыларыбыз сынатмаслар дип ышанам.

(слайдта "Бәхетле очрак"дип язылган язу, барабаннар авазы белән озатыпган, анимацион йолдызчыклар белән бизәлгән)

- Уенчыларыбызның белемнәрен бәяләү өчен жюри сайларга кирәк. Жюрига......тәкъдим итәм.

1 нче гейм "Сәламләү", (слайдта ике кеше кул бирешеп күрешкән анимацион рәсем күрсәтелә һәм алкышлау авазы яңгырый )

Командалар бер-берсен сәламлиләр.

1. Безнең командабыз "Ак барс."

Девизыбыз: "Уйларыбыз, эшләребез сиңа багышлана, Татарстаным!" "Ак барстан" "Ал җилкәнгә"дусларча кайнар сәлам.

2. Безнең командабыз "Ал җилкән".

Девизыбыз "Без илебезнең чәчәкләре, гүзәл киләчәкләре!" "Ак барска" ялкынлы сәлам.

Эмблемалар яклана, (слайдта эмблемалар күрсәтелә, капитаннар эмблемаларның кәгазьдә эшләнгән вариантын жюрига тәкъдим итәләр)

Укытучы. Командаларга рәхмәт. Инде мин аларга берничә сорау белән мөрәҗәгать итәсем килә.

"Ак барс"командасына.

- Ни өчен "Ак барс"? (Чөнки ул байлыкны һәм халыкның көчен белдерә. Республикабызның гербында да канатлы ак барс сурәтләнгән)

- Син татар телен яхшырак беләсеңме, инглиз теленме? (Ике телне дә өйрәнәм,белергә тырышам. Икесе дә дә кирәкле дип саныйм)

"Ал җилкән"командасына.

-Ни өчен "Ал җилкән?'үҖилкән һәрвакыт алга омтылган була. Ал төс ул таң төсе, матурлык билгесе)

- Ни өчен сезнең капитаныгыз Илья? (Чөнки ул күп укый, күп белә, татарча яхшы аңлый, сөйләшә)

2нче гейм "Кем күбрәк?" (биремле слайд ачыла, ул барабан каккан авазлар белән озатыла)

Уенчылар Татарстан Республикасындагы шәһәр һәм район исемнәрен чиратлап әйтәләр. Һәр дөрес җавап 1 балл белән бәяләнә. Уенны "Ал җилкән" командасы башлый, "Ак барс" тәмамларга тиеш була.


Знче гейм "Тәрҗемәче (бирем шулай ук слайдта)

Дәүләт Хөкумәт

Сәясәт Икътисад

Мәдәният Җәмгыять

Бәйсезлек Хокук

Бурыч Башлык

4 нче гейм "Туган шәһәреңне беләсеңме?" (Слайдта туган, шәһәребезнең истәлекле урыннары, урамнары)

5 нче гейм "Бәхетле очрак". (анимацион рәсемнәр, алкышлау авазы)

Командалар чиратлап сорауларны укыйлар, җавап бирәләр. Һәр дөрес җавап 2 балл белән бәяләнә. Команда үз соравына җавап бирә алмый икән, көндәшләр җавап бирә ала. Сораулар арасында "Бәхетле очрак" эләгә, шул команда җаваптан котыла һәм автомат рәвешендә 2 балл ала.

1. Татар халкының милли бәйрәмнәрен әйтегез.

2. Татар халык ашларын санагыз.

3. Татарстанда нинди шәһәр балык исемен йөртә?

4. Казан шәһәрендә ничә театр эшли?

5. Кама елгасының татарча исеме ничек?

6. "Бәхетле очрак"

7. Татарстан урманнарында үсүче иң куәтле агач нинди? 8. Безнең кырларда, урманнарда бер дару үләне үсә. Аны 99 төрле авырудан дәва диләр. Ул нинди үлән?

Музыкаль тәнәфес. - Безне бүген мәктәбебез сандугачы Айгөл ял иттерә. Айгөл син безгә нинди җыр бүләк итәсең? Рәхим ит. ("Туган телем" җыры башкарыла)

6 нчы гейм. Лидер артыннан куу. (слайд алдагы тәртиптәгечә ачыла)

1 минут эчендә командалар сорауларга җавап бирергә тиешләр. Һәр дөрес җавап бер балл белән бәяләнә. 1.1) Татарстанның мәйданы ничә мең квадрат километр?

2) Татарстанның иң зур байлыгы нәрсә?

3) Татарстанның иң зур шәһәре нинди?

4) Татарстан флагында нинди төсләр бар?

5) Татарстан флагының авторы кем?

6) Татарстан гимнының авторы кем?

7) Сөембикә манарасының биеклеге ничә метр?

8) Казан шәһәре ничәнче елда 1000 еллык юбилеен билгеләп үтте?

9) Татарстан Республикасының иң зур аэропортлары нинди?


10) Сәгатьләр Татарстанның кайсы шәһәрендә җитештерелә?

11) Татарстанның Дәүләт Советы рәисе кем?

12) Татарстанның мәгариф министры кем?

13) Мәктәбебезнең директоры кем?

14) 30 августта нинди бәйрәм?

15) Татарстанда дәүләт телләре нинди телләр?

16) Фашист тоткынлыгында җәзалап үтерелгән герой- шагыйрь.

17) Буа һәм Норлатта җитештерелүче азык-төлек.

18) Безнең Республикада нинди йөк автомобиле җитештерелә?

19) Татарстан дәүләтенең аерымлык билгесе. Анда ак барс бар.

20) Ул һәр дәүләттә дә бар, бәйрәмнәрдә, тантаналы минутларда яңгырый. Аны ишеткәндә без Татарстан белән горурланабыз.

21) Шишкинның туган шәһәрен атагыз.

22) 2007 ел Татарстанда нинди ел дип игълан ителгән иде?

2. 1) Татарстанның халкы ничә миллион?

2) Татарстанның башкаласы нинди шәһәр?

3) Казан шәһәрендә ничә район?

4) Татарстанның гербында нәрсә сурәтләнгән?

5) Татарстанның гербының авторы кем?

6) Сөембикә манарасы ничә катлы?

7) Казан дәүләт университеты кайчан ачылган?

8) Татарстанда нинди елга портлары бар?

9) Читекләр кайда җитештерелә?

10) Татарстанның президенты кем?

11) Татарстанның премьер-министры кем?

12) Районыбызның хакимият башлыгы кем?

13) Татарстанның бәйсезлеге кайчан игълан ителде?

14) Рус кешесе, ә үзе танылган татар композиторы.

15) "Туган тел" шигыренең авторы кем?

16) Татарстанда нефть'чыгаручы иң зур үзәк?

17) Кама Тамагы районында нинди файдалы казылма чыга?(гипс)

18) Яр Чаллы шәһәрендә нинди зур завод бар?

19) Татарстан дәүләтенең аерымлык билгесе. Ул яшел, ак, кызыл төстә.

20) Анда "Татарстан Республикасында рус теле һәм та-

тар телләре- дәүләт телләре - дип язылган.


21) Эстрада йолдызы Алсуның туган шәһәре нинди?

22) 2008 ел Татарстан Респуликасында нинди ел дип игълан ителде?

Укытучы. 2008 нче ел - гаилә елы дип игълан ителү турында сөйләп китә, (слайдта татар һәм рус телләрендәге логотибы) залдагы укучылар белән әңгәмә үткәрә.

- Нәрсә ул гаилә?

- Ә синең өчен гаилә нәрсә ул?

- Кешегә гаилә нигә кирәк ? -Сезнең гаиләгездә ничә кеше ? һ.б.

7 нче гейм. Капитаннар ярышы.

Кем күбрәк сүз төзи. "Мөстәкыйльлек" сүзе. (милек, өстәл, тәм, тел, көл, йөк, сый, келәм, көймә, мәк, сөт, кесә.)

8 нче гейм. "Республикабыз табигате".

Капитаннар җавап язган арада 1 команда Татарстан урманнарында үсүче агач исемнәрен әйтергә тиеш, 2 нче команда дару үләннәрен әйтергә тиеш.

9 нчы гейм. "Респубикабызныңтанылган шәхесләре", (портретлар слайдта күрсәтелә)

Р.Вәлиева, Ш. Галиев, Р.Миңнуллин һ.б. шәхесләрнең портретлары. Кайсы рәсемдә кем?

10 нчы гейм. "Әбиемнең сандыгы", (слайдта анимацияле сандык рәсеме, алдагыларында милли өс киемнәре, бизәнү әйберләре.) Һәрберсенең исемен дөрес әйтергә.

Җюрига сүз бирелә. Йомгаклау.

Интернеттан "Татарстан-минем республикам" җыры яңгырый. (Хәйдәр Бигичев башкаруында)

Кулланылган әдәбият: "Ачык дәрес" гәҗитенең төрле но- ' мэрларыннан портретлар, "Мәгариф" журналы, №2. 1996 ел, №1, 2000 ел, И. Нуруллин. Тукай. Москва, "Молодая гвардия", 1966 ел, Мәктәптә бәйрәмнәр, кичәләр. Чаллы Өзлексез белем бирү институты. Казан, 1999 ел.


Тема : Туган як табигате

“ЙОЛДЫЗЛЫ СӘГАТЬ” УЕН-дәРЕС) 5 НЧЕ КЛАСС, татАР ТЕЛЕ, РУС төркеме

Максат: грамматик минимумны сөйләмдә ныгыту, гомумиләштерү.

2. Диалогик, монологик сөйләм телен үстерү. 3. Табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.

Җиһазлау. Төрле ел фасылын сурәтләгән урман рәсеме, кроссворд, магнитофон язмасында кошлар тавышы, йолдызчык, биремле карточкалар


Дәрес барышы.

I. Оештыру моменты

- Балалар, без бүген дәрестә "урманда кунакта" булырбыз, өйрәнелгән сүзләрне, текстларны кабатларбыз, туган як табигате турында белемнәребезне ныгытырбыз. Дәрестә ике командага бүленәбез. Команда булгач, ярыш була һәм арада җиңүчеләр дә була, дөрес җавап бирүчегә йолдызчык, җиңүчеләргә приз "5"ле билгесе. Кайсы команда күбрәк йолдыз алса, шул җиңүче. Әйдәгез үзебез белән таныштырабыз, балалар (командалар үзләренең исемнәрен әйтәләр).

Ярышны башлыйбыз, уңышлар сезгә.

ІІ. Алган белемнәрне ныгыту.

I бирем. Кроссворд чишү

Кроссвордны дөрес чиштегез, булдырдыгыз. Урманда төрле кошлар, җәнлекләр яши, бик күп төрле үсемлекләр, җиләкләр, гөмбәләр, чикләвек, куак, агачлар үсә (рәсемнәр тактага беркетелә).

II бирем. Тыңлау.

Текстан бер команда агачларны, икенче команда гөмбәләрне истә калдырып әйтегез (текстларны уку).

1 нче текст. Урманда төрле агачлар

үсә. Кайбер агачлар бик юан һәм озын булып үсәләр. Яфраклы агачлар озак яши. Юкәләр, каеннар йөз ел үсә. Ә усак, шомырт һәм миләш моның яртысын гына яши. Имән иң нык агач. Ул ике йөз елдан да артык яши. Урманның дусты агачларны сындырмый, агачлар утыртырга ярдәм итә.

2нче текст. Урманда бик күп төрле гөмбәләр үсә. Нарат агачы төбендә җирән гөмбә белән майлы гөмбә үсә. Усак төбендә усак гөмбәсе, каенлыкта каен гөмбәсе, яшь чыршылыкта һәм имәнлектә гөреҗдә бик күп була. Ак гөмбә нарат, чыршы һәм каен төбендә үсә. Гөмбәләрне пычак белен кисеп алырга кирәк. Гөмбәне бервакытта да кирәксезгә өзмәгез.

/// бирем. Диалог төзү. Урманга чакыру, (магнитофон язмасында кошлар тавышы)

а) гөмбәгә

б) дару үләннәрен җыярга

IV бирем. "Кем күбрәк җыя" ("чылбыр" буенча командалар гөмбә, дару үләннәре, җиләк ,чәчәк исемнәрен әйтәләр).

Ә нинди кошлар, җәнлекләр очраттыгыз юлда? (чиратлашып әйтү, рәсемнәре тактага беркетелә)


Ш.Ял сәгате.

Бергәләшеп җыйналып

Без барабыз урманга

Хәерле юл теләп безгә

Күктә кояш елмая.

Канатларын җилпи-җилпи

Күбәләкләр очалар

Ал, кызыл, сары, зәңгәр,

Нинди матурлар алар!

Яшел урман аланында

Без чәчәкләр җыябыз.

Ап-ак ромашка өзеп,

Тәкыялар үребез.

Ак каеннар төпләреннән

Без гөмбәләр эзләдек

Агач башында уйнаган

Тиеннәрне эзләдек

Матур чәчәкләр кочып

Гөмбәле кәрзин тотып

Без кайтабыз урманнан

Бераз гына арылган.

-Балалар, урманда нәрсәләр эшләргә ярамый? (рәсем буенча)

-чүп калдырырга;

-ут, учак яндырырга;

-кошлар оясын туздырырга;

-җиләк-гөмбәлөрне таптарга;

-белмәгән гөмбәләрне җыярга;

-кечкенә җәнлекләрне куркытырга, кырмыска ояларын туздырырга;

-агачларны сындырырга ярамый

V бирем. Рәсем буенча хикәя төзү. (кышкы, язгы, көзге, җәйге -теләк буенча, командирлар төзегән хикәяне укый).

-Балалар, урман һәр ел фасылында үзенчә матур, ә урманның файдасы бармы? Нинди файда китерә ул безгә? (балалар җавабы)

-ягулык, төзү материаллары, кәгазь, ясалма ефәк бирә

-урман агачлары һаваны сафландыра корылыкка каршы көрәшергә ярдәм итә

-гөмбә, чикләвек, җиләк, дару. үләннәре бирә.

-Әйе, балалар, урман зур файда китерә, урманны сакларга кирәк!

Мин урманда яфраклар җыйдым. Бу яфраклар гади түгел, анда сүзләр язылган (яфраклар тактага беркетелә). Әйдәгез, бу яфраклардагы сүзләрдән җөмлә төзеп дәфтәрләребезгә язып куябыз.

VI бирем ' Адашкан яфраклар" (Урманны саклагыз! Ул кешенең дусты.)

IV. Йомгаклау.

Истә дө калдырыгыз: Урман кешенең дусты, байлыгы, аны сакларга кирәк! Йолдызчыкларны саныйбыз. Кайсы команда күбрәк җыйды? Булдырдыгыз, балалар, дәрестә бик яхшы, шәп эшләдегез.

Җиңүче командага "5"ле билгесе куям, көндәлекләрегезне бирегез.

V. Өй эше.

Урманның файдасы турында сөйләргә.




<< предыдущая страница   следующая страница >>